Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"
статья по теме

Гимадиева Гульчачак Исмагиловна

 

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.

      Җыелышның бурычлары:  

  • Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр белән тикшерү;

-   Ата – аналар белән берлектә “ Баланы җәзага тарту кирәкме?”

          дигән сорауга җавап эзләү,

     -   Ата-аналарны баланы җәзага тарту иң соңгы чиктә кулланыла торган      чара икәнлегенә инандыру.

     -   Мәктәп, ата-ана һәм бала арасында җылы мөнәсәбәт булдыру.

      Үткәрү формасы: ата – аналарга педагогик тренинг. 

      Җиһазлау:  әти-әниләргә анкета сораулары, ситуацияләр; тарату өчен киңәшләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master_klass_gaildge_monsbtlr.doc108 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Ата-аналар җыелышы өчен мастер класс

Сатмыш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме   укытучысы    Гимадиева      Гөлчәчәк Исмәгыйль    кызының    эш     тәҗрибәсеннән

 Ноябрь - 2011

             

     Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.

      Җыелышның бурычлары:  

  1. Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр белән тикшерү;

-        Ата – аналар белән берлектә “ Баланы җәзага тарту кирәкме?”

          дигән сорауга җавап эзләү,

     -   Ата-аналарны баланы җәзага тарту иң соңгы чиктә кулланыла торган      чара икәнлегенә инандыру.

     -   Мәктәп, ата-ана һәм бала арасында җылы мөнәсәбәт булдыру.

      Үткәрү формасы: ата – аналарга педагогик тренинг. 

      Җиһазлау:  әти-әниләргә анкета сораулары, ситуацияләр; тарату өчен киңәшләр.

Җыелыш барышы.

         I . Класс җитәкчесенең оештыру сүзе.

     Исәнмесез кадерле әти-әниләр, хөрмәтле кунаклар! Без сезнең белән бүген “Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү” дигән темага сөйләшербез.

Бу җыелышта тема белән бәйле ситуацияләрне, килеп чыккан хәлләрне чишеп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы  тәрбияләгәндә еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр.

Минемчә, һәр ата-ананы үз баласының язмышы, киләчәге борчыйдыр. Һәр ата-ана баласына бәхет тели, картлык көнендә аның таяныч булырына өметләнә. Балалар – безнең тормышыбыз чәчәкләре. Бары тик дөрес тәрбия биргәндә генә без бу чәчәкләрнең татлы җимешләрен татый алачакбыз, ә начар тәрбия бу чәчәкләрнең ачы җимешләрен татырга мәҗбүр итәчәк.

    Бүгенге җыелышта ата-аналар һәм укытучыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе: “Балага җәза бирү кирәкме?” – дигән сорауга җавап эзләрбез.

    Җәза бирү – барлык төр тәрбияви алымнар кулланып та уңай нәтиҗәләргә ирешмәү сәбәпле, иң соңгы чиктә кулланыла торган чара.

Ә хәзер сезнең белән гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында анкета үткәреп алабыз.

Анкета № 1

Әти-әни өчен анкета

Җаваплар “әйе”, “өлешчә (кайчагында)”, “юк”

1. Гаиләдә бала белән бер-берегезне аңлау бар дип саныйсызмы?

2. Балагыз сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәме, үзенең шәхси эшләре турында сезнең белән киңәшәме?

3. Сезнең эшегез турында кызыксынамы?

4. Аның дусларын беләсезме?

5. Балагыз өй эшләрендә катнашамы?

6. Дәрес хәзерләвен даими тикшерәсезме?

7. Балагыз белән уртак шөгыльләрегез, мавыгуларыгыз бармы?

8. Гаилә бәйрәмнәрен үткәрүдә катнашамы?

9. Үзенең бәйрәмнәрен сездән башка гына үткәрәсе киләме?

10.Укыган китап, газеталарыгыз турында балагыз белән фикер алышасызмы?

11. Ә телевизион тапшырулар, фильмнар турында?

12.Балагыз белән бергә ял итү урыннарында (клубта, походта һ.б.) буласызмы?

13. Балагыз белән бергә ял итүне хуплыйсызмы?

