Туган тел. 3 нче класста үткәрелгән дәреснең технологик картасы
план-конспект урока
3 нче класста уткәрелгән Туган тел дәресенең технологик картасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_3_klass.docx | 359.58 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Зат алмашлыклары | Дәреснең тибы: «яңа белем ачу»дәресе | |||||
Максат: Сүз төркеме буларак алмашлык белән танышу, аның сорауларын өйрәнү. | ||||||
Бурычлар: - белем бирүче: алмашлык сүз төркеме турында мәгълүмат бирү, зат алмашлыкларын өйрәтү, язуда һәм сөйләмдә аларны аерырга өйрәтү; - үстерүче: балаларның эш дәверендә игътибарлылыгын, матур сөйләм телен, дөрес бәйләнешле фикерләү сәләтләрен үстерү; - тәрбияви: үзеңдә ышану хисен, ярдәмләшү, ихтирамлылык сыйфатларын тәрбияләү. | ||||||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | ||||||
Предмет: алмашлык сүз төркемен өйрәнәләр, сөйләмдә һәм язуда зат алмашлыкларын аера алалар; | Предметара: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә килешеп эшли белү, үз фикереңне төгәл җиткерү, укыганны анализлау, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру. | Шәхескә кагылышлы: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру. | ||||
Чыганаклар: - төп – дәреслек, эш дәфтәре; -өстәмә – компьютер, презентация, карточкалар. | ||||||
Дәресбарышы | ||||||
Дәресэтаплары | Укытучыэшчәнлеге: | Укучыэшчәнлеге: | УУГ | |||
I.Оештыру-мотивлаштыру этабы | - исәнләшү, танышу: - Исәнмесез, укучылар! | Укытучы белән исәнләшәләр | ШУУД | |||
- уңайпсихологикхаләттудыру: - Укучылар, әйдәгез, хәзер экрандагы шигырьне барыбыз бергә укып алыйк. - Исәнмесез ,укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары Телим мин һәммәгезгә! -Ә хәзер бу дәресебездәге кагыйдәләрне карап үтик эле. (экранда) 1) Тулы җөмләләр белән сөйлә. 2) Игътибар белән тыңла, иптәшеңне бүлдермә. 3) Кеше фикерен кабатлама,үз фикереңне әйт. 4) Кулны дөрес һәм матур итеп кутәреп җавап бирергә. -Җавап биргәндә, бу кагыйдәләрне онытмагыз, балалар. -Шулай итеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик. | Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтәләр | |||||
- дәрескә әзерлекне тикшерү: - Укучылар, тикшереп чыгыгыз әле, дәреслек, дәфтәр, каләмнэрегез урынындамы? - Хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм сыйныф эшен язабыз. Язганда гәүдә туры, дәфтәрләр дөрес авышлыкта булсын. | Эш урыныннарын оештыралар | |||||
II. Проблемалы ситуация булдыру. Укумәсьәләсен кую | 1. Проблема тудыру. - Укучылар, әйдзгез матур язу кунекмәсе язып куйык эле. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны языгыз. Матур һәм пөхтә итеп языгыз. Экрандагы җөмләне дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Лилия болында йөри, ул әнисенә диеп матур чәчәкләр җыя. -Яхшы, афәрин, укучылар. Бу җөмләдәге сүзләр нинди сүз төркеменә карый икән шуны тикшереп узыйк әле. - Укучылар сез нинди сүз төркемнәре беләсез? (Исем,сыйфат,фигыль) - Нәрсә соң ул исем? Ул нәрсәне белдерә? (Исем предметны белдерә) - Нинди сорауларга җавап булып килә? (Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә) - Фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (Фигыль предметның эшен белдереп, нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап булып килә) - Сыйфат нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килә) - Ә хәзер, тактадагы җөмләгә күз салыйк әле.Бу җөмләдәге сүзләр нинди сүз төркеме белән белдерелгән икән? - Ни өчен ул сүзен билгеләмәдек? (Чөнки без бу сүзне өйрәнмәдек) - Ул сүзенең кайсы сүз төркеменә кергәнен белер өчен безгә менә бу ребусны чишәргә кирәк. Монда татар телендә кулланыла торган хәрефләрне сызып барырга кирәк. (ребус экранда) Һ а ә ң л м җ а ү ш л ы ө к - Нинди сүз килеп чыкты? (Алмашлык) | Үзара аралашалар, сорауларга җавап бирәләр | ШУУД | |||
2.Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәреснең темасын ачыклау. - Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? Дәресебезнең темасын әйтеп карагыз әле («Алмашлыклар»). Мин сезнең белән килешәм, безнең тема («Зат алмашлыклары»). - Дәресебезгә нинди максат куярбыз? ( Зат алмашлыклары белән танышу, аларны язуда, сөйләмдә аера белергә өйрәнү) - Афәрин! | Формулируют тему и цель урока | РУУГ | ||||
III. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы | 1. Дәрестә башкарылачак эш тәртибен төзү - Без бүген максатыбызга ирешер өчен нишләрбез? (Балаларның җавабы) - Әйе, без:
