Сыйныфтан тыш уку дэресе. Ф. Яруллин "Хәтерсез күке" әкияте.
план-конспект урока по чтению (3 класс)
Предварительный просмотр:
3 нче сыйныфта дәрестән тыш уку.
Тема: Ф.Яруллинның “Хәтерсез күке” әкияте белән танышу.
Максатлар:
- шәхес буларак УУЭ: язучы тормышы белән кызыксыну, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, соклану хисләре тәрбияләү, табигать бербөтенлеген, аны саклау әһәмиятен, гражданлык нигезләрен формалаштыру;
- коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен тулы әйтә белү
- регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү
- танып-белү УУЭ: табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү,танып-белү максатын билгеләү, әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле информация туплау,язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.
Җиһазлау: Ф. Яруллинның “Хәтерсез күке” әкияте, ноутбук, тематик презентация, документ – камера, Ф.Яруллин портреты
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше. Эшчәнлеккә үзбилгеләм.
- Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, хәерле көннәр теләп бер – беребезгә карап елмаешыйк һәм дәресебезне башлап җибәрик.
II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектәге кыенлыкларны ачыклау
- Уку мәсьәләсен кую.
- Укучылар, дәреснең темасын ачыкларга кирәк. Моның өчен табышмакларның җавапларын табып карыйк.
Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый. (күке)
Канаты бар, оясы юк,
Ят ояда баласы тук. (күке).
2. Проблеманы чишү юлларын эзләү
- “Кайчан болай әйтәләр?”
- Бер карга туярлык ите юк (бик ябык)
- Сандугач кебек сайрый (бик матур сөйләшә)
- Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп ( бер-берсен хөрмәт итеп яшәү)
- Торна тәпи алып килү (бәби тәпи китү)
- Суга төшкән чебеш кебек (корышкан, көҗрәйгән)
- Тавык чүпләп бетергесез (бик күп)
- Үрдәк биреп каз алган ( откан, үзенә файда ясаган)
Фразеологизмнар кимендә ике сүздән тора, алар тотрыклы булалар, сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр.
Кошлар турында мәкальләр дә бик күп. “Һәр кош үз оясын үзе корыр” дигәне бар кошка да туры киләме?
- Ул нинди кош икән?
-Без бүген кайсы кош турында укыйбыз икән?
3. Беренчел ныгыту.
Презентация “ Күке”
Күке – Татарстанда яшәүче, һәр урманда очрый торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар яз көне генә кайталар. Күкеләрнең тормышы да, игътибар белән күзәтсәң, шактый катлаулы икән. Ана күке бер җәйдә 20 – 25 йомырка сала. 25 йомырканың һәрберсенә оя эзләргә кирәк. Күке беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый.
-Күке турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
III Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
- Бүген без сезнең белән Ф. Яруллинның “Хәтерсез күке” хикәясе өстендә эшләрбез.
( Тактага Ф.Яруллин портреты эленә )
- Фәнис Яруллин сезгә танышмы? Аның турында нәрсә беләсез? (3 слайд)
Әйе, Ф.Яруллин – безнең яраткан язучыбыз, шагыйребез. Аның турында истәлекләр күңелебезгә уелып калсын өчен берничә слайд карап үтик.
Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Татарстанның иң матур җирендә урнашкан Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Ул кечкенәдән әтисез кала. Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә. 19 яшендә армиягә алына, шунда спорт белән шөгыльләнә башлый. Шундый күнегүләрнең берсендә турниктан егылып имгәнә. (4 слайд)
Аңа бик озак вакыт шифаханәләрдә ятарга, дәваланырга туры килә. Аның куллары, аяклары хәрәкәтләнүдән туктый, бик озак вакыттан соң гына кулларына көч керә. 10 нчы сыйныфны Фәнис Яруллин больница палатасында тәмамлый. Аның тирәсендә ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була.
Фәнис абыйның дөньяда иң якын кешесе әнисе – Гафифә апа, хатыны – Нурсөя апа. Нурсөя апа аны яшь баланы караган кебек карый. Күтәреп йөртә. Алар 37 ел бергә яшиләр. Ф. Яруллин 2011 елның 9 декабрендә 73 яшендә вафат була.
Балалар, Фәнис Яруллин зур авырлыклар алдында югалып калмаган. Ул безгә бик күп матур әсәрләр бүләк иткән.
1. - Ә хәзер әсәрне алыгыз. Мин сезне хикәянең беренче бүлеге белән таныштырам. Әсәр белән таныша башлаганчы анда очраячак сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып карыйк.
Хәтерсез – исендә калдыра алмаучы, онытучы.
Моң – кайгы, хәсрәт, борчу.
Сагыш – берәр нәрсәне яки кешене нык сагынудан туган хис.
Бермәлне – бервакытны.
Мәсхәрә - хурлык.
Юньсез – булдыксыз, акылсыз.
Мәкер – астыртын явызлык, усаллык.
Ләззәтлерәк – рәхәтрәк.
Мәшәкать – борчу, борчулы эш.
2. - Укучылар, мин укыган арада сез уйлап утырыгыз әле.
- Автор күкеләрнең нинди серләрен беләсе килә икән?
