“Мәрхәмәтлелек бизи кешене”
методическая разработка (5 класс)

Закирова Гузель Фанисовна

Тәрбия сәгатенең темасы: “Мәрхәмәтлелек бизи кешене”, Тема  очраклы рәвештә генә сайланмады, чөнки бүгенге көндә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек темасының әһәмияте арта гына бара. Безнең төп максатыбызның берсе - әхлаклы, тәрбияле шәхес тәрбияләү.

Максат: Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; үз-үзеңне, башкаларны яратырга, хөрмәт итәргә; ярдәмчел булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, табигать тавышлары яңгыраган һәм күңелле көй, мэнедж мэт, папкалар (клей, каләм, кәгазьләр), ал һәм кызыл төстәге күбәләкләр һәм мәкальләр белән конверт, дәрес азагында күбәләкләрне “очырту” өчен матур итеп эшләнгән тартма.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mrhmtlek_bizi_keshene.doc620.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “ Татарско Бурнаевская ООШ”

Алькеевского МРРТ

Класс сәгате

“Мәрхәмәтлелек бизи кешене”

Тәрбия сәгатенең темасы: “Мәрхәмәтлелек бизи кешене”, Тема очраклы рәвештә генә сайланмады, чөнки бүгенге көндә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек темасының әһәмияте арта гына бара. Безнең төп максатыбызның берсе - әхлаклы, тәрбияле шәхес тәрбияләү.

Максат: Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; үз-үзеңне, башкаларны яратырга, хөрмәт итәргә; ярдәмчел булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, табигать тавышлары яңгыраган һәм күңелле көй, мэнедж мэт, папкалар (клей, каләм, кәгазьләр), ал һәм кызыл төстәге күбәләкләр һәм мәкальләр белән конверт, дәрес азагында күбәләкләрне “очырту” өчен матур итеп эшләнгән тартма.

Класс сәгатенең барышы:

  1. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар!
Уңышлы үтсен көнегез!
Көләч булсын йөзегез!
Булыгыз сез әдәпле,
Тәрбияле, матур гадәтле.
Дөрес, төз утырыйк,
Тырышып җавап бирик. (слайд 1)
-Менә шундый күтәренке кәеф белән тәрбия сәгатебезне башлап җибәрик!

-Балалар, әйдәгез тәрбия сәгатебезне башлаганчы бер-берегезгә карап елмайыйк. Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелне күтәрә, кәефләрне яхшырта. Үзегезнең каршыгызда, яныгызда утырган сыйныфташыгызга сәлам бирәсез! Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән, билгелик әле. Сезнең өстәлләрдә конвертлар ята. Конверттан үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз. (Ал һәм сары төстәге күбәләкләр тәкъдим ителә) Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме, юкмы, монысын соңрак күрербез. (2 слайд).

  1. Дәреснең темасын, максатын хәбәр итү

-Укучылар, без бүген сезнең белән безнең тормыштагы иң мөһим, кирәк сыйфат турында сөйләшербез. Ә хәзер бергәләп бер шигырь укып китик:

Тауларга карап, тау булмасаң да,

Таңнарга карап, таң булмасаң да,

Кешегә карап кеше була бел –

Олы җанлының ише була бел. (3 слайд).

-Сез ничек уйлыйсыз, нинди сыйфат турында без бүген сөйләшербез?

-Ни өчен әлеге сыйфат бүгенге көндә шулкадәр мөһим санала?

-Әйе, без сезнең белән “Мәрхәмәтлелек бизи кешене” дигән темага сөйләшербез. (4 слайд).

-Мәрхәмәтлелек сүзенең тагын нинди синонимнарын беләсез? (мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, ихтирамлылык, игелеклелек, ярдәмчеллек).

III. Төп өлеш

-Укучылар, әйдәгез әле хәзер күзләребезне йомабыз да, күз алдына китерәбез: яшел алан, кояш яктырта, кошлар сайрый, чәчәкләрдән хуш исләр аңкыла. (Тыныч кына көй уйный). Карагыз әле, безнең белән янәшәдә матур имән үсеп утыра. Аның яфракларына күз салыгыз әле. Аларның читләре челтәр сыман сырлы, берсе икенчесенә охшамаган. Күзләрегезне ачыгыз. Безнең уйларыбыз да челтәр сыман. Алар челтәр җепләре шикелле сиздермичә генә үзләренең бизәкләрен язалар. Әйдәгез без дә үзебезнең бизәкләрне ясыйк. Бу бизәкне без әкияттән башлыйк. Әкият тыңлыйсыгыз киләме? (5 слайд).
«Имән турында әкият»

