Дәреснең технологик картасы
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хатипова Гульназ Рафисовна

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx28.1 КБ
Файл byleklr.pptx142.78 КБ

Предварительный просмотр:

Хатипова Гөлназ Рафис кызы, Сарман авылы. МБББУ,,Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема Бәйлек. Бәйлек төркемчәләре.

Максат:

  1. Бәйләгеч сүз төркеме бәйлек турында белемнәрне тирәнәйтү
  2. Укучыларның сөйләм телен, тыңлап аңлау сәләтен үстерү,

логик фикер йөртү эшчәнлекләрен, активлыкларын үстерү

     3. Туган телгә, туган якка мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Бурыч.Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру. 

Универсаль  уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) формалаштыру:

-шәхескә кагылышлы УУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү;

-регулятив УУГ:укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге күмәк төзелгән план буенча эшләү,үз фикереңне дөрес итеп әйтү;

- коммуникатив УУГ:үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыра белү, аңлаешлы сөйләм төзү, телдән матур итеп әйтә белү;сыйныфташларның фикерен исәпкә алып эш итү;

-танып белү УУГ:кирәкле информация туплау; танып белү максатын билгеләү; дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган нәтиҗә.

Предметлы:

- бәйлек сүзләрне куллана белү

Метапредметлы:

-иптәшеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы, үз-үзеңне бәяли белү; (шәхескә кагылышлы УУГ);

- укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү (регулятив УУГ);

- үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм аңлый белү( коммуникатив УУГ);

- яңа белемнәр табу; ирекле һәм аңлы рәвештә бәйлекләрне җөмләдә куллануны үзләштерү;  кирәкле информация туплау; танып белү максатын билгеләү; дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү( танып белү УУГ).

Төп төшенчәләр.

 - бәйлекләр

- бәйлек төркемчәләре

Дәрес тибы.Яңа белемнәр үзләштерү.

 Предметара бәйләнеше Әдәбият

Төп ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Татар теле. 6 нчы сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов ; [рәссамы И.И.Нәфиев]. – Казан : Татар.кит.нәшр., 2014. – 175 б.

Өстәмә ресурслар Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор

Power Point да    презентация

Класс белән эш. Фронталь, төркемнәрдә  эш.

Дәрес барышы.

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

 Уңай психологик халәт тудыру

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез  ничек?

-Кояшлы көн кебек. Хәерле көн ,укытучым! Хәерле көн, мәктәбем!

-Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә , укучылар!

 2 этап. Мотивация тудыру.

Аудирование.

-Укучылар, дәресебезне җыр тыңлаудан башлыйк әле. (Роберт Андреев көе һәм Роберт Рәкыйпов сүзләренә язылган “Мин яратам сине, Татарстан” җыры)

Мин яратам сине, Татарстан

 Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

 Горур халкың өчен яратам,

 Җан эреткән әнкәм телең өчен,

Татар телең өчен яратам

-Укучылар, бу җыр сезгә танышмы? Кем башкаруында ишеткәнегез бар?

-Әйе, таныш. Салават Фәтхетдинов башкаруында.

- Ә җырның композиторы сезгә танышмы?

-Әйе.

- Дөрес , укучылар, Роберт Андреев. Ул безнең якташыбыз да әле. Р.Андреев- Сарман районы Баткак авылыннан.

-Укучылар, җырда сүз нәрсә турында бара?

-Туган җир, туган як, республикабыз турында.

-Укучылар, ә сез туган як төшенчәсен ничек  аңлыйсыз? Нәрсә ул туган як?

- Ул безнең туган илебез, торган җиребез.

-Дөрес, укучылар.

- Укучылар, ә лирик герой туган ягын ни өчен ярата соң?

- Аның туган теле, горур халкы,  гүзәл табигате, талантлы язучылары, күренекле шәхесләре өчен ярата.

-Дөрес, укучылар, безнең һәрберебез өчен дә туган ягы, туган иле бик кадерле.

  1. этап. Уку мәсьәләсе кую.

  • Укучылар, ә хәзер әйдәгез, җырның беренче куплетын сүз төркемнәре  ягыннан тикшерик әле. Сезгә 2 минут вакыт бирелә, төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.
  • Вакыт чыкты , укучылар, әйдәгез тикшереп үтәбез. Сүзне беренче төркемнәргә бирәбез, әйдә, Айгөл, рәхим ит.
  • Мин-алмашлык, яратам – фигыль,сине-алмашлык, Татарстан – исем, ал – сыйфат, таңнарың – исем, өчен-?, яратам – фигыль, күк- исем,  күкрәп – фигыль, яшен –исем, яшьнәп –фигыль, торган – фигыль, яңгырларың –исем, өчен - ?, яратам – фигыль.
  • Укучылар, ә кайсы сүзне без билгели алмадык, безгә таныш түгел?
  • Өчен сүзен.
  • Аңа нинди сорау куеп була(сорау куеп карыйлар, сорау куеп булмый.
  • Чыннан да , укучылар, бу сүзгә сорау куеп булмый.
  • Укучылар, өчен сүзе җөмләдә ни өчен килде икән, ничек уйлыйсыз?
  • Сүзләрне бәйләр өчен.
  • Бик дөрес, укучылар.
  • Әйдәгез, хәзер аның исемен әйтеп карыйк.( 1 нче слайд)

К.җавап. Бәйлекләр.

