Минем методик табышларым
статья на тему

Валиуллина Раушания Мансуровна

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе22.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

4нче номерлы Кукмара гомуми урта белем бирү мәктәбе

“Минем методик табышларым”

дигән темага эссе

                                                                                                                       

Югары категорияле

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Вәлиуллина Р.М.

Мин язучы түгел, тик шулай да

Иҗат диңгезендә йөзәм мин.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Хаклык энҗеләрен тезәм мин.

Табиб түгел, ләкин савыктырам

Зәгыйфь күңелләрнең ярасын.

Мең шифалы туган телебездән

Эзләп табып сихәт-дәвасын.

Укытучы, әйе! Тик әүвәле

“Ана” дигән изге атым бар.

Чит балага, үз әнкәсе кебек,

“Балам” диеп дәшәр хакым бар.

“Алай булгач, Сез укытучы түгел,

Бөек зат”, - дип, миннән көлмә син.

Мин бер гади укытучы түгел,

Бөек телнең мөгаллимәсе

Татар теле мөгаллимәсе.

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова иҗат иткән шигырь юллары миңа багышланган

кебек. Мин дә – “...Бөек телнең мөгаллимәсе – Татар теле мөгаллимәсе”. Татар теле мөгаллимәсе булып эшләп, елдан-ел шуңа инанам: һөнәр сайлауда ялгышмаганмын. Мин – тел сакчысы, сүз сәнгате остасы.

Мөгаллимә һөнәре, минемчә,  –  гомерлек һөнәр. Һәм ул һөнәрне сайлау бөтен кешегә дә бирелми.

Ни өчен мин бу һөнәрне үз иттем соң? Бу сорауга җавапны ерактан – балачактан  эзләргә кирәктер. Беренче укытучымның әнием кебек назлы, йомшак, ягымлы мөгамәләсе, кешелеклелеге, гаделлеге, укымышлы булуы миңа башка һөнәрләрне мөгаллимә хезмәте янында кечкенә итеп калдырды. Тумыштан эрудицияле һәм коммуникабель кешеләр генә укытучы булып китмиләр. Мондыйлар икътисадчы һәм бизнесмен булып та эшли алалар. Ә укытучы ул, иң беренче чиратта, – бернәрсәгә һәм беркемгә битараф булмаган кеше.

...Укытучы һөнәре, мин уйлаганча гына, җиңел булып чыкмады. Ул вакытлар, бер дә хәтеремнән җуелмаслык булып, күңелем түренә урнашканнар. Яңа гына пединститут тәмамлаган яшь мөгаллимә тәүге дәресен өлкән сыйныф укучылары белән (ә алар аннан дүрт-биш яшькә генә кечерәк) башлый. Барысын да белергә теләгән, шук-шаян, мең сораулы егерме пар күз карашы. Ничек кенә җитди булырга, ничек кенә укучыларның шаяруларына ияреп китмәскә?! Усал булырга кирәк (усал укытучыны тыңлый бит балалар). Тәҗрибәсез яшь мөгаллимә шулай фикер йөртә. Еллар узар һәм ул бу көннәрне елмаеп искә алыр.

“Китап укудан да зуррак ләззәт юк, балалар укытудан да мөһимрәк хезмәт юк,” – ди кытай халык мәкале. Усал укытучы булу ниятем, көннән-көн сүрелеп, укучыларымның яраткан мөгаллимәләренә әйләнү теләге белән алмашынды. Ике дистәгә якын педагогик хезмәттә мин үземә берничә үзенчәлекле эш нигезе билгеләдем:

