3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Фонетик анализ"
план-конспект урока
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Фонетик анализ"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_tel_3_klass_suzlrg_fonetik_analiz_yasau.docx | 29.57 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Сүзләргә фонетик анализ ясау темасын кабатлау. | Дәреснең тибы: кабатлау дәресе. | |||||
Дәреснең максаты: фонетик анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү. | ||||||
Бурычлар: -белем бирүче: тартык һәм сузык авазларны классификацияли, сүзләргә транскрипция ясый белүләрен ныгыту; -үстерүче: балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү; -тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү. | ||||||
Планлаштырган нәтиҗәләр | ||||||
Предмет: - укучыларда фонетик анализ ясау тәртибен белүләрен ныгыту | Предметара бәйләнеш: -үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру; | Шәхескә кагылышлы: - үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру; | ||||
Чыганаклар: интерактив такта, презентация, индивидуаль , парларда эшләү өчен карточкалар | ||||||
Дәрес барышы | ||||||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге: | Укучы эшчәнлеге: | УУГ | |||
I.Оештыру | -Исәнләшү, танышу - Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә. | Исәнләшү; | ШУУГ | |||
-уңай психологик халәт тудыру -Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнегез! Көләч булсын йөзегез! Булыгыз сез әдәпле, Тәрбияле,матур гадәтле. Дөрес,матур утырыйк, Тырышып җавап бирик. | дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү; | |||||
-дәрескә әзерлекне тикшерү Укучылар, матур итеп утырабыз. Дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, каләм, дәфтәрләрегез тәртиптәме? | - эш урынын оештыру. | |||||
II. Белемнәрне актуальләштерү. |
- Балалар хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тынлап, җавабын әйтерсез. Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп китә. (яфрак) - Бу сүздә ничә хәреф, ничә аваз бар икән, әйдәгез әле билгеләп карыйк. -Әйе, бик дөрес, 6 аваз, 5 хәреф бар. Ә бу хәрефләрнең кайсы авазлар янгырау, кайсы авазлар саңгырау тартыкка керә, билгеләп карыйк әле. (яңгырау – р; саңграу – ф;к) -Әйе бик дөрес, бу эшләнгән эштән, нинди нәтиҗәгә килә алабыз? | Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү. | ШУУГ | |||
-Димәк, бүген без сезнең белән нинди тема өйрәнербез һәм? (Тема: “Сүзгә фонетик анализ ясау. Кабатлау” -Укучылар, дәрескә нинди максат куярбыз? -Дәресебезнең максаты: сүзне аваз төзелеше ягыннан тикшерүне дәвам итәбез. | Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру. Тиешле нәтиҗәләр ясау. | РУУГ | ||||
IV. Яңа белемнәрне ныгыту. | 1)Дәфтәрдә эш. - Ә хәзер матур язу күнегүен башкарыр алдыннан кулларыбызны язуга әзерлик әле. (кулларга физкултьминутка эшлэту) - Афәрин, укучылар, ә хәзер эш дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз әле. Бүген ничәсе? Сыйныф эше. 2) Дәфтәргә җөмлә язу. -Ә хәзер без, сезнең белән яфрак сузен бер юл язып куярбыз. 3) Фонетик анализ ясау. - Балалар, яфрак сүзенә фонетик анализ ясап карыйк әле. 4) Экрандагы кагыйдәне уку. -Яхшы, ә хәзер экранга игътибар итик әле. Бирелгән кагыйдәне укып китик. -Әйдәгез кыскача гына әйтеп китик, нәрсәләр әйтелде бу кагыйдәдә. 5) 18 нче күнегу (язмача) -Хәзер, әйдәгез 18 күнегүнең биремен укып китик.( бер бала тактага чыгып яза, калганнар дәфтәрләрдә эшли) -Молодцы, әйдәгез шушы күнегүне дәфтәргә язып куйыйк. - Ни өчен Казан, Әлфия, Татарстан сузләре баш хәрефтән язылган? Ял итү. -Балалар, күрәм әзрәк арып киттегез, әйдәгез әле ял итеп алыйк. Матур сүзләр уйладык -Барыбыз да ял итеп алдык, дәресебезне дәвам итик. 4) 19 күнегү (телдән) -Ә хәзер 10 биттәге 17 нчы күнегүне укып китик. (бер бала укый) -Бирелгән күнегүдә кайсыгыз кубрәк суз табар? -Рәхмәт, әфәрин. -Әйдәгез үрнәктәге бирелгән сузләргә телдән фонетик анализ ясап карыйк. | Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру. | РУУГ | |||
