Шәфкатьлелек бизи кешене. (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)
план-конспект урока (11 класс) на тему
М.Маликованың "Шәфкать" романын өйрәнгәннән соң уздырылган дәрес планын тәкъдим итәм. Биредә авторга ихтирам, әдәбиятка мәхәббәт һәм тәрбияви моментлар исәпкә алынды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
shfkatlelek_bizi_keshene.docx | 30.47 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтнә муниципаль районы
МББУ “Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе”
11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан уздырылган
ачык дәрес планы
Шәфкатьлелек бизи кешене (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)
Укытучы: Җәләлиева Рәзинә
Равил кызы, МББУ “Күңгәр урта
гомуми белем мәктәбе”нең татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема. Шәфкатьлелек бизи кешене. (М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча)
Җиһаз: М.Маликованың портреты, презентация, китаплары күргәзмәсе; “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, плакатлар: “Яхшылык – кеше күңелендә кояш” (В.Гюго), “Вөҗданы пакъ -йөзе ак” (мәкаль), “Һәрвакыт ихтыярыңның – хуҗасы, намусыңның колы бул” (М.Эшенбах), авылдашыбыз Р. Камаева турында видеоязма, “Тереза-ана”презентациясе
Дәрес барышы
I. Оештыру.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар, кунаклар, хезмәттәшләр.
Халкыбыз талантларга бик бай. Татар халкы һәрбер дәверне үзенчәлекле әдипләре белән куандыра. Мәдинә Габделхаковна Маликова да шулар арасында аерым бер урын алып тора. Хөрмәтле язучыбыз үзе дә безнең дәресебездә катнаша. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Мәдинә Габделхаковна Маликова турында ниләр беләбез соң без? Язучыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру өчен сүзне Зөбәрҗәткә бирик.
-Зөбәрҗәт чыгышы (презентация ярдәмендә)
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Укытучы. Без язучыбызның «Шәфкать» романын бик яратып укып чыктык. Аның беренче исеме – “Ак давылда тал бөресе”. Ул соңрак “Шәфкать”кә үзгәртелә. Романның исеме үк күңелләрне җылытып, тынычландырып җибәрә. Шәфкать... Нәрсә дигәнне аңлата соң бу сүз? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата?
Укучылардан көтелгән җаваплар:
-Бер-береңә ярдәмчел булу, авыр вакытларда кешегә ярдәм кулы сузу.
-Намуслы, сабыр булу.
-Кешене авыр хәлдә калдырмау.
-Әти-әниеңне, туганнарыңны ярату, аларга булышу һ.б.
Укытучы. Аңлатмалы сүзлектән дә карыйк әле мәгънәсен, анда ничек бирелгән икән?
-Аңлатмалы сүзлектән уку.
Укытучы. Шәфкатьлелек турында нинди мәкальләр беләсез?
Көтелгән җаваплар.
-Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.
-Изгелек иткән юлда калмас.
-Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма һ.б.
Укытучы. Шәфкатьлелек турында матур-матур мәгънәле мәкальләр белүегез мине бик куандыра. Биредәге плакатларда да алар турында язылган. (плакатлардагы фикерләр белән танышу)
Тереза-ана турында ишетмәгән кеше бармы икән? Аның турында үзенең белгәннәре белән Илназ таныштырсын әле. Рәхим ит, Илназ.
Илназ Тереза-ана турында үзе ясаган презентацияне файдаланып сөйли.
Укытучы. Шәфкатьлелек барыбызга да хас булырга тиеш. Язучыбыз Мәдинә апа да романын шундый тирән мәгънәле исем белән атаган. Нигә икән? Ул моның белән нәрсә әйтергә теләгән? Ничек уйлыйсыз?
Көтелгән җаваплар.
- Романда сүз врачлар турында бара. Әсәр булачак табибләрнең Гиппократ анты бирүләре белән башланып китә. Алар менә нәрсә диләр (5 бит). Шушы ук юллар да романның шәфкать ияләрен тасвирлавын, аларның нинди мәрхәмәтле булуларын күрсәтеп тора.
Укытучы. Кемдә өстәмәләр бар?
Укучылар җавабы тыңлана.
Укытучы Әйе, әсәрнең үзәгендә кешелекле, мәрхәмәтле һөнәр ияләре – табибләр, табибәләр. Аларның тормышы авыруларның кайгы-хәсрәтләре һәм савыгу шатлыклары белән чуарланган дөнья янәшәсендә бирелә. Бу һөнәр ияләре һичкайчан ялгышырга тиеш түгел, чөнки аларны ялгыш адым ясаулары фаҗига белән дә тәмамланырга мөмкин. Алар кулында кеше язмышы, кеше гомере. Шуңа да халык аларны шәфкать ияләре, шәфкать туташлары дип атарга ярата. Романдагы образлар, чынлап та, шундыймы?