- Укучылар, игътибар итегез әле, ул бәйлекнең үзен генә аерып алсак, ул үзе генә кулланыламы?

- Юк, ул үзе генә кулланылмый, предметларны да атамый, җөмлә кисәге дә була алмый.

- Укучылар, хәзер слайдтагы җөмләләргә карагыз әле (3 нче слайд)

1 . Мин мәктәпкә дустым белән барам.

2.  Җәйгә кадәр дүрт ай бар

3.  Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.

- Хәзер , укучылар, шушы җөмләләрдә асларына сызылган бәйлекләрне үзләре ияргән сүзләр белән язып алыгыз әле.(1 укучы такта алдында эшли)

-Укучылар, вакыт чыкты. Әйдәгез тикшереп үтәбез.

Дустым белән, җәйгә кадәр,  дәресләрдән соң.

  • Яхшы ,укучылар, бу өлешен дөрес эшләдегез. Ә хәзер әйдәгез бу сүзтезмәләргә тагын бер игътибар итик әле. Алар кайсы сүз төркеменә ияргән?
  • Исемнәргә.
  • Ә исемнәр нәрсә белән төрләнгән?
  • Килешләр белән.
  • Барысы да бер үк төрле килеш белән төрләнгәме?
  • Юк, беренчесе – баш килешендә, икенчесе – юнәлеш килешендә, өченчесе – чыгыш килешендә.
  • Дөрес, укучылар, моннан чыгып нәрсә әйтә аласыз инде?
  •  Бәйлекләр иярүче сүзнең билгеле бер килештә булуын таләп итәләр.
  • 1. Баш килешне таләп итүче бәйлекләр
  • 2. Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр
  • 3. Чыгыш килешне таләп итүче бәйлекләр.(3 нче слайд)
  • Укучылар, хәзер әйдәгез дәресебезнең темасын атыйк инде, нәрсә дип алабыз?
  • Бәйлек. Бәйлек төркемчәләре.(4 нче слайд)
  • Әйе, сез дөрес әйтәсез. Бүген без сезнең белән бәйлекләр һәм бәйлек төркемчәләре турында сөйләшербез.
  • Ә хәзер әйдәгез, калдырылган юлга дәреснең темасын язып куйыйк.(тактага, дәфтәрләргә тема языла)
  1. этап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
  • Укучылар, хәзер әйдәгез дәреслектәге 333 нче күнегүне карыйк әле, телдән генә эшләп үтәбез. 2 минут вакыт сезгә.
  • Укучылар,   вакыт чыкты. Әйдә  Марат җавап бирә, башта  күнегүнең биремен укып кит әле. Бирем. Укыгыз, исемнәрне фигыльләргә бәйләгән сүзләрне әйтегез.
  • Кебек, бирле, каршы, саен, аркылы, башка, күрә, килеш.
  • Дөрес, Марат, утыр .
  • Укучылар, Марат укыган сүзләр нәрсәләр булды инде?
  • Бәйлекләр.
  • Дөрес, бәйлекләр.(үзбәя)
  • Ә хәзер әйдәгез, 335 нче күнегүне карыйк. Дәфтәрләргә язып куябыз һәм төркемнәрдә киңәшләшеп эшлибез.(төркемнәрдә эш, һәрбер төркемнән берәр укучыны тактага чыгарып эшләтергә мөмкин.)
  • Укучылар, вакыт чыкты, тикшерәбез.

Күнегүнең үтәлеше. Төлке (иярүче) кебек хәйләкәр(ияртүче) ; кәҗә(иярүче) кебек һәлак итү (ияртүче) ; күбәләк (иярүче) белән серләшә (ияртүче); уку (иярүче) турында сөйләшә (ияртүче) ;еллар (иярүче) аша карыйм (ияртүче) ;бишек (иярүче) шикелле күренә (ияртүче)

  • Яхшы, укучылар, дөрес эшләдегез.
  • Ә хәзер инде үзегезгә билгеләр куегыз.(үзбәя)

Ял итү.

