Исем кушу йоласы
материал
Предварительный просмотр:
Исемең матур кемнәр куйган?
Бәбигә исем кушу йоласы.
Сәхнә авыл өе күренеше итеп, милли татар чигүләре белән бизәлгән. Уртада өстәл, уң якта бала бишеге эленеп тора.
Әни сабый баласын тотып бишек җырын җырлый.
“Бишек җыры”
Әлфия М. 1 нче дәү әни: И гомернең үтүләре... Әле кайчан гына бу бишектә улыбыз тирбәлә иде. Инде үзе әти булды. Син эшләгән шушы бишектә бүген оныгыбыз йоклый.
Ильяс М. 1 нче дәү әти: Оныгыбыз туганга да атна була бит инде, исем кушарга вакыт, әнисе. Ни атлы булыр икән безнең онык?
Әлфия М. 1 нче дәү әни: Исемне ни аны, әткәсе, баланың әти-әнисе куша инде.
Ильяс М. 1 нче дәү әти: шулаен шулай да... Алар яшь бит әле, барысын да белеп тә бетермиләрдер диюем.
Әлфия М. 1 нче дәү әни:
Онык туды җиргә аваз салып,
Кеп-кечкенә, ләкин ул – кеше!
Шул кешегә матур исем кирәк,
Аның булсын тирән мәгънәсе.
Шушы исем аңа гомерлеккә,
Истә тотсын әткә-әнкәсе!
Исем мөһим кеше язмышында.
Ильяс М. 1 нче дәү әти: Бик дөрес сүзләр. Яшьләргә дөрес киңәш бирү – безнең бурыч, әнкәсе. Исем туена теге сарыкны да корбанга чалыйк. Оныгыбызга бер начарлык та, авыру да иярмәсен.
Әлфия М. Исем туе алдыннан өйне чистарту кирәк булыр. Шуңа күршеләрне чакырган идем, озакламый алар да кереп җитәр. Улым, килен, керегез әле, киңәшеп алыйк.
Баланың әти-әнисе керә.(Гөлназ, Азамат)
Балага исем сайладыгызмы? Кем була инде аты?
Азамат- Әти: Кем дип исем кушарлар, дип,
Барысы да баш вата.
Олы дөнья каршысында
Исемсез бала ята.
Гөлназ - Әни: Көлемсерәп ята бишегендә,
Күзе белән генә сөйләшә.
Тавышлары оҗмах кошыныкы кебек,
Еласа да шатлык өләшә.
Ильяс М. 1 нче дәү әти: Ә хәзергә... исем кирәк,
Бирегез аңа исем.
Матурын сайлап кушыгыз, -
Исеме кадерен белсен.
Азамат Әти: Әле аңа исем кирәк,
Кем дип исем кушарга?
Гөлназ Әни: Теләр микән шушы җисем
Исеменә охшарга?
Ильяс М. 1 нче дәү әти: Борынгыдан калган гадәт, балага исемне әти-әнисе сайлый. Үзегезгә ошаган, күңелегезгә яткан исемне сайлагансыздыр инде. Тагын бер кат сөйләшегез, уйлагыз, балалар. Кунаклар килер вакыт та җитә.
Әти-әни чыгалар. Күршеләр керә.
2 күренеш
Дилә И. 1 нче апа: Исәнмесез! Оныгыгыз туу шатлыгын уртаклашабыз!
Сабина. 2 нче апа: Пар канатлы, сәламәт булып үссен.
Әлфия М. 1 нче дәү әни: И туганкайлар, амин шулай булсын! Сезне чакыруымның сәбәбен беләсез инде. Бәбигә исем кушу – зур эш, изге эш. Яңа туган оныгыбызга исем кушу алдыннан, йола буенча, өйне чистартып алыйк. Б у эшне сезгә тапшырам, күршеләр.
Самина. 3 нче апа: Без риза.
Эльвина. 4 нче апа: Бу борынгыдан калган ырым.
Дилә И. 1 нче апа: Ярый, туганнар, сезнең рөхсәт белән мин башта борынгыдан килгән чир куу ырымын үтим инде.
(Төенчектән мәтрүшкә, ислегөл, бөтнек үләннәрен чыгара. Аларның хуш исен тарата. Яндыра)
Җирән атым җимералла,
Җилеп тауга меншералла.
Әлеге шайтан килшералла,
Яулык тулы илшералла.
Бу инде төрле чирләр уратып узсын өчен кирәк. Амин!
Сабина. 2 нче апа: Шайтаннар, төрле албасты, зәхмәтләр дә бу өйне уратып үтсен (әремнән эшләнгән себерке белән ишек-тәрәзәләрне чистарта):
Җир атасы – җирән сакал,
Су атасы – суган сакал,
Җир анасы – сынлы бикә;
Җир кендеге – бер,
Җирдән килсәң – җиргә кит;
Минем кулым түгел,
Имчеләр, картлар, карыйлар кулы,
Гайшә-Фатыйма кулы,
Тфү, тфү! Амин! Шушы әрем себеркесен ишек төбенә сакка куям, баланың 40гы тулганчы торсын.