Әдәби дебют.
- Күбесе шундый шәфкатьле. Мәсәлән, Җәмилә Закировна үз эшенә бирелгән, аны намус белән башкаручы өлкән табибә. Ул эшләренә салкын караучыларны яратмый. Гиппократ анты бирүчеләр авыруларны сәламәтләндерү өчен бар көчләрен куярга тиешләр дип исәпли. Үзенең укучыларына ул болай ди (6 бит). Җәмилә Закировна авырулар өчен борчыла. (25 биттән өзек уку). Диларәмне савыктыру өчен бар көчен куя. Кыз да аңа чын күңеленнән ышана. Икенче операцияне табиб аңа үзе ясый. Бу операцияне ясау өчен аңа күп укырга, өйрәнергә туры килә. Гомумән, ул кешеләрнең сәламәтләндерү юлларын эзли, моның өчен күп укый, өйрәнә, фәнни хезмәтләр яза. Болар барысы да авыруның гомерен саклап калу өчен эшләнә.
- Мин дә Җәмилә апага бик сокланам. Ул һәр авыруны үз баласы кебек күрә, алар өчен борчыла, дәвалауның нәтиҗәле юлларын эзли. Күп төннәрен йокысыз уздыра. Ул көчле ихтыярлы хатын-кыз да әле. Бу аның үзенә авырлыклар килгәндә сабыр булуында, шундый халәттә дә башкаларны кайгыртуында, дөрес киңәшләрен бирүендә күренә.
- Зәйтүнә – Җәмилә Закировнаның укучысы. Ул аның юлын дәвам итә. Үз гомерендә ике тапкыр ант итә Зәйтүнә (10 бит). Зәйтүнә үз антына һәрчак тугры кала. Рәзиләгә зур ярдәме тия аның. Бала таба алмый интеккән хатын Зәйтүнә булышлыгында бала таба. Динәгә һәм тагын башка бик күп хатыннарга ярдәме зур аның. Аңа бик күпләр ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр. Мин шуларның берсе белән таныштырырга телим. (225 бит)
- Зәйтүнә бит әле гадәти кеше дә. Аның гаиләсе, үз тормышы, үз борчу-хәсрәтләре дә бар. Мин аны күпмедер дәрәҗәдә беркатлы да дип саныйм. Мәсәлән, дусты Ларисаның ире Әнвәргә күз атып йөрүен соң гына сизә. Үзе хыянәт итә алмаган саф йөрәк башкаларның начарлык эшли алуын күрми, сизми, ышанмый. Ире белән Ларисаның хыянәтен сизгәч тә, ул сабырлык саклый. Иренә дә, Ларисага да авыр сүзләр әйтми, түзә. Җәмилә Закировнаның түбәндәге сүзләре дә бик мәгънәле (217 бит). Бу юллардан без үзебез өчен киләчәк тормышыбызда кирәк булачак фикерләр алабыз.
- Мине исә Зәйтүнәнең иренә әйткән сүзләре дулкынландырды. Әнвәр аерылышу турында сүз кузгалткач, Зәйтүнә аңа менә нәрсә ди (214 бит). Мин үзем хыянәтне кичерә алмас идем дип уйлый идем. Бу юллар исә мине уйланырга мәҗбүр итте. Зәйтүнә менә шундый матур сыйфаты белән ирен кире кайтара дип уйлыйм.
- Ә менә Дәүләтшин Изаил Харисович, табиб булса да, Зәйтүнәнең киресе дип уйлыйм. Аның нинди кеше булуы Җәмилә Закировнаның кызы Ләйлә сүзләреннән яхшы аңлашыла (48-49 бит). Мин Ләйләнең сүзләре белән тулысынча килешәм. Табиблар арасында мондый кешеләр сирәк дип уйлыйм.
- Мин Ларисаны да табибләр арасына ялгыш кергән дип уйлыйм. Ул авыруларны хөрмәт итми, аларга салкын карый, юньләп дәваламый. Менә бу сүзләре аның бигрәк тә ачуны китерә (22 бит). Әле тагын Әнвәрне - дус кызының ирен - хатыныннан, баласыннан аерырга йөрүен дә һич аклап булмый. Шуңа күрә мин аны һөнәрен дөрес сайламаган дип саныйм.
Укытучы. Авторның әйтергә теләгән фикере, идеясе нидән гыйбарәт дип саныйсыз?
Көтелгән җаваплар.
-Һәркем үзендә шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләргә тиеш. Яхшы, киң күңелле булырга, кешеләргә авыр вакытларында ярдәм кулы сузарга, игелекле, ярдәмчел, сабыр булырга кирәк. Үз эшеңне намус белән башкару, әхлаклы, ихтирамлы булу да адәм баласының матур сыйфатларына керә...