Урман читендә челтерәп аккан инеш буенда киң ябалдашлы Имән үскән. (Экранда имән рәсеме). Ул биек һәм мәһабәт булган. Кояшкай аңа үзенең җылы нурларын сипкән, чөнки Имән яфракларының ягымлы шыбырдавы аның күңеленә хуш килгән. Яңгыр хәтта бик эссе көнне дә Имәнгә дым тапкан, чөнки агач янында аңа күңелле һәм рәхәт булган. Ә җил үзенең иң кызыклы хикәяләрен һәм вакыйгаларын Имән өчен генә саклаган, чөнки Имән тыңлый белгән. Имәннең бу сыйфатлары аның ботакларында оя корырга ярата торган кошларны җәлеп иткән. Имән аларның кошчыкларын саклаган. Имәннең ябалдашлары астында кечкенә җәнлекләр уйнаган, ул аларны ерткыч җәнлекләрдән саклаган. Инешнең татлы суын эчәргә килүчеләр аның күләгәсендә хәл җыйганнар. Бөтен тереклек иясенә Имән янында рәхәт булган. Ул моңа шатланган, аларга тагы да яхшылык эшләргә омтылган. Яхшылык эшләү, кемнедер кайгырту аның яшәү мәгънәсенә әверелгән.

-Кулларыгызны күтәрегез әле, кемгә әкият ошады?

-Кемгә имән ошады (Ошамаса, нигә ошамады?).

IV. Фикер алышу

“РАУНД РОБИН” алынмасы

1). Хәзер группалар сөйләшеп алыгыз әле, ни өчен әлеге имән сезгә ошады яки ошамады? (иң элек үзегез капма-каршы утырган иптәшегез белән, соңыннан яныгызда утырган иптәшегез белән фикер алышыгыз).

2). Һәр өстәлдән 1 нче укучыга сорау: имәннең кайсы сыйфатлары сезгә ошады, ошамады? (6 слайд).

V. Иҗади эш. “Мәрхәмәтлелек чәчәге”н ясау

-Укучылар, тактага карагыз әле. Безнең чәчәк моңаеп утыра. Аңа нәрсәләр җитми микән? (Тактага “Мәрхәмәтлелек чәчәге” дигән язу белән төчле кәгазь, катыргыдан ясалган, чәчәкнең үзәге беркетелгән).

-Әйе, таҗлар. Әйдәгез әле бергәләп мәрхәмәтлек “Мәрхәмәтлелек чәчәге”н ясыйк. Сезнең өстәлләрегездә төрле төстәге таҗлар. Һәр таҗга бер сыйфат язылган. (Әдәпле, тәртипле, җаваплы, намуслы, явыз, һ.б.).

1) Хәзер группаларда киңәшләшеп, һәрберегез мәрхәмәтлелек белән бәйле сыйфатларны сайлап алыгыз.

2) Ә хәзер үзебезнең таҗларны чәчәкнең үзәгенә беркетик: 1, 2, 3, 4 өстәлләр үзләренең тәртип саны буенча тактага чыгып, таҗларны беркетә. (күңелле көй уйный). (7 слайд).

-Менә шундый матур, яхшы гамәлләрдән генә торган чәчәк килеп чыкты безнең. Укучылар, кешенең күңеле дә шушы сыйфатларны үз эченә алган очракта шушы чәчәктәй матур була. Без әлеге сыйфатларны чәчәктә генә түгел, ә үзебездә үстерү өстендә эшләргә тиеш.

- Сезнең өстәлләрегездә таҗлар артып калган икән. 2 номерлы укучылар, кайсы сыйфатлар артып калды, укыгыз әле. (һәр өстәл укый)

- Нигә сез аларны кулланмадыгыз?

VI. Табышмалар белән эш. “Әкият геройларын беләсеңме?”.

-Укучылар, мин сезгә төрле халык әкиятләреннән алынган табышмаклар әйтәм. Сезнең максат – яхшы эшләр кылган әкият геройларын танып, исемнәрен атау. (8-12 слайдлар).

1) “Мин бик тә әбиемнең яратам. Ул урман артында яши. Мин аның турында борчылам һәм аңа пәрәмәчләр илтәм”. (“Кызыл калфак”).

2) “Авыр минутта мин һәрвакыт хуҗам янында. Аның бәхете өчен миңа “людоед” ягъни кеше ашаучы белән очрашырга туры килде”. (“Итекле песи”).

3) “Яраткан әтиемне коткарыр өчен, мина ал чәчәкнең хуҗасы - Албастыга утрауга китәргә туры килде”. (Настенька)

4) “Мин, үземнең дюймга тиң буема карамастан, карлыгачны коткардым”.(Дюймовочка).

