Минем методик табышларым. Эссе
статья по теме

Тинбакова Римма Варисовна

          Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлегенең зур бәхет икәнлеген аңлау шунда өндәде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_metodik_tabyshlarymesse_tinbakova.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                              Тинбакова Римма Варис кызы,                          

                                                                                            Азнакай шәһәре 3 нче муниципаль

                                                                                            гомуми урта  белем бирү мәктәбенең    

                                                                                            икенче категорияле

                                                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Минем методик табышларым

Эссе

          МәктәпКечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлегенең зур бәхет икәнлеген аңлау шунда өндәде.

         Мәктәпне тәмамлагач, төрле якка алып баручы юллар чатында калдым: журналист булыргамы, рәссам һөнәрен үзләштерергәме, әллә тәрбияче булып китәргәме? Бу һөнәрләрнең һәрберсе мине кызыксындыра иде. Рәсемгә дә, сүзгә дә осталыгым бар, балаларны да яратам. Кем булырга?..

          Укытучы булып,  мәктәпкә кайтып эшли башлагач, таң калдым: бу һөнәр - минем өчен зур табыш. Мине кызыксындырган  һөнәрләрнең барын да үзендә туплаган икән ул – укытучы һөнәре!

         Унбиш ел инде мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Шушы дәвердә бу һөнәрнең никадәр үзенчәлекле, иҗади  булуына ничә тапкыр инандым. Никадәр мөмкинлекләр ача ул!

         Мин – укытучы! Һәр яңа дәресем балалар өчен яңа ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга, аларны иҗатка этәрергә тиеш. Мәктәп – иҗат мастерское бит ул.

        Заман үзгәрү белән укыту системасында да үзгәрешләр туа тора. Заман яңа таләпләр куя, яңа технологияләр килә. Мин дә - яңа заман кешесе, димәк, мин дә заман белән бергә атларга тиеш.

         Укытуның яңа технологияләрен кулланып эшләү – минем өчен зур табыш булды. Яңа технологияләр, дигәч, аны күпләр интерактив такта, компьютер кулланып эшләү дип кенә карый. Дәресләрен гел шулар ярдәмендә генә коручылар да бар. Мин яңа технологияне бүтәнчәрәк күз алдына китерәм. Әйе, биредә компьютер да, интерактив такта да, интернет та бар. Тик алар, күбрәк, куллану җиһазына карыйдыр кебек. Мин аларны, мөмкинлек булганда, рәхәтләнеп файдаланам. Бу – табыш кына түгел, ә заман таләбе. Алардан тыш, укытучы һәм укучы арасында булган яңача мөнәсәбәтләр дә, укучыга укытучы тарафыннан булган яңача караш та, укыту эшчәнлеген яңача, башкача оештыру да яңа технологиягә керә. Мәсәлән, мин укучыга белемне әзер килеш җиткермим. Ул аны үзе табарга һәм үзләштерергә өйрәнергә тиеш. Моның өчен дәресләрдә тема проблема буларак куела, ягъни мәсьәлә чишү рәвешендә бирелә. Укучы уйлана, фикерли, анализлый, логик бәйләнеш нигезендә теманы ача, кагыйдәсен дә чыгарырга мөмкин.

        Укучыны эзләнергә, теге яки бу чыганаклардан белем үзләштерергә өйрәтү методы да – зур табыш. Баксаң, бүгенге көн укучылары үзлектән генә эзләнә, уйлый, фикерли, сөйли белми икән. Алар укытучы биргән белемне генә йотып утырган (!), белем бирү процессы берьяклы гына барган, ягъни укытучы сөйли, укучы тыңлый (ләкин аңлыймы?). Фикерләмәгәч, уйланмагач, ул теманы ничек кайтарып сөйли белсен? Заман укучысы хәзер бүтән. Белем бирү процессында ул да катнашырга тиеш, ягъни белем бирү белем  алу белән алмашынырга тиеш. Шунлыктан мин укучыларны үзлектән эзләнергә, табарга, исбат итәргә өйрәтәм. Белем алу процессында үзенең роле зур булуын сизгән бала өчен бу - кызыклы. Мәсәлән, язучының тормыш юлын өйрәнгәндә, ул, материал табып, өйрәнеп кенә килми, ә презентация ясарга, язучы турында яңа мәгълүмат табарга мөмкин.

       Зур табышым – фәнни-тикшеренү методы. Алда сөйләнгәннәр дә шуңа карый, әлбәттә. Әмма тирәнтен тикшеренү эшен һәр укучы да булдыра алмый. Сәләтле балалар белән эшләү өчен әлеге метод кулай. Теге яки бу тема буенча мәгълүматлар аз булганда, яки конкрет бер темага фәнни эш язарга кирәк вакытта, укучыга фәнни-тикшеренү эше йөкләнә, төрле чыганакларга мөрәҗәгать итү юллары өйрәтелә. Укучы эзләнә, таба, системага сала, үз фикерен булдыра һәм үзлектән фәнни эш башкара. Укытучы бары тик процесс белән идарә генә итә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге бала күңелендә иҗади бурычларны хәл итәрдәй көч барлыгын тою мөмкинлеген бирә. Узган ел бер укучым “Кече туган ягым” республика экологик конкурсында “Районыбызның табигать һәйкәлләре” дигән эше белән районда беренче урын алды һәм республика турына җибәрелергә тиеш дип табылды. Бу – укучының үзе өчен зур эш, минем өчен шатлык, эшемнең нәтиҗәсен күрү шатлыгы..

