А. Алиш. "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

“Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yalkaulyk_hurlyk_.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

А.Алишның “Ялкаулык – хурлык, тырышлык - зурлык” әсәре.

Максат: “Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: А.Алиш портреты, әсәрләре, таблицалар, дәреслек.

Дәрес барышы:

- Г. Тукайның “Эшкә өндәү” шигырен тыңлау.

а) Хәтерлисезме, сез аны кайсы сыйныфта өйрәндегез?

Г. Тукай бу шигырендә безне кечкенәдән эшкә, хезмәткә өйрәнергә өнди. Балачактан ук эшкә өйрәнсәң, хезмәт яратсаң, картлык көннәрнең рәхәт һәм тыныч булачагын әйтә.

ә) Сез түбәндәге сыйныфларда хезмәткә багышланган тагын нинди әсәрләр өйрәндегез?

5 нче сыйныфта, мәсәлән, Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” әсәрен өйрәндек.

б) Нәби Дәүлинең бу шигыреннән нәрсә аңладык, шагыйрь безгә нинди киңәшләр бирде?

Нәби Дәүли дә бәхетне эзләп йөрмәскә, бәлки, эшләп табарга кирәклеген, хезмәтнең һәрвакыт бәхет китерәчәген әйтә. Аның әсәрендә Галимҗан белән Илдус исемле малайлар бәхет эзлиләр. Ә аларга бер бабай очрап, көрәк, тырма алып җирне эшкәртергә куша. Язын эшләсәң, көзен уңыш җыярсың. Сез тук та, бәхетле дә булырсыз, дип киңәш итә.

А. Әхмәтнең “Уги кыз” әкиятендәге Зөхрә һәм Мәфтүха образлары аша да бәхетнең хезмәт белән бәйле икәнлеген яхшы күрдек. Зөхрә намуслы, эш ярата. Ул, үлемгә дучар ителгән булса да, баеп кайта. Ә Мәфтуха, баерга дип барып, үзенең намуссызлыгы, ялкаулыгы аркасында, хурлыкка кала.

Яңа текст өстендә эшләргә керешү.

Әсәрнең темасына игътибар иттерү:

а) “Ялкаулык – хурлык, тырышлык - зурлык”. Бу сүзләр халык авыз иҗатының кайсы жанрына керә?

Мәкальләргә керә.

(Бу мәкаль тактага язып куелган була. Аның янында “Хезмәт төбе – хөрмәт ” дигән мәкаль дә урын ала. )

Тырыш, ялкау сүзләренең мәгънәләрен ачыклап китү, укучылардан бу сүзләрне дөрес итеп әйттерү күнегүләре уздыру.

- Әсәрне башта укытучы укый, яки пластинкада артист башкаруында язмасы тыңлана. Аннан соң әсәрне анализлау башлана:

а) Әсәрдә катнашучыларны  табыгыз. (Бу бик әһәмиятле. Чөнки бу алга таба әсәр өстендә эшләүне җиңеләйтә, рольләп укуга да хәзерлек була.)

Әсәрдә чәчәкләр башлыгы, бөҗәкләр, шөпшәләр, бал кортлары катнашалар.

ә) Чәчәкләр башлыгы нәрсә оештырырга уйлый?

Ул ярыш оештырырга була. Шул турыда төрле якка хәбәр сала.

б) Ярышның максаты, бурычы нинди була?

Кем дә кем бал җыерга яхшы савыт ясый (бал акмый торган), шуңа чәчәкләрдән бал җыярга рөхсәт итәчәген белдерә.

в) Ярышта  катнашучылар ничек эшлиләр?

Бөҗәкләр көне-төне эшли. Бар да тырышып савыт ясый. Чәчәкләр башлыгына киләләр. Тиешенчә эшләнмәгән булу сәбәпле, чәчәкләр башлыгы аларның савытларын кабул итми, кире борып җибәрә. Шуңа күрә аларга бал җыю эше ышанып тапшырылмый.

Шөпшә белән бал корты иң  соңгылар булып эшкә тотыналар. Бал корты, бик тырышып, көне-төне эшли. Бал җыя. Шөпшәне дә кунакка чакыра, бал белән сыйлый. Шөпшә аны бик мактый. Үзе дә кунакка чакырырга сүз бирә. Ләкин шөпшә ярты көн бал җыйса, җыйган балын үзе ашап бетерә. Көннең икенче яртысын йоклап үткәрә.

Бер көнне бал корты шөпшәгә кагыла. Ул килгәндә, шөпшә йоклап ята. Бал кортын сыйларга  балы булмый.

Менә ярыш көне килеп җитә. Бал корты үзенең савытларын күтәреп очып килә. Шөпшә дә аннан-моннан ясаган савытын китереп күрсәтә.

        Чәчәкләр башлыгы  кәрәзләргә бал салып карый. Шөпшә ясаган кәрәздә бал тормаган, бал корты эшләгән кәрәзнең балы акмаган.

        “Бал кортлары тырышканнар, күп көч куйганннар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә бал кортына теләсә кайсы чәчәктән бал җыярга рөхсәт бирәм”,- дигән чәчәкләр башлыгы. Шул көннән бирле бал кортлары чәчәкләрдән тәмле бал җыялар. Шуңа күрә үзләре дә мохтаҗлык күрмиләр, кешеләрнең дә рәхмәтен ишетәләр.

        г) А.Алиш безгә нинди киңәшләр бирә?

        Хезмәт яратырга, аны яхшы сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп эшләргә киңәш бирә. Бал корты тырышлыгы аркасында җиңеп чыга, аңа бал җыярга рөхсәт итәләр.Тырышлыгы сәбәпле,аңа бәхет тә, хөрмәт тә була.

        Шөпшә исә ялкаулыгы, эшне яратмавы нәтиҗәсендә хурлыкка кала. Шуңа күрә А. Алиш “Ялкаулык – хурлык, тырышлык - зурлык” дигән халык мәкален әсәрнең темасы итеп ала.

        Тагы бер кат Г.Тукайның “Эшкә өндәү”, Н.Дәүлинең “Бәхет кайда була?”, А.Әхмәтнең “Үги кыз” әсәрәлрен искә алып, хәзерге көн мисаллары белән дәресне йомгаклау.

        -Әсәрне рольләргә бүлеп уку.

        -Тулы эчтәлекне сөйләү. Бал кортының тырышлыгы, шөпшәнең ялкаулыгы турындагы урыннарны таптырып, әдәбият дәфтәрләренә яздыру.

        - Сүзлек өстендә эш (дәреслектә текст ахырында  бирелгән һәм балалар өчен авыр дип табылган башка сүзләрнең мәгънәләрен төшендерү, ул сүзләр кергән җөмләләр төзетү).

        - Хезмәт, хөрмәт, бәхет төшенчәләре турында өйдә мәкальләр, канатлы сүзләр язып киләргә кушып, дәресне тәмам итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.

Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү....

А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы....