Фәнис Яруллин иҗаты
классный час (4 класс) на тему

Фәнис Яруллин иҗаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fnis_yarullin_izhaty.doc81 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстанның

халык шагыйре

Фәнис Яруллин

(Әдәби укудан сыйныфтан тыш дәрес)

Югары  категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы

Мөдәррисова Д.М.

Буа шәһәре, М.М.Вахитов гимназиясе


Максатлар: укучыларны Татартанның  халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүлет премиясе лауреаты Фанис Гатаулла Яруллинның тормыш юлы, иҗат җимешләре белән танышу; эшкә иҗади караш тәрбияләү: укыган әсәрләрнең (әкиятләрнең) эчтәлеген рәсем аша күрсәтү; уку сәләтен һәм сөйләм телен үстерү;

        Татартанның  халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүлет премиясе лауреаты Фанис Гатаулла Яруллинга 9 февральда 70 яшь тулды. Әйдәгез әле, аның тормыш юлы, иҗат җимешләре белән танышып  үтик.

Тормыш юлы.                                                                                                                                                                                                                                            Фәнис Яруллин 1938 елның  9 февраленде Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга киле. Туган авылындагы җидееллык мәктәптән соң Баулы урта мәктәбендә сигезенче классны тәмамлый.

        1954 елда «Татнефть» берлешмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый.

         1957 елдан армиягә алына. Биредә Ф. Яруллин укчы-радист hөнәpeн үзләштерү белән бергә, спорт белән мавыгып китә. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, Ф. Яруллин өметсезлеккә бирелми, бөтен тырышлыгын белемен күтәрүгә, әдеби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә.

        1963 елда кичке урта мәктәпне, ә 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга кереше.

        Фәнис Яруллин 1978 елдан - «Сулыш», «Аерылмас дус» исемле шигъри китаплары өчен М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, 1985 елдан - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 1988 елдан - «Халыклар дуслыгы» ордены иясе. 1995 елда «Җан авазы» китабы өчен Ф. Яруллинга Г. Тукай исемендеге дәуләт премиясе, ә 2001 елда «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.

Әдәби эшчәнлеге. 

        “Ф. Яруллин - зур язучы, зур шагыйрь, фикер иясе. Ул өйдә генә утырып, бөтен дөньядагы хәл-әхвәлләрне өйрәтеп, шуңа үзенең хөкемен, бәясен биреп утыручы аксакалны хәтерләтә”, - дип язды тәнкыйтъче Фоат Галимуллин, 20 яшенә олы фаҗигаге дучар булган язучының  иҗатын югары бәяләп.

        Шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин киң катлам укучыларының йөрәгенә үтеп кергән  талант иясе. Ул өч дистәгә якын шигырь  hәм  проза китаплары авторы. 1964 елда аның беренче китабы «Мин тормышка гашыйк» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Аннан бер-бер артлы «Бакчалар бәскә теренә», «Минем елмаю», «Гел ашыгам», «Алмалар пешкән чакта», «Аерылмас дустым», «Сулыш», «Танышлар арасында»  hәм  башка китаплар дөнья күрә.

        Ф. Яруллинның шигырьләрендә тормыш, сөючәнлек, оптимизм – иң  калку сыйфатлар. Шигырь җыентыкларының төп темалары туган як, аның табигате , табигый байлыклары, шул җирнең бизәкләре, киң  күңелле, ягымлы кешеләре, Ватан турында уйланулар , бүгенгенең көчле адымнары, шәhәр hәм авылда hәр көн булып торган үзгәрешләр хакында.

Татарстан байрагы. Ахмадуллин Рамил.

Татарстан байрагы.

Җилфер-җилфер итә байрагыбыз,

Ниләр сөйли соң ул җилләргә?

Көрәшәче татар халкыннан ул

Сәлам әйтә азат илләргә.

Ничә гасыр изелеп яшәдек без,

Телсез, динсез, илсез, байраксыз.

Коллар кулындагы байраклар бит

Азат халык өчен яраксыз.

 

Өч төс балкый безнең бу байракта:

Ак төс - безнец намус төсебез.

Яшел төсе - безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла кечебез.

Җилфер-җилфер итә безнең байрак,

Элеп куйдык аны биеккә.

