внеурочное мероприятие "Дуслык һәм тырышлык авырлыкларны җиңә"
методическая разработка (5 класс)

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Дәрестән тыш чара 4-5 нче сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Чара Туфан Миңнуллинның иҗатына  багышлана, белемнәрне тирәнәйтү максаты куела. Төркемнәрдә эшләү, сәхнәләштерү кебек эш формалары билгеләнә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының “110 нчы лицей” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Дәрестән тыш чара

Дуслык һәм тырышлык авырлыкларны җиңә

Зарипова Гүзәлия Габделнур кызы

ГБМБУ «110 нчы лицей»

Казан шәһәре Совет районы

туган тел укытучысы

Казан - 2025

Чараның темасы

Дуслык һәм тырышлык авырлыкларны җиңә

Чараның максаты

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү

Чараның бурычлары

Һәр укучыга үзенең мөмкинлекләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;

Төркемдә эшләү, бер-береңне тыңлый белү кебек сыйфатларны үстерү, камилләштерү;

Укучыларда тырышлык, дуслык, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү;

Сөйләм телен, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

Чараның формасы

Белемле уен

Эш формалары

Фронталь, төркемдә эшләү, сәхнәләштерү,  презентация карау, әңгәмә  

Җиһазлау

Компьютер, проектор, сәхнәләштерү җиһазлары, биремнәр җыелмасы, эш битләре

Чара кем өчен

Рус мәктәбенең 4-5 нче сыйныф укучылары өчен

Предметара бәйләнеш

Татар теле, татар әдәбияты

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет күнекмәләре

Укучыларның әсәрне аңлап укуларына ирешү, укуга кызыксыну уяту

Метапредмет күнекмәләре:

Танып белү

Өйрәнелә торган әсәр эчендә төп фикерне билгеләү, нәтиҗә чыгара белү  

Коммуникатив

Үз фикереңне тулы һәм дөрес әйтә белү, әңгәмәдә катнашу; үзара хезмәттәшлекне оештыра алу

Регулятив

Уку мәсьәләсен аңлау, чишү юлларын таба белү;  төрле чыганактан кирәкле мәгълүматны таба белү

Шәхескә кагылышлы

Туган телгә, танылган шәхесләргә карата хөрмәт хисенә ия булу

Чарага әзерлек этабы

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта Туфан Миңнуллинның әсәрләре белән танышу. “Авыл эте Акбай” әсәреннән өзекне сәхнәләштерү өстендә эшләү.

Чара барышы

I. Оештыру, мотивлаштыру Укучыларда унай психологик халәт тудыру

- Хәерле көн. Бүгенге чара  күренекле драматург, халык язучысы, дәүләт эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышлана. Аның иҗаты буенча белемнәрне барларбыз, тирәнәйтербез, осталыкларыбызны күрсәтербез.

Чара барышында төркем эчендә киңәшләшеп эшләрсез. Һәр этап биремен үтәүгә күпмедер вакыт биреләчәк. Җавапларны эш битенә язып тапшырырга кирәк булыр. Сезнең җавапларыгызны өлкән сыйныф укучылары бәяләр, алар бүген жюрида (таныштыру).

II. Төп өлеш

1 тур - “Серле саннар” - Җаваптагы санны исәпләп, шифр ярдәмендә сүз төзү

- Укучылар, 1 тур биреме түбәндәгечә:

Бирелгән сорауга җавап табып, ул сандагы барлык цифрларны кушарга, килеп чыккан санга туры килгән хәрефне табарга кирәк, моның өчен шифр бирелә. Хәрефләрне күрсәтелгән тәртиптә җыеп, сүзне төзергә кирәк. Җавапларны эш битенә язып тапшырырсыз. Бу биремне үтәү өчен 8 минут вакыт бирелә.

1 нче төркемгә: Килеп чыккан саннарны үсә бару тәртибендә язарга.

1) Туфан Миңнуллинның туган көне (25 * 2+5=7)

2) Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган ел (1961 * 17=8)

3) 50 гә якын әсәре сәхнәгә куела (50 =5)

4)  Республика яшьләр оешмасының М. Җәлил исемендәге премиясенә лаек булган ел (1974 *21 =3)

5) “Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә (1984 * 22=4)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

г

з

т

у

ф

в

а

н

м

 

                      (ТУФАН  сүзе төзелә)

2 нче төркемгә: Килеп чыккан саннарны кими бару тәртибендә язарга.

1) Туфан Миңнуллинның туган елы (1935 * 1+9+3+5=18 * 1+8=9)

2) Казан телевидениесендә мөхәррир булып эшли башлаган ел  (1964 * 20 =2)

3) Иҗат гомерендә Т. Миңнуллинның өч дистәдән артык китабы басылып чыга (30 =3)

4) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган ел (1979 * 26=8)

5) “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» » дигән мактаулы исем бирелә (1978 * 25 =7)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

к

н

а

ы

р

й

ф

у

т

                                                                                  (ТУФАН  сүзе төзелә)

- Вакыт чыкты, җавапларны тапшырыгыз.

2 тур - “Кайсы әсәрдән?” - Һәр төркемгә тәкъдим ителгән өзекнең әсәр исемен белү  

- Укучылар, һәр төркемгә кайсыдыр әсәрдән өзек бирелә. Әсәрнең исемен әйтергә кирәк булачак һәм төркемнән берәү сәнгатьле итеп өзекне кычкырып укырга тиеш. Бу биремгә 4 минут вакыт бирелә.

Өзекләр:

1. “Берәүләребезне кешеләр үз балалары кебек кочакларына алып күтәреп йөриләр, берәүләребезне, чылбыр белән бәйгә куеп, рәхәтләнеп чабып йөрүдән дә мәхрүм итәләр, берәүләребезне кешеләр үз ишләрен таларга өйрәтәләр, кайсыларыбыз менә безнең кебек ташландык җан ияләре булып яшәгән булабыз.”  (“Авыл эте Акбай”)

2. “Син – адәм баласы! Сиңа табигать акыл биргән. Агачларны сындырып, кошларны үтереп, чишмәләрне корытыр өченмени ул акыл? Әкият яратмавың бер бәла, табигатьне саклау турындагы законны да белмисең икән син. Ычкын моннан, урманда эзең булмасын!” ( “Гафият турында әкият”)

- Вакыт чыкты, җавапларны тыңлыйбыз.

3 тур - “Авыл эте Акбай” әсәреннән укучылар көче белән сәхнәләштерелгән өзек күрсәтү, әсәрнең төп идеясын билгеләү

- Хәзер сыйныфташларыгыз әзерләгән  “Авыл эте Акбай” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек карыйбыз. Аннары сорау булачак.

Сәхнәләштерелгән өзек караганнан соң сорау бирелә.

- Сезгә бирем шундый: Бу әсәрнең төп идеясы нинди? Автор безгә нәрсә әйтергә тели? 

Җаваплар тыңлана

(Тәмлетамак кебек җиңел фикерле, акылсыз, тәрбиясез булмагыз. Үз-үзеңне генә ярату да юньлегә илтми. Акбай кебек акыллы, сабыр, батыр һәм кешелекле, ярдәмчел булыгыз. Тормышта авыр вакытта таянырдай дусларыгыз булсын.)

4 тур - “Яшеренгән хәрефләр” - Туфан Миңнуллинның  “Гафият турында әкият” әсәрендә яшерелгән артык хәрефләрне табып, сүз ясау. Ясалган сүздән җөмлә төзү.  

- Бирелгән өзектә яшерелгән артык хәрефләрне табып, сүз төзергә кирәк. Искәрмә турында онытмагыз: төзеләчәк сүздә “ш” хәрефе 5 нче булып тора. Килеп чыккан сүз белән бер җөмлә төзергә кирәк булачак. Бу биремгә 4 минут вакыт бирелә.

 “Син – адәм баласы! Сиңа табигатть акыл биргән. Агачларны сындырыып, кошшларны үтереп, чишмәләррне корытыр өченмени ул акыыл? Әкият яратмавың бер бәла, табигатьне сакллау турындагы законныы да белмисең икән син. Ычккын моннан, урманда эзең булмасын!”

Искәрмә: “ш” -5 нче хәреф булып тора

ТЫРЫШЛЫК сүзе төзелә

Җаваплар тыңлана һәм жюрига тапшырыла

5 тур - Дуслык турында мәкальләр 

- Укучылар, әлеге турда дуслык турында мәкальләр әйтергә кирәк булачак. Әзерләнү өчен 7 минут вакыт бирелә. Аннары төркемнәр чиратлап берәр мәкаль укырсыз.

(Чын дуслык – зур байлык. Дустың үзеңнән яхшырак булсын. Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма. Дуслык авыр вакытта беленә. Дус байлыктан кыйммәт. Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты. Дуссыз кеше - тамырсыз агач. Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый. Дуслык таулар күчерә. Чын дуслык – зур байлык.)

Җаваплар тыңлана

6 тур - Әсәрдәге геройларның уңай һәм тискәре сыйфатлары

- “Авыл эте Акбай” әсәренең геройлары Тәмлетамак һәм Акбайга характеристика бирергә кирәк. Бу бирем өчен 4 минут вакыт бирелә.

(Тәмлетамак - ялкау, хәйләкәр, битараф, тычкан тотарга яратмый, иркәләнәсе килә ... )

(Акбай - әйбәт, чын дус, яхшы күңелле, хәйләсез, әдәпле, кайгыртучан, акыллы, ышанычлы, кыю ... )

Җаваплар тыңлана

7 –Туфан Миңнуллинның туган авылындагы музее турында мәгълүмат алу (экранда)

Туфан Миңнуллинның туган ягы Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылындагы өч йортны берләштергән музей турында  презентация ярдәмендә мәгълүмат бирелә.

Музей материаллары Туфан Миңнуллинның яшәешен, көнкүрешен күрсәтеп торучы конкрет мисаллар рәвешендә саклана, музей белән беррәттән киләчәк буынга аның татар дөньясындагы тулы образын тасвирларга ярдәм итә.

III. Йомгак 

1. Укытучының йомгак сүзе. Рефлексия ясау.

-Укучылар, бүгенге чарада Туфан Миңнуллин турында нинди яңа әйберләр белдегез?

-Төркемдә эшләү сезне нәрсәгә өйрәтте? Бер-берегезне тыңлый һәм ишетә алдыгызмы?

- Үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

- Димәк, укучылар, дус була белү белән беррәттән, кешедә тырышлык һәм җаваплылык та булу кирәк икән. Шул чакта авырлыкларны җиңеп чыгарга була.

2. Жюри нәтиҗә белән таныштыра. Котлаулар.

Кулланылган әдәбият

1. “Әдипләребез”. Библиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты – 2009.

2. Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. – Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияте, 2008. – 479 б.

3. Татар драматурглары: библиографик белешмәлек. Төз .Ф.Ганиева, Р.Яруллина, А.Саттарова; Татар .кит. нәшр., 2007. – 271 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.

Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү....

«Организация внеурочной деятельности: модель организации работы школы по реализации внеурочной деятельности в 5-х классах»

В рамках перехода на новые образовательные стандарты актуальным является вопрос  формирования модели построения внеурочной деятельности, ее специфики, основанной на   взаимосвязи внутре...

А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы....

программа внеурочной деятельности"Экспериментальная деятельность педагога. Внеурочная деятельность в 5.классе"

Следуя требованиям новым ФГОС, наш лицей участвует в эксперименте по внедрению внеурочной деятельности в среднюю школу. Данная программа содержит пояснительную записку, тематическое и поурочное планир...

Конспекты внеурочных занятий по английскому языку. Программа внеурочной деятельности по английскому языку 1-4 классы.

Представлены конспекты мероприятий для начальной школы (начальный этап изучения английского языа) и программа внеурочной деятельности по английскому языку для 1-4 классов....

А. Алиш. "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык"

“Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү....