Тема: Тамыр һәм кушымча | Дәреснең тибы: яңа белем “ачу”дәресе |
Дәреснең максаты: Тамыр һәм кушымчаны билгели белү |
Тема: Тамыр һәм кушымча | Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне “ачу” | Дәреснең максаты: тамыр һәм кушымча белән танышу; |
Бурычлар: -белем бирүче: балаларның сүзлек составын арттыру, “тамыр” һәм “кушымча” кебек терминнарны өйрәтү; -үстерүче: балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү; -тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү. |
Планлаштырган нәтиҗәләр |
Предмет: -сүзләрдә тамыр белән кушымчаны таба белү;
| Предметара бәйләнеш: - уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру;
| Шәхескә кагылышлы: -үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;
|
Чыганаклар: интерактив такта, презентация, индивидуаль , парларда, төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар.
|
Дәрес барышы |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге: | Укучы эшчәнлеге: | УУГ |
I.Оештыру
| -Исәнләшү, танышу - Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. | Исәнләшү; | ШУУГ |
-уңай психологик халәт тудыру - Әйдәгез әле кәефебезне тагын да яхшыртыйк! Кулларыбызда зур һәм тәмле торт бар дип күз алдына китерик. Бу торт өстендә шәмнәр. Безгә бу шәмнәрне өреп сунерергә кирәк. Ә хәзер каты итеп өрик, күңелдәге барлык борчуны һәм начар кәефне чыгарыйк! Утырыгыз. Шундый яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйк. | дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү; |
-дәрескә әзерлекне тикшерү - Укучылар, сез дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, дәфтәр, каләмнэр урындамы? -Яхшы, без дәресебезне башлыйбыз. | - эш урынын оештыру. |
II. Өй эшен тикшерү. | -Иң беренче әйдәгез, өй эшен тикшерик. -Барыгыз да тырышкан, үткән теманы анлагансыздыр дип ышанып калам. | Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү. | ШУУГ |
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | - Проблема тудыру.
- Укучылар, экранга күз салыйк әле. Әйдәгез бергәләп бу ребусның җавабын табыйк.
- Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Дәресебеәнең темасы ничек булыр, кем әйтер?
- Бик дөрес, тамыр һәм кушымча.
- Максат кую ( ягъни, укучылар белән бергә дәрес темасын һәм максатын формалаштыру).
- Үз алдыбызга нинди максат куярбыз икән, укучылар?
Максат: җөмләдә тамыр, кушымчаларны табарга өйрәнергә. - Ярый, укучылар, мин сезнең белән тулысынча килешәм.
| Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру. Тиешле нәтиҗәләр ясау. | РУУГ |
IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү
| ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ Экранга күз салыйк әле. Биредәге сүзләрне укыгыз. Бала, балалар,балада. -Укучылар, бу сузләрдә сүзнең төп мәгънәсен нинди сүз белдерә? -Дөрес, бала сүзе. Димәк, бу сүзләрнең тамыры булып нинди сүз була?(Бала) -Әйдәгез әле бергәләп тамыр һәм кушымчаның кагыйдәсен төзеп карыйк. Сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк тамыр дип атала Тамырга бер - бер артлы ялганып, аның төп мәгънәсен яки формасын үзгәртүче кисәк кушымча дип атала.
-Яхшы, укучылар. ДӘФТӘРДӘ ЭШ. -Хәзер дәреслекләрнең 50нче битен ачыйк. Бирелгән шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгыйк. -Ә хәзер барыбыз да дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм сыйныф эшен язып куик. Язганда ручкаларны дөрес тотабыз, туры утырабыз. -Ә хәзер калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне дәфтәрләргә күчереп языйк та, тамырын билгелик. Бер укучыны тактага чакырыйк. - Укучылар, әйдәгез рәсемнәргә күз салыйк әле. Нинди хайваннарны күрәбез? Ә тормышта бу хайваннарны без кайда күрә алабыз, зоопарктамы, яки урмандамы? Бик дөрес, урманда! Ял итү. -Балалар, күрәм әзрәк арып киттегез, әйдәгез әле ял итеп алыйк. Йом –йомшак куяннар (киереләләр) Йокыдан уянганнар, Нинди рәхәт аланда, Шатланалар алар да. (сикергәлиләр) Тик бүрене күрмиләр, (як-якка караналар) Читтәнрәк йөрмиләр Бүре – бик явыз нәрсә, (кулларын, йодрыклап, Уйлап тормый һичнәрсә, күкрәк турысында Аланга килеп җитә, әйләндерәләр, Куянны алып китә. -Барыбыз да ял итеп алдык, дәресебезне дәвам итик. | Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру.
| РУУГ |
V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү | ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ -Хәзер без сезнең белән төркемнәрдә эшләп алабыз. -
-Димәк, текстта нәрсә турында сүз бара? Тамырдан гына торган нинди биш сүзне әйтә алырбыз? -Әфәрин,укучылар! |
поши, бүре, керпе, куян урманда | КУУГ |
| ПАРЛАРДА ЭШ - -Хәзер без сезнең белән парларда эшләп алабыз. Мин сезгә карточкалар өләшәм, андагы биремне укып, эшкә керешергә була.
-
- -Укучылар,әйдәгез биремне тикшерик.
|
|
|
- Мөстәкыйль эш эшләү.
- -Укучылар, бүген өйрәнгәннәрне тикшерү өчен без сезнең белән тагын бер бирем эшләрбез. (карточкаларда. Индивидуаль эш)
Биредәге сүзләрнең тиешле кушымчаларын тап: Курчак Эш Ябалак Урман Китап Авыл Күз
Әйдәгез әле тикшереп китик. (җаваплары тактага чыгарыла). Партадашларыгыз белән битләрне алмаштырыгыз, бер беребезнекен тикшерәбез һәм билге куябыз. Әгәрдә: 0-1 хата – 5 билгесе 2 хата – 4 билгесе 3 хата -3 билгесе | Үзеңнең һәм классташларыңның гамәлләрен бәяләү. Индивидуаль эш.
| КУУГ |
VI. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя. | Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру.--Укучылар, безнең тәресебез ахырына якынлашып килә, әйдгез зле без сезнең белән бергә йомгак ясыйк. --Дәрес башында нинди максат куйган идек? -Максатыбызга ирештекме? Ни өчен? -Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың? . | Сорауларга җавап бирү. | КУУГ |
Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре(дәрестәниндияңалык алуларын, нәрсәгәөйрәнүләренбелдерүләре). -Әйдәгез, үзебезнең эшебезне бәялик. Әгәрдә сезгә дәрес ошады һәм барысы да анлашылган икән елмайган смайликны,әгәрдә инде сезгә дәрес ошамады һәм бернидә аңлашылмады икән моңсу смайликны түбәндәге баскычларга урнаштырыгыз. | Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре. | ШУУГ |
Билгеләр кую. |
|
|
VII. Өй эше. | Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу. | Өйгә эшне теркәү. |
|