Татар халкында бала үстерү йоласы
материал

Балалар фольклоры, халык авыз иҗаты аша балаларны туган телебезне яратырга өйрәтү, фольклор элементлары белән таныштыруны дәвам итү, зиһеннәрен, тапкырлыкларын арттыру, сөйләм телен баету, эстетик зәвык тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halkynda_bala_usteru_yolasy.docx30.03 КБ

Предварительный просмотр:

Максат

Балалар фольклоры, халык авыз иҗаты аша балаларны туган телебезне яратырга өйрәтү, фольклор элементлары белән таныштыруны дәвам итү, зиһеннәрен, тапкырлыкларын арттыру, сөйләм телен баету, эстетик зәвык тәрбияләү

Кендек әбисе килеп чыга. Кулында бала итеп төрелгән курчак.

 К.әбисе. Бүген бездә зур бәйрәм, бәбиебез туды, аллага шөкер, имин-аман.

Сабый кайтты, сабый кайтты,

Өйдә бәхет, шатлык артты,

Мәшәкатьләр белән бергә

Өебездә сөенеч артты

  К.Әби   баланың колагына исем кычкыра

 Исемсез баланы бер генә сәгатькә дә бишеккә салырга ярамый.  Исемсез салсаң җен-пәриләр алмаштыра, алар үзләренең исемен кушып өлгерәләр, ди.Бу чакта бала зәгыйф була.  Бу исемне “Тәүге исем” дип атыйлар.

Исемең Ләйсән булсын, тәүге май яңгыры яуганда якты дөньяга  килдең.  Аллага шөкер, кызыбыз  дөньяга  килде.

 Туфрактай сабыр бул,

Туфрактай табыр бул,

 Туфрактай таза бул,

Туфрактан алган балам!

 Агъзаң төгәл булсын,

Акылың төгәл булсын,

 Изге бала бул!

Мөхәммәт өммәтеннән бул,

 Аллаһы көдрәтеннән бул!

Баласы бар- кызы бар,

Бер ай сынлы кызы бар,

 Бөтен кеше кызыгыр.

Тфү-тфү, буш икән,

 Ай сынлы түгел икән.

Баласы бар-кызы бар,

Кыз тапкан дип, даны бар,

 Кызы барның назы бар,

Яхшы тире туны бар.

 Тфү-тфү, назы юк,

Күз төшерлек җире юк.

Кызым, кызым кыз кеше,

Кызыма килер йөз кеше,

 Йөз кешенең арасыннан

Алып китер бер кеше.

 Матур итеп киенгән кызлар керә.  Һәрберсенең кулында курчак.

 Ягез әле, балалар, сезгә өй эше биргән идем, өлкәннәрдән сорашып сабак алып килергә.  Нинди сабаклар белеп килдегез?

1 кыз. Бала тугач, аны апасына яки абыйсына күрсәткәннәр, йөзеннән элек аягын күрсәткәннәр.  Шулай итсәң алар тату була. Өлкәне кечесен җәберләми

2 кыз. Бала тугач та, аны җен-шайтан алмаштырудан сакларга кирәк.  Кырык көн үтмичә, төннә утны сүндерергә ярамый. Баланы ялгыз калдырып чыкканда, өстенә пычак яки кайчы куярга кирәк.

3 кыз. Бала тугач та ук, аңа иң башта “Эт күлмәге” кидерәләр. “Эт күлмәгенең” җиңе дә, итәге дә бөреп тегелми, ә ике як кырыннан гына тегелә. “Эт күлмәге” кидерсәң балага  җен, шайтан килми.

4 кыз. Ә карт әнием сөйли, мин тугач та миңа “Шайтан күлмәге” кидергәннәр.  Менә ул  күлмәк (күрсәтә). Ул җиде төрле корамадан тегелгән. Җиде төрле кораманы өй саен йөреп җыеп алып теккәннәр. Күлмәкнең матурлыгына кызыгып, шайтан балага зыян итергә оныта, ди.

5 кыз. Баланың кулына кызыл чүпрәк бәйләп, маңгаена корым сөртергә кирәк, югыйсә, кешеләрнең дә, җен-пәриләрнең дә күзе тия, бала чирләшкә була.

6 кыз. Сабыйның чәчен тәүге алу - карын чәчен алу була.  Баланың чәчен теләсә кемнән түгел, күңелеңә ошаган  кешедән генә алдырырга кирәк.  Сабыйны тотып торасың, чәч алучы аның чәчен кыра. Шунда әтисе яисә әнисе әйтә инде: “Кызыма(улыма) – бер бәрән!”  Чәчен алдыргач,  балага томалатып, урап башлык кебек нәрсә тегеп кидереп куялар.

7 кыз. Сабый чагында карын чәче алынмаган кешене рәнҗетергә ярамый.  Югыйсә, рәнҗетүчегә рәнҗеше каты төшә.

8 кыз. Карын чәче баланың кырыгы тулганчы алына.  Баланың әти-әнисе карын чәче алучыга бүләк бирә.  Карын чәчен утка  ягарга  ярамый, аны төреп, кыстырып куялар. Шуннан “Карын чәче” чәен эчәләр.