| Проблемалы ситуацияне чишү юлларын укытучы белән бергә планлаштыралар | РУУГ | |||
2.«Яңа белемнәрне ачу» - Алмашлык дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? (Нәрсәнедер алмаштырып килә) - Яңадан теге җөмләгә кире кайтыйк әле. Бу җөмләдә ул сүзе кайсы сүзне алмаштырып килә икән? (Лилия сүзен) - Бик дөрес әйтәсез. Димәк, ул сүзе Лилия сүзен алмаштырып килгәч, нинди сүз төркеменә кертәбез инде? (Алмашлык сүз төркеменә) - Лилия сүзе нинди сорауга җавап булып килә? (кем?) - Әйе, кем? Кайсы сүз төркеме әле ул? (исем) - Алмашлык та нинди сорауга җавап бирә? (Кем? Соравына) - Хәзер нәтиҗә ясыйк. Алмашлык нинди сүз төркемен алмаштырып килә икән? (исем) - Татар телендә алмашлыклар ул сүзе генә түгел, башка алмашлыклар да бар . Әйдгез әле, менә бу карточкалар арасыннан табыйк әле ул сүзне (Сүз төркемнәре карточкаларга язылып тактага эленә бара) - Кеше үзен ничек атый? (Мин дип) - Иптәшеңә кем дип эндәшерсең? (Син) - Сезнең янга килеп кушылган кешене кем диярсез? (Ул) - Сезнең янга берничә кеше килеп кушылса, сез үзегезне кем диярсез? (Без) - Синең янга килгән иптәшләреңә кем дип эндәшерсең? (Сез) - Икенче сыйныфта укучыларны кемнәр диярсең? (Алар) - Әле генә син әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә керә? (Алмашлык) - Китаптагыча без аларны зат алмашлыклары дип әйтербез. - Экранга күз салыйк әле. Анда кечкенә генә текст язылган. Марат мәктәптә бик тырышып укый. Марат – 6 нчы сыйныф укучысы. Маратка 12 яшь. Маратның дуслары күп. - Карагыз әле текст сезгә ошыймы? Нинди кимчелеге бар бу текстның? (Марат сүзе һәр җөмләдә кабаланып килгән) - Әйе, Марат сүзе кабатланып килгән. Ничек төзәтик соң бу кимчелекне? (Марат сүзен башка сүзләр белән алмаштырып була) - Ничек итеп? (Марат мәктәптә бик тырышып укый. Ул – 6 нчы сыйныф укучысы. Аңа 12 яшь. Аның дуслары күп.) - Марат сүзен нинди сүз төркеме белән алмаштырдың? (Алмашлык белән) - Алмашлыклар безнең сөйләмебезне нишләтә? (Сөйләмебезне матурлыйлар, кабатлаулардан коткара) - Алмашлыклар җөмләдә исемне алмаштырып киләләр. Мин, без -I зат алмашлыклары; Син, сез -II зат алмашлыклары; Ул, алар –III зат алмашлыклары. Әйдәгез, шушы кагыйдә буенча моделебезне дә төзеп куйыйк әле. Афәрин, укучылар! Кемнең модель буенча кагыйдәне сөйләп китәсе килә? Яхшы, утыр! | Кирәкле мәгълүматны алалар, мөстәкыйль эшлиләр, яңа төшенчәләргә билгеләмә бирәләр | КУУГ РУУГ ТУУГ | ||||
3. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү - Ә хәзер, төркемнәрдә эшләп алабыз, мин сезгә карточкаларда “Тынычлыкның туган көне” дип аталган шигырьне өләшәм, сезгә алмашлыкларны табып, кайсы зат алмашлыгы икәнен билгеләргә кирәк була. Минем бабам орденнарын, Медальләрен такты бүген. Ялт-йолт итеп тора алар – Шуңа күрә якты бүген! Бүген бигрәк егетләрчә, Солдатларча атлый бабам. Бабам белән җитәкләшеп, Мин парадка китеп барам. Җиңүчеләр кебек итеп Атлыйм мин дә, атлый ул да. Син – батыр дим мин бабама Син - батыр дип мактый ул да. Ул иң батыр солдат булган, Мин дә солдат булачакмын. Бабам тыныч ял итсен дип Ил чигендә торачакмын. - Укучылар, әйдәгез тикшереп үтик әле, һәр төркемнән бер укучы бер куплетны укый һәм җавап бирә, калганнар тикшерәләр. - Афәрин, бик дөрес! Физкультминутка - Бик әйбәт. Ә хәзер мин Сезне уенга чакырам. Парлашып бер-берегезгә карап басыгыз, Һәм минем арттан кабатлагыз. Менә мин нинди үстем, Син дә шактый үскәнсең, Менә минем күзләрем, Менә синең күзләрең, Менә минем сул кулым, Менә минем уң кулым, Уң кулларны бирешик Булырсың минем дустым. - Рәхмәт, укучылар. Әлеге уенда без Сезнең белән алмашлыклар кулландыкмы? Нидиләрне? Яхшы, укучылар, утырыгыз. Эшне дәвам итәбез. - Хәзер, параларда эшлибез, мин сезгә карточка белән бирем бирәм, сезгә нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп язырга кирәк була. ... дусларым белән чаңгы шуарга яратам. ... китәләр, тик озакка тугел. ... , яңгыр туктагач, гөмбә җыярга китә. .... минем якын дустым. ..... китәсез, ..... калабыз инде. - Әйдәгез тикшереп үтик, кемнең укып китәсе килә? - Яхшы, бик дөрес, укучылар. - Афәрин! | Сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен җиткерәләр | КУУГ | ||||
4. Яңа белемнәрне системалаштыру Укучылар, әйдәгез китапның 92 нче битен ачабыз һәм 1 нче, 2 нче күнегүләрне телдән эшлибез. - Ә хәзер, 182 нче күнегуне шулай ук телдән эшлибез. Бер җөмләне бер укучы укып алмашлыкларны әйтеп бара.