  • Мин балачак белән эшлим. Балалар дөньясы өлкәннәрнекеннән күпкә аерыла. Үсеп тә, сакаллы сабый булып калган кешеләрдән дә аерыла алар. Балалар – самими, эчкерсез, чиста күңелле. Минем бу балачак дөньясыннан китәсем килми.
  • Мин – укытучы гына түгел... Әйе, ә тәрбияче дә. Укыту программалары, дәреслекләр балаларның белемен, логикасын, фикерләвен, эрудициясен, мәдәниятен, хәтерен, нинди дә булса күнекмәләрен үстерә. Укытучы – мәктәптә “укытучы” гына түгел, ә балаларны тәрбияләүче, аларны туры юлдан алып баручы һәм шуның өчен җаваплы кеше дә.
  • Хезмәтемнән тәм табам. Башкача булганда, балалар белән эшләп тә булмый. Минем һәр дәрес елмаеп, балаларның күзләренә карап, хәлләрен белү белән башлана. Елмаюыма бала шулай ук җавап бирсә, бу – дәресне башларга ярый дигәнне аңлата. Беркемгә сөйләмәгән серләрен уртаклашу, өлкән дусты булып киңәш бирү һәм, гомумән, аралашу – миндә хезмәтемнән канәгатьләнү хисе тудыра. Болай булмаса, унсигез ел балалар белән булмас идем.
  • Укытучы бул. Шулай да төп эшем – балаларга белем бирү. Бу эшкә ышанып алынганмын икән, аны ахыргача җиткерергә кирәк. Тормышны танып белергә теләүче малай һәм кызларны үз артымнан ияртеп барам бит мин. Минем ялгышырга хакым юк. Мин – Укытучы!

Гади генә укытучы түгел, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Илдәге вәзгыять  миңа бу фәннәрне укытуга зур җаваплылык өсти. Татар теленең кулланылыш сферасы кимү, аңа ихтыяҗ булмау мине генә түгел, ә бу фәнне яратып укытучы һәркемне борчыйдыр. Балаларны ничек тә ана телен, татар телен яраттырасы, хөрмәт итәргә өйрәтәсе килү теләге җаныма тынычлык бирми иде. “Кирәк” дип кенә бернәрсәгә дә ирешеп булмаганлыгын аңлаган идем инде мин. Башка фәннәр янында туган телемнең дәрәҗәсен бер дә төшерәсе килми иде. Бу дәресләр белем биреп кенә калмыйча, баланы аралашу әдәбенә өйрәтә, бала күңеленә миһербанлылык орлыклары чәчә. Дәрес арты дәрес, борчу-мәшәкатьләр, шатлык-сөенечләр белән, тәҗрибә туплый-туплый укытуның нәтиҗәле алымнарын эзләдем.

Дәрескә план төзегәндә үк, мин дәресне күңелемнән үткәреп барам. Һәр укучыга, белем дәрәҗәсенә карап, сораулар әзерлим һәм... колагымда җаваплар яңгырый. Икенче көнне зур өметләр белән дәрескә керәм. Өй эшләрен тикшерү, сораштыру, яңа материал аңлату, проблемалы сораулар бирү, мөстәкыйль эшләр, эзләнү эшләре – болар барысы да укытуның нәтиҗәлелеген күтәрүче эш алымнары. Балаларны алҗытмас өчен уеннар, кызыклы хәлләр дә дәресне продуктив итә.

 Татар теленә җәмгыятьтә бара торган тискәре мөнәсәбәт минем дәресне бозарга тиеш түгел. Эмоцияләрне генә эшкә җигеп, татар теле бай, камил, аһәңле тел дип кенә уңышка ирешеп булмый. Телебезнең абруен күрсәтергә, реаль фактлар белән инандырырга, телне өйрәтергә кирәк. Аны аңлау гына җитми, ә аның ярдәмендә эш итә белү фикер хөрлегенә китерә. Шул вакытта, чынлап та, татар теле байлыгы һәм матурлыгы ачыла; шул вакытта гына ул “ туган тел” була; шул вакытта гына аны яклыйсы һәм пычранудан, югалудан саклыйсы килә. Дәүләт телен камил белү – тормышта уңышка алып бара торган юл. Татар теле мөгаллимәсе буларак, башымдагы шундый фикерләр тынгылык бирмиләр иде миңа. Шушы фикерләремне ишеткән кебек, республикада рус телле балаларга татар телен яңача укыту буенча эксперимент башланды. Бу эш минем өчен адашканга маяк шикелле иде. Телгә нәфрәт тудырмыйча, кызыксынып өйрәнергә бер ак юл иде бу. Бу юлдан мин укучыларым белән инде бишенче ел барам. Йөзләрдә елмаю, көндәлекләрдә бишлеләр... Укытучының бәхете үзе сайлаган язмышта икән бит!

