Универсаль уку гамәлләре
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9 класс)
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре | 70.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында көтелгән нәтиҗәләр өч төрле: шәхескә кагылышлы, предмет нәтиҗәләре, метапредмет нәтиҗәләре.
Метапредмет нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар. Мета - аша, аркылы, өстендә дигән мәгънәдә. Кайвакыт аны - универсаль белемнәр, ә кайчак - фикер эшчәнлеге дип атыйлар. Метапредмет дәресләрдә алган белемнәр - универсаль. Алар теория категориясеннән практикага күчәләр. Укытучы эшчәнлеге аңа белем бирүгә генә нигезләнми, ә алган белемнәрне куллану юлларын күрсәтүгә корыла.
Метапредметныӊ төп максаты:
- укучыда схемалаштыру сәләтен формалаштыру,
- билгеләмәләр белән эшләү сәләтетен формалаштыру,
- китерелгән вакыйгаларга укучыныӊ шәхси позициясен формалаштыру.
Метапредмет дәреснеӊ биремнәренә таләпләр:
- катлаулылык, пробемалы һәм эзләнү характерында
Метапредмет нәтиҗәләре
- универсаль уку гамәлләрен (танып-белү, регулятив, коммуникатив)
формалаштыруга хезмәт итә.
Метапредмет нәтиҗәләре универсаль уку гамәлләре формалаштыру программалары һәм шулай ук барлык укыту программаларын үзләштерү нигезендә формалаша. Предмет нәтиҗәләре һәр укыту предметының аерым үзенчәлеген һәм фәнни нигезләрен үзләштерү, аны үзгәртә алу һәм куллана белү күнекмәләрен күздә тота. Бу нәтиҗәләргә бары тик укучылар эшчәнлеген эшлекле якын килү методына нигезләнеп, укучылар эшчәнлеген оештырганда гына ирешеп була. Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр нәрсә ул? Бу һәр уку чының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү. Нәтиҗәләргә таләпләр — ул гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала. Танып – белү ихтыяҗы шәхес үсеше нәтиҗәсенә, шулай ук укучыларның бер – берсенә, уку – укыту процессында катнашучыларга, ук – укыту процессының үзенә һәм аның нәтиҗәләренә укучыларның кыйммәти мөнәсәбәтләр системасы ул. Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.
Белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү - укучылар ирешкән белем дәрәҗәсен дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән белем һәм күнекмәләргә туры килү - килмәвен чагылдыра. Соңгы вакытта традицион контроль төшенчәсе, яисә диагностика сүзе урынына мониторинг сүзе кулланыла башлады. Мониторинг – “педагог-укучы” системасында өзлексез тикшерү эшчәнлеге, үз чиратында ул укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә һәм вакытында укытучыга кирәк кадәр төзәтүләр кертергә ярдәм итә. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы. Мәктәптә укучыларның белемнәрен өзлексез тикшерү, өйрәнү системасы буларак мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә. Уку нәтиҗәләрен тикшерү төрләренә агымдагы контроль, тематик һәм йомгаклау контроле керә. Йомгаклау контроле чирек, яртыеллык, ел эчендә укыту нәтиҗәләрен тикшерү формасында була. Теләсә нинди теманы өйрәнүнең уңышлылыгы алда бирелгән белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсенә бәйле. Әгәр укытучы укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп, контрольдә тотмаса, ул алдагы укыту процессын дөрес һәм уңышлы итеп төзи, оештыра алмас иде. Моны ул диагностика ярдәмендә тормышка ашыра. Бу очракта контроль кисемнәр үткәрелә. Кисем үз чиратында баштагы белемнәрне соңрак алган белемнәр белән чагыштыру өчен кирәк.
Белемне бәяләү чаралары комплексы - ул төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләрен бәяләү өчен диагностик биремнәр. Ул минимум ике биремнән торырга тиеш, берсе аның предмет нәтиҗәләрен, икенчесе метапредмет нәтиҗәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Авторлык эше: Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Гөлназ Рәшит кызы
- Исеме: Хикәя фигыльнең заман формалары
Класс: 6
Предмет: татар теле
Предмет нәтиҗәсе: хикәя фигыльнең заман формаларын аера һәм сөйләмдә куллана белү
Бирем:
- 1 дәрәҗә: Хикәя фигыльнең заман төркемчәләрен таблицага тутыр: бара, ачты, ошатмаган, сипкән, килә, ышана, ява, кайтачак, килер, сибәр, карый, орышыр, йоклар, күрәчәк, очты, күрә, җырлый, күрде, сөйли, тоткан, укыды.
Ачкыч1:
Хәзерге заман | Үткән заман | Киләчәк заман |
бара, килә, ышана, ява, карый, күрә, җырлый, сөйли. | ачты, ошатмаган, сипкән, кайтачак, очты, күрде, тоткан, укыды | кайтачак, килер, сибәр, орышыр, йоклар, күрәчәк. |
- 2 дәрәҗә: Фигыльгә заман кушымчалары өстәп яз: бар(х.з), оч(билгеле үт.з), күр(билгеле үт.з.), укы(билгеле үт. з.), кил(х.з.), кайт(билгеле к.з.), күр(билгеле к.з.), кар(х.з.), ышан(х.з.), яу(х.з.), кил(билгесез к.з.), тот(билгесез ут.з.).
Ачкыч 2: Бар(а), оч(ты), күр(де), укы(ды), кил(ә), кайт(ачак), күр(әчәк), кар(ый), ышан(а), яв(а), кил(ер), тот(кан).