9 кыз. Кашы матур үссен, дип сабый кешенең кашын көмеш тәңкә белән сызып чыгалар: “Сызылып үссен, ак уйлы булсын!” – дип теләк телиләр.

К.әбисе.Кайсы бер кешенең баласы тормый: туып тора, үлеп тора. Моңа каршы да әмәле бар.

  Кендек әби баланы бишектән ала да йөгертеп йөри.

К.әбисе. Бала сатам!Бала сатам! Кем ала? Бала сатам!Кем ала?

 Әтигә киенгән малай тәрәзәдән эндәшә.

Әти кеше. Мин алам. Күпме тора? Бер баш колынлы бия бирәм, бирерсеңме?

 К.әбисе. Бирәм.

Бала сатам,кем ала?

Җиргә салдым – җир алмый,

Күккә чөйдем – кош алмый,

 Эткә салдым – эт алмый,

Бала сатам, кем ала?

Бала сатам, кем ала?

Әти кеше. Бала сатсаң, мин алам,

                    Нәрсәсе белән сатасың?

К.әби.  Гомере белән сатам,

             Бәхете белән сатам.

Әти кеше. Нәрсәсе белән сатасың?

К.әби.  Гомере белән сатам,

             Тәүфигы белән сатам

Әти кеше. Бала сатсаң, миңа сат
                 Гомере белән бергә сат,

 Бәхете белән бергә сат,

  Сатучысына тун бирәм,

 Аңа кушып мал бирәм.

 Әти кеше тәрәзәдән баланы ала

10 кыз. Кайсы берәүләр  балалары үлеп торса, яңа туган баланы  этаякка салганнар.  Эт килеп  иснәп бер ялаган да киткән. “Әйттем бит, эт тә алмады”,- дигәннәр һәм мондый балага Эталмас дип исем кушканнар.

1 кыз. Әбекәй, ә нишләп үз баласын үзе сатып ала ул?

2 кыз. Ә ния баланы этаякка салганнар?

К.әби. Аның мәгънәсе мондый.  Сатып алгач, кеше баласын алган була бит инде.  Шуның белән үзенә ияләшкән җен-пәриләрне алдай булып чыга. Җен, шайтан, пәри кебек затлар эттән курка. Баланы  этаякка салгач, эт ялагач, аңа эт исе сеңә.  Җен, шайтан, пәриләргә этнең үзе ни дә, исе ни!  Туган көндә үк баланы мунчага алып барабыз. Менә (курчак юындарган булып) сабыйны юындырганда җиде бөртек дары салалар.  Бисмилла-иррахман-иррахим(җиде бөртек дары сала). Икенче юындырганда тугыз, аннан унбер. Шулай итеп, мунчада юындырган саен 41-гә тиклем  так сангача дары салып чыгалар.

 Балабыз, дарыдай тәгәрәп, гомерле, пар канатлы, аталы-инәле булып үссен!  Шушылай итеп такмаклыйлар:

 Бәхетле, тәүфиклы бул,

Татлы телле бул!

Мунча ташы, бүрәнә башы,

Таштай нык бул,

Бүрәнәдәй бүкән бул!

Аталы-инәле, алтын канатлы,

Сүзләрең өстен, йөзләрең күркәм,

 Кулларың эшчән булсын!

4 кыз.   Ә мин, әби, тагы бер нәрсә беләм.

К.әби. Я, я, әйт әле, кызым.

4 кыз. Яңа туган балага беренче тапкыр ризык бирәләр, теләк телиләр. Аны “Баланы  авызландыру” йоласы диләр. Шул вакыт болай дип такмаклыйлар:

Әтиеңә шәфкатьле бул,

Әниеңә ярдәмче бул!

 Әтиеңнән олыга, бабай, диң,

Үзеңнән олыга, абый, диң,

 Әниеңнән олыга, әби, диң,

Үзеңнән олыга, апа, диң.

  Кечкенә малайлар  килеп керәләр

 Малайлар.  Саумысыз, әби! Саумысыз, кызлар!

К.әби. Саумысыз, малайлар! Бәби күрергә килдегезме?

Малайлар. Әйе, бәби күрергә, майлы коймак ашарга килдек.

К.әби. Ярый алайса, әйдә түрдән үтегез!  Менә бәбиебез(сәңгелдәктәге балага күрсәтә)

К.әби. Коймакны сәңгелдәктәге бала янына куя.  Малайлар шул коймакны алабыз дип, кулларын сузалар.  Әбисе аларның кулларына таяк белән суга. Малайлар  елагандай булалар.

К.   әби. Инде тагы тиярсезме?  Инде тагы тиярсезме?

Малайлар.  Башка урламыйбыз.

К.әбисе азактан аларны коймак белән сыйлый

 Баланың әнисе. (баланы кулына алып)

 Һай, һай, ни бу,

Әнисенең нисе бу?

 Күзкәенең алмасы,

Күзкәенең алмасы,

Әнисенең нисе бу?

Әтисенең нисе бу?

Иярләгән аты бу,

Күз тиярлек җире юк,

 Тфү, тфү, тфү, тфү,

 Күз тиярлек җире юк.

К. әби.Менә, балалар, бәбинең кырыгы да килеп җитә тиздән, алла бирсә, мулла чакырып азан әйттереп исем дә куштырырбыз.  Шулай булгач, кызлар, әйдәгез әле, исем сайлыйк бәбигә.

1 кыз.  Әйдәгез, Зәйнәп исемен кушабыз.  Зәйнәп – гарәп исеме, таза дигәнне аңлата.

 Зәйнәп килгән өемә,

Зәйнәп килгән өемә,

 Зыңгылдатып биергә,

Зыңгылдатып биергә.

2 кыз.  Әйдәгез, Мөглифә дип атыйк, бу исем фарсы теленнән алынган, ризык бирүчене аңлата.

 Чылтырап аккан чишмәләрдән

Мөглифәкәй су ала.

 Ударница, комсомолка

Һәр эштә алда бара.

3 кыз. Хәтирә исеме дә нинди матур исем, әйме, кызлар?  Хәтирә – гарәпчә истәлек дигәнне аңлата.

Кызлар. Әйе шул. Әйдәгез “Хәтирә” җырын җырлыйк әле.

 Капка төбендә торасың,

Капка төбендә торасың,

Кем өчен өзеләсең, Хәтирәм,

Кем өчен өзеләсең, Хәтирәм?

4 кыз. Мәдинә исеме дә бик күңелгә ятышлы.  Мәдинә – изге кала исеме.

 Кулъяулыгым  икәү иде

Берсе суларга акты,

Мәдинәм, гөлкәем,

Берсе суларга акты, бәгеркәем!

5 кыз. Юк, Заһира исеме матуррак.  Заһира – гарәпчә нур чәчүче, бик матур дигәнне аңлата.

6 кыз. Әйдә, Шәүрә дип кушабыз.  Ул гарәпчә кадерне белгән, танылган дигәнне аңлата.

 Аклы гына  күкле күк күгәрчен

Шәүрә – асыл кыз бала,

Күләгәгә төшкән, көн дими

 Бәйләнмәгән яшь  колын кебек,

Шәүрә – асыл кыз бала,

 Кайда гына үстең күз тими.

7 кыз. Әйдәгез, Хәдичә  дип исем бирик.  Ул хикәя, вакыйга дигәнне аңлата.

 Учларыңнан чишмә суын

Зәм-зәм суындай эчәм.

 Йөзләреңдә нурлар уйный,

Син елмайсаң, Хәдичәм.

К.әби.Бишек җыры җырлый

 Әлли-бәлли бәбкәсе,

 Кайда киткән әнкәсе?

Тау буена җиләккә,

 Бәпкәсенә бүләккә!

Әлли-бәлли итәр ул,

 Уфаларга китәр ул,

Уфалардан кайтканчы

 Табип булып китер ул.

 Менә бүген балабызның кырыгы да тулды.  Ходайга тапшырып, исем кушабыз.

 Мулла белән әби  килеп керә

 К.әби.  Әйдә, әйдүк, түрдән уз.

 Әби күрешеп чыга. Утыралар.

әби. Әзын гомерле булсын!

 Тизрәк атлап китсен!

Әти-әнисенә изгелекле, илгә - игелекле булсын!

Тәүфыйклы булсын! Бәхетле булсын!

(дога кылалар)

Мулла. Ата-инәңә шәфкатьле бул

 Олыга кече бул.

Кечегә олы бул.

 Уң колагыңа – азан

Сул колагыңа исем!

 Ләйсән атлы булырсың!

Баланың әнисе. (баланы кулга алып)

 Әчтүк, әчтүк, әчтүк тә,

 Бигрәк матур бала да,

Кем карамый, кем сокланмый

 Мондый матур балага.

 Кулланылган әдәбият

  1. Күркәм безнен гадәт - йолалар: Метод. кулланма   С. Бәдретдинова.- Казан: Н.к., 1992. – 48б.
  2. Мәктәп сәхнәсе өчен татар, башкорт халык йола бәйрәмнәре: Уфа.,”Китап”, 2001.- 192б.
  3.  Сайт материаллары: http://chirklei.narod.ru/information/tatarstraditions.html


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

сочинениеТатарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү

 Татарстанда  татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча төрле программалар эшли  Татарстан Республикасының милли казанышы булган дәүләт телләре,шул исәптән татар теле дәүләт т...

Бала юындыру йоласы

Бала туу- һәр гаиләдә зур бәйрәм...

Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле

мәгърифәтчеләрнең дөньяви фәннәргә, шул исәптән табигать циклы фәннәренә карата зирәк фикерләрен ачыклау;-           күренекле татар мәгърифәтчеләрен ...

Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле (презентация)

quot;Татар мәгърифәтчеләре һәм аларның татар мәгарифен үстерүдәге роле" темасына презентация...

Бәхетле бала үстерүгә 60 адым

Бәхетле бала үстерүгә 60 адым...