“Шәфкатьлелек бизи кешене”
учебно-методический материал (6 класс) по теме

Миннегулова Милеуша Мусавировна

 

  • укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту
  • укучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбияләү
  • укучыларда фәнни тикшеренүләргә кызыксыну уяту, күнекмәләр формалаштыру
  • сәләтле балаларны ачыклау, аларның үсеше өчен шартлар тудыру
  •   укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  •  - кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлык, яхшыны яманнан аера белү, изгелек   кебек уңай сыйфатлар һәм гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shefkatlelek_bizi_keshene.rar24.26 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының

“ 6нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципль бюджет белем учреждение

IV региональ “Тукай укулары” фәнни-гамәли конференциясе

Чыгышның темасы: “Шәфкатьлелек бизи кешене”

(2нче секция: “Яхшылык эшлә дә суга сал”

 – 5-9 сыйныфлар өчен)

5Б сыйныф укучысы

 Джавадова Айнураның эше.

                                                      Укытучы: Миннегулова М.М.

19 нчы апрель, 2013 ел

     Эчтәлек.

1.Тәрбия бурычлары.

2.Кереш өлеш.

3.Төп өлеш.

4.Кулланылган әдәбият.

     

Җиһазлау: компьютер, слайдлар, шигырьләрдән өзекләр

       1 слайд    Мин Зәй шәһәре 6нчы урта  мәктәбе 5 Б сыйныфының рус төркемендә  укучы  Джавадова Айнура булам.

Чыгышымның темасы: “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип атала.

      2 слайд        Тәрбия бурычлары: 

  • укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту
  • укучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбияләү
  • укучыларда фәнни тикшеренүләргә кызыксыну уяту, күнекмәләр формалаштыру
  • сәләтле балаларны ачыклау, аларның үсеше өчен шартлар тудыру
  •   укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  •  - кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлык, яхшыны яманнан аера белү, изгелек   кебек уңай сыйфатлар һәм гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү.

     I. Кереш өлеше.          

       -           Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз,

      теләгебез арта. Яңа көн тууга үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле була алуыбызга

      тагын бер кат ышанабыз. Яңа көн тууга әти – әниләребезнең, туганнарыбызның исән

     сау булуларына, сөекле мәктәбебезгә белем алырга килә алуыбызга тагын бер кат

     сөенәбез.

    III.   Төп өлеш.      3 слайд       

Яшәү   безгә  авыр  булыр  иде
Яхшылыктан  башка.
Шуңа  күрә  яхшылыкны  эшлик
Без  үзебез  башта.

 Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык

та бар. Бүген сезнең белән шул хакта сөйләшербез дә.

Һич яхшылык эшли алмасаң син

      Кешеләргә бик-бик теләп тә, -

Изге теләк телә,

Ул да кайчак

      Зур көч өстәп куя йөрәккә, - дип язды Фәнис Яруллин.

          Димәк, бүген без яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелекне үзебезнең юлдашыбыз итеп

        алырбыз.

             4 слайд        Татар теленең  аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары  бирелгән:
Мәрхәмәтлелек
Ярдәмчеллек
Кешелеклелек
Шәфкатьлелек
Ихтирамлылык
Игелеклелек

Әйдәгез, хәзер шушы сүзләрнең төшенчәләрен тирәнтен карыйк әле.

             5 слайд        Ихтирам.

Бу сүз – "хөрмәт итү” дигәнне аңлата. Хөрмәт итү, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар татар халкында бик югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп,алар еллар  дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.

*  Шәфкатегез булса,  бәхетегез артыр.

* Яхшы гадәт адәм итәр,  яман гадәт әрәм итәр.

* Кеше холкын күзәт – үзеңнекен төзәт.

*  Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны көтәрсең.

* Ялганлаган тотылыр,  туры әйткән котылыр.

* Олылысаң – олыны, олыларлар үзеңне.

*  Караклык - хурлык.

*  Ата-ананы тыңлаган – әдәм булган, тыңламаган - әрәм булган.

         6 слайд     Тәртип.

 - Ни була соң? Ул гел әйбәт, яхшы, сүз тыңлаучан булуны аңлата. Тәртип турында      сөйләшкәндә күңелебезгә бары тик яхшы сүзләр килә.

Т- тыйнак, тырыш, тыныч, тыңлаучан

Ә- әдәпле, әзер

Р – рәхмәтле, рәхимле

Т- тырыш, тәүфикъле

И –иманлы, итәгатъле, игелекле, ихтирамлы, игътибарлы

П- пөхтә .

Тәртипле кеше барысына да өлгерә.Тәртипне саклар өчен режим белән яшәргә кирәк. Көндәлек режим белән яшәү  исәнлегебезне саклый. Исән кеше озын гомерле була, тормышта да матур, үзе дә бәхетле була.

