«Халкым җәүһәрләре» Радиотапшыру (Сценарий мәктәп радиосы өчен әзерләнде) http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,99802/Itemid,6/
материал (8 класс) по теме
Бүгенге көн татар теле һәм әдәбияты укытучысына таләпләр үскәннән -үсә бара. Хәзер безнеӊ эш арсеналында акбур белән кара такта гына түгел. Без инде проектлар төзибез, аерым төркемнәрдә эшлибез, үзлектән мәгълүмат туплап эшләү алымнарын алга чыгарабыз. Мәктәпләребезгә компьютерлар, интерактив такталар h.б.килә. Мин укучыларым белән дәресләрдә төпле, ныклы белем алу белән генә чикләнмиләр. Алар милли –мәдәни проектлар төзиләр һәм үз проектларын иптәшләренә, укытучылар коллективына тәкъдим итәләр. Менә шундый проектларныӊ берсе- радиотапшыру әзерләү. Һәр класс, чиратлап, татар халкыныӊ бөек шәхесләренә багышлап тапшырулар әзерли һәм аныӊ белән мәктәп радиоүзәге аша озын тәнәфес вакытында “Халык җәүһәрләре” тапшыруы кысаларында эфирга чыга. Ел ахырында, һәр классныӊ программалары буенча, рейтинг төзелә һәм җиӊүчеләр билгеләнә. Сезнеӊ игътибарга да бер тапшыруныӊ сценариен тәкъдим итәргә булдык.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
halkym_zheuherlere.doc | 63 КБ |
Предварительный просмотр:
Тукай районы Мәләкәс гомуми урта
белем бирү мәктәбе
Умнова Лилия Ивановна
Бүгенге көн татар теле һәм әдәбияты укытучысына таләпләр үскәннән -үсә бара. Хәзер безнеӊ эш арсеналында акбур белән кара такта гына түгел. Без инде проектлар төзибез, аерым төркемнәрдә эшлибез, үзлектән мәгълүмат туплап эшләү алымнарын алга чыгарабыз. Мәктәпләребезгә компьютерлар, интерактив такталар h.б.килә. Мин укучыларым белән дәресләрдә төпле, ныклы белем алу белән генә чикләнмиләр. Алар милли –мәдәни проектлар төзиләр һәм үз проектларын иптәшләренә, укытучылар коллективына тәкъдим итәләр. Менә шундый проектларныӊ берсе- радиотапшыру әзерләү. Һәр класс, чиратлап, татар халкыныӊ бөек шәхесләренә багышлап тапшырулар әзерли һәм аныӊ белән мәктәп радиоүзәге аша озын тәнәфес вакытында “Халык җәүһәрләре” тапшыруы кысаларында эфирга чыга. Ел ахырында, һәр классныӊ программалары буенча, рейтинг төзелә һәм җиӊүчеләр билгеләнә. Сезнеӊ игътибарга да бер тапшыруныӊ сценариен тәкъдим итәргә булдык.
«Халкым җәүһәрләре»
Радиотапшыру
(Сценарий мәктәп радиосы өчен әзерләнде)
-«Исәнмесез»,-диде берәү килеп
Читтә йөргән чакта каӊгырап,
Гүя шулчак баскан җирләреннән
Кайнар чишмә чыкты ургылып.
-Бары бер сүз «Исәнмесез»,-диде.
Күпме моӊ ишетте колагым.
Атам-анам теле, туган телнеӊ
Газизлеген шунда аӊладым.
-Исәнмесез, Исәнмесез!!!!кадерле радио тыӊлаучылар! Сезне, кабат, «Халыкым җәүһәрләре» тапшыруыныӊ чираттагы чыгарылышы сәламли.
-- Эфирда 8 класс укучылары -Алсу һәм Артем.
--Һәр заман үз җырын тудыра. Шулай да җырларыныӊ, гомумән, халык иҗатыныӊ иӊ матур үрнәкләре- борынгы чорда иҗат ителгәннәре. Салават күперендәге төсләрне , чәчәкләрнеӊ җилдә тибләлүе кебек нәфислекне, суныӊ агышы кебек тылсымлы борылышларны халык җыры үзенә җыеп алган. Моӊны дәрьяларга тиӊлиләр- ул күӊелләрне биләп ала, аны кояшка тиӊлиләр-ул күкләргә күтәрә һәм кешене көчле рухлы итә.