Укытучы. Романда тасвирланган табибләр кебек шәхесләр безнең авылыбызда да бар бит. Сез аларның кайсылары белән таныштырырга теләр идегез?
Укучылар авылдашлары турында сөйлиләр
Укытучы. Мин үзем сезгә Рүзия Камаева турныда сөйләргә телим. Табиб булу турындагы балачак хыялын тормышка ашыру өчен укып йөргән 18 яшьлек кыз юл һәлакәтенә очрый һәм умыртка баганасын сындыра, гомерлек инвалид булып кала. Тормышка ашмаган хыялын чигү, бәйләү һәм шигырьләр язу белән алмаштыра. Аның турындагы видеоязма белән танышыйк . (видеоязма карау)
Биредә сез Рүзия Камаеваның китаплары белән таныша аласыз. Мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәгән әсәрләре күп аның. Абыйсының кызы Зәлия Камаева апасының хыялын тормышка ашырырга җыена. Ул медицина университетында белем ала. Апасы да моңа чиксез шат.
Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында табиб булырга әзерләнүчеләр күп. Алар: Галиева Сәрия, Галиев Илфат, Шакиров Булат, Галиева Айсылу, Сәгъдиева Гөлгенә һәм башкалар. Алар барысы да “Шәфкать” романын укыган, шуның үрнәгендә тәрбияләнгән балалар. Киләчәктә үзләренең яраткан образлары, авылыбыз табибләре юлын дәвам итәрләр, намуслы, шәфкатьле докторлар булырлар дип ышанам.
Табибләр дә башкалар кебек үк җан ияләре. Эшләрендә ялгышырга ярамаса да, гадәти тормышта ялгышучылары очрый. Хөрмәтле язучыбыз да аларны реаль, гадәти көндәлек тормышта сурәтләп бирә, шулай булганына безне ихлас ышандыра.Укучыларның Мәдинә Габделхаковнага сораулары күп. Шуларның кайберләренә җавап бирсәгез иде.
- Мәдинә апа, без әсәрдәге вакыйгаларны һәм образларны реаль вакыйгалар һәм образлар итеп кабул итәбез. Аларның прототиплары бармы? Булса - кемнәр?
- Бу әсәрнең язылу тарихы турында сөйләсәгез иде. Андагы проблемаларны, йөрәгегез аша үткәреп, безгә җиткерә алуыгызның сере нидә ?
-Мин сезнең күп әсәрләрегезне бик яратып укыдым. Сез бит әле детектив әсәрләр дә язасыз? Хатын-кыз язучыга мондый темага язу авыр түгелме?..
Укытучы Безнең сорауларыбызга тулы һәм ихлас җавапларыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт, Мәдинә апа.
IV. Йомгаклау.
Укытучы.Укучылар, дәресебезне йомгаклап әйтегез әле, сездә нинди фикерләр туды? Нинди нәтиҗәгә килдегез?
Көтелгән җаваплар.
- Безгә шәфкатьле булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк.
- Мәрхәмәтле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.
- Һөнәр сайлаганда игътибарлы булырга, җаның тарткан, күңелең яткан эшне сайласаң, үзеңә дә, башкаларга да яхшы булыр дип уйлыйм...
Укытучы. Әйе, укучылар, М.Маликованың “Шәфкать” романында тасвирланган һәм тирә-юнебездәге мәрхәмәтле шәхесләрдән үрнәк алып, игелекләр кылып яшәсәк, гомеребез заяга үтмәс.
V. Өй эше
1.”Тирәбездә шәфкатьле кешеләр” темасына шигырь яки хикәя язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гариф Ахуновның "Идел кызы" романы буенча дәрес диспут
Якташ язучыбыз Гариф Ахуновның "Идел кызы" әсәрендәге образлар белән танышу ,халкыбызның үткәненә ,тарихына хөрмәт тәрбияләү,идея-эчтәлеген ачыклау; темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм и...
“ Шәфкатьлелек бизи кешене”
Тәрбия сәгатенең темасы:“ Шәфкатьлелек бизи кешене”Максат: Укучыларда кешелеклелек. Ярдәмчеллек .изгелек сыйфатлары тәрбияләү....
Шэфкатьлелек бизи кешене
укучыларда жаваплылык, эхлакый сыйфатлар тэрбиялэу, игелеклк, михербанлы, шэфкатьле булырга ондэу....
“Шәфкатьлелек бизи кешене”
укучыларда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуукучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, телебезгә сак караш, толерантлык тәрбиялә...
Шәфкатьлелек бизи кешене.ачык тәрбия сәгате
Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк — миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә а...
Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф
Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...
“Мәрхәмәтлелек бизи кешене”
Тәрбия сәгатенең темасы: “Мәрхәмәтлелек бизи кешене”, Тема очраклы рәвештә генә сайланмады, чөнки бүгенге көндә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек темасының әһәмияте арта гына бара. Бе...