Минем методик табышларым.
методическая разработка по теме

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_metodik_tabyshlarym_esse_igushina_m.v..docx21.48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара мунципаль районы

Село Чура урта гомуми белем  бирү мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының республика күләмендә  үткәрелә торган “Мастер –класс” бәйгесенә

ЭССЕ:

Эссе авторы:   I категорияле

татар теле һәм  әдәбияты

укытучысы  Игушина Марина

Васильевна

Җәйге җылы иртә. Мәктәпкә илтә торган сукмак аша,акрын гына уйга талып, эшкә барышым. Мәктәптә инде укулар тәмамланып килә. Шулчак баш очымда чыр-чу килгән тавышка күтәрелеп карадым. Агач башындагы кечкенә генә оядан әнкәләренең кайтканын күреп, кошчыкның сабыйлары берсеннән-берсе уздырып кычкыралар. Ул да булмады, әнкәләре тапкан табышны кем өлгеррәк һәм әрсезрәк шул күбрәк эләктерде, кыюсызларга азрак эләкте. Әй, кошчык! Тиздән, бик тиздән, балаларың ояларын ташлап, безнең укучылар кебек төрле якка сибелерләр. Мөстәкыйль   тормышка өйрәттеңме дигән фикернең башымнан йөгереп узганын сизми дә калдым. Мин дә бит шушы кош кебек үзем укыткан һәр бала язмышы өчен җаваплы. Иң мөһиме: ничек өйрәтергә, нәрсәгә өйрәтергә? Сәләтсез балалар булмый, ачылмаган талант кына булырга мөмкин, диләр безгә. Өстәвенә бүгенге катлаулы чорда конкурентлыкка сәләтле шәхесләр дә тәрбияләргә тиешбез. Немец психологы  Вильям Штерн (1871-1938)  тикшеренүләре буенча, балаларның 3% ында гына иҗади сәләт үзеннән-үзе формалаша, ә башкаларына исә, рухландыручы, ярдәмче кирәк. Укытучы әнә шул  этәргеч көч була да инде.

         Ирексездән, институтта укыганда, укытучыларымның: “Методиканы белмисез икән, мәктәптә укыта алмыйсыз,”- дигәннәре искә төшә. Аларның мең мәртәбә хаклы икәнлеген беренче дәрескә кереп, сиңа кызыксыну белән карап утырган дистәләгән балаларны күрү һәм аралаша башлау белән генә аңлыйсың икән. Замана алга киткән саен, метод һәм алымнар да күбәя генә бара. Әнә шуларны файдалы итеп ничек кулланырга дип баш ватасың. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәбәт уяту өчен, яңа методик алымнар эзләргә туры килә.

Фән-техника алга киткән саен, балалар үзләренә кирәкле фәннәрне кызыксынып укыйлар. Үз телемне болай да яхшы беләм, татар теле авылдан чыгып китсәң кирәкми дип уйлыйлар алар.

Минемчә, татар теле һәм әдәбият укытучысының иң төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү. Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана.  Кайчакта балаларыбыз чит телдә түгел, үз ана телендә дә дөрес итеп җөмлә төзи белмиләр. Өстәвенә аралаша белү - гомер буена кирәкле осталык. Укучыларымның телдән җавап бирүе, төркемнәрдә эшләгәндә аралашулары, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә. 5-6 нчы сыйныфларда әлеге проблемага игътибар бирүем нәкъ әнә шуның белән аңлатыла да. Тел дәресләрен күбрәк  проблемалы, иҗади эзләнү–тикшеренү рәвешендә үткәрү дә эзсез калмый: укучыларымның кыю фикерләре, үз тормыш позицияләре сиздерә. Бервакытта да укучыларыма әзер кагыйдә бирмим, шулай ук кагыйдә ятлату да мәсьәләне хәл итү юлы дип уйламыйм. Аларны ничек тә уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итәм. Материалны ятлап түгел, аңлап, практик яктан сынап карап кына истә калдыра алуларына күптән инандым инде. Шунлыктан татар теле дәресеме ул, әдәбиятмы укучыларымның әйткән сүзләренә дәлилләр таптырам. Бу исә, укучының алган белемнәрен системага салырга, аларны практик рәвештә кулланырга ярдәм итә. Аралашу, бәхәсләшү, бер-беренә билге кую кебек эш алымнары аша үсешкә ирешәбез.

Аралаша белүнең төп шарты – бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү. Бүгенге баланы компьютер каршыннан аерып ничек китап укытырга?  Телевизор экраннары аларга шул китапларны алыштырды, компьютер уеннары баланың бөтен буш вакытын йотып бара. Ә сәнгать, музыка, классик әдәбият? Алар бүгенге чор вундеркиндлары өчен, ничектер, икенче пландагы әйберләр булып калалар. Бүген мине иң борчыган мәсьәлә әнә шул. Заманча технологияләр кулланабыз, ләкин аларның бала күңеленә, үсешенә  нинди тәэсир ясавы хакында эш узгач, нәтиҗәләрне күргәч кенә беләбез. Әйе, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп уздыру өчен, информацион һәм компьютер технологияләрен куллану бик кирәк. Бу – бердән, баланың кызыксынуын үстерүче бер ысул булса, икенчедән, материалны истә калдыру, дәресне икенче төрле итеп уздыруның бер чарасы. Ләкин тулысынча компьютер технологияләренә генә нигезләнеп эшләү дә гел уңай нәтиҗә генә бирми. Бала, әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак. Бүген исә, сыйныфтагы берничә бала гына ихластан М.Мәһдиев, Ә.Еники әсәрләрен укый, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ен караганда, сиздерми генә күз яшьләрен сөртеп ала.  

Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәгә ирешеп булмаячак.  Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, фәнгә мәхәббәт уятырга мөмкин. Укучыларның материалны үзләштерү дәрәҗәсе төрлечә: берсе теоретик материалны җиңел үзләштерсә, икенчесенә практик күнекмәләр кирәк. Бер баламның язуы начар, орфографиясе дә көчле түгел, ләкин ул иң четерекле сорауларга да дөрес җавап таба, ә икенчесе  әкрен уйлый, ләкин пөхтәлектә, төгәллектә аңа тиңнәр юк.

Урта сыйныфларда уен-дәрес, практикум-дәресләр отышлы булса, югары сыйныфлар дискуссия үткәрүне, конференция, семинарларны күбрәк ошаталар. Кайчакта балаларга карап утырам да, гел начар билге алучы укучымның тормышта беркайчан югалып калмаячагына ышанам. Аңа үзен шәхес итеп тойдыру, ул да аерым эшне башкалардан остарак итеп башкара белүенә төшендерү – минем төп максатым. Бала үз-үзендә ышаныч тапсын, шул вакытта ул үсешкә ирешәчәк!

Укытучының укучысы үзеннән яхшырак булырга тиеш, диләр. Минем укучыларым арасында да нәкъ менә мин сайлаган һөнәр буенча китүчеләр булуы минем үз фәнемә мәхәббәт  тәрбияли алуым хакында сөйли. Һичшиксез, агачта ике бертөрле яфрак булмаган кебек, укучыларымның да һәрберсенең үз язмышы. Ләкин әнә шул язмыш сукмагыннан атлап киткәнчегә кадәр, ныклы нигез – фундамент  булдыру кирәк. Ә яхшы, нык нигезле йорт беркайчан  җимерелмәгән кебек, шәхес булып формалашкан баланың да үзенең ачык билгеләнгән юлы бар, ул аннан замана никадәр усал булмасын тайпылмаска тырышачак. Укучыларның иҗади эшчәнлеге өстендә эшләү шуңа әһәмиятле дә инде. Татар халык мәкалендә дә : “Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп иҗади эшли белү сәләте кыйммәт”,- диелә. Бала үзенең мөмкинлекләрен алдан ук белеп торсын. Дөрес язуның нинди әһәмияте бар, нигә безнең апа әсәр геройларының характерларын таптыра, нишләп ул әллә кайчангы әсәрне бүгенге тормыш белән бәйли кебек сорауларны алар тиздән аңлаячак. Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәсе бирү – кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч икәнлеген онытырга ярамый. Бүген исә, бу - аеруча мөһим мәсьәлә.

Шундый вакыйга исемә төште. Яңа ел кичәсендә мәктәпне моннан 3 ел элек тәмамлап, сәнгать училищесына укырга кергән укучым йөгереп килде дә: “Апа, мең рәхмәт сезгә! Сезнең барлык өйрәткәннәрегез дә нык ярдәм итте. Кочып бер рәхмәт әйтим әле үзегезгә”,- диюгә, минем тамак төбемә төер утырды. Ә бит бу - фәнне уртача үзләштергән укучы.  Тормышта үз юлын дөрес тапкан! Укытучы хезмәтенә моннан да зур бәя була аламы икән?!

Кошчыкның балалары канат чыгарып, очарга өйрәнеп, беркөн әниләрен ташлап китәрләр. Озак та үтмәс, һәрберсе, үз юлын табып, табигатькә  файда китерерләр. Минем укучыларым да, җәмгыяткә файдалы шәхесләр булып, заман җилләренә бирешми, һәрберсе үз юлын тапса иде.

Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...