--Әйе, узган гасыр башы көйләрен без эчтәлеге, озынлыгы аркылы танып алабыз. Бүгенге көндә дә бу җыр- моӊнарныӊ әһәмияте бер дә кимеми, киресенчә, яӊа заман сәнгате аларныӊ урынын түргә, дәрәҗәлерәк урынга күчерә.
-Татар дөньясы сәнгать әһелләренә, гаҗәеп сәләтле музыкантларга, артистларга бай ул. Аларныӊ һәрберсе алдында да баш иябез.. Алда сүзебез барачак шәхесләр дә гасыр аралаш кына туадыр. Алда яӊгырачак исемнәрнеӊ сәнгатебезгә керткән ѳлешләре зур булса да, ни ѳчендер бу шәхесләр турында матбугатта да, радио, телевидениядә дә яӊгыраш тапмый. Татарныӊ яшь буыны алар турында хәбардар түгел.
- Шуӊа күрә дә бүгенге тапшыруыбызны да 19 йөз башы музыка сәнгате легендаларына багышларбыз.
--Беренче легенда – Заһидулла Яруллин.
Өлкән буын музыкантлары арасында Заһидулла Яруллин мактаулы урынны алып тора. Салих Сәйдәшев һәм Мансур Мозаффаров аныӊ шәкертләре булып торалар. Заһидулла яруллин- танылган гармунчы, үзлегеннән уйнарга өйрәнгән беренче пианист.
Заһидулла Яруллин крестьян гаиләсендә туа. Бик иртә ятим кала. 10 яшеннән үз көнен үзе күрә. Йорт хуҗасы, егетнеӊ сәләтен күреп, аӊа иске генә рус гармуны алып бирә. Төрле ярминәләрдә уйнап үзенеӊ осталыгын чарлый. А.И. Шнейдр Заһидулланыӊ талантын күреп , аӊа музыка белән җитди шөгыльләнергә чакыра. 1912 елда Казанга килә. З. Яруллин язган әсәрләрдән иӊ матурлары һәм иӊ кыйммәтлеләре.- «Тукай маршы» Һәм «Җәмилә».
-- 1934 елда сәламәтле бик какшау сәбәпле ул гастрольләргә йөрүдән туктый. Туган Кече Сөн авылына кайтып гөмеренеӊ ахырына кадәр шунда яши. Биредә ул гармуннар яшау һәм төзәтү эше белән мәшгуль була.
Әйткәнебезчә, З. Яруллин, кыллы инструменталь ансамбльләр җитәкчесе һәм кино ильлюстратор булып эшләгәндә, күп кенә көйләр яза. Әмма, алар кәгазьгә төшерелмиләр. Безгә аларныӊ бары тик унысы гына килеп җиткән. Алар- «Тукай маршы», «Җәмилә», «Колхозчылар җыры», «Сөн елгасы үзәннәрендә», «Вальс», «Заһидулла», «Элегия», «Колхозчылар ял итә», «Минор», «Мандолина».
-- Ә хәзер без дә «Тукай маршы» фрагменты белән танышып үтик әле. («Тукай маршы» фрагменты яӊгырый)
- Икенче легенда- Гөлсем Сөләйманова.
Гөлсем Сөләймәнова приказчик гаиләсендә туа. 1914 елда Алкиннарныӊ хосусый мәктәбенә укырга керә. Кечкенәдән үк «Салкын чишмә», «Уел», «Гөлҗамал» җырларын җырлый.
-- Кечкенәдә гади халык арасында тәрбияләнеп, татар ярлыларыныӊ көнкүрешен, гадәт- йолаларын күреп үсә. Туган телнеӊ бөтен нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен әйбәт белә.
Гөлсем Сөләйманова иҗатыныӊ төп максаты- халык үзе җырлаганча җырлау, үзенеӊ җыры белән халыкныӊ рухи бөеклеген, бөтенлеген , гүзәллеген бүтәннәргә дә җиткерү.
Ул борынгы халык җырларын һәм С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, С. Габәши һ.б. классикларныӊ иҗатын якын күрә.