  • Укучылар, әйдәгез бераз гына ял итеп алыйк, мин сезгә ребуслар алып килдем, әйдәгез шуларны чишеп карыйк әле.(5 нче слайд)
  • Укучылар, эшебезне дәвам итәбез. Дәреслектәге 336 нчы күнегүне үтибез. Дәфтәрләргә күнегү номерын язып куябыз.
  • Укучылар, төркемнәрдә киңәшләшеп эшлибез.(вакыт бирелә) 1 нче төркемнәргә баш килешне таләп итүче бәйлекләрне табарга, икенче төркемнәргә юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләрне табарга, өченче төркемнәргә чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләрне табып язарга.(төркемнәрнең санына карыйбыз)
  • Вакыт чыкты , укучылар. Күнегүнең эшләнешен тикшерәбез.
  • Күнегүнең эшләнеше. 1. Б.к. таләп итүче бәйлекләр: ручка белән язу, туган җир турында уйлау, әтием төсле булу, ай саен бару, урам аша чыгу; 2. Ю.к. таләп итүче бәйлекләр: елгага хәтле йөгерү, төшкә кадәр уку, машинага каршы атлау, авырганга күрә бармау ; 3. Ч.к. таләп итүче бәйлекләр : җәйдән бирле эшләү, дустыннан башка утырмау.
  • Яхшы, укучылар, бик дөрес итеп төркемнәргә аердыгыз, инде үзегезгә билгеләр куегыз.(үзбәя)
  • Хәзер, укучылар, әйдәгез инде белгәннәрне, өйрәнгәннәрне модельләштерәбез.(укытучы тактага сыза, укучылар дәфтәрләрдә эшли)

                      Бәйлек

                                        бәйләгеч сүз төркеме

                                сүзләрне һәм җөмләләрне бәйли

                                            3 төркемчәсе бар

 б. к. сорый торган        ю. к. сорый торган        ч. к. сорый торган

белән, өчен, кебек,         таба, күрә, каршы,            башка, бирле, соң,

күк, шикелле, төсле,          кадәр, чаклы, тикле,            элек, тыш, үзгә,

аша, аркылы, саен,        хәтле        ары

кадәр, чаклы, хәтле,

буе, буйлап, буенча

  • Укучылар, әйдәгез нәтиҗә ясыйк инде.Ни өчен кирәк соң безгә бәйлекләр?
  • Сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен, фикерне тулырак аңлау өчен.
  • Дөрес, укучылар, афәрин!
  1. этап. Рефлексия.

Нәтиҗә һәм бәяләү.

  • Укучылар, хәзер  дәрескә рефлесия яки йомгак ясыйбыз. Бүгенге дәрестә нинди УМ чиштек? Нәрсәләр эшләдек? Ниләр белдек? Төркемнәрдә уйлашыгыз, сөйләшегез. (1минут вакыт бирелә)
  • Вакыт чыкты. Кем җавап бирергә тели? Әйдә әле Рөстәм, сүзне сиңа бирәбез.

Көт.җавап

  • УМ билгеләдек, 333 нче , 335 нче күнегүне,  336 нчы күнегүне эшләдек. Белемнәрне модельләштердек һәм түбәндәге нәтиҗәләрне чыгардык :
  1. Бәйлек- ярдәмче сүз төркеме.
  2. Бәйлекләр үзләре генә җөмлә кисәге булмыйлар.
  3. Алар сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен кулланылалар.
  4. Бәйлекләр иярүче сүзнең кайсы килештә килүеннән чыгып төркемләнә: баш килештәге исемнәр белән килә торган бәйлекләр, юнәлеш килешендәге исемнәр белән килә торган бәйлекләр, чыгыш килешендәге исемнәр белән килә торган бәйлекләр.
  • Укучылар, хәзер һәрбер укучы үзенә гомуми билге чыгара.(үзбәя)
  • Укучылар, өй эше алабыз.
  1. Мәҗбүри. Дәреслектәге 333 нче күнегү.Тиешле бәйлекләрне куеп, җөмләләрне күчереп язарга, бәйлекләрнең астына сызарга.
  2. Ярым иҗади. Бәйлекләрне кертеп, “Туган ягым” темасына кечкенә күләмле хикәя язып килергә.
  • Укучылар, мин сездән бүгенге дәрестә бик канәгать калдым. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, дәрес тәмам, чыгырга мөмкин. Исән булыгыз!

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мин яратам сине, Татарстан ! Р.Андреев көе, Р.Рәкыйпов сүзләре Мин яратам сине, Татарстан Ал таңнарың өчен яратам , Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам . Мин яратам сине, Татарстан, Горур халкың өчен яратам , Җан эреткән әнкәм телең өчен, Татар телең өчен яратам .

Слайд 2

Мин мәктәпкә дустым белән барам. Җәйгә кадәр дүрт ай бар . Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.

Слайд 3

Баш килешне таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, тикле, аркылы, турында. Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле. Чыгыш килешне таләп итүче бәйлекләр: башка, бүтән, бирле, соң, элек.

Слайд 4

Тема. Б әйлек. Бәйлек төркемчәләре.

Слайд 5

Бәйлекне эзләп тап. Р = К , 2 1

Слайд 6

Бәйлекне эзләп тап. , , 5 2 , 50

Слайд 7

Бәйлекне эзләп тап. , 3 , 1 , 10

Слайд 8

Дәрес өчен рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Дәреснең технологик картасы

Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән...

Дәреснең технологик картасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, татлы эчемлекләр әзерләү технологиясе”

Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әз...

"Кушма сүзләр" темасына төзелгән дәреснең технологик картасы

quot;Кушма сүзләр" темасына төзелгән дәреснең  технологик картасы...