"Минем методик табышларым" темасына эссе.
методическая разработка по теме
Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса...
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tinlp_bulmyy_seznen_eshne_bashka_hezmt_beln.docx | 19.21 КБ |
Предварительный просмотр:
Тиңләп булмый Сезнең эшне башка хезмәт белән:
Үлчәнми ди минут белән, сәгать белән.
Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтнең нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар түгәсез Сез акыл көчен...
Иртә. Көн салкын. Ноябрь ахры. Мин әкрен генә мәктәбемә атлыйм. Сукмак мәктәп бакчасына алып керә. Як-ягымда алмагачлар тезелеп киткән. Ә алар-ны ак бәс сырган һәм кояш нурларында елык-елык килеп торалар. Әле кай-чан гына ап-ак шау чәчкәдә утыралар иде. Вакыт уза. Без аны сизми дә кала-быз.
Беренчедә чагында
Утырттым алмагачлар
Бар да үсеп җитеште,
Быел менә җимешле...
Укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе матур булып, тәмле булып пешкән алма. Ләкин алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.
Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Минемчә, иң беренче, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын, бергә кайгырсын, аны аңлый белсен.
Яңа гына эшли башлаган елларымда укучыларыма бар нәрсәне белдерәсем килә иде. Нәрсә генә эшләсәм дә нәтиҗәсе белән канәгатьләнеп бетә алмый идем. Ни өчен? Нишләргә кирәк?...
Әйе, бу сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә.
Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, балаларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту дөрес булмас иде. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.
Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артта калмас өчен, компью-тер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Укучыларны кы-зыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да артканнан-арта бара, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълү-мат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.
Бер сыйныфта 5 нчедән алып альтернатив дәреслекләр авторы А.Г.Яхин методикасы белән укытам. Быел дүртенче ел (8 нче сыйныфта) укыйлар. Шуны әйтәсем килә, башка сыйныфлар белән чагыштырганда укучылар иҗади, мөстәкыйль фикер йөртә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә беләләр.
Ландышым бик матур шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр яза. Язучы иҗатына дөрес итеп анализ ясый, тәнкыйтьли белә.
Әлфиям әкрен уйлый, ләкин тирән фикерле. Диләрә беренче карашка кыюсыз күренә, сәхнәдә үзен артистларча тота, тиз вакыт эчендә шигырь дә чыгарып куя.
Алберт абый Яхин методикасы буенча укыту укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, дәрес буена уйланырга, эзләнергә , үзе тапкан җавапның дөреслеген исбатларга өйрәтә. Һәм иң мөһиме – программага кертелгән әдәби әсәрләрнең барысында да гасырлар буе үзгәрмичә килә торган гомуми кеше-лек сыйфатлары, нормалар үзәккә куелган. Барлык әсәрләр дә гаделлек, га-делсезлек, игелеклелек турында.
Дәрестә һәр бала актив катнаша, үзен шәхес итеп тоя, аңарда үз көченә ышаныч арта, лидерлык сыйфатлары күренә.
Адәм баласы аралашмыйча яши алмый. Иҗади үстерелешле укыту техноло-гиясе сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Алар актив, аралашучан, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.
Укучы укытучы белгәнне генә түгел, ә үзенең белгәннәре аша яңаны үзләштерергә өйрәнергә тиеш.
Укытучысын, ягъни үзен уздырган укучылары белән горурланырга тиеш педагог. Шул вакытта гына үсеш булачак.
Мәктәп – авылыбызның көзгесе. Укытучы һәрвакыт артист булырга тиеш, ә укучылар тамашачылар. Мин мәктәптә генә түгел, ә авыл мәдәният йортында да - артист. Бездә укытучыларның традициягә кереп киткән һәр елны спектакль кую гадәте, мине дә читләп узмады. 10 елдан артык сәхнәдә төп рольләрне башкару мине рухи яктан үстерде һәм укучыларымда да чагылыш тапты. Һәр елны укучыларым да театр атналыгында спектакль куялар. Районда уздырыла торган шигырь конкурсында укучым 3 ел рәттән призлы урынга лаек булды.
Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы – мәктәп галәмендә ачылмаган йолдыз-чык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар сүнәчәк.
Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: башка фәннәрдән югары баллар ала алмаган укучыларым 2 ел рәттән район күләмендәге татар теле һәм татар әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призер дигән исемнәргә лаек булдылар.
Педагогик киңәшмәләрдә утырганда үзеңне, укучыңны мактап телгә алалар икән, читенсенеп кенә булса да кош тоткандай сөенәсең. Әле ярый иренмичә эшләгәнмен, дип уйлыйсың. Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә уңышларым укучыларымда чагылыш тапты. Ә бу - минем табышларым.
Укытучы – Китап һәрчак бергә,
Пар канаты кебек бер кошның.
Белем, акыл баш булганда гына
Нигезе нык була тормышның.
Ф.Яруллин.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
Муниципаль белем бирү учреждениесе
Яңа Чүте урта гомумбелем бирү мәктәбе
“Минем методик табышларым” темасына
эссе
Эшләде: Ямалееа Гүзәлия Нуретдин кызы
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2011 нче ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Минем методик табышларым" дигән темага эссе
Бу эссе мием методик табышларым хакында....
"Минем методик табышларым" эссе
"Минем методик табышларым" эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”. Л.Н.Толстой...
Эссе. Минем методик табышларым.
Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....
ЭССЕ. Минем методик табышларым
ЭССЕ. Минем методик табышларым...
Минем методик табышларым. Эссе
Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...
“Минем методик осталыгым” темасына эссе
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...
Эссе .Минем методик табышларым.
Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...