ЭССЕ. Минем методик табышларым
материал по теме

Кашапова Фирүзә Фәнил кызы

ЭССЕ. Минем методик табышларым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master_-_klass._esse.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы эше бик авыр. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык,

 балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә.

Мөгаллим ул – белем таратучы, ул изге кешеләр рәтендә. Заман күзлегеннән кара-ганда, татар теле укытучысы – сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – милләт-не таркалудан, тузгытудан саклап торучы, милләтнең киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак.Укучыларның дөньясын яктыртучы, акылын үстерүче рольне югалтмау – безнең төп бурычыбыз.

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны ярата һәм хөрмәт итә, аларның бөтен яхшы якларын күрә  белә. Ул – сизгер җанлы, бөтен нәрсәне аңлаучы  табигый  кеше.  Һәрвакыт вакыйгаларның  үзәгендә  кайный. Мин  башлангыч сыйныфта укыганда ук укытучы булырга хыялландым. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тә-мамлап, дипломлы башлангыч сыйныфлар укытучысы булдым. Язмыш диген... Үзем укыган мәктәптә татар теле һәм әдәбияты  фәнен укыта, үземне укыткан укытучы-педагоглар белән бер коллективта  эшли башладым.

Тәүге эшләгән елларымда “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип беренче дәрес бирүләрем хәтеремдә... Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җавап-лылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгән-мендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам... «Әни булмый торып, әни кадерен белеп булмый», - ди татар халкы. Аз гына   үзгәртеп, мин болай дип әйтер идем: «Үзең укытучы булмый торып, укытучы кадерен төптән аңлап булмый.»

         Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне бар. Дөресе шулай. Ул бетмәс - төкәнмәс дәфтәрләр, озын - озак педсоветлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, тиктормас, тыңлаусыз малайлар, таләпчән әти-әниләр, БРИ лар, конкурслар,  инде килеп игътибарга сусаган үз балаларым!

     Мәктәп ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!

          Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юл-ларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм  генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәл-дән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.
  Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рә-семлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабат-ларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә тема-ны аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын  аңлатканда төрле алымнар кулланырга ки-рәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес – дис-куссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни бу-ларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Бу татар теле һәм әдәбияты укы-тучыларына гына кагылмый. Бүтән фән укытучыларына да бу проблемага йөз белән боры-лырга кирәк.

     Өйдә күнегү эшләгәндә дә дәреслектәге биремне барлык балалар да тиешле дәрәҗәдә аңлап эшли алмый. Шул күнегүне укучыларның мөмкинлекләрен искә алып әллә нәрсәләр эшләтергә мөмкин. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта өй эше итеп күнегү бирәм. Анда “Күчереп языгыз, сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез” дигән бирем үтәргә кирәк. Сыйныфта утыручы  балаларның белем дәрәҗәсе төрле. Кемгәдер күчереп язу да авырлык белән генә бирелә, сыйфатларның дәрәҗәсен дә кагыйдәгә нигезләнеп кенә таба ала. Ә зиһенлерәк ба-лага бу бирем чүп кенә тоела. Шуңа да инде укытучы дәреслек биремен балаларның мөм-кинлекләренә карап үзгәртергә хаклы. Бала грамоталы яза, сыйфат дәрәҗәләрен билгели белә икән, аның өчен биремне катлауландыру кирәк. Мәсәлән, күнегүдә очраган сыйфат-ларны төрле дәрәҗәләрдә кулланып үзе җөмләләр, я булмаса хикәя төзеп карарга тәкъдим итәргә була. Бары тик укытучыга фантазиясен генә эшкә җигәсе кала.

   Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.   Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм.  “Син бит булдырасың, балам!”,- диюгә балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә.

     Минем уйлавымча, укытучы  укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен.

     Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч.

     Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән,  ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

   Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.

   Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли - эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

Бүген мәктәптә урта буын кешеләре генә эшли. Яшьләр бер - ике елдан артык тоткар-ланмый  - хезмәт хакы күбрәк түләнә торган, җаваплылык азрак булган эш урыннары эзләп китә. Укытучы исемен зур хәреф белән язарлык Укытучы булып калыр өчен безне дөнья мәшәкатьләре басмаска тиеш,  дип  саныйм мин.

Әйе, укытучы хезмәтенә тугрылыклы калучылар көннән- көн кими. Ә фидакарь укы-тучы үзенең яраткан эшенә вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмый. Сабыр һәм хыялый кешеләр бит без! Киләчәктә дә мәктәп һәм балаларга булган мәхәббәтем суына курмәсен. Тырышлыкларым даими, ә өметсезлеккә төшкән көннәрем вакытлыча гына булсын иде.

И ходаем, миңа син гадилек һәм тирәнлек бир; минем көндәлек дәресләремне катлау-лы һәм мәгънәсез булудан сакла! Ә иртәләрен мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мине үз күкрәгемдә саркыган күңелсезлекләремне күрми торырга өйрәт! Эш өстәлем янына килеп утырып, ноутбукны ачу  белән, мин үземнең вак-төяк мәшәкатьләремне һәм бетмәс - төкәнмәс моң - зарларымны онытып торсам иде...

Мин уземнең таш мәктәбемә җан җылымны өрә алсам иде. Янып - көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым аның проектор, интерактив такта һәм башка заманча мультимедиа чаралары белән тәэмин ителгән класс бүлмәләрен һәм балалар тавышыннан шаулап – гөрләп торган коридорларын җылытып торсын иде. Ә минем саф йөрәгем һәм изге теләкләрем ышанычлы терәккә һәм алтыннан да кыйммәтрәк рухи сафлыкка әверелсен иде!

                   

                       

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

СӘПӘЙ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

ЭССЕ:

“МИНЕМ МЕТОДИК ТАБЫШЛАРЫМ”

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

КАШАПОВА ФИРҮЗӘ ФӘНИЛ КЫЗЫНЫҢ ЭШЕ

                                                     

2012 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...

Эссе" Минем методик табышларым"

Эссе "Минем методик табышларым"....

Эссе. Минем методик табышларым

Эссе. Минем методик табышларым...

ЭССЕ: "Минем методик табышларым"

Эссе: "Минем методик табышларым"....

Эссе "Минем методик табышларым"

Минем методик  табышларым. Эссе....

Эссе Минем методик табышларым 2019.

Эссе. Минем методик табышларым. Андреева Миләүшә Рәшит кызы...