Рабочая программа театрального кружка "Кызыклы сәхнә"
рабочая программа (5 класс)

Ханова Рамиля Расимовна

Рабочая программа театрального кружка на татарском языке  "Кызыклы сәхнә" для 4-7 классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rp_teatralnyy_kruzhok.docx24.82 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов»

Бавлинского муниципального района Республики Татарстан

                                                                                                                              «Принято»

                                                                                       Педагогическим советом

                                                                                       протокол от ________2024 г.  №  __

                                                                                       Введено приказом от_____2024 г. №___

                                                                                       Директор __________Г.А.Самикова

                                                                                                 

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА КРУЖКА

 «КЫЗЫКЛЫ СӘХНӘ»

ДЛЯ 4-6  КЛАССОВ

 (кол-во часов в неделю 1, в год 34 часов)

Составитель: учитель татарского языка и литературы  Ханова Р.Р.

СОГЛАСОВАНО  

Заместитель директора  по УВР

___________      ____________________

       подпись                                     Ф.И.О.  

«___» __________2024 г.

             

РАССМОТРЕНО

на заседании МО, протокол от ________ 2024 г.   № __

Руководитель МО    ___________      __________________

                                         подпись                     Ф.И.О.

                               

Бавлы, 2024 г.

Аңлатма язуы

    Программа мәктәпнең үсеш программасы һәм өстәмә белем бирү планы нигезендә төзелә.Түгәрәк эше формасында гамәлгә ашырыла.

Эш программасы 3-7 нче сыйныф укучылары өчен атнага  1 сәгать исәбеннән төзелә. Барлыгы 34 сәгать.

        Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.

Белем һәм тәрбия бирү бер-берсеннән аерылгысыз.  Дәресләрдә алган белемнәрне мәктәптәге түгәрәкләрдә, факультатив дәресләрдә, электив курсларда камилләштерү,  тулыландыру һәм ныгыту бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

   Баланың мәктәптән нинди шәхес булып чыгуында, киләчәктә нинди һөнәр сайлавында укыту -тәрбия эшенең роле бик зур. Укытучы баланың сәләтен күрә белергә һәм тиешле юнәлеш бирергә тиеш. Тиешле түгәрәккә яздыруның беренче максаты – баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Икенче максат – балада эчке табигый көчләрне үстерү.

Балаларының сөйләм телен үстерү дәрестән тыш оештырылган   эшләр аша алып барыла.

Балаларның чиста, төзек әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү, татар сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту, үзләрендә язу теләге уяту максатыннан түгәрәкләр оештырыла.

Программаның максаты:

Балаларның сәнгати һәм эстетик культурасын үстерү, аларга тормышта яхшылык һәм матурлыкны күрергә өйрәтү;

Бурычлар:

1)Театр сәнгате белән гомуми таныштыру.

2)Театрга нигез салучылар, танылган артистлар белән таныштыру.

3)Драма әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту.

4)Төрле жанрдагы әсәрләрне сәхнәгә кую аша укучыларның табигатьтән бирелгән сәләтләрен үстерү.

5)Сәхнәдә үзеңне тоту осталыгын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

6) Мәктәп күләмендә оештырылган бәйрәм,тамашаларда актив катнашу.

Программаның актуальлеге

Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф алдына һәр яктан камил, мөстәкыйль һәм иҗади шәхес тәрбияләү максаты куелды.Укучыларга дәресләрдән тыш өстәмә белем бирү дә –заман куйган таләпләрнең берсе. Авторлык программасы әлеге максатка ярашлы шәхесне үстерүгә юнәлдерелгән технология нигезендә эшләнде.

Түгәрәк эше буенча көтелгән нәтиҗәләр :

 -укучы үзен иркен тотарга өйрәнә, психологик яктан ачыла;

-үзенең мавыгуына туры килгән эш белән шөгыльләнә;

-түгәрәктәге  укучылар, укытучы белән аралашу вакытында, эчке дөньясында ачыла, аралашу әдәбенә өйрәнә;

-укучы фикерләргә, үз фикерен дәлилләргә өйрәнә;

-сөйләм телен камилләштерә ;

 -әхлак һәм зәвык тәрбиясе ала;

-шәхес булып тәрбияләнә, үз урынын таба;

-татар теле һәм әдәбияты буенча белемен тирәнәйтә, кызыксыну уята.

   Түгәрәк татар теле һәм әдәбияты программасын кабатларга тиеш түгел.

   Түгәрәкнең эш формасы күп төрле, монда укытучының иҗади сәләте зур роль уйный. Китап уку, аның турында фикер алышу, кечкенә докладлар төзү, язучы иҗатын өйрәнү,  шигырь укучылар бәйгеләре оештыру, әдәби -музыкаль монтаж әзерләү, музейларга бару, җирле матбугат белән танышу,  һ.б. бик күп төрле эш алымнары бар. Түгәрәкләрдә техник чаралар да куллану кирәк, эш барышында музыка яңгырату, магнитофон, телевизор, компьютер куллану эшне тагын да җанландыра.

   Түгәрәк эше балаларның күзаллавын киңәйтергә, аңа яңалык алып килергә, рухи тәрбия бирергә дә тиеш. Халык авыз иҗатын, татар халык педагогикасын куллану, табигать белән аралашу түгәрәк эшләрен оештырганда укытучыга зур мөмкинлекләр ача.

Программаның эчтәлеге

Татар театрының чишмә башы.Театрга нигез салучылар турында  кыскача белешмә. Театр артистлары турында фикер алышу.

Татарстандагы театрлар. Театр артистлары турында белешмә.

“Сәйяр” труппасы, аны оештыручы Габдулла Кариев эшчәнлеге. Беренче  татар хатын-кыз актрисасы С.Гыйззәтуллина-Волжская иҗаты.

Г.Камал  һәм К.Тинчурин - татар театрын оештыручылар. Аларның эшчәнлегенә күзәтү.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, Курчак театры белән танышу.

Пьесаны сәхнәгә кую. Видеоязмасын карау. Рольләрне бүлешү. Сәхнә бизәлеше өчен декорацияләр, костюмнар  әзерләү. Репетицияләр үткәрү. Сәхнә әсәрен 1-8 нче сыйныф укучылары алдында күрсәтү.

“Син театр турында нәрсәләр беләсең?” темасына викторина уздыру.

   “Шигъри сәхнә” исемле шигырьләрне сәнгатьле уку конкурсы уздыру. Г. Гыйльмановның “Шүреләләр ни атлы” исемле балалар сәхнәләштергән видеоязманы карау. “Театраль вернисаж” үткәрү.

КАЛЕНДАРЬ – ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Тема

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факт

Татар дөньясында беренче театр оешу, беренче “карлыгачлары” турында фикер алышу

1 сәг.

Татарстандагы театрлар. Театр артистлары турында белешмә.

1 сәг.

Габдулла Кариев һәм “Сәйяр” труппасы эшчәнлеге.

1 сәг.

Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин – татар театрын оештыручылар.

1 сәг.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән танышу.

1 сәг.

Курчак “Әкият” театры белән танышу.

1 сәг.

Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” комедиясенең видеоязмасын карау.

1 сәг.

Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” комедиясенең видеоязмасын карау.

1 сәг.

Балалар китапханәсенә бару.

1 сәг.

Т. Миңнуллинның “Үзем белән үзем” маҗаралы пьесасын уку.

1 сәг.

Зөлфия Гаффарованың “Әбиләрдә кунакта!”  пьесасын уку.

1 сәг.

Зөлфия Гаффарованың “Әбиләрдә кунакта!”  пьесасы рольләрен бүлешү.

1 сәг.

Зөлфия Гаффарованың “Әбиләрдә кунакта!”  пьесасыннан өзек өйрәнү.

1 сәг.

Зөлфия Гаффарованың “Әбиләрдә кунакта!”  пьесасыннан өзек өйрәнү.

1 сәг.

Зөлфия Гаффарованың “Әбиләрдә кунакта!”  пьесасыннан өзек өйрәнү.

1 сәг.

Зөлфия Гаффарованың “Әбиләрдә кунакта!”  пьесасыннан өзек өйрәнү.

1 сәг.

Зөлфия Гаффарованың “Әбиләрдә кунакта!”  пьесасыннан өзек өйрәнү.

1 сәг.

Сәхнә серләре. Мимика бирү юллары.

1 сәг.

Сәнгатьле уку буенча эш.

1 сәг.

Сәхнә әсәре өчен костюмнар әзерләү

1 сәг.

Сәхнә әсәре өчен костюмнар һәм сәхнә бизәлеше өчен декорация әзерләү

1 сәг.

Сәхнә әсәре өчен костюмнар һәм сәхнә бизәлеше өчен декорация әзерләү

1 сәг.

Районның үзешчән артистлары белән очрашып әңгәмә кору

1 сәг.

Г. Гыйльмановның “Шүреләләр ни атлы” исемле балалар сәхнәләштергән видеоязма карау

1 сәг.

Әсәрне мәктәп күләмендә сәхнәләштерү

1 сәг.

“Театр яктылыкка, нурга илтә” темасына конкурс уздыру

1 сәг.

“Син театр турында нәрсәләр беләсең?” темасына викторина уздыру

1 сәг.

“Шигъри сәхнә” исемле шигырьләрне сәнгатьле уку конкурсына әзерләнү

1 сәг.

“Шигъри сәхнә” исемле шигырьләрне сәнгатьле уку конкурсына әзерләнү

1 сәг.

Такмак әйтешле уеннар.

1 сәг.

Җитезлеккә уеннар өйрәнү.

1 сәг.

Сәнгатьле уку буенча эш.

1 сәг.

“Театраль вернисаж”га әзерлек

1 сәг.

“Театраль вернисаж”

1 сәг.

Укучылар өчен әдәбият

 1.“Мәктәп сәхнәсе” сериясеннән китаплар.

 2.Татар әдәбиятыннан хрестоматияләр, 5-9 сыйныф,     Казан, ”Хәтер”нәшрияты,1999.

 3.Әдәплелек дәресләре (хрестоматия). Фәнни редакторы профессор Р.А.Низамов. Казан: Мәгариф, 2000.

4.Могҗизалы мәктәп сәхнәсе.Казан:Мәгариф,2003.

5.”Мәктәп китапханәсе” сериясе томлыклар

6.”Энҗе чәчтем” сериясеннән фольклор җыентыклары.

7.Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия.Төзүче- авторлары Л.И.Минһаҗева,И.И.Мияссарова,Казан-“Хәтер” нәшрияты,2004

8.Татар халык әкиятләре.

9.Табышмаклар.

10.Мәкальләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа театрального кружка"Огни сцены".

В программе перечислены мероприятия запланированные на определённый период времени.Программа может служить как дополнение к любой внеурочной работе по литературе или кружка....

Рабочая программа театральной студии "Артист"

программа театральной студии, содержание, учебно-тематический план, методические рекомендации...

Рабочая программа Театрального кружка «Зодиак»

Рабочая программа дополнительного образования детей художественно-эстетического направления: театральное искусство составлена на основе авторско-составительской программы «Зодиак»....

Рабочая программа театрального кружка "Йодоол" (Игра) для 5 класса

Рабочая программа театрального кружка "Йодоол" (Игра) для 5 класса состоит из пояснительной записки + календарно-тематического планирования на 1 полугодие. В данном учебном курсе учащиеся смогут позна...

Рабочая программа театральной студии "Актер"

Приобщение студентов к театральной культуре, знакомство с различными видами театров, народным творчеством и традициями народов, научить детей передавать образы с помощью вербальной и невербальной стор...

Рабочая программа "Театральное искусство"

Программа "Театральное искусство" рассчитана на учащихся 9-х классов на 1 год обучения.Курс вычленен из программы "Мировая художественная культура". Данный курс опирается на опыт работы, нако...

Рабочая программа театральной студии "Школьный театр "Петрушка"

Рабочая программа курса внеурочной деятельности для обучающихся 1-4 классов по ФГОС...