- Афәрин! - 183 нче күнегүне дәфтәрләргә язып эшлибез, чираттан тактага чыгабыз. - Бик дөрес. - Әйдәгез, тагын бер кат моделне сөйләп китик әле. - Афәрин! | Парларда, төркемнәрдә эшлиләр | КУУГ | ||||
5.Мөстәкыйль эш. Тест эшләү (карточкаларда, индивидуаль эш) - Ә хәзер бүген өйрәнгәннәрне тикшерү өчен без сезнең белән тест эшләрбез. Бирелгән җаваплардан бер дөресен сайлап алырга кирәк. Карточкларга исем фамилияләрегез язарга онытмагыз. 1. Мин, син, ул, без, сез , алар- А) исемнәр Б) сыйфатлар В) зат алмашлыклары 2. Ул, алар ничәнче зат алмашлыклары А) I зат Б) II зат В) III зат 3. Гали белән Алия мәктәпкә баралар, дөрес алмашлыклар белән алыштырылган җөмләне күрсәт. А) Ул мәктәпкә баралар. Б) Алар мәктәпкә баралар. В) Без мәктәпкә баралар. 4. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар? А) 5 Б)2 В) 3 5. Алмашлык нинди сүз төркеменә карый? А) модаль сүз төркеменә Б) мөстәкыйль сүз төркеменә В) бәйләгеч сүз төркеменә 6. Алмашлыклар җөмләдә ни булып киләләр? А) ия, хәбәр В) аергыч, хәл Б) тәмамлык, хәл - Партадашыгыз белән карточкаларны алышыныгыз һәм җавапларны тикшерегез. Дөрес булса – «+» тамгасы, хата булса – «-» тамгасын куегыз. - Әгәрдәэшегез хатасыз, яисә 1 хата – «5» билгесе, 2 хата – «4» билгесе, 3 хата булса - «3» билгесе куегыз. - Карточкаларны алга җибәрәбез. | Үзеңнең һәм сыйныфташларыңның гамәлләрен бәялиләр | КУУГ | ||||
IV. Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя. | Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру. - Укучылар,дәрес башында без нинди максат куйган идек? Без аңа ирешә алдыкмы? (Зат алмашлыклары белән танышу, аларны язуда, сөйләмдә аера белергә өйрәнү) | Сорауларга җавап бирәләр | КУУГ | |||
Укучыларның уку эшчәнлегенә үз бәя бирүләре (дәрестә нинди яңалык алуларын, нәрсәгә өйрәнүләрен белдерүләре). - Әгәр сез дәрестә үзегезне яхшы эшләдем дип уйласагыз, елмайган смайликны күтәрегез. Әгәр сезгә үзегезнең эшегез ошап бетмәсә, кәефсез смайликны күтәрегез! - Афәрин. | Дәрестә нинди уңышларга ирешүләрен бәялиләр | ШУУГ | ||||
Билгеләр кую. - Сез бүген бик актив, тырыш, игътибарлы булдыгыз. Максатыбызга ирешеп, яңа белемнәр алганыбызга мин бик шат! Шулай ук, минем сезне дуслыгыгыз, бердәмлелегез өчен дә мактыйсым килә. Һәрвакыт бер-берегезгә шулай булышып, ярдәм итеп торыгыз! | ||||||
V. Өй эше | Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу. - Укучылар, әйдәгез хәзер көндәлекләрне ачып, киләсе дәрескә өй эшен языйк: 93 нче биттәге 184 нче күнегү. Дәресебез тәмам. Сау булыгыз! | Өйгәбирелгән эшне көнләлекләргә теркиләр |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәреснең технологик картасы. Тема: Резеда Вәлиева “Яңгыр белән Кояш” әкияте
Дәреснең технологик картасы....
"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы
"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...
4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)
Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...
6 нчы сыйныфларның рус төркеме өчен "Супермалай нәрсәләр эшли ала?" темасына эшләнгән дәреснең технологик картасы (Р. З. Хәйдәрова, Р.З.Назипова Күңелле татар теле, Казан “Татмультфильм” нәшрияты, 2014)
Технологическаяя карта урока татрского языка в рускоязычной группе 6 класса...
Дәреснең технологик картасы
6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...
Дәреснең технологик картасы
Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән...
Дәреснең технологик картасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, татлы эчемлекләр әзерләү технологиясе”
Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әз...