I бүлекне укып күрсәтү. ( җавап бирә алмасалар ярдәмче сораулар):
- Автор кая бара?
- Ул анда нәрсәләр күрә?
- Күке нишли?
- Автор аңа нинди сорау бирә?
3. 2 нче бүлекне укучылардан укыту.
- Күкеләр нигә моңая?
- Аларның нишлиселәре килә?
4. 3 бүлекне эчтән уку
Балалар, сез ничек уйлыйсыз, балаларын үзләре үстерә алмауга күкеләр гаеплеме?
5. “Вакыйгалар эзлеклелеге дөресме?” – төркемнәрдә эш
Бирем тактада эшләнелә
- Мин сезгә җөмләләр язылган карточкалар өләшәм. Сез ул җөмләләрне бүген без укыган әсәрнең эчтәлегенә туры китереп дөрес итеп урнаштырырга тиеш буласыз.
1) Шушы соравыма җавап табарга теләп, беркөнне мин урманга киттем.
2) Әй, күке! Ни өчен болай моңланасың?
3) Ничек инде моңаймыйм? Эчем тулы сагыш бит минем.
4) Үз оябызны таба алмыйбыз.
5) Хәзер инде миңа күкеләр турында начар уйлавым өчен оят иде.
Җаваплар тикшерелә.
- Булдырдыгыз, балалар. Күке ялгыз яши, бала чыгармый дибез. Ялгыз яшәгәч, бала да чыгармагач, күке нәрсәгә кирәк соң?
(Балаларның фикерләрен тыңлау)
- Күке минут саен ике йонлач кортны юк итә. Ә йонлач кортлар бик куркыныч бөҗәкләр. Алардан соң агачлар шәрә кала, үсү – яшәүдән туктый. Күке 1 көндә генә дә урманны ике йөз мең корткычтан коткара. Урман дусты дими, ни дисең инде аны!
- Балалар, кошлар безнең дусларыбыз. Шуңа күрә аларны саклыйк, яклыйк, ярдәм итик.
6. Ф.Яруллинның тормыш юлына кагылышлы тест эшләү.
1.Фәнис Яруллин кайчан туган?
а) 1938 ел 9 февраль
б) 1948 ел 12 июнь
в) 1932 ел 27 март
2. Фәнис Яруллинның туган авылы?
а) Кызылъяр
б) Ташлыяр
в) Ачасыр
3. Фәнис Яруллинның туган авылы Татарстанның кайсы районында урнашкан?
а) Буа
б) Бавлы
4. Фәнис Яруллинның әнисенең исеме?
а) Сәгыйдәбану
б) Гафифә
в) Мәгәфрүз
5. Фәнис Яруллин ничә яшьтә әтисез калган?
а) 4
б) 7
в) 9 ай
6. Яруллиннар гаиләсендә ничә бала булган?
а) 3
б) 7
в) 6
7. Фәнис Яруллинның хатыны кем исемле?
а) Илсөяр
б) Нурсөя
- Ә хәзер презентациядәге җаваплар белән тикшерәбез.
VI. Йомгаклау өлеше.Рефлексия
- Балалар, ә хәзер Фәнис Яруллинның бер шигырен укыйм. Без укыган әсәр белән нинди бәйләнеше булырга мөмкин?
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
Иң-иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
- Сезгә “ Хәтерсез күке” әкияте ошадымы? Ни өчен?
- Фәнис Яруллин бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели? (күке тавышы язмасы яңгырый)
- Күке үзенең “Кәккүге” белән кешеләргә нәрсә әйтергә тели?
Нәтиҗә.
- Күке үзенең “Кәккүге” белән кешеләрне ялгыш адым ясаудан кисәтә. “ Тирә - ягыбызда күпме балалар ялгыз үсә, күпмесе ятимнәр йортында әти - әнисен бер күрергә зар булып, тилмереп яши. Балаларыгызны ташлап китмәгез!” – дип кычкыра кебек.
- Укучылар, Фәнис Яруллин “Хәтерсез күке” әкияте аша гына түгел, башка әсәрләре аша да безгә гел акыллы, зирәк киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы шигырьләре безне яхшылыкка өйрәтә. Менә бу күргәзмәдә аның кайбер әсәрләре бирелгән. Алар белән тәнәфескә чыккач үзегез танышырсыз.
-Сезгә аеруча кайсы урыны ошады? Үзегезнең эшчәнлекне ничек бәялисез?
Өй эше.
1. Күкеләр турында өстәмә мәгълүмат туплап килергә.
2. Үзегезгә ошаган бүлекнең эчтәлеген өйрәнеп килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре
Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....
Уку дэресе
Уку дәресенә эшкәртмә. "Ипи кадере" хикәясе өстендә эш....
Математикадан ачык дэрес!!!
Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...
парламент дэрес
тэрбия сэгате...
Математикадан дэрес эшкэртмэсе
Куст методик берлэшмэсендэ уздырылган математикадан дэрес эшкэртмэсе...
татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе
Татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...
Математикадан уен дэрес
укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; идивидуаль эшләүләренә ирешү; логик фикер йөртүләрен үстерү; белемнәрен ныгыту; фәнгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү....