4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)
проект на тему
Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым ясалды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tehnologik_karta.ppt | 382.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү; Метапредмет: Танып-белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве; нәтиҗәләр чыгара белү; төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү; Коммуникатив УУГ: сораулар бирә белү; үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; укытучы һәм сыйныфташларың белән уртак эшчәнлек оештыра белү; үз эшчәнлегеңнең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү; фаразлау. Предмет буенча: әдәби әсәрләрне анализлау, тел-сурәтләү чараларын таба белү, геройларга характеристика бирү, темасын аңлау, идеясен тотып ала белү, өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышы һәм иҗаты турында белү. Планлаштырылган нәтиҗәләр
Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Оештыру Мотивлаштыру (1-2 мин) Исәнләшү. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру: - Исәнмесез, укучылар. Әссәламәгаләйкүм! -Кәефләрегез яхшымы? -Яхшы булса, мин бик шат. Әйдәгез, тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре әйбәт булсын өчен, аларга да хәерле көн телик. Укучылар теләкләр тели: - Вә галәйкүм әссәлам. - Бик яхшы. - Хәерле көн, агачлар! - Хәерле көн, кошлар! - Хәерле көн,табигать! Хәерле көн, дуслар! - Хәерле көн, кунаклар! ШУУГ: укытучы һәм сыйныф- ташларга хөрмәт хисе; КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эш- чәнлеген оеш- тыруда хезмәт- тәшлек итү; РУУГ: эш уры- нын оештыру, фаразлау
Белемнәрне актуальләштерү Алдагы дәресләрдә өйрәнгән әсәрләрдән өзекләр укыту, нинди әсәрләрдән икәнен сорау Укучылар башта эчтән генә, аннан кычкырып укыйлар, җавап бирәләр. “ ... Ничек тергезергә инде бу мескенне? Ике учыма учладым да һаман кайнар сулышымны өрәм.” “ Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам; Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам”. “ ... Ай үзенең нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга ала. Чын-чын. Әгәр минем сүзләремә генә ышанмасагыз, кемгә дә булса яхшылык эшләп карагыз, шунда сез Айның тылсымлы нурларында коенгандай матурланып китүегезне күрерсез.” ТБУУГ: эчтәлек белән бәйле рәвештә объектларны таный, атый , билгели белү; КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү; П: Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән әсәрләрне белү.
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую (дәреснең темасын билгеләү) Укылган өзекләрдән чыгып, проблемалы сорау куя, теманы һәм максатны билгеләтә - Сез укыган юлларны нәрсә берләштерә? Без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? Бирелгән өзекләрдән чыгып, дәреснең темасын билгелиләр (2 нче слайд) ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау; КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү; РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру
Максат, бурычларны билгеләү -Димәк, без бүгенге дәресне "Яхшылык эшләргә ашыгыйк” дип атадык. -Яхшылык эшләү ни өчен кирәк соң ул? -Без бүгенге дәрестә ниләр эшләрбез икән? Укучылар сорауларга җаваплар биреп, дәреснең максатын билгелиләр. = Яхшылыктан башка яшәү күңелсез булыр иде.. = ...................... =“Сиртмәкойрык” әсәренә анализ ясарбыз дип уйлыйм. ТБУУГ: уку мәсьәләсен билгеләүдә логик фикер ләү; КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; РУУГ: дәреснең максатын фор малаштыру
Белем һәм күнекмәләрне анализ ясаганда куллану Төркемнәргә эш тәкъдим итә (бу өлеш өй эше иде) Ә хәзер төркемнәрдә эшләп алыйк. (3 нче слайд) -Нәрсә ул яхшылык? Яхшылык эшләү дигәнне ничек аңлыйсыз? “ Сиртмәкойрык”хикәясе белән яхшылык эшләү темасы арасында нинди уртаклык бар? Ибраһим Гази язмышы һәм яхшылык кылу... Боларны ничек бәйләп була? Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, җавап бирәләр, бер-берләренең фикерләрен тыңлыйлар, тулыландыралар. = Безнең уйлавыбызча, яхшылык ул – ярдәмчел булу, кешеләргә дә, бөтен җан ияләренә дә гел яхшылык кына эшләргә омтылу. = Минем дәү әнием әйткәнчә, яхшы кешедән гел нур бөркелеп тора. . = Безнең фикеребезчә , яхшылык эшләү темасы белән “Сиртмәкойрык”хикәясе арасындагы уртаклык шунда: хикәядәге малай сиртмәкойрыкларның бәлагә тарыган балаларына ярдәм итә, ул бит яхшылык эшли. = Элек Ибраһим Газиның туган авылы Карамалы тирә- якта алма агачлары белән дан тоткан. Әмма бер елны кыш бик салкын килгән, шунлык- тан Карамалы авылының алмагачлары өшегән. Сугыш елларында И.Гази фашист- лар таптаган бакчаларны, авылларны күргән. Сугыштан кайту белән, ул кабат алмагач лар утыртып, авылларын бакчага күмү турында уйлан- ган. Һәм чынлап та шуның өчен тырышкан. Дүрт ел эчендә Карамалы авылы кабат алмагачларга күмелгән. Бөтен авыл аларга сокланган. П: өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышы һәм иҗаты турында белү; ШУУГ: үз уңышларыңа һәм башкаларныкына сөенә белү; ТБУУГ: уку материалыннан файдалана белү, тема буенча материал таба белү; КУУГ: төркемнәрдә бергәләп эшли белү; башкаларның фикер- ләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: планлаштыру, үз эшчәнлекләрен план лаштыра һәм оештыра белү;
Сорау һәм биремнәр ярдәмендә юнәлеш биреп, әсәрне анализлату. Хикәядә нинди образлар бар? Дәреслектән файдаланып, Сиртмәкойрыкны сурәтлик. (5нче слайд) Әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә алган белемнәрегезгә, көндәлек тормышта күргәннәрегезгә нигезләнеп, бу кошлар турында ниләр әйтә аласыз? Ни өчен шундый исем биргәннәр соң аларга? Сиртмәкойрыклар гаиләсе матур гына яшәп ятканда бакчада нинди хәл була, балалар? Укучылар сорауларга җавап бирәләр, тиешле урыннарны табып укыйлар, үзлә ренең фикерләре белән уртаклашалар. = Малай образы, сиртмәкойрыклар гаиләсе. = .......................................... = Сиртмәкойрыклар елга, күл буйларында, каралты-кура тирәсендә яшәргә яраталар. = Алар шунда оя кора, июнь аенда бала чыгаралар. =Нәниләре өчен көне буе бөҗәк эзлиләр. Әгәр су өстендә черкиләр күрсәләр , суга да кереп китәләр. Кыю,батыр кошчыклар алар. =Елгаларда боз эреп беткәнче үк алар безнең якларга кайталар. = Алар койрыклары белән бозга бәрәләр дә,мин койрыгым белән бозны ватам, дип мактаналар . = койрыгы озын һәм кое сиртмәсе кебек бер күтәрелеп бер төшкәнгә, бу кошларны сиртмәкойрык дип атаганнар. = ............. П: әсәрне анализлау, геройларга характеристика бирү; ТБУУГ: укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү; КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикерең не дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.
Төркемнәргә кабат эш тәкъдим итә, слайдтагы дөрес җаваплар белән чагыштырта, индивидуаль рәвештә тел-сурәтләү чараларын таптыра (5 нче слайд) -Бакчада булган хәлдән чыгып, малайның гамәлләрен тиешле тәртиптә әйтегез. -Әсәр герое – игелекле кеше. Игелекле сүзенең синонимнарын да файдаланып, малайга бәя бирегез. - Язучы бу әсәре белән балаларда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тели? -Хәзер сиртмәкойрык образы белән бәйле булган чагыштыруларны, эпитетларны табыйк. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, җавап бирәләр, җавапларының дөреслеген слайдтан тикшерәләр, бер-берләренең фикерләрен тыңлыйлар, бер-берсен бәялиләр. (6 нчы слайд) бичара кошчыкны учларына ала аңа кайнар сулышын өрә өйгә алып кереп, йомшак чүпрәк белән корыта электр плитәсе өстендә саклык белән генә каурыйларын киптерә бүреккә салып йоклата әти-әниләре янына очырып җибәрә = Әсәрдәге малай игелекле, рәхимле , шәфкатьле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле. = И. Гази бу әсәре белән бездә игътибарлылык, авыр чакта бер-береңә ярдәм итү, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләргә тели дип уйлыйбыз. Кызлар сиртмәкойрык образы белән бәйле булган чагыштыруларны , малайлар эпитетларны табалар . П: әсәрне анализлау тел-сурәтләү чарала рын белү; әсәрнең эчтәлеген белү; ШУУГ: үз-үзеңдә ярдәмчеллек, кайгырту чанлык, мәрхәмәтлелек хисләре булдырырга омтылу; ТБУУГ: өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели алу; КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикерең не дәлилләп башкалар- га җиткерә белү; РУУГ: регулятив планлаштыру, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Өзеккә исем уйлату -Өзекне төп геройның эш-гамәлләренә карап, тагын ничек исемләп булыр иде икән? Өзеккә исем уйлыйлар = “Бер яхшылык”, “Игелекле бала”, “Тәрбияле бала”, “Бакчада булган хәл”, “Яралы кошчык”,.... КУУГ: үз карашын әйтә һәм дәлилли белү;
Мөстәкыйль эш -Хикәягә нигезләнеп, бүгенге дәрес темасы буенча төркемнәр бер-берегезгә сораулар бирегез әле. Яхшылык эшләү турында тагын кайсы язучы-шагыйрьләрнең нинди әсәрләре хәтерегездә калды соң? Хикәягә нигезләнеп, төркемнәр бер- берсенә сораулар бирәләр. Мәсәлән: “ Данияр, тормышта синең белән шушы хикәядәге малай белән булган кебек хәлләр булганы юкмы?”, “Камил, син бу малай урынында булсаң нишләр идең?”, “Зилә, ә син үзең нишләр идең?”, “Динә, сиртмәкойрыклар гаиләсе турында син нинди фикердә?” һ.б. Укылган башка әсәрләрне искә төшерәләр = “Тиен белән сөйләшү” (Р.Төхфәтуллин), “Музыкант” (В.Бианки), “Кыр казлары” (Ф.Хөсни) һ.б. ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү; КУУГ: сораулар бирә белү; РУУГ: мөстәкыйль эшли белү; фаразлау
Өй эше Өй эшен аңлату 1 .Рус әдәбиятыннан (литературное чтение) кошларга, башка җан ияләренә ярдәм итүгә караган , үзегез белгән әсәрләрнең исемлеген язып килергә. 2. Сиртмәкойрык турында ике табышмак уйларга. Беренчесенең җавабын хикәяне укыган кешеләр, икенчесен һәркем таба алырлык булсын. Өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.
Рефлексия, бәяләү, үзбәя “ Сиртмәкойрык” әсәре нәрсә турында булды инде? Сез бүгенге дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз? Сез үз җавапларыгыздан канәгатьме? Дәресебезне йомгаклар алдыннан без сезнең белән яхшылык агачы үстерербез. Конвертларда алмагач яфраклары һәм чәчәкләре. Аларда яхшылык эшләү турындагы мәкальләрнең бер өлеше язылган, икенче өлешен сез табарга тиеш буласыз. Агач җимеше белән матур, кеше .... Яхшылыкны эшлә дә суга сал, халык белер, ....... Яхшы эшне эшлисең килсә .......... Кургашны ялкын эретә......... Яманлык иткәнгә дә........... Матурлык вакытлы.................. Яхшылык эшли алмасаң,.......... Кешене киеме түгел................ Укытучы дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Үз фикерләрен әйтәләр. Мәкальләрнең икенче өлешен табалар, алмагач чәчәкләренә язалар, агачка беркетәләр. (яхшы эше белән) (халык белмәсә, балык белер) (икеләнеп торма) (күңелне яхшылык эретә) (яхшылык ит) (яхшылык мәңгелек) (яманлык эшләмә) (яхшы эшләре бизи) Үзбәя, бер-береңне бәяләү, укытучы бәяләве. ШУУГ: үзбәя (иптәшләрен һәм үз-үзләрен бәяли алу); үз уңыш-уңышсызлыкла- рыңның сәбәбен ачыклау; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасын дагы бәйләнеш не билгеләү; ТБУУГ: нәтиҗәләр чыгара белү; РУУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
Тема:“Һәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин) Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны э...
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....
5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.
5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....
6 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә “Күп укыган – күп белер” темасы буенча әдәби уку дәресенең технологик картасы
Яңача белем бирү шартларында технологик картаның төп максатларының берсе - укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлешне чагылдыру....
5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Ике пирожный"
5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән әдәби уку дәресе ..Темасы "Ике пирожный"...
"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.
Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы....
5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"
5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"...