- 3 дәрәҗә: "Тиздән әнием бәйрәме" темасына эшләнгән һәм эшләнәчәк гамәлләр турында хикәя яз.
Аналитик шкала:
- текстның төзек, эзлекле булуы;
- теманың төгәл ачылуы;
- җитәчәк, әзерләрмен, котлаячакмын, булышырмын, сөйләштек, шатланачак, бирермен, килештек кебек фигыльләр куллану күздә тотыла.
- Исеме: Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәре
Класс: 5
Предмет: татар әдәбияты
УУД (Метапредмет нәтиҗәсе): танып белү эшчәнлеге: әдәби әсәрне мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, текст белән эшли белү, эчтәлекне модельләштерү
Бирем: Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәре буенча 4 өлештән торган план төзе.
Аналитик шкала.
Эчтәлек якынча шушы калыпта тикшерелә:
1. Малайның әнисе тырыш: кояш белән тора, кояш белән ята.
2. Әнисе малайдан су алып кайтып бирергә үтенә.
3. Дөнья ямьсезләнә, кояшта тап барлыкка килә.
4. Малай хатасын аңлый, тап кими, ләкин тулысынча юкка чыкмый.
3. Исеме: Исем
Класс: 5
Предмет: Татар теле
Предмет нәтиҗәләре: исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.
Биремне формалаштыру: исемнәрне тиешле килешкә куеп языгыз.
1нче дәрәҗә.
1. Болын... чәчәкләр үсә. 2. Мин әни... яратам. 3. Без кибет... барабыз. 4.Балалар походтан... кайталар. 5. Айгөл... дәфтәрләре чиста.
Тикшерү инструменты. Ачкыч: болында, әнине, кибеткә, походтан, Айгөлнең.
Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1 хата , “3”- 2 хата.
2 нче дәрәҗә.
Биремне формалаштыру: бирелгән исемнәрне чыгыш килешенә куеп яз.
Апа, туп, әтәч, укытучы, урман, күрше, урам, кояш, сатучы, дәрес.
Тикшерү инструменты. Ачкыч: Ападан, туптан, әтәчтән, укытучыдан, урманнан, күршедән, урамнан, кояштан, сатучыдан, дәрестән.
Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1, 2 хата , “3”- 3 хата.
3 дәрәҗә.
Биремне формалаштыру: Мәктәп сүзен төрле килешләргә куеп 6 җөмлә яз.
Тикшерү инструменты. Ачкыч: мәктәп, мәктәпнең, мәктәпкә, мәктәпне, мәктәптән, мәктәптә.
Бәяләү критерийлары: “5” - хатасыз, “4”- 1, 2 хата , “3”- 3 хата.
4. Исеме: Хикәя һәм повесть
Класс: 5
Предмет: татар әдәбияты
УУД (метапредмет нәтиҗәсе): танып - белү
Бирем: бирелгән аңлатмаларга таянып, хикәя һәм повесть төшенчәләрен чагыштырып, җавапларны таблицага язып барырга.
Хикәя – катлаулы булмаган вакыйгаларны, тормышның бер күренешен – эпизодын, кеше характерының, язмышының бер сыйфатын гына ача; төп геройлар бер яки берничә генә, вакыйгалар күләме зур булмаган кече эпик жанр.
Повесть – эпик төрнең хикәядән зуррак булган жанры. Вакыйгалар, геройлар язмышы киңрәк, берничә күренештә, эпизодта бирелә; катнашучы геройлар саны күбрәк; күләме хикәя белән чагыштырганда зуррак, хәтта берничә бүлеккә дә бүленә.
- Ничә эпизодтан, күренештән тора?
- Катнашучы геройлар саны?
- Вакыйгалар, геройлар язмышын ничек ача?
- Күләме?
- Нинди жанр?
Ачкыч:
1.Бер
1.Берничә
2.Бер яки берничә
2.Катнашучыларның саны күбрәк.
3.Бер сыйфатын гына
3.Киңрәк
4.Зур түгел
4.Хикәя белән чагыштырганда зуррак, хәтта берничә бүлеккә дә бүленә
5.Кече эпик жанр
5.Эпик төрнең хикәядән зуррак булган жанры
Тикшерү инструменты : Һәр дөрес җавапка 1 балл. Иң югары балл – 5.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Универсаль уку гамәлләре
Универсаль уку гамәлләре...
Универсаль уку гамәлләре төрләре (УУД)
Универсаль уку гамәлләре төрләре (УУД) ...
Универсаль уку гамәлләренең асылы.
Универсаль уку гамәлләре составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок аерып күрсәтелә:1. Шәхескә бәйле гамәлләр2. Юнәлеш алуга ка...
Татар әдәбияты дәресләрендә танып белү универсаль уку гамәлләре формалаштыру. Методик эшкәртмә.
Татар әдәбияты дәресләрендә танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлтелгән эш төрләре, аларны кулланышка кертү мөмкинлекләре әдәби әсәрләр мисалында күрсәтелә....
Универсаль уку гамәлләрен кулланып, лирик әсәргә анализ ясау үзенчәлекләре
Белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларына күчү чорында мәктәптә әдәбият фәнен укыту үзенчәлекләре;С.Сөләйманованың “Кеше” шигыре мисалында шигъри әсәргә анализ ясау тәрти...
Оценочное образовательное событие – пространство реализации образовательных «универсалий»
Статья - описание опыта организации образовательного события по оцентке метарпедметных результатов выпускников основной школы...
Универсаль уку гамәлләре
Укытучылар өчен ярдәмлек...