Мастер-класс Татар әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану
план-конспект урока (7 класс) по теме

Гатауллина Рамзия Асатовна

Мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx32.99 КБ
Файл prezent.master_klassa.pptx1.01 МБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану

Мастер-класс

Гатауллина Рәмзия Әсәт кызы, Казан шәһәре Совет районы 174нче урта мәктәбе укытучысы

Бүген укучылар үзаллы фикер йөртергә, күп төрле мәгълүмати  чыганаклар  белән эш итә белергә тиеш, бу – заман таләбе.Дәрестә критик фикерләү ысулларын куллану аларның фикерләү куәтен үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, иң мөһиме бала дөрес сорау куярга һәм аңа җавап бирергә өйрәнә.Америка психологы Элисон Кинг әйтүенчә,”фикерли белгәннәр генә дөрес сорау куя  белә”.(2слайд).

Бу технологиянең максатлары: 1) укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.(3слайд).

Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.(4слайд)

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.(5слайд)

  1. Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.(6слайд).
  2. Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.
  3. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.(7слайд).

Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку(8слайд).

Әдәбият дәресләрендә кластер, синквейн, “алты эшләпә”, инсерт һәм “кәрзин” ысулларын кулланам.

Кластер ысулы.

Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата. Бу ысулның өстенлеге шунда, монда чикләүләр юк, укучылар барлык фикерләрен яза алалар. 8нче сыйныфта Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” повестен өйрәндек. Бу әсәр сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләнеп  язылган.Сугышның кешелек дөньясына никадәр фаҗига китерүен  сурәтләгән бүлеге “Ул көннәрдә” дип атала.Текстны укыганнан соң, анализ ясалды.  Тактага  дәреснең темасын һәм идеясен ачарга ярдәм итүче төп (ачкыч) фикер язып куела.”Сугыш”(9слайд). Аның тирәсендә фактлар, образлар һәм аларның эш-хәрәкәтләренә бәйле фикерләр, җөмләләр языла:”...кырда янган машиналар, танклар аунап ята”, “...окоплар, базлар һәм балчык өемнәре зур-зур каберләргә охшаш”, “...үлгән иптәшләрнең гәүдәләре ята” һ.б(10Слайд).Бу җөмләләр уртада урнашкан төп җөмләгә сызыклар ярдәмендә тоташтырылалар, бәйләнеш саклана.  Соңыннан слайд ярдәмендә укытучы төзегән кластер белән чагыштырып, хаталарын таба, нәтиҗә ясый.Мондый алым ярдәмендә укучы сүзләрнең мәгънәсен аңлый; үз фикерен әйтергә, чагыштырырга, нәтиҗә ясарга,сүзләрнең синоним, антоним,омонимнарын табарга һәм сөйләмдә кулланырга өйрәнә.Шулай итеп, укучыларның уй-фикерләрен, геройларга мөнәсәбәтләрен чагылдырган график сурәт барлыкка килә.

Инсерт ысулы“кызыксыну”этабында  кулланыла.

Ул укучыларны үзаллы фикерләргә, нәтиҗә ясарга өйрәтә, монологик һәм диалогик сөйләмне үстерә.”Инсерт” ысулын әсәрнең эчтәлеген үзләштергәндә яки язучының биографиясе белән танышканда куллану отышлы. Башта шартлы тамгалар ярдәмендә (“☺”- яңалык белдем,”•”- миңа билгеле, “☹ “- аңлашылмый) текстны үзаллы укыйлар, төп фикерне табып, теманы билгелиләр, укытучы әзерләгән сорауларга җавап бирәләр, яки үзләре әсәр эчтәлеге буенча сораулар төзиләр.

Мәсәлән, 5нче  сыйныфта Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен өйрәнгәндә, язучының тормыш һәм иҗат юлын инсерт ысулын кулланып  өйрәнергә була.(12Слайд).

“Синквейн язу” ысулы.

 Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә.. Бу ысулның кабул ителгән кагыйдәләре бар.

Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч фигыль языла. Алар темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме, языла. Ул теманы ачыклый, аңа карата укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.

Мәсәлән, 4нче сыйныфта Роза Хафизованың “Күгәрчен белән малай” хикәясен өйрәнгәннән соң, укучылар белән синквейн язып карадык.(13слайд)

Шулай итеп, критик фикерләүне үстерү  технологиясе ярдәмендә укучының материалны алдан ук күзаллау, уй-фикерен иптәшләренә җиткерү мөмкинлеге туа, сүз байлыгы арта, бәйләнешле сөйләм теле үсә.

Тема.Роза Хафизова “Күгәрчен һәм малай”хикәясе.

