3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"
план-конспект урока
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Синонимнар"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_tel_3_klass_sinonimnar.docx | 30.25 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Синонимнар. | Дәреснең тибы: кабатлау дәресе. | |||||
Дәреснең максаты: синонимнар турында белгәннәрне искә төшерү һәм күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту | ||||||
Бурычлар: -белем бирүче: балаларның сүзлек составын арттыру, җөмләләрдә синонимнарны табырга өйрәнү; -үстерүче: балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү; -тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү. | ||||||
Планлаштырган нәтиҗәләр | ||||||
Предмет: -сүзләргә синонимнар табу күнекмәләрен ныгыту; | Предметара бәйләнеш: -үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру; | Шәхескә кагылышлы: - үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру; | ||||
Чыганаклар: интерактив такта, презентация, индивидуаль , парларда эшләү өчен карточкалар. | ||||||
Дәрес барышы | ||||||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге: | Укучы эшчәнлеге: | УУГ | |||
I.Оештыру | -Исәнләшү, танышу - Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә. | Исәнләшү; | ШУУГ | |||
-уңай психологик халәт тудыру -Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнегез! Көләч булсын йөзегез! Булыгыз сез әдәпле, Тәрбияле,матур гадәтле. Дөрес,матур утырыйк, Тырышып җавап бирик. | дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү; | |||||
-дәрескә әзерлекне тикшерү Укучылар, матур итеп утырабыз. Дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, каләм, дәфтәрләрегез тәртиптәме? | - эш урынын оештыру. | |||||
II. Белемнәрне актуальләштерү. |
- Балалар, хәзер мин сезгә бер-ике җөмлә укып үтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз, аннары мин сезгә сораулар бирәчәкмен. Кырда берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе гүзәл чәчәкләр утыралар. Әнә ерак түгел төз, озын агач басып тора. Ә күктә кояш балкый. Бу күренешкә карап туя алмассың! -Әйдәгез, балалар, беренче җөмләдән сыйфатларны табыйк әле. Нинди сыйфатлар бирелгән икән монда? (матур, гүзәл) -Бу сүзләр нинди сүзләр? Мәгънә ягыннан карап улагыз әле. (алар бер мәгънәдә) -Әйе, дөрес! Бу сүзләргә мәгънә ягыннан охшаш, тагын нинди сүзләр тәкъдим итә аласыз? (чибәр, сылу, зифа, асыл, төз) -Афәрин! Ә хәзер калган җөмләләрдән дә бер мәгънәле булган сүзләрне эзләп карыйк әле. (икенче җөмләдә озын буйлы, биек сүзләре) төз- стройный, күбрәк матур сүзенә синоним булып килә -Әйе, балалар! Бүтән сүзләр юкмы? -Яхшы. Балалар, бер мәгънәле булган сүзләрне тагын ничек дип атыйлар? (синонимнар яки мәгънәдәш сүзләр) -Әйе, бик дөрес, бу эшләнгән эштән, нинди нәтиҗәгә килә алабыз? | Укытучы һәм сыйныфташлары белән бергә төрле ситуацияләр буенча күнекмәләр булдыру, сорауларга җавап бирү. | ШУУГ | |||
-Димәк, бүген без сезнең белән нинди тема өйрәнербез? (Тема: “Синонимнар”) -Укучылар, дәрескә нинди максат куярбыз? -Дәресебезнең максаты:сүзләргә синонимнар табу күнекмәләрне ныгыту. | Дәрес темасын һәм максатын формалаштыру. Тиешле нәтиҗәләр ясау. | РУУГ | ||||
IV. Яңа белемнәрне ныгыту. | 1)Дәфтәрдә эш. - Ә хәзер матур язу күнегүен башкарыр алдыннан кулларыбызны язуга әзерлик әле. (кулларга физкултьминутка эшләтү) - Афәрин, укучылар, ә хәзер эш дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз әле. Бүген ничәсе? Сыйныф эше. 2) Дәфтәргә матур язу. -Ә хәзер без, сезнең белән гүзәл сүзен бер юл язып куярбыз. 3) Сүзгә синонимнар табу. - Балалар, ә хәзер гүзәл сүзенә синонимнар китереп карыйк, дәфтәрләргә дә язып куйсыннар, бер кеше тактада язсын, белмәсәләр әйтеп җибәр. (матур, чибәр, сылу, зифа) 4) 54 күнегү (телдән) -Яхшы, ә хәзер китапларның 34-35 битен ачып, 54 нче күнегүдәге бирелгән текстны укып алыйк. Һәм текстның мәгънәсенә, төзелешенә игътибар итегез. Кемнең укыйсы килә? -Яхшы, балалар, бу текстны тыңлаганда нәрсәгә игътибар иттегез? Нинди кимчелекләр бар?(кечкенә сүзе кабатланып килгән) -Бу кабатлаудан качу өчен безгә нишләргә кирәк булыр икән? (охшаш мәгънәле сүзләр, синонимнар, табарга кирәк) -Әлбәттә! Кечкенә сүзен тагын нинди сүзләр белән алыштырып була? (нәни, бәләкәй, вак) -Афәрин! Бу сүзләрне дәфтәргә язып куик(?) әле. -Ә хәзер әйдәгез чылбыр буенча берешәр җөмләне укып, андагы кечкенә сүзен язган синонимнар белән алыштырып укыйк. -Яхшы, балалар, ә хәзер текстта нинди үзгәрешләр бар, сиздегез? (текстның төзелеше матурланды һәм кабатлаудан качтык) -Әйе, бу күнегү буенча синонимнар нинди сүзләр булачак инде?(бер мәгънәдә килеп, язылышы икенче төрле булган сүзләр) 5) Экрандагы кагыйдәне уку. -Дөрес, балалар. (тактада кагыйдәне чыгарам һәм кабатлап укыйм) Ял итү. -Балалар, күрәм әзрәк арып киттегез, әйдәгез әле ял итеп алыйк. Матур сүзләр уйладык -Барыбыз да ял итеп алдык, дәресебезне дәвам итик. | Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыру. | РУУГ | |||
6)Карточкалар белән эш (парларда) - Ә хәзер барыбыз да китапларны яптык. Киләсе биремне без карточкаларда парлар белән эшләрбез. Биремне укыйк. (Бирем: бирелгән сүзтезмәләргә аста бирелгән сүзләр арасыннан синонимнар табып язырга) 1.Татлы, ... алма. 2.Тәртипле, ... малай. 3.Тырыш, ... укучы. 4.Чиста, ... һава. 5.Матур, ... кыз. Файдалану өчен сүзләр: акыллы, баллы, саф, чибәр, тыңлаучан. (дәфтәр, җавапларын экран буенча тикшерәбез) -Ә хәзер чылбыр буенча укып барабыз һәм тикшереп барабыз. | КУУГ | |||||
-Укучылар, бүген өйрәнгәннәрне тикшерү өчен без сезнең белән тагын бер бирем эшләрбез. (карточкаларда. Индивидуаль эш) Алдакчы кызулану Ашыгу талу Күзсез сукыр Ару ялганчы Ак дәү Зур пакь -Әйдәгез әле тикшереп китик. (җаваплары тактага чыгарыла). Алмаштык битләр белән , бер беребезнекен тикшерәбез һәм билге куябыз. Әгәрдә: 0-1 хата – 5 билгесе 2 хата – 4 билгесе 3 хата -3 билгесе | Үзеңнең һәм классташларыңның гамәлләрен бәяләү. Индивидуаль эш. | КУУГ | ||||
V. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя. | Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру. -Укучылар, безнең дәресебез ахырга якынлашты. -Дәрес сезгә ошадымы? -Аеруча нәрсә кызыклы булды? -Дәрес башында нинди максат куйган идек? -Максатыбызга ирештекме? Ни өчен? -Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың? -Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт. | Сорауларга җавап бирү. | КУУГ | |||
Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре(дәрестәниндияңалык алуларын, нәрсәгәөйрәнүләренбелдерүләре). -Әйдәгез, үзебезнең эшебезне бәялик. Әгәрдә сезгә дәрес ошады һәм барысы да анлашылган икән бер тапкыр кул чабып алыгыз, әгәрдә инде сезгә дәрес ошамады һәм бернидә аңлашылмады икән үз тирәли әйләнегез. | Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәяләүләре. | ШУУГ | ||||
Билгеләр кую. | ||||||
VI. Өй эше. | Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу. -Өй эшенә 36 биттәге 60 нче күнегүне эшләргә.(үзем тактага язам) Монда сезгә бирелгән җөмләләрне укып дәфтәргә күчереп язасы һәм синонимнарны табып, аларның астына сызасы булачак. -Укучылар, сез бүген бик нык тырыштыгыз, сезгә әфәрин, сезнең белән эшләве бик рәхәт булды, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз! | Өйгә эшне теркәү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган телдән тест.
Тестны туган телдән кайбер бүлекләрне өйрәнгәннән соң кулланырга мөмкин....
7 нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы
Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча 7 нче сыйныф өчен эш программасы...
2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы
2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...
5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы
5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...
5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы
Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Фонетик анализ"
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Фонетик анализ"...
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"...