7 слайд –   Ялган

- Ялган ул ни дигән сүз?

 Ялган ул юк дигән сүз.

Турыны туры димичә,

Кәкре, кыек дигән сүз.

Ялган, ул кемнәрдә була?

- Ялган ул – ялкауларда, куркакларда, иренчәктә, алдакчы, таркауларда.

- Нинди төстә икән соң ул

Әшәке, яман ялган?

Матур төсләр аңа хәрам,

Ул карага буялган.

- Бу сыйфатларны үзебезгә алыйкмы? Кирәкме ул безгә? Кара төстәге начар эш икән ялганлау. Без аннан ерак торыйк.

8 слайд   Шифалы сүзләр. 

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңел көрсенә.

Ә син үзең андый матур сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Без бик күп матур сүзләр беләбез. Ул сүзләрдән безнең кәефебез күтәрелә,елмаябыз,сөенәбез.Бу сүзләрне ешрак әйтик, тәмле телле булыйк. 

9 слайд    - Шәфкатьлелек.

  • Бу сүз бик күп яхшы гамәлләрне үз эченә ала. Шәфкатьле бала тәмле телле, бик акыллы була. Ул бервакытта да әти-әнисенең йөзен кызартмас, аларның сүзләреннән чыкмас, туганнарын бик яратыр. Безнең һәркайсыбыз өчен дә әти-әни иң газиз кешеләр. Җир йөзендәге иң кыйммәтле әйберләр дә аларга тиңләшә алмый.

10 слайд    Роберт  Миңнуллин  “Яхшылык” шигыре.

Кешеләргә без яхшылык эшлик!

Эшләмәсәк – гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,

Ул – зур фидакарьлек!

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Ятмыйк көтеп яхшылыкны

 Безгә эшләр диеп кемдер.

Яхшылыклар эшлик!

Җаным, син дә

Үз-үзеңне күндер!

Шунда гына канәгатьлек хисе

Алыр сине биләп,

Һәм үзеңнең кеше икәнеңне

Син тоярсың кинәт!

Моның шулай икәнлеген күпләр

Яхшы аңлый аны.

Тик барыбер яхшылыкны һәркем

Эшли алмый аны.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

 Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

 11 слайд    Халкыбызда шәфкать  төшенчәсе  белән  бәйләнешле мәкаль  һәм  әйтемнәребез дә шактый.

  • Кешегә  изгелек  итсәң- үзеңә булышырлар.
  • Матурлык  бер көнлек, изгелек мәңгелек.
  • Игелекле  эшнең  иртәсе- киче  юк.
  • Изгелек  иткән  юлда калмас.
  • Изгелек  итә алмасаң, яманлык кылма.

12 слайд Чыгышымны шигырь  юллары белән тәмамлыйсым килә.

              Дога белмим дисең нигә?

              Яхшылык - үзе дога!

              Бар кеше изгелек кылса,

              Яктырыр иде дөнья.

              Изгелек ул- беркайчан да

              Тузмый торган хәзинә.

              Яхшылык эшлик һәрвакыт,

              Ул үзе изге дога.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Кулланылган әдәбият.

1.Р.Миңнуллинның шигырьләр җыентыгы.

2. Ф.Яруллинның шигырьләр җыентыгы.

3.Интернет ресурслары: http://www.yandex.ru/,

tugantelem.narod.rutel/nigmatullina.html

https://edu.tatar.ru/logon,


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

Тәрбия сәгатенең темасы:“ Шәфкатьлелек бизи кешене”Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү....

Шэфкатьлелек бизи кешене

укучыларда жаваплылык, эхлакый сыйфатлар тэрбиялэу, игелеклк, михербанлы, шэфкатьле булырга ондэу....

Шәфкатьлелек бизи кешене. (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)

М.Маликованың "Шәфкать" романын өйрәнгәннән соң уздырылган дәрес планын тәкъдим итәм. Биредә авторга ихтирам, әдәбиятка мәхәббәт һәм тәрбияви моментлар исәпкә алынды....

Воспитательное мероприятие на тему "Агачны яфрак, кешене хезмэт бизи"

Данное мероприятие было проведено в рамках районного этапа конкурса профессионального мастерства "Учитель года". В нем посредством произведений устного народного творчества и литературы раск...

Шәфкатьлелек бизи кешене.ачык тәрбия сәгате

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк — миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә а...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...

“Мәрхәмәтлелек бизи кешене”

Тәрбия сәгатенең темасы: “Мәрхәмәтлелек бизи кешене”, Тема  очраклы рәвештә генә сайланмады, чөнки бүгенге көндә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек темасының әһәмияте арта гына бара. Бе...