6)Карточкаларда белән эш (парларда) - Ә хәзер барыбызда китапларны яптык. Киләсе биремне без карточкаларда парлар белән эшләрбез. Биремне укыйк. (Бирем: бирелгән авазларның парларын языгыз. Нинди сүз килеп чыкканын тап, шул сүзгә фонетик анализ яса.) [т] – авазының яңгырау пары [а] – авазының нечкә пары [в] – авазының саңгырау пары [д] – авазының саңгырау пары [а] – авызының нечкә пары [р] – авазы (дәфтәр) | КУУГ | |||||
-Укучылар, бүген өйрәнгәннәрне тикшерү өчен без сезнең белән тест эшләрбез. (карточкаларда. Индивидуаль эш)
А) 9 Б) 12 В) 11 2. парсыз яңгырау тартык: А) т Б) р В) з Г) ч 3. Кайсы сүздә авазлар саны кимрәк: А) эссе Б) ямьле В) аю 4. [w] тартыгы нинди сүзләрдә кулланыла? А) алынма сүзләрдә Б) татар теленең үз сүзләрендә В) икесендә дә кулланыла 5. Вакыт, ялгыз сүзләренә фонетик анализ ясагыз. -Әйдәгез әле тикшереп китик. (җаваплары тактага чыгарыла). Алмаштык битләр белән , бер беребезнекен тикшерәбез һәм билге куябыз. Әгәрдә: 0-1 хата – 5 билгесе 2 хата – 4 билгесе 3 хата -3 билгесе | Үзеңнең һәм классташларыңның гамәлләрен бәяләү. Индивидуаль эш. | КУУГ | ||||
V. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя. | Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру. -Укучылар, безнең дәресебез ахырга якынлашты. -Дәрес сезгә ошадымы? -Аеруча нәрсә кызыклы булды? -Дәрес башында нинди максат куйган идек? -Максатыбызга ирештекме? Ни өчен? -Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың? -Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт. | Сорауларга җавап бирү. | КУУГ | |||
Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре(дәрестәниндияңалык алуларын, нәрсәгәөйрәнүләренбелдерүләре). -Әйдәгез, үзебезнең эшебезне бәялик. Әгәрдә сезгә дәрес ошады һәм барысы да анлашылган икән бер тапкыр кул чабып алыгыз, әгәрдә инде сезгә дәрес ошамады һәм бернидә аңлашылмады икән үз тирәли әйләнегез. | Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре. | ШУУГ | ||||
Билгеләр кую. | ||||||
VI. Өй эше. | Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу. -Өй эшенә 11 биттәге 21нче күнегүне эшләргә. Монда сезгә бирелгән сүзләрне иҗекләргә булеп укырга кирәк була. Һәм көчлерәк әйтелгән иҗекләргә басым билгесен куеп язарга. -Укучылар, сез бүген бик нык тырыштыгыз, сезгә әфәрин, сезнең белән эшләве бик рәхәт булды, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз! | Өйгә эшне теркәү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган телдән тест.
Тестны туган телдән кайбер бүлекләрне өйрәнгәннән соң кулланырга мөмкин....
7 нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы
Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча 7 нче сыйныф өчен эш программасы...
2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы
2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...
5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы
5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...
5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы
Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"...
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"...