Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану
материал по теме
Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, күренекле әдипләрнең әдәби җәүһәрләрен җиткерү, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Бер үк вакытта җирле халкыбыз хәзинәсен дә барлыйлар, үзләре дә уйлап чыгаралар. 5 сыйныфта әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәр, 6 сыйныфта җырлар үтелә. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dbiyat_dreslrend_halkybyznyn_milli_tradiciyalren_kullanu.doc | 229.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану.
Әдәбият укытучысының бурычы, программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея-эчтәлеген аңлатудан, язучының осталыгын бала аңына җиткерүдән, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.
Тәрбияче буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, күренекле әдипләрнең әдәби җәүһәрләрен җиткерү, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Бер үк вакытта җирле халкыбыз хәзинәсен дә барлыйлар, үзләре дә уйлап чыгаралар. 5 сыйныфта әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәр, 6 сыйныфта җырлар үтелә. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.
Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар. Безнең әнә шул саф җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек 'энҗеләрен' ничек тезәргә? Әлбәттә, әдәбият аша. Әдәби китапларны яратып, чын күңеләдән бирелеп укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле баерак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя.
Кызганычка каршы, рәхимсезлек, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.
Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби-бабаларыбызның, нинди генә авырлык күрсәләр дә сынмавы, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу җәһәттән халкыбыз бәйрәмнәре - шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, кешене үз кыйбласына, үз төбәгенә тарта. Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур. 5-сыйныфта Г.Тукай 'Исемдә калганнар', Г.Ибраһимов 'Алмачуар', Ә.Еники 'Матурлык' хикәясе, 'Әйтелмәгән васыять' һ.б. әсәрләрен өйрәнү барышында милләтебезгә генә хас булган йола, гадәт, бәйрәмнәргә тулырак тукталабыз, альбом төзибез. Ә менә Г.Бәширов 'Туган ягым - яшел бишек' әсәре халыкның борын-борыннан килгән матур йолаларын, гореф-гадәтләрен үз авылы кешеләренә бәйләп сурәтләү, халкыбызның шигърилеген, бөеклеген ачу ягыннан кыйммәт. Дәрес барышында аерым өзекләр теге яки бу юнәлештә тәрбияви чара булып тора. Мәсәлән, Бәшир аганың улы Гомәр белән сөйләшү эпизоды укучыларда үз нәсел-нәсәбеңне вакытында ачыклау кирәклеген искәртә. Чәчү-урак мәсьәләсендә, халкыбызның әби-бабалар тәҗрибәсенә таянуы - уңышның төп нигезе булу ассызыклана. Шулай ук шәхси үрнәк - тәрбия бирүнең иң сыналган ысулы. Бәшир ага бөтен эшне җиренә җиткереп башкара, ә Өммикамал кул эшенә бик махир.
Кунак кыз килү вакыйгасы үзеннән-үзе аулак өйләр, каз өмәләре кебек йолаларны, кызларның үз-үзләрен тотышын игътибар үзәгенә алуны таләп итә.
Быел Ф.Әмирханның 'Хәят' повестен дәрес-мәҗлес итеп үткәреп карадым. 'Хатын-кыз язмышы. Тормыш. Дин'. Дәрес темасының һәр сүзе үзе үк ачыклау, аныклауны сорый. Мәҗлес, димәк, мөһим мәсьәләләрне чишү өчен җыену. Мәҗлестәгеләр әдәби текстны белү дәрәҗәсен күрсәтү белән бергә, әдәби геройлар кылган гамәлләргә үз бәяләрен бирәләр. Гомумән, табигать матурлыгы, уйлар, хисләр дөньясының сафлыгы, хатын-кыз гүзәллеге, яшьлек матурлыгы турындагы әсәр күптөрле фикерләр тудырды.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Югарыда санап кителгән бурычларны укыту процессының максатына, урынына, материалның үзенчәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле вакытта, төрле очракта кулланам.
Алда әйткәнемчә, укытучы - белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә әле ул. Ул, һичшиксез, яшь кешенең эчке дөньясын, карашларын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.
Тагы шуңа басым ясыйсы килә: рухи байлык, милли традицияләр исәннәр, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф-гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, яки югалса, без үзебез дә татар халкы булып кала алырбызмы икән?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"
Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...
Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану
Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану
Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт сүзләре белән башлыйсым килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану. М...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану
Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...
Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дәяраклы итеп укытыгыз.Ризаэддин Фәхреддин....
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану
Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...