Дөнья безнең шушы байрак аша

Омтылышны күрсен иреккә.

Рәхәт тә соң! Хөснетдинова Илсөяр.

Рәхәт тә соң!

Болыннарга чыгасың,

Елгаларга чумасың,

Тирбәләсең талларда,

Йөзәсең шәп салларда,

Походларга барасың,

Яңа читмә табасың,

Шаярасың, уйныйсың,

Бетмәслек көч җыйныйсың-

Рәхәт тә соң җәй көне!

Ләкин китсә артыкка,

Ял итү дә арыта.

Сагындыра апалар,

Сагындыра парталар.

Сагындыра китаплар

Укып йөреган чаклар.

Килеп җитә сентябрь,

Мәктәпләрдә шау да гер.

Һәрбер укучы өйдән

Сораулар төяп килгән:

- Болытлар ник биектә?

- Җир әйләнә нилектән?

- Кояш янып бетмәсме?

- Диңгез-күлләр кипмәсме?

- Җилнең оясы кайда?

Алардан бармы файда?

- Чебен-черки, бакалар

Ник бетмиләр, арталар?

Ьәммәсен аңлаталар

Укытучы апалар.

Шундый кызык, шундый шәп,

Ярый әле бар мәктәп!

Укып арыгач-талгач,

Бик күп белемнәр алгач,

Яз килеп җитә җырлап,

Бар дөньяны матурлап.

Елгаларда су арта,

Агач бөре яңарта.

Кайталар киткән кошлар,

Яшәү кызык та, дуслар!

        Язучыны  милли горефгадәтләрнең, йолаларның, милләтнең юкка чыгуы, татарларның маңкортлашуы кебек проблемалар борчый.

 Милләтем. Садриева Айсылу.

Милләтем.

 

Әй милләтем, милләтем –

Байлык тулы келәтем;

Шул келәткә ачкыч тап дип

Туган телне өйрәттең.

Келәтең бик хикмәтле,

Байлыкларың кыйммәтле,

Һәр байлыгың үзенә тартып

Җилкендерде йөрәкне.

Авыр узган юлларың,

Шуңар моңлы ж,ырларың.

Тик җырларың өзелмәде

Кысылса да тыңнарың.

Гасырларның сыры бар

Синең йөздә, милләтем.

Матурларның нуры бар,

Синең күздә, милләтем.

Уч тотмадың беркемгә -

Булдың олы йөрәкле.

Йөз чытмадың беркемгә -

Булдың изге ниятле.

Әй милләтем, милләтем,

Бар әле көч-күәтем.

Барасың иңеңә салып

3аманалар михнәтен,

Әй милләтем, милләтем.

        Ф.Яруллинның иң якын кешегә, аның хөзмәтенә, тарихына ихтирамы бик зур. Шуларның берсен әйтеп үтәсе килә.         

Ана турында баллада. Амерханова Зилә.

Ана турында баллада.

 

Түшәктә ята

Авыру ана.

Бик авыр аңа,

Бик авыр аңа.

Күзләре хәлсез,

Йөзләре сулган,

Гомер савыты

Мелдерәп тулган.

Ялгыш кагылсан;

Тугелер төсле,

Җиргә чык булып

Сибелер төсле.

Сәгатькә карый,

Минутлар саный.

Ә үлем якын,

Ә үлем яный.

Шул вакыт үлем

Әйтә анага:

«Сиңа ун елны

Өстим яңадан.

Ләкин шартым бар:

Бүләк гомернең

Тик үзең өчен

Яшә hәp көнен».

Авыру ана

Уйлый да улын,

Әйтә пышылдап:

- Юк, китмә, үлем.

Минем сулышны

Хәзер үк кис тә

Ун ел гомерне

Балама өстә.

        Ф. Яруллин - балалар өчен дә дәртләнеп иҗат итүче язучы. Аның шигъриятендә үзенең балачагы, яшьлеге чагыла. Балалар өчен язылган шигырьләрендә дщ гадилек, тормыштан алынган образлар өстенлек итә.

Тыңлаусыз туп. Гиззатуллин Айрат.

Тыңлаусыз туп.

Бу туп минем әллә нинди

Бик тыңлаусыз туп булды.

Бер китереп типкән идем,

Үпкәләде, юк булды.

Көчкә эзләп табып аны

Типтем тагын капкага

Барып төште тәртипсез туп

Күршедәге бакчага.

Ул бакчада агач саен

Алмалар пешкән иде.

Кайберләре туп янына

Өзелеп төшкән иде.

Туп алырга көргән җирдән

Күз төште алмаларга

Туры килде берничәсен

Кесәгә салгаларга.

 

Тартипсез туп тагын мине

Оятлы итте менә

Барып төште бер апаның

Кыярлы түтәленә.

Тупны алып чыккан чакта

Өзелгән бит кыяр да ...

Ничек инде түзеп торыйм?

Ачу килде моңарга.

Шул ачудан бар көчемә

Китереп типтем тупка:

Очты тубым зәңгәр күккә,

Очты тубым болытка.

Һaвaдa очып арыгач

Төшәр дисәм алдыма –

Чумды тубым кинәт кенә

Ят бер ишегалдына.

 

Сикердем үзем да шунда,

Кагып тормадым капка.

Ә анда, мин сиңа әйтим,

Бозау хәтле эт ята.

Авызына, hич алдаусыз,

Туп та, мин да сыярлык.

Ә тешләрен казык итеп

Җиргә кагып куярлык.

Телен инде айткән дә юк

Билне биш кат урарлык.

Мине түгел, җиде башлы

Аждаhаны буарлык.

Ята туп шуның алдында,

Ә мин - ике адымда.

Иң-иң матур сүзләр әйтеп

Басып торам янында.

 

Син әйбат, дим, син матур, дим,

Син дөньяда тиңсез, дим.

Мин үзем дә әйбәт малай,

Тубым гына юньсез, дим.

Әгәр инде кирәк икән,

Тупны сиңа бирәм, дим.

Тик, абзыкай, мине гена

Зинhар өчен җибәр, дим.

Юк, җибәрми, кузгалдыммы

Авызын ачып «ыр-р-р» итә.

Ул «ыр-р-р» итсә буыннарым

Минем кинат «дер-р-р» итә.

 

Инде шушы эт авызына

Авам бугай дигәндә,

Әҗәлемне менә шунда

Табам бугай дигәндә -

Кайтып керде хуҗа абзый

Ьәм үлемнән коткарды.

Тупны да алып тормадым,

Эт янында туп калды.

Әйдә калсын, hич кызганмыйм,

Бик тәртипсез туп иде.

Туп булмагач бакчаларга

Минем керган юк инде.

         Балалар кеше күңеленең нечкәлеген hәм  табигатъ белән  гармониясен,  кешене кеше иткән хезмәтнең бөеклеген аңлыйлар.

Ызгышырга нигез юк. Галеева Л.

Ызгышырга нигез юк.

Тургай сайрый үз телендә,

Сандугач - үз телендә.

Өстен телләр – мескен телләр

Юк табигать илендә.

Саескан да, каргалар да,

Тартар яки будәнә -

Һәркайсысы үз телендә

Рәхәтләнеп сөйләнә.

Ник чыпчыкча сайрыйсың дип

Козгын келми чыпчыктан.

Яңгырый йөз төрле аваз

Йөзләрчә тер кошчыктан.

Табигатьтә гармония,

Табигатьтә тигезлек.

Бер урманга бар да сыя,

Тоймый беркем көйсезлек.

 

Тавышларның күплегеннән

Арта гына хозурлык.

Уйласаң уйларга чумып

Хәйран булып торырлык.

Нәни доктор. Халитова Раилә.

Нәни доктор.

 

Минем әнием Алсу,

Ә мин булам Әлинә.

Нәни генә булсам да

Булышам мин әнигә.

Әнием минем доктор,

Кешеләрне давалый.

Кайбер көнне эшенә

Ул мине да алгалый.

Палатага керәм мин

Әнием белән бергә.

Керү белән тотынам

Ьәммәсен терелтергә.

Кайсының кулын тотам,

Кайсының битен сыйпыйм.

Кайберсен үзе биргән

Конфеты белән сыйлыйм.

Кайсына су китерәм,

Аны тотып эчерәм.

Кайсының тирен сертәм

Барсын шулай терелтәм.

Ах-ух килеп ятучы

Апалар hәм абыйлар:

«Нәни доктор килгән»,- дип,

Матур итеп карыйлар.

Ә без чыгып киткәндә

Барсы кала терелеп.

Баштан сыйпап калалар:

«Безга тагын кил»,- диеп.

Киләм, киләм. Чын доктор

Булып киләм үскәчтен.

Тик мин үсеп җиткәнче

Авырулар бетмәсме?

Укучы үзе эзләгән сорауларга җавап таба, китаптагы геройлар белән бергә шатлана яки кайгыра, тормыш матурлыгына сөенә-сөенә үсә. Алар баланы яшеү сөрләренә өйрәтә, тирә-яктагы матурлыкка соклана, яманлыкка нәфрәтләнә белү хислеәре тәрбияли.

 Моңлы минем кураем. Сибгатуллов Айгиз.

Моңлы минем кураем.

Уйнар идем гармуным юк,

Җырлар идем - тавышым.

Кисеп алып курай иттем

Елгабызның камышын.

Камыш курай эчләрендә

Күпме моң булган икән.

Ул камышка җәйләр буе

Күпме кош кунган икән.

Һарбер коштан моңнар алган

Елгабызның камышы.

Өргән саен саркьш чыга

Шул кошларның тавышы.

Әйтәләр миңа кешеләр,

Моңлы диләр уйнавың.

Минем монда катнашым юк,

Үзе моңлы кураем.

        Ф. Яруллин нинди генә жанрда иҗат итмәсен, сокландыргыч  әсәрләр тудыра. Аның  балалар өчен язылган әкиятләре - шуның матур үрнәге. Бу әкиятләр балаларның хыялын кузгата, аларның сөрле күңел сандыгына ачкыч таба. Чөнки алар балалар рухына, аларның табигатенә туры килердәй итеп язылган, балаларга таныш тормыштан алынган, халык иҗатындагы гади, җыйнак, поэтик бизәкләргә бай.  Балалар  «3әңгәр күлдә Ай коена», «Биюче бака», «Алсу чәчәк», «Ике чәчәк», «Йолдыз тапкан кыз»,  «Хәтерсез күке», «Хыялый чебеш» исемле әкиятләре белән таныштылар һәм укыган әкиятьләренә багышлап рәсемнәр ясадылар.

        «Хәтерсез күке» әкиятен язучы кызыксынып укырлык итеп бәян итә, балаларның танып-белү сәләтен үстерә.

        Җәй көне урманда агачтан-агачка кунып, «Кәк-кү!» «Кәк-кү!» дип кычкыручы күкене күрәсең. Аның тавышында ниндидер моң, сагыш, өзгәләнү, чакыру авазлары бар. Нигә өзгәләнә, нигә сагышлана соң күке?  Аның эче тулы сагыш икән. Кешеләр аны башка кошлар оясына күкәәй салганы өчен гаеплиләр, балаларын үстерергә яратмый, диләр. Баксаң, чит кошларның ояларына күкәй салулары аларның хәтерсезлекләреннән икән. Үз ояларын таба алмагач, башка кошлар оясына күкәй салалар. Икенче күкәй салыр вакыт җиткәнче, теге кошның оясын да югалталар. Шулай итеп, балаларын утырып чыгара алмыйлар. Алар, өзгәләнеп, көннәр буе «Кәк-кү! Кәк-кү!» дип үзләренең балаларын чакыралар икән. «Тавышыбызны, бер ишетмәсәләр, бер ишетеп яныбызга килерләр. Үз балаң турында кайгыртудан да ләззәтлерәк мәшәкать бармыни дөньяда!» - диләр. Бу әкиятне укыган hәр бала, әлбәттә, күкеләргә теләктәшлек итәр, а моңлы итеп кычкыруларын ишеткәндә, алар язмышы турында уйланыр.

Хыялый чебеш әкияте.

Ә хыялый Чебешкә

Кирәк бары шул гына.

Кояшка менмәк булып

Югарыга омтыла.

Әмма канатсыз чебеш

Китә кинәт түбәнгә.

Тота алмыйча кала

Хәтта елгыр Тилгән дә.

Ярый бәхете бар икән,

Җиргә йомшак төшә ул.

Аягын да сындырмый,

Башын гына тишә ул...

Карый ди ул көрсенеп

Очып үткән кошларга.

Һәм талпынып куя ди

Тагын бер кат очарга.

Зәңгәр күлдә Ай коена. Кинәт Җил уяна һәм  көчле итеп өрә. Күлдә коенкучы Ай бака ефәгенә уралып кала.  Ай ярдәм сорап кычкыры. Аның матурлыгына сыкланган Чуртанкай Һәм Гөберле  бака ярдәм итмиләр. Ә балыкчы кызы Айсылу Айны коткара. Шуннан соң Ай үз урынына, күккә менә һәм Айсылуга кычкыра:

-Син чынлап та дөньяда иң чибәр кыз.

Кемгә дә булса яхшылык эшләп карагыз, шунда сез Айның тылсымлы нурларында коенгандай матурланып китүегезне күрерсез.

Биюче бака.

Бер күдә бака яши. Ул бик оста бии. Аңа Башбармак исеме бирәләр, чөнки ул бик шәп бии. Башбармак дан казана, алтын сарайлар сала,  диңгезнең аръягыннан килгән кунаклар өчен генә бии. Үзә  белән бергә үскән  бакаларны саннамый, туганнарын, дусларын танымый. .. Кинәт Башбармак авырып китә, аягын, кабыргасын сындыра. Байлыкны сөйгән дуслары качып китәләр. Башбармак үзе генә кала. Аңа ярдәмгә үзү үскән күлдәге дуслары килә, аны төрелтәләр. Башбармак үзенең хатасан аңлый һәм инде хәзер ул үз күлендәге бакалары өчен генә бии.

Алсу чәчәк.

Күрше кызы Венера Бикбовага багышлана.

        6 яшьлек Сиринә мәктәпкә барганча барысын да белергә омтыла.

Соңгы вакытта кхршеләрендә яшәүче Рәшит абый белән дуслашып китә. Рәшит абый үзе йори алмый, аның аяклары хәрәкәтсез.

        Ул Сиринәне укырга ойрәтә, аңа төрле әкиятьләр укый. Һәм төрле әкиятьләргә дәвамын да уйлап сөйли. Шулай итеп ул “Ал чәчәк” әкиятен сөйли....

        Ф. Яруллин әсәрләрендә тел төгәллеге, ачыклык, кыскалык, чагыштыруларның, образларның җыйнак hәм төгәл булуы - аеруча күзгә күренеп торган сыйфатлар. Ф.Яруллинның бөтен иҗат гомерен еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге дип атарга була.

        ... Талантлы язучыга, әкият жанрын файдаланып, бик мөhим әхлак мәсьәләләрен хак  итәргә мөмкин. Баланың табигате шундый (бу сыйфат гомер буе саклана дисәк тә, хаклы булырбыздыр), ул «тегеләй эшлә дә, болай итмә, дигәнне яратмый. Ә әкият ул бөтенләй башка нәрсә. (Әкият тылсым, хыял дөньясы гына түгел).

ӘДӘБИЯТ

Сәйфетдинов Ә. Адым / / Татарстан яшьләре. - 1967. -21 сент.

Миңнуллuн Р.  Җилкәннәр бирешмәс әле / / Казан утлары.- 1974. - № 4. -182-184 б.

Миңнуллuн Р.  Киләчәк буын хакына / / Казан утлары. 1978. - №ll. - 153-160 б.

Хәкимуллина Х.  Яңа язмышлар ачылганда / / Казан утлары. - 1980. - №7. - 172-174 б.

Дәрзәман Җ.  Тормышка мәдхия / / Казан утлары.- 1983. -№23. -161-162 б.

Вәлиев М.  Табигыйлек, тирәнлек / / Социалистик Татарстан.- 1983. - 23 март.

Даутов Р., Нуруллuна Н.  Совет Татарстаны язучылары:

Библиографик белешмә. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1986. – 574-576 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Яруллин

Литературное чтение...

Урок "Фанис Яруллин"

Открытый урок по родному языку (татарский язык)...

Әдәби уку. Ф.Яруллин "Әни" шигыре

Әдәби укудан дәрес конспекты...

Фәнис Яруллин

Максат: 1. Укучыларны язучы Фәнис Яруллинның иҗаты, аның хезмәт турындагы шигырьләре белән таныштыру ...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...