Мастер -класс "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион- коммуникатив технологияләр куллану"
план-конспект
Бүгенге көндә, мәгълүматның күләме тиз үскән заманда, кирәген сайлап алып, тәртипкә китереп, укучыларны кечкенә генә ачышларына куана белергә өйрәтү замана укытучысының төп бурычларыннан берсе булып тора. Моның өчен, компьютер технологияләреннән уңышлы файдаланырга, үз –үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып бәяләргә дә кирәк.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районының
"29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениесе
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Корычбаева Гүзәл Сәлим кызы
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
информацион –коммуникатив технологияләр куллану
Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин, Корычбаева Гүзәл Сәлим кызы, Түбән Кама шәһәренең 29 нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. Минем һәр көнем балалар дөньясына бәйле. Эш көнем балалар арасында узгач, төрле кызыклы вакыйгаларга бай. Уздырылган очрашулар, киңәшмәләр, чаралар –һәркайсы үзенә күрә бер маҗара. Кыскасы, минем моңсуланып утырырга вакытым юк, һәр көнне алга атлыйм.
- Әйтегез әле, замана укытучысы нинди булырга тиеш?
- Балаларның психологиясен белергә тиеш, яңа технологияләрне кулланып эшләргә, эзләнергә, яңалыкларны күзәтеп үз хезмәтендә кулланырга һ.б.
- Әйе, бүгенге көндә, мәгълүматның күләме тиз үскән заманда, кирәген сайлап алып, тәртипкә китереп, укучыларны кечкенә генә ачышларына куана белергә өйрәтү замана укытучысының төп бурычларыннан берсе булып тора. Моның өчен, компьютер технологияләреннән уңышлы файдаланырга, үз –үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып бәяләргә дә кирәк.Шуңа күрә, мин үз эшемә бөтен күңелемне бирәм. Хәзерге катлаулы заманда укучыларны ничек кызыксындырырга дигән сорауны да үземә еш куям.
Бүгенге мастер классымны туган тел һәм әдәбият дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллануга багышлыйм.
Ә хәзер минем остаханәмә рәхим итегез!
2 нче сыйныфта “Көзге уңыш” бүлеген йомгаклаганда “Кәрзин “ уенын уйныйбыз:
- Игътибар тактага. Сезнең алдыгызда кәрзиннәр. Белмәмеш бу кәрзингә яшелчәләр белән җиләк җимешләрне бергә җыйган. Әйдәгез әле аңа ярдәм итик: бу яктагы кәрзингә яшелчәләрне, монысына җилк җимешләрне салыйк. (укучылар җиләк –җимеш, яшелчә исемнәрен әйтеп кәрзиннәргә бүлеп салалар).
Бу уен алымы ярдәмендә мин укучыларның игътибарын, фикерләү сәләтен, хәтерләрен арттырам, сүзлек запасларын баетам. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: бу бирем интерактив тактада да эшләнсә, укытучыга да үсеш ягыннан бик кулай, чөнки без һәрвакыт үсештә булырга тиеш.
- Сезнең алдыгызда рәсем (“Көзге уңыш” темасына, яки “Яшелчә базарында” темасына рәсем алабыз) . Сез алдагы күнегүдә кабатлаган сүзләрне кулланып, кечкенә генә текст төзергә тиеш буласыз. (Укучылар бирелгән рәсемгә карап берәр җөмлә төзеп әйтәләр. Җөмләләр үзара бер- берсен тулыландырып торырга тиеш)
Бу алым балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, сүзлек запасын баетырга, игътибарны, хәтерне арттырырга ярдәм итә.
- Хәзер без сезнең белән базарга барырга да әзер. Сезнең алдыгызда
карточкалар. Шуларның берсендә сатучы диеп язылган. Кайсыгызга
эләкте?
-Димәк, син- сатучы. Калган карточкаларда биремнәр. Сез шул
биремнәрне үтәргә тиеш буласыз.
(Базарга бар, алманың ничә сум торганын бел, 1 кило алма алып кайт,
Бу алым укучыларга диалогик- монологик сөйләмгә чыгарга ярдәм
итә, сүзлек запасларын баета
- Дәресләрдә укучыларны ял иттер өчен, хәрәкәтле уеннар куллану да бик отышлы. Балалар аны бик яратып кабул итәләр.
- Әйдәгез әле бераз ял итеп алабыз. Мин сезне такта янына чакырам. Мин хәзер музыка куям, бергәләп биибез. Мин яфраклар чәчәм. Сез аларны җыярга тиеш буласыз. Кем күбрәк җыяр?
- Утырабыз. Сзнең һәркайсыгызда яфраклар. Аларның артында җөмләләр төзү өчен аерым сүзлзр бирелгән. Сез аларны кулланып, дөрес җөмлә төзергә тиеш.
Бу алым укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерергә ярдәм итә.
5 Ә хәзер тактага карыйбыз. Мин сезгә сораулар әйтәм, сез җавап бирегез:
Кыяр –яшел, озынча, тәмле, бакчада үсә
Кишер- куе сары, аны куян ярата
Чөгендер –кызыл, аның белән борщ пешерәләр
Шалкан - ак, аның турында әкият тә бар
Борыч- ачы да баллы да була, кызыл, сары, яшел төсләрдә була, төчкертә,
Бәрәңге – аның боламыгын балалар бигрәк тә ярата. Бәлеш, кыстыбый пешергәндә дә кулланалар
Кроссворд укучыларның танып-белү эшчәнлнген активлаштыручы мавыктыргыч уен. Без аны дәреснең теләсә кайсы этабында куллана алабыз. Кроссвордны төзү күп вакыт ала, шуңа күрә аны җиңел ясаучы программа сайтында эшлим. Дәресләрдә онлайн кулланам.
6 Яңа алымнарның берсе- тавышландыру. балалар аны бик яратып кабул итәләр.
Яшелчә, җиләк җимеш көзен өлгерә. Алар өлгерсен өчен, яңгыр ява. Шуңа күрә тавышландыру алымына яңгырлы көзне алдым.
- Мин сезгә видеодан өзек күрсәтәм. Сезнең алдыгызда терәк сүзләр бар. Бер кат карагач, сез шул сүзләрне кулланып, аны тавышландырырга тиеш буласыз.
Гадәттә, бу алымны куланганда балаларга әзерлек өчен 3-4 минут вакыт бирелә, өзек 2 тапкыр курсэтелэ.
Бу алым укучыларның сөйләм телен һәм иҗади .....сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
Хөрмәтле коллегалар! Әгәр дә сез, бүгенге мастер классны файдалы, кызыклы диеп санасагыз тактадагы агачка яшел алманы алыгыз.
Әгәр дә үзегезнең дәрестә бу алымнарны куланначаксыз икән сары алманы тәгъдим итәм.
Әгәр дә мастер класста катнашу авыр булган икән- кызыл- сары алманы ала аласыз.
Бүгенге мастер классымны күренекле мәгърифәтче Р. Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Балаларыгызны үзегезнең заманадан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Хөрмәтле коллегалар! Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сезнең белән эшләве рәхәт булды. Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар телим!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.
Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе
Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану
Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.
Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга ...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү
Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү
1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...