Казан шәһәре Совет районы 174нче урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Галина Фәрәзинә Миңнефән кызы

Максат: 1.Текст өстендә эшләү күнекмәләрен камилләштерү:хәл-вакыйга һәм күренешләрне, геройларның холык-фигылен, хис-тойгыларын интонация ярдәмендә күрсәтеп, сәнгатьле укырга өйрәтү.

2. Күзәтүчәнлек, логик фикерләү һәм хәтерне үстерү.

3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, изгелек эшләү теләген уяту.

Җиһазлау: кош рәсемнәре, презентация, Р.Хафизова портреты, китаплары, дәреслек.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.Уңай психологик халәт булдыру.

Хәерле көн, кадерле укучылар!Шундый матур көндә сезне күрүемә чиксез шатмын. Көнне – җылы кояш, агачны –яфрак, кешене яхшы уйлары, изге эшләре бизи.

Дөньядамәңге калыр эш-

Ул да булса изгелек.

Күккә дә очар –изгелек,

Суга да батмас –изгелек,

Телдән дә төшмәс –изгелек.

 II.Уку мәсьәләсен кую.Кадерле укучылар, мин сезнең изгелекле булып үсүегезне телим.Шуңа да бүгенге дәреснең девизы итеп “Изгелек эшләсәң, игелек күрерсең” мәкален алдым.Без дәрестә “Нәрсә ул изгелек?” соравына җавап эзләрбез, Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе белән танышырбыз.Кем соң ул Р.Хафизова?(Язучы).

III.Уку мәсьәләсен чишү.”Инсерт” ысулын куллану.

Роза Хафизова турындагы мәгълүматны укыйк, игътибарлы булыгыз, кызыклы яңалыклар булыр, аларны билгеләп барырсыз.(Таратма материалны үзаллы уку).

Кем соң ул Роза Хафизова?

Балалар язучысы Р.Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан республикасы Бөгелмә шәһәрендә туа. Гаиләдә икенче бала була ул. Әтиләре Мирсәет абый сугыш башлангач фронтка китә. Ул Розага сугыштан ике тапкыр хат җибәрә. Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый. Сугыш башланганда Розага 11 яшь була. Ул еллардагы ачлык, хәерчелек аларны да урап үтми. Әниләре, олы балалар эштән кайтып керми. Роза апага да сынау арты сынау килеп кенә тора. Бик суык көнне күрше мәктәптән укудан кайтканда салкыннан аяклары атламас була, аңын югалтып егыла. Бәхетенә каршы үтеп баручы кеше, аны күреп, өенә алып кайта. Икенче тапкыр язгы ташу вакытында боздан тиз генә чыгармын дип елга өстенә кереп китә. Бозлар шартлап ярыла. Шулчак милиционер күреп ала, аны тартып чыгара.

Мәктәптә укыган елларында шигырьләр яза башлый.1947нче елда Казан университетына керә. Университетны тәмамлагач, Төмән өлкәсенә Тобол шәһәренең урта мәктәбендә татар теле фәнен укыта. “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Пенсия яшенә җиткәнче Р.Хафизова республика татар балалар журналы “Ялкын”ның баш редакторы хезмәтендә була.

Р.Хафизованың нәниләр өчен әкиятләре, тәрбияви хикәяләре тупланган “Кыңгыраулар җыры” беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул дистәдән артык китап авторы. Аның “Кирлемән”, “Әкиятләр”, “Сак-сок тавышы”, “Актәпи нигә моңая” кебек китаплары укучылар арасында бик популяр.(Материал белән танышканнан соң, таблица тутырыла, авторның китаплары тәкъдим ителә.)

•- миңа билгеле

☺-яңалык белдем

язучы

Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый

“Кирлемән”

татар теле фәненукыта

“Әкиятләр”

ачлыктан аңын югалтып егыла

Актәпи нигә моңая”

боз астына китә яза

  1. Кластер төзү.(Изгелек сүзенә игътибар иттерү).

Сүзлек өстендә эш.Изгелек,игелек сүзләренең тарихы борынгы төрки телендә кулланылган  иги, изи сүзләренә барып тоташа. “Игелек(изгелек) кылу” –ходай кушканны үтәү дигәнне аңлата.

Ә сез изгелек сүзен ничек аңлыйсыз?(Кластер төзү).

Табигатькә сакчыл караш

Шәфкатьлелек                             Мәрхәмәтлелек

Яхшылык        Миһербанлык

V.Коллектив эш.Роза Хафизова әсәрләрендә  изгелек һәм яхшылык, табигатькә сакчыл караш төп урынны алып тора.Аның “Күгәрчен белән малай” хикәясен искә төшерик.Экрандагы планга игътибар итегез.