Самина. 3 нче апа: Аллаһы Тәгалә бу өйне, тирә-юньне уттан, судан, төрле бәладан сакласын.
Ут атасы күк була,
Ут анасы сары була.
Утның кызы кызыл була,
Кызына калгач, кызу була.
Ут, уйнама, уйнама,
Уйнамыек, көлмиек,
Бергә гомер итиек. Менә сиңа кара сыер сөте, яндыра алсаң, аны яндыр.
Эльвина. 4 нче апа:
Су анасы – сылу сакал,
Җир анасы – җирән сакал,
Күк анасы – көрән сакал.
Мине ашама, мине эчмә,
Шушыны аша, шушыны эч,
Миннән көткәнең шул булсын,
Име-томы шушы икән,
Табылмыйча тора икән. Менә сиңа тавык күкәе, шуны эч. Амин!
Сэмбел. 5 нче апа: Шушы өйдәге барча кешеләр, баланың ата-анасы, әби-бабасы сау-сәламәт булсын, яңа туган бала белән өйгә, илгә тынычлык, бәхет-шатлыклар килсен, кот кунсын:
Әлфия М. 1 нче дәү әни: Амин! Бөтен теләгән теләкләрегез кабул булсын. Изге эшләрегез, хезмәтегез өчен зур рәхмәт барыгызга да. Өебез чистарды, инде табын әзерләсәк тә була.
Апалар өстәлгә эскәтер җәяләр, икмәк-тоз, нигъмәтләр куялар.
Бию “Гөлләр ияләр ия”
3 күренеш
Әлфия М. 1 нче дәү әти: Сөбханалла! Әнә тагын кунаклар килгән. Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез!
Гармунчы егет, кода-кодагыйлар, тагын берничә кунак керә.
Әлфия М. 1 нче дәү әни: Рәхим итегез! И... менә кода-кодагыйларыбыз да килеп җитте. Без бик шатбыз. Түргә үтегез. Дога кылып алыйк.
Утыралар, дога кылалар.
Раилә. 2 нче дәү әни: Бәби туды җиргә аваз салып,
Яшим, диеп, үрләр яулыйм, диеп.
Рафис З. 2 нче дәү әти: Әти-әни үстерсеннәр аны,
Бик яратып, кадерләп һәм сөеп.
Раилә. 2 Дәү әни: Иң беренче туе бу баланың,
Бәби туе бүген үтәчәк.
Мулла дога укып колагына
Серле итеп исем әйтәчәк.
Рафис З. 2 нче дәү әти: Бәби туе – бик җаваплы йола,
Яңа кеше үзенә исем ала.
Исеменә туры килсен җисме,
Бик бәхетле булсын бу бала.
Әлфия М. 1 нче дәү әни: Амин! Амин! Шулай булсын! Әлегә бәбиебез йоклый, Сабирҗан хәзрәт белән сөйләшенгән, хәзер килеп җитәр.
Ильяс М. 1 нче дәү әти: Син, әнисе, ашны өлгерт, ә кунаклар бераз күңел ачып алсыннар. Әйдә, әнисе.
Чыгалар.
Рафис З. 2 нче дәү әти: Мин, бәбине котлап, бер җыр алып килдек. Җырлап күрсәтикме?
Апалар, кунаклар: Әйдә, әйдә, сорап торасың тагын! Бәйрәм бит! Нинди бәйрәм җыр-биюсез уза инде.
“Тал бишек” җыры.
Сабина. 2 нче апа:Бигрәк матур, моңлы җыр!
Дилә И. 1 нче апа Баланың дөнья белән, табигать белән танышуы туган тел аша, бишек җырлары аша башлана бит.
Раилә. 2 нче дәү әни: Нинди генә бишек җырын алып карасак та, бу баланың киләчәгенә якты өметләр баглау, аны авырлыклардан саклау теләге.
Дилә И. 1 нче апа: Яшьләр, сезгә әйтәм, балаларыгызга бишек җырлары җырлагыз. Бу моң һәр өйнең ишеген кагардай булсын; бишекләрдән бишекләргә күчеп, өй түрендә урын алырдай булсын.
Рафис З. 2 нче дәү әти: Онытылмасын бишек җырлары, җырлансыннар иде. Әгәр бишек җырлары онытылмаса, үзебезнең туган телебез дә онытылмас, туган телебез дә яшәр.
Барысы да: Әйе, әйе, бишек җырлары бик кирәк. Аларны онытырга ярамый.
Кунак: Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын! Әйдәгез, бер биеп тә алыйк инде.
Сандугач-күгәрчен. Җыр
Раилә. 2 нче дәү әни: Сезнең җыр-биюләрегезне карап утыра торгач, яшь чаклар искә төште. Безнең заманда да бәби туйлары бик күңелле үтә торган иде. Кадерле кунаклар арасында иң ихтирамлысы - кендек әбисе булыр иде. Яңа туган баланың кендеген кисеп, иң беренче аны кулларына алучы да, бәби мунчасындагы йолаларны үтәүче дә кендек әбисе булган. Шуңа күрә дә аңа ихтирам зур булган.
