Статья ТЕМА : Әдәби уку дәресләрендә уен технологияләрен куллану үзенчәлекләре
статья

Даутова Кадрия Нургаяновна

 Әдәби уку дәресләрендә уен технологияләрен куллану үзенчәлекләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dautova_statya.docx34.2 КБ

Предварительный просмотр:

Даутова К.Н.,Нотфуллина С.Х.

Алабуга шәһәренең 8 нче урта мәктәбе укытучылары

ТЕМА : Әдәби уку дәресләрендә уен технологияләрен куллану үзенчәлекләре

    Уен гаҗәп киң төшенчә. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен – иҗат эшенең беренче адымы. Кеше уйнаган вакытта ирекле уйлый, тоя, иҗат итә башлый, бары тик яшәешнең табигый эчке законнарына гына буйсына.

Укучылар коллективында уен һәм белем бирү бер-берсенә шулкадәр тыгыз үрелгән, кайбер очракларда аларның чикләрен билгеләү дә кыен, чөнки уенның кайчан шаярудан туктап, чын хезмәткә әйләнүен белеп булмый. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп очракта уенда уңай нәтиҗәсен бирә, балада үз-үзенә ышаныч уята. Ул чын-чынлап укучыга хезмәтне алыштыра.

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтиҗәле чара-алымнарның берсе булып тора. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: уен оештырганчы, төп бурычны билгеләү, укучыларны теоретик яктан әзерләү, аның шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштыру мөһим. Бурычлар үтәлеп, чишелешнең дөреслеге тикшерелсә һәм нәтиҗә бәяләнсә генә уен максатка ярашлы була.

 Уеннарны  берничә төргә  бүлеп була:

  • дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән),
  • тәрбияви уеннар (мөстәкыйльлек, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.),
  • үстерелешле (игътибарны, хәтерне, сөйләмне, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б),
  • социальләштерә торган (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннар.

Бала тормышында уен берничә вазифаны башкара:

  • аралашу,
  • күңелне күтәрү,
  • үзеңнең мөмкинлекләреңне гамәлгә ашыру һ.б.

Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:

1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;

2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;

3) дәрес яки аның бер этабы (төшенчәләрне үзләштерү, яңа теманы аңлату яки ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү, яки контроль эш һ.б.);

4) дәрестән тыш эшләр технологиясе.

Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.

Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.

Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.

Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар.

Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә.

Уен технологиясен уку-укыту процессында куллана башлаганчы, иң башта кайсы темаларны уен аша өйрәнү максатчан булуын ачыкларга кирәк. Уенны оештырганда, вакыт бүленешен төгәл билгеләргә кирәк, чөнки ял вакытларында уен кагыйдәләре бозылырга һәм уенның нәтиҗәлелеге түбән булырга мөмкин. Уеннар куллану балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә үзләштерергә булыша.

Тел уеннарын түбәндәгеләргә бүләргә мөмкин:

1) фонетик; 2) лексик; 3) фразалы уеннар; 4) грамматик; 5) укырга өйрәтү уеннары; 6) аудированиега өйрәтү уеннары; 7) сөйләмгә өйрәтү уеннары; 8) катнаш уеннар

Тел уеннары сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә тел уеннары рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да зур.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында да булса сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

– укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

– сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес итеп бүлеп бирү;

– укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

– үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.

Телне өйрәнгәндә уеннар, шигырьләр, җырлар темага яраклаштырып сайланылса, нәтиҗәсе уңай була. Мәсәлән, без беренче сыйныфларда “Мәктәптә” темасын өйрәнгәндә мондый җыр тәкъдим итәбез.

Мин, син, ул, без, сез, алар,

Мин, син, ул, без, сез, алар,

Без хәзер укучылар, укучылар.

Мәктәпкә бүген килдек,

Кулда дәфтәр, дәреслек,

Акбур, каләм, бетергеч тә кирәк безгә. (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә дә, “Улыбка” көенә дә җырларга була.)

Балалар әлеге җыр текстындагы сүзләрне автомат рәвештә генә ятламыйча, мәгънәсен дә истә калдыралар. Моннан тыш, җырның беренче юлындагы алмашлыкларны кабатлап, укучылар зат аламашлыкларының тәртибен дә исләрендә калдыралар. Әлбәттә, әлегә алар аны алмашлык буларак белмиләр, ләкин бу белемнәр аларга киләчәк өчен нигез булып тора.

Шулай ук “Минем гаиләм” темасын үзләштергәндә җыр тәкъдим итәбез.

Гаиләбез безнең бик зур,

Барысы тугыз кеше:

Әби, бабай, әти, һәм әни,

Абый, апа, сеңелем,

Энем һәм дә мин үзем.

Яшибез тыныч, матур өйдә.

Бу җыр белән бала туганнарның атамаларын истә калдыра. Мондый җырларны һәр тема мисалында китереп булыр иде.

Балага уен һәм җыр сүзләрен механик рәвештә ятлатырга кирәкми. Балалар укытучы сөйләмен тыңларга һәм ишетергә күнектерелергә тиешләр. Балаларның шушы психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укытучы тексттагы сүзләрнең мәгънәсен урыс телендә аңлата. Башта ул текстны татар телендә ашыкмыйча матур итеп укый, хәрәкәтләр белән күрсәтә, җырлы уен булганда, җырлый. 1-2 мәртәбә шулай кабатлый. Балалар тыңлап утыралар, аннан соң текстта әйтелгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешкәч, текст балалардан күмәк кабатлатыла.

Физкультминутка һәм уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли.

Дәресләрдә физик ял минутлары ял да, уен да,  шул ук вакытта тел үстерү күнегүе дә булырга тиеш. Шуңа күрә аны “Сүз өстә”, “Иҗади физкультминут” формасында үткәрергә була. Мисал өчен:

Айдар урманга ... (бара)  - атлыйлар

Бөгелеп алма ... (ала) – бөгеләләр

Чистартып аны ... (каба) – ашаган кебек кыланалар

Җиргә килеп ... (утыра) - утыралар

Аннары тагын ... (тора) – торалар

шул рәвешчә дәвам ителә

 Укытучы хайваннар исемен әйтсә – балалар басалар, хайван балаларын атаса – утыралар. Уенның тизлеге классның үсешенә бәйле. Шундый ук уеннарны «Яшелчәләр» һәм «Җиләк-җимешләр», «Авыл» һәм «Шәһәр», «Киемнәр» һәм «Ашамлыклар» һ.б. темаларны өйрәнгәндә кулланырга була.

Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Берничә уенны әйтеп үтик:

Чылбыр уены

Барлык авазлар өйрәнелгәч үткәрелә. Һәр сүз алдан әйтелгән сүзнең соңгы хәрефеннән, яки соңгы иҗегеннән башлана:

  1. аш – шар – рама – агач – чан – нарат – тай - йолдыз – зал...

.

Әйтеп бетер

Фонетик зарядка үткәрү өчен кулланырга була.

На-на – әнә бара машина,

Ни-ни – аш пешерә әни,

Ти-ти – эштән кайта әти,

Ый-ый – укудан кайта абый,

Сә-сә – җил исә,

.

Сүз уйлау

Бу уен татар теленә генә авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер? 

2.2. Лексик уеннар

Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебек уеннар куллану кулайрак була.

Кем күбрәк сүз белә?

Укытучы тактага бер озын сүз язып куя (көнбагыш, көнчыгыш, батырчылык, тантана, тыйнаксызланмаска һ.б.). Укучылар шул сүздә булган хәрефләрдән булдыра алган кадәр яңа сүзләр язарга тиеш. Бирелгән вакыттан соң иң күп сүз язучылар билгеләнә. Тора -бара бирем катлаулана. Исемнәр генә, бер яки ике иҗекле сүзләр генә һ.б.

Әлеге уен укучыларның җитезлеген арттыра, хәтерен яхшырта, сөйләм телен баета.    

Кем күбрәк әйтер?

Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.

Бер сүздән – ике сүз

Укытучы тәкъдим иткән сүзләрдән балалар ике сүз ясап язалар. Ясалган яңа сүзләрнең басымнарын билгелиләр.

Картаю - ... , балавыз - ... , сукала - ... , тапкыр - ... , карчыга - ... , күлмәк - ... , ярсу - ... , чалбар - ... , капкач - ... , кызарган - ... һ.б.

Бу уен балаларда күзәтүчәнлек, игътибар, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Баскыч” уены

Бу уен төрле лексик темаларны үзләштергәндә кулланылырга мөмкин. Ул лексик темага караган сүзләрне истә калдыру максатыннан үткәрелә.

Бер бала чыгып, яшелчә исемен әйтә. Мәсәлән, кишер. Икенче бала, аның янына басып, ул әйткән сүзне кабатлый һәм үзе уйлаган яшелчә исемен әйтә. Ул беренче алдына баса. Өченче бала бу ике баланың һәрберсе янына басып, аларның сүзләрен әйтә һәм икенче баланың алдына басып, үзе уйлаган сүзне әйтә. Балалар шулай баскыч төзиләр, яшелчә исемнәрен әйтәләр. Бу уен балаларның игътибарын, хәтер күләмен үстерү өчен дә бик файдалы.

Кар өеме уены

Билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне бер укучы әйтә, икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти, өченче укучы алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти.

Әлеге уенның максаты: укучыларның сөйләмнәрен камилләштерү, баету. Ул укучыларның хәтерләрен яхшырта, бер-берләрен игътибар белән тыңларга өйрәнергә күнектерә.

.

Сүз төшеп калган

Төшеп калган сүзләр урынына мәгънәсе белән туры килгән сүзне әйтергә. Үрнәк: (Сыер) мөгри, ә эт (өрә).

......... – чаба, ә ташбака - ........... .

......... - яшь, ә әби - ............. .

......... - баллы, ә лимон - ............ .

......... – тозлы, ә суган - ............ .

.......... – җылы, ә тундырма - ......... .

.

Алар нишли?

Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни тегә (яза...). Куян ашый (эчә...). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.

Телефоннан сөйләшү

Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең» бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.

Кибеттә

Әлеге уенны “Кибеттә” темасы буенча алган белемнәрне камилләштерү максатыннан кулланырга мөмкин. Моның өчен предметлар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, уенчыклар, өс киемнәре ясалган картиналар тактага эленә. Бер укучы сатучы, икенчесе сатып алучы ролен башкара. Һәр сатып алучы укучы да, кирәк әйберсен ни өчен дигән сорауга җавап биреп, дәлилләргә тиеш. Мәсәлән берничә мисал: Миңа алма кирәк, чөнки ул тәмле. Миңа китап кирәк, чөнки ул кызыклы. һ.б. Дөрес җөмлә төзесә генә рәсемне ал. Нәтиҗә тактадагы рәсемнәр беткәч кенә ясала. Кемдә рәсемнәр күп, шул җиңүче.

Мондый төр уеннар, белренчедән, укучыларны сөйләм ситуациясе алдында кардыра, ә икечедән, балалар кушма җөмләләр төзергә күнегәләр.

Яраткан әкият геройларыңны таны

Укытучы  яраткан әкият геройларын сурәтли яисә алар турында укый. Укучылар тыңлыйлар. Алар кайсы әкият геройлары турында сүз барганын белергә тиешләр. Мәсәлән,

а) Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын, кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино).

б) Бу – кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина) [5, 17].

Ышанам-ышанмыйм

Укытучы җөмләләр әйтә. Шуларның кайберләре дөрес булмый. Балалар укытучы әйткәннәргә ышануларын яки ышанмауларын белдерергә тиешләр. Уен игьтибарлылык һәм хәтерне үстерүгә ярдәм итә. Укучылар җөмлә дөрес дип ышансалар – кул чабалар, ә ышанмасалар аякларын тыпырдаталар.

Дөрес һәм дөрес булмаган җөмләләр үрнәге:

  • Балалар уйнарга яраталар.
  • Алар мәктәпкә йоклар өчен баралар.
  • Мәктәп ашханәсендә тәмле ашлар пешә.
  • Тәлинкәгә салып өчпочмак, линейка, бозгычлар бирәләр.
  • Бәлешне ит һәм бәрәңге салып пешерәләр.
  • Чәйне тоз салып эчәләр.
  • Китапханәдә китаплар бик күп.
  • Әнә бер песи китап укып утыра.

2.6. Сөйләмгә өйрәтү уеннары

Рәсем буенча сөйлә

Ярышның һәр катнашучысы рәсем буенча, эчтәлек логикасын саклап, берәр җөмлә әйтәләр. Кем иң соңгы җөмләне әйтә, шул җиңүче була.

Ел фасыллары

«Ел фасыллары» темасы белән бәйле булган лексиканы активлаштыру. Бу уенны башлау алдыннан ел фасылларының исемнәрен һәм аларның билгеләрен кабатларга кирәк. Бу темада авыр булмаган шигырьләр ятларга була.

Аннан соң укытучы берәр укучыга исемен әйтмичә генә, берәр ел фасылын уйларга һәм аны сурәтләргә куша. Мәсәлән, «Салкын. Ап-ак. Мин тимераякта, чаңгыда шуам. Кар атышып уйныйбыз. Кар бабай ясыйм».

Укучылар белергә тырышалар: «Бу иртә язмы?»«Бу кышмы?».

Ел фасылларын дөрес атаган кеше җиңеп чыга.

                                                       

                                                         Йомгак

      Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала.

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку-тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

– башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм телне өйрәнү процессын күңелле итә;

– уеннарны куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;

Бу уеннар телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш, шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

                                         

Файдаланылган әдәбият

1. Литвинов И.Л. Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)/ И.Л.Литвинов. – Казань: КАРПОЛ, 1994. – 76с.

2. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.

3. Сафиуллина Ф.С. Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/ Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 2001. – 432б.

4. Харисов Ф.Ф.Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367б.

5. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. проф. Л.З.Шакировой. – Спб.: филиал изд-ва «Просвещение», 2001. – 431с.

6. Хисамова Ф.М., Борһанова Р.А. Татар теле өйрәнә нәниләр/ Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһанова. – Казан: Мәгариф, 1994. – 79б.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану

Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

Мастер -класс "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион- коммуникатив технологияләр куллану"

Бүгенге көндә, мәгълүматның күләме тиз үскән заманда, кирәген сайлап алып, тәртипкә китереп, укучыларны кечкенә генә ачышларына куана белергә өйрәтү замана укытучысының төп бурычларыннан берсе булып т...