Һәр “әйе” җавабы өчен – 2 балл

“кайчагында”, “өлешчә” – 1 балл

“юк” – 0 балл

20 дән артыграк балл – балагыз белән мөнәсәбәтләрегезне яхшы дип санарга мөмкин.

10 нан 20 гә кадәр балл – мөнәсәбәтләрегез канәгатьләнерлек дип санарга мөмкин.

10 нан кимрәк балл – балагыз белән контакт җитәрлек түгел. Мөнәсәбәтләрне җайлауда тиз арада чаралар күрергә кирәк.

          II.  Педагогик тренинг. (Алдан проблема буенча педагогик ситуацияләр әзерләү.) Туган педагогик ситуацияне тикшерү, әти - әниләрнең фикерләрен уртаклашу (группада эш. Әти-әниләргә ситуацияләр таратыла, алар шулардан чыгу юлын табарга тиешләр).

      1 нче ситуация. Ел азагын яхшы билгеләргә бетергәне өчен, 9 нчы класста укучы кызны мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа бүләк бирергә дип озак кына уйлады. Һәм алар җәйге фотолар өчен альбом белән уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бүләкне алгач, кызның күңеле төште: “Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз, дип уйлаган идем! Менә Ләйләгә әниләре компьютер алганнар!”

      2 нче ситуация. Бер әни икенчесенә: “Без үзебезнең балага начар укыганы өчен җәза бирәбез, ә ул 5 минутта дәресләрен эшләп бетерә дә урамга уйнарга йөгерә. Кич җиткәч, кайтып керү белән аның эшләгән өй эшләрен тикшерәбез, ә ул аяк өсте йоклый башлый. Икенче көнне – тагын “2”ле.”.

      3 нче ситуация. Бер малайны һәр хатасы өчен дә почмакка бастырганнар. Ә бервакыт, ул үзенең әнисенә: “Тагын бер тапкыр почмакка бастырасың икән, мин әбиләргә китәм. Мин сезнең белән бүтән яшәмим”, - ди.

      4 нче ситуация. Гаиләдә кечкенә бала туа. 3 нче класста укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә. Тик торганнан еларга тотына, әти-әнисенә һәм кечкенәгә ярсулы була башлый. Бервакыт әнисе бу өлкән балага сеңлесен карарга куша, ә ул каршы төшеп: “Мин нянка булып ялланмадым”, ди. Әниләре аптырашта калдылар һәм җәза бирделәр.

      5 нче ситуация. Бер гаилә атна азагында баланың уку нәтиҗәсен караган. Әгәр дә нәтиҗә яхшы икән, әти-әнисе фикере буенча – бу яхшы, һәм бала кесә акчасы кебек мактау ала. Әгәр дә нәтиҗә начар икән, ул чагында әти - әниләр балага өйдә, бакчада эш куша: тулы уборка, бакчада су сибү һ.б. эш табылып тора, нәтиҗәдә бала җәза төре буларак, эштән качарга тырышып яхшы укырга тырыша.

  1. нчы ситуация. Балагыз төнге сәгать икедә кайта. Сезнең “Кайда йөрдең?”- дигән соравыгызга ул: “Кайчан телим, шунда кайтам”-, дип җавап бирә.Сез бу очракта нәрсә эшләр идегез?

7  нче ситуация. Балага иң уңай тәэсир итәрлек үрнәк киңәшне кем бирергә тиеш?

8 нче ситуация. Кызыгыз озын толымнарын кистереп, модалы итеп чәчен кистергән. Сез моңа нинди мөнәсәбәт белдерер идегез?

   III.  Укытучы сөйләме.

Ата – аналар көндәлегенә.

      Кайбер ата-аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары. Әти-әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

      Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

      Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул  чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер, битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас.

      Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер, ялгыш сүз әйтермен дип курка башлыячак.

      Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

Әти - әниләргә киңәшләр.

1 нче киңәш. Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?

* Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер;

*Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз,...;

* Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;

* “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли;

2 нче киңәш. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

      * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

      * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз.

      * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

      * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

3 нче киңәш. Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

      * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

      * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

      * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

      * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

     IV. Җыелышны йомгаклау.

      Җыелыш азагында ата – аналар үзләренең фикерләрен әйтәләр (нинди яңалык алулары турында). Җыелышка бәяләмә язалар.

            Хөрмәтле әти-әни!