      Эшләү методларымның тагын берсе – кроссвордлар. Кроссворд чишү -җиңел эш. Ә аны төзү – авыр, катлаулы; укучыдан тырышлык һәм эзләнү сорый. Сүз төркемнәрен, кош-корт, җәнлек, агач исемнәрен өйрәнгәндә укучылар кроссвордларны бик рәхәтләнеп төзиләр. Аларны төзегәндә табышмаклар куллану тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән бәйли. Әлеге кроссвордларны халык авыз иҗаты әсәрләрен үткәндә куллану яхшы нәтиҗә бирә. Укучыларым төзегән кроссворд һәм ребуслар “Көмеш кыңгырау” һәм

“Сабантуй” гәҗитләрендә басылып чыкты.

        Конкурс-дәресләр – зур методик табышым. Мондый дәресләрне рус төркемнәрендә үткәрәм. Сыйныф укучылары командаларга бүленә (командалар һәрвакыт төрлечә), диалоглар төзегәндә, сорауларга җавап биргәндә һәр команданың эшенә бәя бирелә, бер укучы да читтә калмый, һәрберсе эш белән мәшгуль. Төркемләп эш методы да шушы. Табышмаклар темасын конкурс-дәрес формасында үткәрү укучыларның зирәклеген һәм тапкырлыгын арттыра, аларның сүзлек запасын баета һәм ныгыта. Укучылар үзләре дә табышмаклар төзергә өйрәнәләр.      

        Яраткан эш алымым – рәсемнәр һәм фотографияләр куллану. Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, аны укучыларга аңлатканда, такта тутырып, рәсем ясап куям, укучылардан сөйләтәм. Алдагы бүлекнең эчтәлеге буенча өйгә рәсем ясарга бирәм. Бу эшнең нәтиҗәсе бик зур, минемчә. Беренчедән, рәсем ясар алдыннан бала эчтәлекне тагын бер кат карап чыга, күз алдына китерә, ясый (димәк, иҗат итә!). Икенчедән, дәрестә үз рәсеменә аңлатма бирә, сөйләмен үстерә. Өченчедән, рәсем ясау процессында баланың эстетик зәвыгы үсә. Өйрәнгән әсәрне инде укучы, әлбәттә,  онытмаячак, хәтерендә саклаячак. Укучымның  шундый бер эше район конкурсында призлы урын алуы, «Яз галәмәтләре» исемле рәсеме «Күңеле белəн гүзəл җирем» республика  җыентыгында  басылып чыгуы алдагы эшемә илһам, дәрт бирә.

      Фотографияләр куллану – үзем дә көтмәгәндә, чын-чынлап табыш булды. “Минем кече Ватаным” конкурсына туган ягыбыз сурәтләнгән фотолар кирәк иде. Фотолар да эшләнде, конкурс та үтте. Ә ачыш калды. Укучыларга җәйгә эш бирәм: кая гына барсалар да, матур табигать почмагымы, истәлекле урыннармы – барын да төшерергә тиешләр. Фотографияләр - туган як матурлыгына мәхәббәт уятуда көчле корал. Бала матурлыкны күрергә өйрәнә, аны җаны аша үткәрә, аңа соклана, туган як матурлыгын сурәтләп, шигырь яки хикәя язарга мөмкин. Күңелендә булган хисләрне кәгазьгә күчерә, матур сүзләр уйлый, сынландыру, чагыштыру алымнарын кулланып карый. Шул рәвешчә, тел осталыгы формалаша. Туган җир гүзәллеген сөюче бала бозыклыклар эшли алмый. Мондый методик алымнарның тәрбияви әһәмияте әнә шунда.

       Яратып куллана торган эш алымнарының тагын берсе – перфокарталар. Алар инде яңалык түгел, ләкин минем өчен, укучыларның белемен тикшерүдә, ныгытуда уңайлы, укучылар өчен – кызыклы алым. Перфограммалар гади ( “әйе,юк” җаваплары белән) һәм катлаулы булырга мөмкин (сыйфат дәрәҗәләре, фигыль төркемчәләрен, җөмлә төрләрен һ.б. өйрәнгәндә бик уңай).

        Һәр яңалык – онытылган искелек, диләр бит. Нинди генә яңа технологияләр кулланырга өйрәнмик, бер нәрсә үзгәрешсез кала бирә. Ул – укытучы сүзе. Дирижёр таягыдай, нәкъ менә укытучы  белем алу процессы белән идарә итә. Укытучы сүзе генә баланы уйланырга, ачыш ясарга, сокланырга, нәфрәт хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Укытучы сүзе генә баланың җанына үтеп керергә, дөньяга үзенчәлекле караш формалаштырырга мөмкин. Укытучы сүзе – көчле корал. Бу – минем янә бер ачышым.

        Укытучы эше – үтә җаваплы эш. Укучы ачыш ясарга, фәнни тикшеренергә, эзләнергә һәм белемне үзлектән табарга өйрәнә икән, ул бүгенге тормышка әзер дигән сүз. Димәк, мин, аның укытучысы, заман таләбен үтим...

        Мәктәп... Мин мәктәпсез бер көн дә тора алмамдыр төсле. Шимбә җитсә, атна башын көтә башлыйм. Нинди яңа табышлар китерер яңа көннәр?!

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...

Эссе" Минем методик табышларым"

Эссе "Минем методик табышларым"....