Туган телебезнең байлыгын күрсәтүче әдәбият дәресләрендә укучыларым белән тагы да якынаям мин. Югары сыйныф укучыларым бу дәресләрне тормыш дәресләре дип атыйлар. Үстерелешле укыту алымын кулланып, елдан-ел укучыларымны гадидән катлаулыга алып барам. Бәхәс, чагыштыру, бәя бирү, нәтиҗә ясау, иҗадилык – әдәбият дәресләрен тормышчан итүче эшләр. “Балалар китап укырга яратмый, “– дигәнне еш ишетәм мин. Хәзер компьютер заманы. Укучылар аның белән мавыгалар. Алда әйтелгән мәкальне кыскача искә төшерсәк, “Китап укудан да зуррак ләззәт юк...”. Укучыларыма әдәби әсәрләрне бүлеп бирәм, ә кайчакта әсәрнең эчтәлеген сөйләгәндә иң кызык, иң мавыктыргыч төшендә туктап калам. Бу очракта да максатыма ирешәм. Балалар язучының әсәрен укып бетерәләр. Әдәбият дәресләрен сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп үткәрергә кирәк. Яңа технологияләр кулланып та, әгәр дәрес коры, хиссез була икән, иҗадилыкның эзе дә булмый икән – дәреснең максатка яраксыз булуын көт тә тор. Әдәбият дәресләре әхлаклылык тәрбияләргә тиеш. Аның әһәмияте дә шунда.

Укытучының эшен җиңеләйтеп, хәзер компьютер программалары, Интернет технологияләре кертелә. Бу – заман таләбе. Гармонияле үсешкә ирешүче шәхес тәрбияләү – бүгенге укытучының төп бурычы. Сер түгел: укучысы белән укытучы үзе дә алга бара, үсә. Мондый үсеш укучы-укытучы берлеген тагын да ныгыта.

Укучылар белән ешрак аралашкан саен аларның нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күбрәк белә башлыйсың. Сәләтле балаларны барлап, мөмкинлекләрен үстерү – укытучының табышы түгелмени?!

Шул максаттан оештырылган түгәрәкләр дә – яшь буынны тәрбияләүдә мөһим юнәлеш, дип уйлыйм. Берничә елдан бирле эшләп килүче “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге инде бик күп сәләтле укучыларны тормыш юлына чыгарды. Соңгы елларда түгәрәккә йөрүчеләр белән башкарылган эзләнү эшләре балаларны фикер йөртергә, анализ ясарга, яңа фактлар ачарга, нәтиҗә чыгарырга өйрәтә. Бу эшләр, һичшиксез, дәресләрдә дә ярдәм итә. Эзләнү эшләре укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ача. Ә иҗатка юл мөстәкыйльлек, үзаң, аңлап эшләү аркылы килә. Укучыларымны иҗатка рухландырып, эзләнү эшләрендә булышып, үсендереп, мин яңа ачышларга барам.

Укытучы һөнәре... Кичә, бүген, иртәгә. Юк. Мәңгегә. Нинди генә дәреслекләр, информацион технологияләр, укыту программалары булуга карамастан, укытучы Укытучы булып кала. Бернинди яхшы дәреслек һәм программалар да укытучыны алыштыра алмый, ә тулыландыра гына. Җәмгыятьтә укытучыга караш начар якка үзгәрмәсен иде. Чөнки дөньяда бу һөнәрдән дә изгерәк хезмәт юк.

Быел Россиядә Укытучы елы. Чын күңелемнән ышанасым килә: мәгариф өлкәсе быел көнүзәгендә торыр. Уңышлар-табышлар хакында сөйләнер. Проблемалар аныкланыр. Аларны чишү юллары тәгаенләнер. Болар бар да алда булыр. Әлбәттә, булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...