Җыелыш турында сезнең фикерләрегез________________________________

  1. Балаларыгыз белән сыйныфта нинди темаларга багышланган әңгәмәләр үтүен телисез?
  2. Сыйныф коллективында нинди кичәләр оештырылуын телисез?
  3. Кайсы фән дәресләрендә кунак булып катнашыр идегез?
  4. Бала тәрбияләүдә нинди проблемалар туа?
  5. Ата-аналар җыелышының нинди темаларга багышлануын телисез?

        Хөрмәтле, әти-әниләр! Безнең киләчәгебезнең тыныч булуы нинди балалар үстерүебезгә, аларның бәхетле булуына бәйле. Тормыш чәчәкләребез – балаларыбызны кырыс җилләрдән саклыйк. Бу чәчәкләргә бары тик шифалы сулар гына сибик. Иң мөһим сыйфатка – бала белән үзара аралашуга ирешү өчен бөтен осталык – тырышлыгыбызны куйыйк.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Анкета № 1

Әти-әни өчен анкета

Җаваплар “әйе”, “өлешчә (кайчагында)”, “юк”

1. Гаиләдә бала белән бер-берегезне аңлау бар дип саныйсызмы?

2. Балагыз сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәме, үзенең шәхси эшләре турында сезнең белән киңәшәме?

3. Сезнең эшегез турында кызыксынамы?

4. Аның дусларын беләсезме?

5. Балагыз өй эшләрендә катнашамы?

6. Дәрес хәзерләвен даими тикшерәсезме?

7. Балагыз белән уртак шөгыльләрегез, мавыгуларыгыз бармы?

8. Гаилә бәйрәмнәрен үткәрүдә катнашамы?

9. Үзенең бәйрәмнәрен сездән башка гына үткәрәсе киләме?

10.Укыган китап, газеталарыгыз турында балагыз белән фикер алышасызмы?

11. Ә телевизион тапшырулар, фильмнар турында?

12. Балагыз белән бергә ял итү урыннарында (клубта, походта һ.б.) буласызмы?

13. Балагыз белән бергә ял итүне хуплыйсызмы?

Һәр “әйе” җавабы өчен – 2 балл

“кайчагында”, “өлешчә” – 1 балл

“юк” – 0 балл

Анкета № 1

Әти-әни өчен анкета

Җаваплар “әйе”, “өлешчә (кайчагында)”, “юк”

1. Гаиләдә бала белән бер-берегезне аңлау бар дип саныйсызмы?

2. Балагыз сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәме, үзенең шәхси эшләре турында сезнең белән киңәшәме?

3. Сезнең эшегез турында кызыксынамы?

4. Аның дусларын беләсезме?

5. Балагыз өй эшләрендә катнашамы?

6. Дәрес хәзерләвен даими тикшерәсезме?

7. Балагыз белән уртак шөгыльләрегез, мавыгуларыгыз бармы?

8. Гаилә бәйрәмнәрен үткәрүдә катнашамы?

9. Үзенең бәйрәмнәрен сездән башка гына үткәрәсе киләме?

10.Укыган китап, газеталарыгыз турында балагыз белән фикер алышасызмы?

11. Ә телевизион тапшырулар, фильмнар турында?

12. Балагыз белән бергә ял итү урыннарында (клубта, походта һ.б.) буласызмы?

13. Балагыз белән бергә ял итүне хуплыйсызмы?

Һәр “әйе” җавабы өчен – 2 балл

“кайчагында”, “өлешчә” – 1 балл

“юк” – 0 балл

1 нче ситуация. Ел азагын яхшы билгеләргә бетергәне өчен, 9 нчы класста укучы кызны мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа бүләк бирергә дип озак кына уйлады. Һәм алар җәйге фотолар өчен альбом белән уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бүләкне алгач, кызның күңеле төште: “Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз, дип уйлаган идем! Менә Ләйләгә әниләре компьютер алганнар!”

      2 нче ситуация. Бер әни икенчесенә: “Без үзебезнең балага начар укыганы өчен җәза бирәбез, ә ул 5 минутта дәресләрен эшләп бетерә дә урамга уйнарга йөгерә. Кич җиткәч, кайтып керү белән аның эшләгән өй эшләрен тикшерәбез, ә ул аяк өсте йоклый башлый. Икенче көнне – тагын “2”ле.”.

