Универсаль уку гамәлләрен кулланып, лирик әсәргә анализ ясау үзенчәлекләре
методическая разработка

Габделхакова Гөлчәчәк  Рашит кызы
  1. Белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларына күчү чорында мәктәптә әдәбият фәнен укыту үзенчәлекләре;
  2. С.Сөләйманованың  “Кеше” шигыре мисалында шигъри  әсәргә анализ ясау тәртибен һәм белемнәрне бәяләүне күрсәтү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мастер класс50.05 КБ

Предварительный просмотр:

Универсаль уку гамәлләрен кулланып, лирик әсәргә анализ ясау үзенчәлекләре 

Мастер класс

Казан шәһәре Совет районы ГБМБУ ”90нчы гимназия”сенең

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова Гөлчәчәк Рашит кызы.

Дәрес барышы.

1. Кереш . Без  бүген сезнең белән “Универсаль уку гамәлләрен кулланып, лирик әсәргә анализ ясау үзенчәлекләре ” дигән тема буенча сөйләшү алып  барабыз. Теманы ачу юнәлнешендә без түбәндәге мәсьәләләргә тукталырбыз:

  1. Белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларына күчү чорында мәктәптә әдәбият фәнен укыту үзенчәлекләре;
  2. С.Сөләйманованың  “Кеше” шигыре мисалында шигъри  әсәргә анализ ясау тәртибен һәм белемнәрне бәяләүне күрсәтү.

2.Танышу                  Бергә эшләү, алда торган бурычларны  бергәләп чишәр өчен

безгә, әлбәттә, бер-беребез турында күбрәк белергә кирәк. Әйдәгез, танышу тренингы

уздырып алыйк.

5.Катнашучыларны   өч төркемгә бүлү. 

 Кереш сүз.  Кадерле хезмәттәшләр, бүгенге осталык классының девизы итеп, мин  Г.Ибраһимов сүзләрен китерер идем:

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башында әйткән бу сүзләре белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тулысы белән ача. Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә  күтәрелергә тиеш. Һәм ул стандартның нигезе булып тора.  Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш.

Педагогика фәннәре кандидаты М.Г.Мозаффарова  белем бирүдә федераль дәүләт

стандартлары Концепциясенең озак еллар дәвамында сыналган һәм танылган

үстерелешле укыту системасы казанышларына таянып эшләнүен әйтә. Димәк, яңа

федераль  стандартлар татар мәгарифе өчен дә яңалык түгел.

А.Г.Яхин  « Әдәбият дәресләре» дигән китабының кереш сүзендә  «Узган гасыр

башында Г. Тукай, Г.Ибраһимов, Ф. Әмирханнар үзләре әдәбият китаплары язганнар,

һәм, әйтергә кирәк, үз дәреслекләрендә бүгенге көн реформасы таләпләрен

чагылдырганнар» дип яза.

         Соңыннан бу система Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов, Әхмәт Зәки улы Рәхимов

хезмәтләрендә чагылыш таба.

      Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары таләпләре А.Г.Яхин технологиясенә

бик тә туры килә. Чөнки галимнең белем бирү нигезен – эзләнү орлыгын салу һәм

эзләгәнен табарга юллар күрсәтү тәшкил итә.

Тест  Яңа федераль дәүләт стандарты таләпләре  традицион укытудан нәрсәсе

белән аерыла? Хәзер ,әйдәгез, без шул сорауларга җавап биреп карыйк.

 (  Тест сорауларына җавап бирелә. Катнашучылар үзләренең фикерләре белән бүлешәләр).

 

Яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү тора. Яңа  буын федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып  белем алуның күрсәткеченә, нәтиҗәсенә ориентлашу тора.  Белем алуның планлаштырылган  нәтиҗәләренә түбәндәге төгәл билгеләнгән төп таләпләр куелды:

  • шәхси нәтиҗәләр (баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы);
  •  предметара нәтиҗәләр (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре );
  • предмет нәтиҗәләре (уку предметын өйрәнү барышында  яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә)

шәхси нәтиҗәләр          предметара нәтиҗәләр       предмет нәтиҗәләре

-укучының шәхси сыйфатлары                             - язучы иҗатын өйрәнү;

 - белем алуга әзерлеге                                          - әсәрләрне аңлап уку;

- белем дәрәҗәсе                                                    - әсәргә  анализ ясарга өйрәнү;

- сәләте                                                                     -геройларга характеристика бирү;

                                                          -әсәр буенча шәхси мөнәсәбәт;

                                                           - автор позициясен ачыклау;

                                                          -әсәрләрне чагыштырып бәяләү.

                универсаль уку гамәлләрен (УУГ)

Коммуникатив                                                                                  

УУГ                                  Регулятив                               Танып белү               

                                                 УУГ                                        УУГ

- тыңлый;                              -  плалаштыру;                         - ысул табу;

- ишетә;                         - чишү  юлларын билгеләү;    - чыганаклардан файдалану

- үз карашыңны җиткерү; - нәтиҗәле юлны сайлау; - эчтәлекне  модельләштерү

    - фикереңне яклый белү.    - куелган мәсьәләне чишү;

                                                - үз эшенә контроль  ясау;

                                                - бәя бирә белү.

Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.

  Белем алуның   универсаль гамәлләре дүрт төрле:

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Әхлакый: гомумкешелек  кыйммәтләренә  уңай мөнәсәбәт  формалаштыруга  юнәлтелгән  гамәлләр.

Универсаль уку гамәлләрен билгеләү.

  Катнашучыларга өч конверт таратыла.Конверт эчендә УУГ мәсьәләләре  язылган

тасмалар. Һәр төркем  дөрес җавапны таба һәм үзенә туры килгән УУГ таблицасына

магнитлар ярдәмендә тактага беркетә бара.

Урта сыйныфларда әдәбият укытуның төп максаты :

- матур әдәбият әсәрләрен аңларга һәм   анализларга өйрәтү; (гамәли максат)

-логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү; (гомуми белем максаты)

- әхлак тәрбиясе бирү. (тәрбияви максат)

Балаларда әхлаклылык тәрбияләүдә әсәрдәге лирик геройның хис эчтәлеген табу аша, аның әхлак сыйфатларын күрә, бәяли белү бик зур роль уйный. Әхлак кагыйдәләре әсәрләр эчтәлегендә, образлар һәм аларның гамәлләре эчендә, ләкин үгет-нәсихәт рәвешендә түгел. Әсәргә анализ ясау — шул эчтәлекне балаларга таптыру дигән сүз.

        Әдәби әсәрне өйрәгәндә белем белән тәрбия бер-берсенә нык бәйләнә, кушыла, ягъни андагы әхлак идеясе әсәргә анализның  нәтиҗәсе булып тора.

Үрнәк анализ.     Ә хәзер мин сезне педагогик остаханәгә чакырам һәм  без сезнең белән лирик  әсәргә анализ ясауга күчәбебез.

                                    Лирика - эмоциональ, хис-кичерешләргә бай әсәр.Ул төгәл, сәнгатьле, аһәңле сөйләүне сорый, анда һәр сүз аерым бер мәгънәви һәм эмоциональ көчкә ия булырга тиеш. Шигъри сөйләмдә сурәт, тойгы, яңгыраш, ритм, аваз – барысы да әһәмиятле. Лирик әсәрләр кыска, кечкенә күләмле, күп нәрсәне әйтеп бетерми. Анда уйлап, аңлап бетерәсе җирләр дә, бер сүзгә салынган зур эчтәлек тә әһәмиятле. Бу үзенчәлекләр лириканы анализлау нигезендә  ята.

                  “Мәктәптә лириканы анализлау – шартлы гамәл. Укучылар белән тулы анализ ясау мөмкин түгел.  Лирик әсәр анализлауның иң таралган юлы – “автор артыннан бару”. Бу юл шигырьдәге строфа арты строфаны күзәтергә, алардагы хисне һәм аны тудырган сәбәпне ачыкларга ярдәм итә, хисләр күчешен тоярга, шул күчешкә салынган мәгънәне аңларга булыша”,-дип яза Д.Ф.Заһидуллина “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” китабында. Шигъри әсәргә анализның А.Г.Яхин биргән системасы да бар. Мин  фәлсәфи лирикага караган әсәргә үзем куллана торган анализ үрнәге турында язып китәм.

    2. С.Сөләйманованың “Кеше” шигыренә анализ ясау.

          а)сүзлек эше: лачын – бик үткен томшыклы, һавада озын канатларын җәеп, аны какмыйча да оча ала торган зур ерткыч кош (сокол);

корыч – тимер белән углерод һәм кайбер башка төр катнашмалар эретмәсеннән торган аксыл каты металл, күчерелмә мәгънәдә – көчле, җиңелмәс, корыч ихтыяр, какшамас (сталь);

куштан – ялагай, тәлинкә тотучы, артык ярарга тырышучы кеше (льстец, подхалим);

           б/шигырь эчтән (үзлектән)укытыла;

           в/хис, күрсәткеч, сәбәп табу, таблица тутыру, әңгәмә

Хис

Күрсәткече

Сәбәбе

1.

Горурлану

Җирне сөймәс идем

Җирне яратуы

2.

Горурлану

Ут кеше

Эш яратуы, булдыклы булуы

3.

Горурлану

Алтын диләр

Кирәкле, файдалы булуы

4.

Горурлану

Корыч булсам

Сабыр, чыдам булуы

       -  Нинди хис бирелә? (горурлык)

       -  Горурлык хисе тууына сәбәпче кем? (кеше)

       -  Кеше турында уйлану яткан шигырь кайсы лирикага карый?

(Фәлсәфи лириканың 1нче сыйфаты укыла. “Шигырнең нигезендә тормыш, яшәеш һәм кеше хакында уйлану ята”). 1нче нәтиҗә чыгарыла.

       - Шигырьдә ничә төрле хис табылды? (бер)

       -  Шигырьдә мин-лирик геройның кем турында уй-фикерләре бирелгән? (кеше)

 (Хис-кичереш түгел (яисә бер хис), лирик герой-авторның фикере, мөнәсәбәте төп рольне уйный). 2нче нәтиҗә чыгарыла.

   г/образлар бирелеше:

-Мин-лирик геройдан башка тагын нинди образлар бар? (лачын, ут, корыч, алтын)

Укытучы. Бу образлар – аллегорик образлар дип атала. Аллегория – күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау. Бу образларның роле шуннан гыйбарәт: алар горурлык хисенең сәбәбе алышынуын күрсәтәләр, кешеләргә хас төп сыйфатларны аерып чыгаралар. Лачын – горур кош, кеше дә лачындай горур, әмма өстен: кеше җирне сөя. Ут – ут тиз хәрәкәт итә, кеше дә уттай җитез, өстенлек: ут сүнә, ә кеше януын дәвам итә. Алтын – кыйммәтле металл, кеше алтын куллы, алтын кеше, кирәкле кеше, өстенлек: алтын сатыла, кеше сатылмый. Корыч – нык металл, эретеп эшләнелә, өстенлек: кеше иң кыен хәлләрдә дә җебеп төшми, үзендә көч, ныклык таба.

        - Бу аллегорик образлар кайсы образны ачуга ярдәм итә? (кеше)

        - Кеше образын ачуда автор нинди сурәтләү чаралары кулланган? (чагыштыру: ут шикелле; капма-каршы кую: лачын-кеше, ут-кеше, алтын-кеше, корыч-кеше; метафора: лачын диләр, алтын диләр, корыч булсам; фразеологизмнар: ярага тоз салу - рәнҗетү, арага ут салу-араны бозу).

         - Аллегорик образлар кеше турында нинди нәтиҗә ясарга ярдәм итә? (кеше өстен)

3нче нәтиҗә чыгарыла: фәлсәфи лирика символлар, аллегорик образлар белән эш йөртә, метафорик сурәт тудыра.

          - Һәр строфа ахырында нинди  нәтиҗә ясаучы сүз юллары бар? (мин- кеше);

          - Бу нигә кирәк? (фикерләрне җыйнау өчен)

Укытучы. Сөйләгәннәр, фикерләр бергә тупланып, канун кебек бирелә. Кешенең җир йөзендә иң бөек, акыллы, барын да булдыра алучы җан иясе булуы, мин- лирик геройның  да шундый кешеләрнең бер вәкиле булуы белән чиксез бәхетле һәм горур булуы бирелә.

4нче нәтиҗә: Еш кына фәлсәфи фикер җыйнап, нигездә соңгы юлларда канун(закон) кебек урнаштырыла.

3.Идеясе чыгарыла: кеше - горур һәм бөек зат.

4.”Кеше” шигыре – фәлсәфи лирикага караган шигырь. Әсәрне график схемада күрсәтү.

+ Күңел күтәренкелегенә китерүче хисләр

          - Күңел төшенкелегенә китерүче хисләр        

         

5. Укытучы сүзе. Лирика – сәнгатьле, төгәл, аһәңле сөйләүне сорый. Һәр сүз аерым бер мәгънәви, эмоциональ көчкә ия. Бу сөйләмдә сурәт, тойгы, яңгыраш, ритм, рифма, аваз – бар да әһәмиятле. (Әсәрне кычкырып уку).

                            Йомгаклау.

                              Бәяләү карталары белән эш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре"

Әлеге эш Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча....

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...