4 күренеш
1 нче дәү әни белән 1 нче дәү әти керәләр.
Әлфия М. 1 нче дәү әни: И, монда бик күңелле икән. Сезнең шау-шуга бала да уянды, тамагын да туйдырды. Хәзер аны бирегә алып чыгалар.
Әтисе-әнисе баланы кунаклар янына алып чыгалар.
Дәү әниләр, дәү әтиләр һәм кунаклар: Сөбханалла, сөбханалла! Рәхим итегез! Түргә узыгыз!
Әлфия М. Балалар, килегез, энекәшегез белән танышыгыз.
Бәбинең тәпиен күрсәтәләр.
Айзат: И, бигрәк бәләкәй тәпиләре. Алар зур булып үсәрләр микән?
Булат: Безнең дә аякларыбыз шулай нәни генә булды микән?
Азат: Мин бәләкәй чакта әнием миңа менә бу җырны җырлый иде:
Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Азатыма бүләккә.
Илназ: Мин дә бәбине котлап, бер шигырь сөйлим:
Әлли-бәлли итә бу,
Йокыларга китә бу,
Йоклап торгач, зур үсеп,
Укуларга китә бу.
Айзат: Ә мин бу шигырьнең икенче төрлесен беләм:
Әлли-бәлли итә ул,
Йоклап кына китә ул,
Үсеп буйга җиткәчтен,
Армиягә китә ул.
Әлфия М. 1 нче дәү әни: Оланнар, бик зурладыгыз энекәшегезне, рәхмәт. Таза-исән, бәхетле-тәүфыйклы булып үсегез.
Ильяс М. абыйларым, апаларым дип кенә торыр.
Әлфия М. 1 нче дәү әни: Сөбханалла, Самат хәзрәт кереп килә бит, каршылыйк әле.
Мулла керә
Самат Әссәламәгаләйкүм, хуҗалар.
Бергә: Вагалейкумәссәләм
Ильяс М. Түрдән уз, мулла абзый.
Самат Я, ни атлы була инде егетебез?
Азамат Айзат була инде, мулла абзый, Айзат була.
Самат. Бик яхшы, шулай кушарбыз. Йолабызны Азан әйтүдән башлыйк.
Мулла азан әйтә. Баланың баш очына килеп, дога укып, колагына укып, исем куша.
Хәзрәт керә, аны зурлап түргә утырталар. Баланы аның янындагы мендәргә салалар. Башта барысы да дога кылалар. Аннан соң исем кушу йоласы үтәлә. Кодагыйлар хәер тарата.
Ильяс М. 1 нче дәү әти: Синең матур исемең “Айзат” дип,
Хәзер шәҗәрәгә языла.
Энеләрең, сеңелләрең тусын,
Дәвам итеп нәсел агачын.
Шәҗәрәгә баланың исемен яза.
Барысы да: Амин! Амин! Шулай булсын! Илләр имин-тыныч булсын! Амин!
Бәби янына килеп, бүләкләр салалар. Башка кунаклар да, теләкләр әйтеп, бүләкләр бирәләр.
Әлфия М. 1 нче дәү әни: Безгә шундый матур онык бүләк иткән өчен, килен, сиңа зур рәхмәт. Шушы бүләкне кабул итеп ал.
Раилә. 2 нче дәү әни: Рәхмәт яусын кияүгә дә. Син дә безнең бүләкне кабул итеп ал.
Азамат Әти: Сөбханалла! Нәсел җебем булып,
Улым туды.
Рәхмәт инде сиңа, әнкәсе.
Үзем исән чакта
Ятим-ялгыз,
Ач-ялангач итмәм мин сезне.
Гөлназ Әни: Күз карасы кебек үстерербез
Нарасыйны, газиз улыбызны.
Азамат Әти: Өсте бөтен, тамагы тук булыр,
ышан миңа, ышан, әнкәсе.
Гөлнара Р. Алып баручы:
Вакыт бара,чаба....Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора.Буыннарны онытмыйк,һәрчак истә тотыйк.Узебезнен фольклор кичәсен шундый сузләр белән тәмамлыйсы килә:”Исем –ул синең тормышың,юлыңнан күтәреп барган үз байрагың”. Бу сүзләрне беркайчан да онытмагыз!Үз исемегезне горур йөртегез, аңа тап төшермәгез!
Саубуллашу җыры
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"
Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"...
Санлы тигезсезлекләрне кушу һәм тапкырлау
в помощь учителю математики...
Кушайте на здоровье!
Разработка классного часа о здоровом питании....
Разработка урока на тему "Көчләрне кушу.Бердәй тәэсир итүче көч."
Дәреснең темасы : Көчләрне кушу Бердәй тәэсир итүче көч Дәреснең максаты: -Бердәй тәэсир итүче төшенчәсе кертү, төшенчәнең физик мәгънәсен аңлатуга ирешү...
6 класста дәрес планы "Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу"
Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү...
Бала юындыру йоласы
Бала туу- һәр гаиләдә зур бәйрәм...