«Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы»
рабочая программа (7, 8, 9 класс)

Дәрестән тыш эшчәнлек программасы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрестән тыш эшчәнлек28.64 КБ

Предварительный просмотр:

6-7 нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

            Тема: «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы»

           Юнәлеше: гомуминтеллектуаль

Аңлатма язуы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 7 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең  Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Программада шәхесне рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбияләү концепциясенең һәм универсаль уку гамәлләрен формалаштыру программасының төп положениеләре исәпкә алынды. Курс 34 сәгатькә исәпләнгән.

Башка милләт укучыларына татар телен укытуның төп максатларыннан берсе -укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен башка милләт балаларына татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе булып түбәндәгеләр билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни татар мәкальләрен, әкиятләрен, җырларын, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле темаларга сөйләшергә өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

Эшнең актуальлеге: бүгенге авыр болгавыр заманда тәрбия чаралары иң актуаль проблема булып тора. Хәзерге заман баласын әдәбиятка, сәнгатькә тарту – иң кыен мәсьәлә. Халык авыз иҗаты борын заманнан иң куәтле тәрбия чарасы булган. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба. Татар халык әкиятләрен, табышмакларын, мәсәлләрен, җырларын, бәйрәмнәрен өйрәнү, барлау, туплау

тәрбия чарасы гына түгел, ул буыннарны тоташтыручы әһәмиятле чара булып тора.

                                     Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • «гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек» төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Урта белем бирү баскычында телгә өйрәтү, укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар, презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Курсның предмет нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау:

  • төрле жанрдагы халык авыз иҗаты әсәрләрен тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау

бирә, сорауларга җавап бирә белү;

  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләрне, тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм:

  • сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

Монологик сөйләм:

  • халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәгендә әкиятләр,табышмаклар һ.б. төзи алу һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

Уку предметының эчтәлеге

            1.Балалар фольклоры.

Балалар фольклоры турында төшенчә бирү, китаплар белән таныштыру. Тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, хәрәкәтле такмаклар, мәкальләр җыю. (Хәрәкәтле такмакларның максаты – авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, хәрәкәтләрне такмаклау гамәле белән координацияләү, хәрәкәтләр сайлаганда балаларга иҗат өчен мөмкинлекләр бирү, оялу, киеренкелек хисеннән котылу өчен шартлар тудыру). [ 6. Ягъфәров Р.И., Татар халык уеннары // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1998. – 156 бит.]

2. Татар халык әкиятләре.

Татар халык әкиятләре белән танышу. Әкият сайлап алып сәхнәләштерү яки курчак театры оештыру, түгәрәк җитәкчеләре белән элемтәдә булу.

3. Мәзәкләр. Татарча мәзәкләр уку. [3. Кукшин Р., Татар балалар антологиясе // Казан: Татар. кит. нәшр., -1983. - 3 бит.]

4. Татар халык җырлары.

Татар халык җырлары белән танышу. Музыка укытучылары Мөхәммәдиева Л. Б. һәм Әбелханова Э. М. белән тыгыз элемтәдә эшләү.

5.Татар халык бәйрәмнәре..

Татар халык бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирү. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрү өчен әзерлек эшләре алып бару. [1. Әхмәтов С., Уйныйбыз да, җырлыйбыз да... // Яр Чаллы: КамАЗ акционерлык җәмгыятенең газета – кит. нәшр., - 1991. -9 бит. ]

6.Татар исемнәре.

Кайбер татар исемнәре белән танышу. Мәгънәләрен билгеләү. Шәҗәрә төзү. Тарих һәм әдәбият укытучылары белән берлектә эшләү.

7. Милли киемнәр.

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру. Кием әдәпләре турында әңгәмә оештыру. [4. Нүрзия, Татар сынлы сәнгате // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. – 16бит.]

8.Өстәл әдәбе                                                                    

Татар халык ашлары турында әңгәмә оештыру. Табын әдәпләре. Кунак чакыру, кунакка бару темасына диалоглар. Мәктәп ашханәсе пешекчесе белән тыгыз элемтәдә булу. [6. Фәхретдин Р., Тәрбияле бала // Казан: Татар. кит. нәшр., - 1999. — 7бит. ]

9.Татар телендә нәшер ителүче балалар журналлары.

“Ялкын”, “Салават күпере” журналлары белән таныштыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бишек җырлары - халкым рухы"

әдәби-музыкаль кичә...

«Халкым җәүһәрләре» Радиотапшыру (Сценарий мәктәп радиосы өчен әзерләнде) http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,99802/Itemid,6/

Бүгенге көн  татар теле һәм әдәбияты укытучысына таләпләр үскәннән -үсә бара. Хәзер безнеӊ эш арсеналында акбур белән кара такта гына түгел. Без инде проектлар төзибез, аерым төркемнәрдә эшлибез,...

"Мәдрәсәләрдә мәгърифәтле халкым тарихы"

Г.Тукайның XX гасырда татар яңарышы тудырган бөек шәхес  булуын исбатлау....

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше...