Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"
статья по теме

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_-_yahin.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

Заявка

 на участие в Республиканской научно-практической конференции

«Актуальные проблемы преподавания татарского языка и литературы, русского и английского языков»

 

Информация об участнике конференции

Фамилия, имя, отчество: Юсупова Рима Мирзагитовна

Место работы: МОУ – Нижнемактаминская СОШ №1 АМР РТ

Должность: учитель татарского языка и литературы 

Домашний/сотовый телефон: 89179032010,  (8-8553) 36-04-41

Электронная почта: urm-dou@mail.ru

Название доклада: Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану

Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану

Хәзерге көндә шәхеснең, җәмгыятьнең тотрыклы үсешен тәэмин итәрлек югары сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү-мәктәпнең төп бурычы. Чөнки җәмгыятьнең алга таба үсеш факторларын формалаштыручы көчләрнең нигезен мәгариф тәшкил итә.

Югары сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, яшь буынны бүгенге җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә өйрәтү өчен, белем эчтәлеген яңартырга, мәгариф хезмәткәрләренең социаль статусын күтәрергә, аларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүне яңача оештырырга, алдынгы педагогик тәҗрибәне киң таратырга кирәк.

Хәзерге чор мәктәпләрендә укучы балаларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү, аларны татар халкының тарихы, мәдәнияты белән якыннан таныштыру, татар әдәбияты һәм мәдәниятенең дөнья халыклары әдәбияты һәм мәдәнияте арасында тоткан ролен һәм йогынтысын ачыклау бүгенге шартларда тагын да актуальләшә. Фән укытуның сыйфатын күтәрү укытучының һөнәри осталыгы, фәнни-методик яктан әзерлеге нык, тирән булуы белән дә бәйләнгән. Заман таләбе укытучыга яңа информацион технологияләр белән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә куллана белүне зарур итә. Үз фәнен яхшы белгән, заман белән бер сулышта атлаган укытучының гына укучылары һәм ата-аналар алдында абруе була. Шундый укытучылар гына яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә тиешле нәтиҗәләргә ирешә ала, милли аң формалашуга ярдәм итә.

Укытучының иң зур максаты - дәрестә бер бала да тик утырмасын, эш белән мәшгуль булсын, уйласын, фикер йөртсен дип тели ул.

Һәр укытучының үзенә генә хас эш стиле, һәр алымга карата үз карашы бар. Ләкин аларның барысына да уртак сыйфатлар хас: укучыларны намуслы, кешелекле, кечелекле, хезмәт сөючән, белемле, әдәпле, яхшыны яманнан аера белә торган итеп тәрбияләү.

Укытучы кайсы гына чорда яшәмәсен, ул чын кеше булып калырга тиеш. Яңа казанышларны кулланып, заманга яраклы кеше тәрбияләү белән бергә гомумкешелек сыйфатлары сагында да торырга кирәк. Мин югарыда санап кителгән сыйфатларга ия булырга тырышам. Ә дәресләрдә укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетып, фикерләрен эчтәлекле итеп, логик эзлеклелектә әйтеп бирергә күнектерәм. Эшчәнлегемдә традицион һәм инновацион алымнарга таянам. А.Яхин методын куллану, балаларда логик фикерләү, нәтиҗә ясый белүне  үстерә. Бу методологиянең төп үзенчәлеге - әсәрне сүтеп җыю, аны өлешләргә таркату, аннары анализ ясау. Таркаткач, бер-берсенә охшаш якларны табабыз, гомуми фикергә киләбез. Бу инде  фәнни фикерләү гамәле, иҗади фикерне фәнни фикер белән өйрәнү. Ә әсәргә анализ ясау-язучының иҗади фикерен табу ул. Иҗади фикердә әсәрнең идеясе дә, проблемасы да, безгә әйткән үгете дә бар. Әдәбият - бер  милләтнеке генә була алмый. Ул - дөнья байлыгы. Без татар әдәбиятының иң асыл, иң характерлы әсәрләре нигезендә балаларга махсус белем - әдәбият теориясен бирәбез. Әдәбият теориясен аңлаган укучы текст өстендә җиңел эшли. Аны анализлый, аңлый белергә өйрәнә. Бу үз чиратында иҗади сәләткә китерә. А. Яхин технологиясе - белгән текст өстендә эшне дөрес оештыру, фәнни һәм иҗади фикерләүгә этәрә торган юл ул. Ул татар мәгърифәте традицияләрен дәвам итә һәм яңаларына таяна. Чөнки әдәбият дәресенең төп максаты - балаларны яшәргә, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Укучы бу дәресләрдә хискә байый, әхлак тәрбиясе ала. Аеруча әһәмиятлесе - укучы бу дәресләрдә мөстәкыйль фикер йөртә, дәрес саен әсәргә анализ ясый, әңгәмә кора.

Сәләтле балалар белән  юнәлешле эшләү нәтиҗәсендә укучыларым район олимпиадаларында 2 - 3 нче урыннарны яулыйлар, районыбызда чыга торган “Әлмәт таңнары”, “Яшьләр заманы” газетасы битләрендә язмаларын урнаштыралар, педагогик уку йортларында белем алалар. Мин укучыларымның уңышларына куану белән генә чикләнеп калмыйм, үзем дә алга барырга омтылам. Тормышта үзләрен аклаган укыту-тәрбия принципларын, алымнарын югалтмыйча, аларны камилләштерү, яңа  тәҗрибә туплау, яңа фикерләр белән баету - минем педагогик осталыгымны арттыруның бер юнәлеше булып тора.

А. Яхин методологиясенә  нигезләнеп төзелгән бер дәрес үрнәген карап китәргә тәкъдим итәм.

Тема: Ф. Кәрим. “Сибәли дә сибәли.” (шигырьгә  анализ).

Максат: - әсәрне А. Яхин методы белән анализлау.

-әдәбият теориясен кабатлау.

-укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

-дөрес һәм төзек сөйләмгә ирешү.

-туган илне ярату хисе тәрбияләү.

-шагыйрь иҗатын олылау.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, әсәрләре, Р. Фәйзуллин шигыре (эпиграф),.”Әдәбият белеме” сүзлеге.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. Дәрескә уңай халәт тудыру.

Саумы, кояш, саумы, көн,.!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә.

2.Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә. Эпиграф укыла һәм аңлатыла: “Бары бер җыр кирәк миңа бу тормышта, гомерлек җыр.” (Р Фәйзуллин).

3.Әсәр өстендә эш.

Укытучының дәрескә кереш сүзе. Ф. Кәрим биографиясенә караган кайбер кызыклы материаллар, Бөек Җиңү бәйрәменә карата чыгарылган Әлмәт районының Дан китабы күрсәтелә. Методик ярдәмлектән С. Хәким сүзләре укыла.

Ф. Кәрим иҗатының үзенчәлеге – табигать һәм кеше бәйләнешендә. Бүгенге дәрестә шагыйрьнең ”Сибәли дә сибәли” шигыре укып анализлана.

Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый. Шигырь терминына ”Әдәбият белеме” сүзлегеннән билгеләмә бирелә.

-Укучылар, әйдәгез шигырьнең интонациясен билгелик. Ул нинди тавыш белән укылды?

-Тыныч, салмак, ышанычлы тавыш белән укыйбыз.

-Ни өчен?

-Чөнки бу әсәр солдат турында, сугышчыларның күрсәткән батырлыгы, түземлелеге турында.

-Әсәрне тыңлагач, сездә нинди хис туды?

Укучылар үзләрендә туган хисләр белән уртаклашалар. Бу - солдатның иптәшен югалту кайгысы, юксыну, кайгыру, борчылу хисе. Хис турында сөйләгәндә, укучыларның игътибарын төс бирелешенә дә юнәлтергә кирәк. Әгәр сез рәссам булсагыз, нинди төсләрне кулланыр идегез?

-Кара, соры, шәмәхә, кара, яшел, күк төсләр -,дип җавап бирә балалар.

-Балалар, шигырьне вакыйгаларга таркатыйк әле:

-көзге яңгыр;

-разведкадан кайту;

-кабер казу;

-яшь нарат;

-иптәшне күмү.

Балалар төп вакыйгаларны саныйлар һәм әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйлиләр.

Әсәрдән вакыйгаларны табарга һәм эчтәлекне ачарга ярдәм иткән образлар таптырыла. Ярдәмче образларга җил, төн, яшь нарат, яңгыр образлары керә. Бу поэтик образларның һәлак булган солдат белән уртаклыгы таптырыла.

-Яңгыр-нинди? (көзге, салкын, вак, озак бара, пычрак, күңелсез)

-Җил - ыңгыраша, табигать сыкрана, ризасызлыгын белдерә.

-Нарат - яшь. Ни өчен нарат төбенә күмелә? Чөнки нарат озак яши, сугышчының кабере дә югалмаячак.

-Төн - озын, караңгы, хәтта ул да күрә ала.

4.Сүзлек эше.

-үзле балчык - кулга, аякка ябешә торган балчык, икенче төрле әйткәндә-глина.

5.Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. Шигырьдән кабатлауга мисаллар таптырыла. ”Әдәбият белеме” сүзлегеннән рефренга билгеләмә бирдерелә. Ни өчен Ф. Кәрим кабатлау алымы кулланган дигән сорауга укучылар сугышчы иптәшен югалту һәм күмүнең никадәрле аяныч һәм тетрәндергеч икәнен күрсәтү өчен дип җавап бирәләр. Эпитетка мисаллар китерелә: төнге җил, көзге яңгыр, үзле балчык, яшь нарат, көзге төн һ.б.

6.Укытучы укучыларның игътибарын шигырьнең исеменә юнәлтә. Ни өчен “Сибәли дә сибәли” дип атала? Ф .Кәрим сугышның хәвефен тулырак күз алдына китерү өчен озакка сузылган яңгыр образы белән тәңгәлләштереп бирә дип дәлиллиләр укучылар.

7.Шигырьне балалар укыйлар, магнитофон язмасында да тыңлыйлар.

8 Дәрескә йомгак ясала, нәтиҗәләрне балалар үзләре чыгаралар: җирдә сугыш булмасын; кеше гомерләре өзелмәсен; табигать кеше хәсрәте белән яшәмәсен, һ. б.

9. Билгеләр куела. Өйгә эш бирелә.

Шулай итеп, А.Яхин методологиясе белән эшләгәндә укучылар үз фикерләрен тулы, төгәл, инандырып әйтә белергә өйрәнәләр. Дәресләрнең кыйммәте дә шунда: көтелгән нәтиҗәне дәрестә үк алырга мөмкинлек туа, җавапларның төрле була алуы укучыларны куркытмый, чөнки һәркем дәрестә үзен ышанычлы хис итә. Әдәбият дәресләре шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән бит. Бу алым белән эшләүнең тагын бер өстенлеге бар: укучылар әдәби әсәргә якын килеп, аерым күренешләрне дәрестә уйнап та күрсәтә алалар. Хәтта тәрбия сәгатьләрен оештырганда, сыйныф чаралары әзерләгәндә дә мин еш кына “Әхлак дәресләренә” мөрәҗәгать итәм. Яхшы гадәтләргә өйрәнсәң, зирәклеккә өйрәнү җиңелрәк була ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.

Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга ...

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...