5) “Мин – батыр егет!”. Мин Дию пәриен җиңдем”. (Таңбатыр).

VII. Мәкальләр белән эш.

-Һәрберегезнең өстәлендә мәкальләр белән конверт ята. Сез конверт эчендәге сүзләрдән мәкаль җыясыз һәм мәгънәсен аңлатырга әзерләнәсез.

-3,4 номерлы укучылар укый (һәр өстәлдән)

1 өстәл:

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.

Кешегә игелек итсәң- үзеңә булышырлар.

2 өстәл:

Изгелек иткән юлда калмас.

Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

3 өстәл:

Яхшылык җирдә ятмый.

Җылы сүз - җан азыгы.

4 өстәл:

Олыны олы ит, кечене кече ит.

Изгелек иткән юлда калмас.

5 өстәл:

Изгелек ул - беркайчан да тузмый торган хәзинә.

Изгелек итсәң яшер, изгелек күрсәң фаш ит.

6 өстәл:

Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

Матурлык- бер көнлек, игелек- мәңгелек.

7 өстәл:

Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә.

Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан.

VIII. Cи-Финк-Уондэ (SEE-THINK-WONDER) алынмасы

-Рәсемнәргә игътибар белән карагыз әле. (слайд) Сезгә 3 рәсем бирелгән.

Шушы рәсемнәрдән чыгып группаларда 3 сорауга җавап бирегез:

  • Әлеге рәсемнәрдә без нәрсә күрәбез?
  • Әлеге рәсем турында без нәрсә уйлыйбыз?
  • Рәсемнәр безне нәрсә турынды уйланырга мәҗбүр итә? (12 слайд).

Х. Йомгак.

-Укучылар, очрашу истәлеге итеп мин сезгә хәзер “Мәрхәмәтле булу серләре” дигән белешмәлекләр таратам. Әлеге белешмәлекләр сезгә авыр чакларда ярдәм булсын. (13 слайд).

1. Кешеләрнең үзегезгә карата нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәгез, үзегез дә аларга карата шундый мөнәсәбәттә булыгыз..

2. Үзеңне ярат. Үзеңә ышан. (Бу һәрвакытта да кулыгыздан киләме?).

3. Үзең һәм бүтәннәр өчен һәрвакытта да яхшылык кыл.

4. Ешрак елмай, ямьсез сүзләр әйтмә.

5. Ачу, көнчелек, комсызлык, курку кебек хисләрне йөгәнлә.

6. Яткач, йоклап китәр алдыннан, исеңә төшер: сез бүген ничә кешене сөендердегез, юаттыгыз, тынычландырдыгыз, көлдердегез.

-Ягез әле, үзегезнең кәефләрне белдергән күбәләкләрне менә шушы тартмага салыйк. Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз. Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз.

-Уйладыгызмы? Ә хәзер барыбыз бергә тартмага таба өреп, теләкләрне җибәрәбез. (14 слайд).

-Укучылар, кешелекле булу сездә авырлык тудырмасын иде. Һәрвакытта бер-берегезгә, башка кешеләргә карата игътибарлы, игелекле булыгыз. Яхшылыкларны чын күңелдән эшләгез, алар дәвамлы булсын! Үрнәк кешеләр булып үсегез!

-Балалар, “Тим-Чип” алынмасын кулланып бер-беребезгә дөрес җавапларыгыз, бергәләп матур эш башкарганыбыз өчен рәхмәт әйтик әле. (Укучылар “Тим-чип” алынмасының хәрәкәтләрен укытучы артыннан кабатлыйлар).

-Сау булыгыз, укучылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

Тәрбия сәгатенең темасы:“ Шәфкатьлелек бизи кешене”Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү....

Шэфкатьлелек бизи кешене

укучыларда жаваплылык, эхлакый сыйфатлар тэрбиялэу, игелеклк, михербанлы, шэфкатьле булырга ондэу....

“Шәфкатьлелек бизи кешене”

укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуукучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбиялә...

Шәфкатьлелек бизи кешене. (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)

М.Маликованың "Шәфкать" романын өйрәнгәннән соң уздырылган дәрес планын тәкъдим итәм. Биредә авторга ихтирам, әдәбиятка мәхәббәт һәм тәрбияви моментлар исәпкә алынды....

Воспитательное мероприятие на тему "Агачны яфрак, кешене хезмэт бизи"

Данное мероприятие было проведено в рамках районного этапа конкурса профессионального мастерства "Учитель года". В нем посредством произведений устного народного творчества и литературы раск...

Шәфкатьлелек бизи кешене.ачык тәрбия сәгате

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк — миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә а...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...