Шушы планны, хикәядәге хәл-вакыйга үсешенә туры китереп, үзгәртегез.

  • Малай кошка  ярдәм итә.
  • Күгәрчен  бәлага юлыккан.
  • Күгәрчен башта малайдан курка
  • Кешеләрнең гамьнәрендә дә юк.
  • Малай күгәрченне җибәргәч кичергән хисләр.

Хикәядәге вакыйгаларны искә төшерү.Эчтәлеген кыскача сөйләтү.

VI.”Тар һәм киң сораулар “.Хикәя сезгә охшадымы? Аны укыганда нинди уй-хисләр кичердегез?(Соклану, куану, жәлләү,горурлану).

1.Сез нәрсәгә сокландыгыз?Хикәядә сүз барган малай нинди?

         Малайны сурәтләгән урынны табып укыгыз.(27бит,1аб.)

2.Нәрсәне жәлләдегез?Шул урынны укып күрсәтегез.(26бит,1аб).

“Почмак” ысулы.Хикәянең эчтәлеген күзаллап , вакыйгаларны искә төшердек. Сезгә нәрсә ошамады?(Кешеләрнең гамьсезлеге, игътибарсызлыгы, мәрхәмәтсез, явыз кешеләр)..Ни өчен?

VII.Өйгә эш.Күгәрчен турында эссе язып килергә.

Укытучы. Бөек акыл иясе Р.Фәхреддин сүзләрен укыйк.(Экран ачыла).

Тормышта һәркем бәхетле булырга хыяллана. Ләкин бәхеткә бер генә юл илтүен онытмыйк, дуслар, ул- изгелек.”

VIII.Синквейн төзү.

Рефлексия. Укучылар, без нәрсә турында сөйләштек?.(Изгелек турында).Балалар, сез изгелекне алдан искәртеп эшлисезме? Ә көтелмәгән чакта кемнәндер игелек күрү бигрәк тә шатлыклы икәнен беләсезме? Балалар, изгелек кылуны көндәлек бурыч, тормышыгызның кагыйдәсе итеп алыгыз! Чөнки кеше игелек кылган саен аның күңеле үсә, канатлана, сәламәтлеге яхшыра.

Изгелек.

Көтелмәгән, көндәлек.

Куандыра, канатландыра, дәртләндерә.

Изгелек эшләсәң, игелек күрерсең.

Бәхет.

IX.Йомгаклау.

X.Үзбәя.

.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану Мастер класс

Слайд 2

“ Фикерли белгәннәр генә дөрес сорау куя белә”. Э.Кинг

Слайд 3

Максатлары : укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү; танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Слайд 4

Бурычлары : укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; белем бирү процессын оптимальләштерү , белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Слайд 5

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту төшенү (аңлау) рефлексия .

Слайд 6

Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Слайд 7

Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша .

Слайд 8

ысуллары ысуллары кәрзин инсерт синквейн кластер фишбоун, паузалар ясап уку. дидактик уен терәк конспект

Слайд 9

Сугыш

Слайд 11

Сугыш

Слайд 12

Дәрҗия Аппакованың тормыш юлы һәм иҗаты -яңалык белдем -миңа билгеле - аңлашылмый Татар язучысы , талантлы прозаик һәм драматург  1898 елның 2 мартында Татарстанның Түбән Кама районы Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа .  1914 -1919 елларда балалар укыта .  1919 - 1925 елларда корреспондент һәм берникадәр вакыт хәрби труппада артистка булып эшли .  1928–1943 елларда Урта Азиядә яши .  1932–1940 елларда хикәя , повесть, романнары басылып чыга . « Кечкенә Бануның тарихы » китабы .  1943-1948 елларда Дәрҗия Аппакова төп игътибарын балалар драматургиясенә юнәлтә . «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» ( 1946 ), «Илдус» ( 1947 ) исемле пьесаларын яза . 1935 елдан СССР Язучылар берлеге әг ъ засы.

Слайд 13

Синквейн төзү. Изгелек. Көтелмәгән, көндәлек. Куандыра, канатландыра, дәртләндерә. Изгелек эшләсәң, игелек күрерсең. Бәхет.

Слайд 14

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану» Мастер-класс

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану мисалы буларак Сораулар ромашкасы алымы тәкъдим ителә....

География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану

  Критик фикерләү технологиясе буенча төзелгән дәрес үз эченә өч стадияне ала: кызыксындыру, төшенү, рефлексия. Һәр стадиянең уз максаты һәм эш алымнары бар....

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану...

Публикация: "География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану"

  Бүгенге  көндә җәмгыятьтә каршылыклы ситуация туды: җәмгыятькә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса да, материаль байлыкларның  приоритет алуы сәбәпле,  ге...