      3 нче ситуация. Бер малайны һәр хатасы өчен дә почмакка бастырганнар. Ә бервакыт, ул үзенең әнисенә: “Тагын бер тапкыр почмакка бастырасың икән, мин әбиләргә китәм. Мин сезнең белән бүтән яшәмим”, - ди.

      4 нче ситуация. Гаиләдә кечкенә бала туа. 3 нче класста укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә. Тик торганнан еларга тотына, әти-әнисенә һәм кечкенәгә ярсулы була башлый. Бервакыт әнисе бу өлкән балага сеңлесен карарга куша, ә ул каршы төшеп: “Мин нянка булып ялланмадым”, ди. Әниләре аптырашта калдылар һәм җәза бирделәр.

      5 нче ситуация. Бер гаилә атна азагында баланың уку нәтиҗәсен караган. Әгәр дә нәтиҗә яхшы икән, әти-әнисе фикере буенча – бу яхшы, һәм бала кесә акчасы кебек мактау ала. Әгәр дә нәтиҗә начар икән, ул чагында әти - әниләр балага өйдә, бакчада эш куша: тулы уборка, бакчада су сибү һ.б. эш табылып тора, нәтиҗәдә бала җәза төре буларак, эштән качарга тырышып яхшы укырга тырыша.

  1. нчы ситуация. Балагыз төнге сәгать икедә кайта. Сезнең “Кайда йөрдең?”- дигән соравыгызга ул: “Кайчан телим, шунда кайтам”-, дип җавап бирә.Сез бу очракта нәрсә эшләр идегез?

7 нче ситуация.  Балага иң уңай тәэсир итәрлек үрнәк киңәшне кем бирергә тиеш?

8 нче ситуация. Кызыгыз озын толымнарын кистереп, модалы итеп чәчен кистергән. Сез моңа нинди мөнәсәбәт белдерер идегез?

Әти - әниләргә киңәшләр

           1 нче киңәш. Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?

* Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер;

*Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз,...;

* Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;

* “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли;

* Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүен булдырыгыз.

            2 нче киңәш. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

      * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

      * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

      * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

      * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

            3 нче киңәш. Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

      * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

      * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

      * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

* Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

                                                       

Җыелышка бәяләмә

            Хөрмәтле әти-әни!

Җыелыш турында сезнең фикерләрегез ________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

        

Сыйныфның тәрбия эшләрен планлаштыруда Сезнең фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне көтеп калам. Җавап бирүегезне үтенәм.

Балаларыгыз белән сыйныфта нинди темаларга багышланган әңгәмәләр үтүен телисез?______________________________________________________

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Сыйныф коллективында нинди кичәләр оештырылуын телисез?_________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Кайсы фән дәресләрендә кунак булып катнашыр идегез?_______________

______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Бала тәрбияләүдә нинди проблемалар туа?___________________________

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Ата-аналар җыелышының нинди темаларга багышлануын телисез?______

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Җаваплпарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс: "Ты сам-мастер декоративно-прикладного искусства."

Творческий проект: " Тыс ам - мастер декоративно- прикладного искусства",  задуман как коллективная реализация в конкретном материале наиболее удачного из замыслов и разработок эскизов для работы...

"Прощение и вечный приют". Урок-размышление о судьбе мастера в финале романа М.Булгакова "Мастер и Маргарита" в 11 классе

Урок - обобщение по роману М.Булгакова "Мастер и Маргарита". На уроке формируются следующие навыки: умение работать в группе, самостоятельно формулировать проблему и гипотезу, аргументировать свою точ...

Мастер-класс по теме Построение графиков функций с помощью Мастера диаграмм

Тема: Построение графиков функций с помощью Мастера ДиаграммЦель: Формирование навыков построения графиков с помощью Мастера диаграмм, расширение представления о возможностях электронной таблицы...

Мастер и Маргарита (по роману М. Булгакова «Мастер и Маргарита»).

Цель урока: Выяснить с учащимися главную идею романа; на основе поступков уметь давать оценку героям, выражать свое отношение к ним; на материале романа способствовать воспитанию у учащихся...

Мастер-класс «Глиняных дел мастера»

Мастер-класс«Глиняных дел мастера»...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...