---Г. Сөләймәнова җырныӊ эчтәлегенә аерым дикъкать белән якын килә. Дунаевский, Пакрасс, Блантерны татар телендә яӊгырата. Г. Сөләймәнова- 300 гә якын татар халык җырын үзләштергән һәм башкарган җырчы. Хәзер аларны бик сирәк ишетергә була, ә күбесе бөтенләй дә җырланылмый. Yз чорында Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Ф. Кудашевалар Г. Сөләймәнованыӊ эшен дәвам итәләр.
-- Ә хәзер, әйдәгез әле, Гөлсем Сөләймәнова репертуарыннан «Зиләйлүк» җырын тыӊланып үтик. ( Г. Сөләймәнова репертуарыннан «Зиләйлүк» җыры яӊгырый)
--Өченче легенда – Фәйзулла Туишев.
Карусельләр әйләндерүче малай булып эшли башлаудан алып Фәйзулла Туишев- үз йөзе, үз башкару стиле булган гаять зур артист. Ул сәхнәгә ашыкмый гына чыга, йөзе бик тә җитди, иреннәре кысылган, күзләре ярым йомык була. Артистныӊ үз эшенә бирелгәнлеге , тантаналы кыяфәте тамашачыга да уӊай тәэсир ясый. Әмма Туишев тыӊлаучыга башкаруныӊ тышкы ягы белән генә тәэсир итми. Аныӊ куәтле артистлык темпераменты көенеӊ беренче авазларыннан ук үзенә әсир итә.
--- Ф. Туишев, кайвакыт, үзе дә сизмәстән менә дигән югары варияцияләр тудыра. Гармунныӊ мөмкинлекләре чикле булуын бик яхшы белгән Фәйзулла, анда төрле халык музыка коралларыныкына – мандолина, курай, балалайкага охшаган һәм хәтта агай кеше тавышлары чыгарып, төрле тембрдагы авазлар тудырырга омтыла.
Фәйзулла Туишевныӊ башкару үзенчәлеге аныӊ ачык, сыгылмалы һәм төгәл ритмлы булуында. Аныӊ башкару манерасы күпләр өчен иӊ камил үрнәк.
--- Сезнеӊ игътибарга Фәйзулла Туишевнеӊ «Алмагачлары» көен тәкъдим итәбез.
(Ф. Туишев репертуарыннан «Алмагачлары» көе яӊгырый).
- Дүртенче легенда- Рахманкулова Мәрьям
- Мәрьям Рахманкулова- композитор, РСФСРныӊ һәм ТАССРныӊ халык артисткасы. М. Рахманкулованыӊ музыкаль таланты бик иртә ачыла. 1915 елда ук халык җырларын зур осталык белән башкарып, тыӊлаучыларны таӊ калдыра. Ул - музыка сәгатендә якты, тирән эз калдырган шәхес. М. Рахманкулова «Алтынчәч» операсында Тугзак, «Башмагым»да Җиһан, «Акчарлакларда» Зәйтүн образларын тудыра.
-1927 елдан Радиода, 1939-1960 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы. М. Рахманкулова – Безеныӊ «Кармен» операсында чегән кызы Карменны уйнаган беренче татар артисткасы. «Евгений Онегин» һәм «Пиковая дама» операларында иҗат ителгән Няня һәм Графиня образлары М. Рахманкулованыӊ иҗади җиӊүе буларак кабул ителә.
- М. Рахманкулова 20 лирик һәм балалар өчен җырлар, драма спектакльләренә музыка иҗат итә.Мәрьям профессиональ татар музыка сәнгатен үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
-М. Рахманкулова гомеренеӊ соӊгы көннәренә кадәр актив иҗатта була. 1990 елныӊ 8 февралендә аныӊ күзләре мәӊгелеккә йомыла.
- (М. Рахманкулова репертуарыннан «Җиһан » партиясеннән өзек яӊгырый).
- Бишенче легенда -Шәфика Котдусова
-Ул 1939 елны җырчы дипломы алып, Семфиропольдә оешкан кырым татарларыныӊ җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый.
- Нәҗип Җиһанов аӊа өр-яӊа операсы «Алтынчәч»тә баш рольне уйнарга тәкъдим итә. Табигый сәләткә, кабатланмас тавышка ия талантлы җырчы Шәфика ялкынланып, рухланып иҗат итә. Бер-бер артлы төп рольләр тезелеп китә: Рәйхан, («Качкын»), Су-сылу («Түләк»), Карлыгач («Намус»), Шәмсия («Акчарлаклар»), Гөлйөзем («Наемщик»), Фәйрүзә («Идел буенда»)… Рус һәм чит ил классик операларында ул Микаэла («Кармен»), Розина («Севилья чәчтарашы»), Джильда («Риголетто») һәм башка партияләрне җырлый. Татарстанныӊ атказанган артисткасы Шәфика Котдусова Татар дәүләт опера һәм балет театрында ун елга якын эшләү дәверендә театр сәхнәсендә куела торган татар спектакльләрендә баш рольләрне башкаручыларныӊ берсе була.
- Аныӊ тавышын - «Башмагым» һәм «Алтынчәч» операларын- Мәскәүдән килеп, махсус иҗат группасы радио фонды өчен яздырып алалар.
- Шәфика Котдусова Мәскәүгә күчә, концертмейстер булып эшли, үзенеӊ концерт бригадасын оештыра. Госконцертка эшкә урнаша. Бөтен дөньяга билгеле мәшһүр җырчылар Иван Козловский, Зара Долуханова, Сергей Лемишев, Рәшит Бәйбутовлар белән Колонналы залда да җырлый. Гастрольләрдә Рәшит Байбутов белән «Аршин мал алан»нан дуэт җырлауларын тамашачы алкышларга күмә.
- Әнисенеӊ музыкаль сәләтен, сәнгатькә мәхәббәтен дәвам итеп, Җәвид Абдрахим улы хормейстер-дирижер буларак аныӊ иҗатын тулыландырып, җыр сәнгатен баетуга зур өлеш кертә. Җәвид 1998 елдан башлап Семфирополь шәһәрендә яши. Кызы Гөлнара Казан консерваториясенеӊ хормейстеры, оныгы Эльдар Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка колледжында торба классында укый. Икенче улы – Котдусов Эрнст- Ирек Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Галим, язучы, сәяхәтче, белгечлеге буенча- геоморфолог.
(Ш. Котдусова репертуарыннан «Алтынчәч» партяисеннән өзек яӊгырый).
- Бүгенге көндә инде татар җыр сәнгатендә бик күп талантлы шәхесләр үсеп чыкты. Әмма, бәхәссез, аныӊ башында безнеӊ легендаларыбызныӊ өлешләре бәяләп бетергесез.
-Әйе, Һәр чишмәнеӊ үз тарихы, үз моӊы, үз агымы, үз юлы бар. Аларныӊ бер ише шарлап ага, икенчеләре исә, әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургып чыга. Нәкъ менә шушы чишмәләр- милли сәнгатебез диӊгезен баета.. Бу чишмәләрнеӊ татлы чыӊы вакытлар аша да кешелекне сугара, җанга- тәнгә шифа бирә.
-Тапшырубыз ахырына якынлашты, киләсе очрашуларга кадәр. Yзезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз.
-Сезнеӊ белән 8 класс укучылары Алсу һәм Артем булдылар. Саубулыгыз.
Кулланылган материал.
Вәлиева Ф.А., Халыкка багышланган гомер- / Казан/ Тата китап нәш, 1990ел
Тукай Г., Сайланма әсәрләр -/ Казан/ ТАрих 2005 ел
"Татарские россыпи"- http://www.tatar.kz/index1_r.htm
«Китапханә» сайты http://kitapxane.noka.ru/authors/tuqay/tugn_tel_r
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Бишек җырлары - халкым рухы"
әдәби-музыкаль кичә...
"Мәдрәсәләрдә мәгърифәтле халкым тарихы"
Г.Тукайның XX гасырда татар яңарышы тудырган бөек шәхес булуын исбатлау....
Авылым тарихы, халкым тарихы (әдәби-музыкаль кичә)
Литературно-музыкальный вечер....
Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы
Эчтәлек I. КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....
Татар халкы бәйрәмнәре
Сценарий...
Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше
Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше...
Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий
Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....