Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы
статья по теме

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

 

Эчтәлек

 

I.                   Кереш

Гамил Афзал - милләт шагыйре.

II.                Төп өлеш.

1.     Гамил Афзал - зур тормыш сынаулары узган  тарихи шәхес.

2.     Тарихи сәхифәләрне актарып…

III.             Йомгаклау.

Гамил Афзал - халкыбызның йөз аклыгы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gamil_afzal_izhatynda_tatar_khalky_yazmyshy.docx33.1 КБ

Предварительный просмотр:

“Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Актаныш муниципаль районы

Эшне башкарды: Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы

Фәнни эшнең темасы: 

Гамил Афзал иҗатында

татар халкы язмышы


Эчтәлек

  1. Кереш

Гамил Афзал - милләт шагыйре.

  1. Төп өлеш.
  1. Гамил Афзал - зур тормыш сынаулары узган  тарихи шәхес.
  2. Тарихи сәхифәләрне актарып…
  1. Йомгаклау.

Гамил Афзал - халкыбызның йөз аклыгы.

  1. Кереш

Халык җаны – чакма,

Халык рухы – алмаз,

Ул суларда батмас,

Ул утларда янмас.

         Г.Афзал - төрле шикләнү-икеләнүләрне инде узган, шәхси hәм ил, халык, милләтнең аянычлы фажигасе бәрабәренә үз хакыйкатен тапкан аксакал шагыйрь. Традицияләр дәвамлылыгын саклап, милли шигъриятне үз аһәңе белән баеткан, бүгенге әдәби мәйданда үз урынын яулаган әдип, шәкертләренә таләпчән остаз. Яшәешне, рухи дөньяны үзенчә күрү сәләтенә ия, бай фикерле, тарихи, ижтимагый-сәяси хәрәкәтләрне аңлый торган сәләтле сүз остасы, шагыйрьнең әхлакый-фәлсәфи тәҗрибәсе, хөр рухлы шигырьләре поэзияне алга әйди - талантлы шагыйрь менә шундый булып күз алдына баса. Г.Афзал - чын мәгьнәсендә халык шагыйре, милләт шагыйре. Г.Афзал үз бәхет тойгысын татар милләтенең алгарыш алуы, иминлеге, сәламәтлеге белән үлчәгән, үз-үзен кызганмыйча, фидакарьләрчә хезмәт иткән сирәк шәхесләрнең берсе.

       Хәзерге татар шигъриятенең  күренекле вәкиле булган Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде. Гомумән,үзенең гомер юлын күздә тотып:

Кайда килеп туктар юл азагы,

Ел үтәсе юлны ай үтәм.

Бөтен гомерем минем – юл газабы,

Аннан татлы газап бар микән, -

 (“Юл газабы”)

дип язды шагыйрь. Шундый юл үткән шагыйрь укучыны да ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра.

Бу тикшеренү эшенең  максаты -  халык шагыйре Гамил Афзал иҗатында татар халкының үткәнен, анда тасвирланган тарихи образларны карап чыгу. Гамил Афзал үзе дә тарихта булган вакыйгаларның үзәгендә кайнаган, аларның төп герое булган шәхес.

  1. Төп өлеш.

Поэзия үрләрен яулаганчы ул зур тормыш сынауларын үтә.     Гамил Афзал сөрген темасына сөйләргә дә, язарга да яратмады, шуңа күрә аның мәкаләләрендә, әңгәмәләрендә бу хакта әллә ни табарга мөмкин түгел. Әмма шигъриятендә, бигрәк тә соңгы еллар иҗатында Гамил Афзал сөрген темасына язды, үзенең һәм халкының башына килгән бу афәт турында җан тетрәткеч шигырьләрен калдырды. Югыйсә, аның әти-әнисе белән сөргенгә сөрелүе турында озак еллар буе бик азлар гына белде, Гамил Афзалның үз куллары белән язылган автобиографияләрендә дә әтисенең гаилә белән авылдан Магнитогорскига эшкә күчеп китүе тасвирланды. Узган гасырның сиксәненче елларында язылган “Юл башы” дип аталган хатирә-истәлекләрендә Гамил Афзал Магнитогорскига күчеп китүне маҗаралы бер сәяхәт итеп тасвирлый, әйтерсең лә аларны озата барган мылтыклы сакчылар да, мал вагоннарына хайван кебек төяп сөргенгә сөрү дә, туң далада, бетле баракларда ач ятулар, гомерлек гарип калырлык туңу-өшүләр дә аның белән булмаган... Соңыннан аның бу тәэсиратлары ак кәгазьгә шигырь булып күчә:

Мылтык белән куган идең мине,
Мөлкәтемне талап, туган ягым.
Сөргеннәрдә каргамадым сине,
Ватан диеп, сагынып кайттым тагын.

Баемагансың син безне талап,
Кызыл талаучылар үлгән инде.
Менә, йөрим туган җирне карап, -
Туган авыл тәмам бөлгән инде.

Әйе, хакимият бу татарларны Магнитканың чуен казаннарына салып кайнатса да, алардан милли рухлары, сыртлары сынган тимер кешеләр ясап чыгарырга тырышса да, аларда татарлыкны, иманны бетерә алмый – Гафил Афзал шуның бер тере шаһиты. Шигырьләреннән күренгәнчә, Гамил Афзал шәхес культының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында нык уйланган, ул бу корбаннарның гаепсез икәнлеген үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып та белгән. Ни өчен бу илдә иң акыллы, иң иманлы, иң талантлы кешеләрне, нәселләрен корытып, бер гаепсезгә миллионлап төрмәләргә япканнар, атканнар, асканнар, мәсхәрә иткәннәр, могҗиза белән исән калганнарыннан мәңгелек кол ясарга теләгәннәр? Моңа кем гаепле? Һәм Шагыйрь бу сорауга шигырь белән җавап бирә:

Чирек халык – герман шпионы,
Чирек халык – япон шпионы,
Калганнары – “халык дошманнары”.
Кремльдә утырды халык дуслары –
Унбиш кеше бары.

Ягъни, “халык дошманнары” дип төрмәләрне тутыручылар, шуңа явыз әмер бирүчеләр Кремльдә утыра. Ә ил белән Тиран җитәкчелек итә. Гамил Афзалның шул исемдәге шигыре дә бар:

Мәкер белән тулы явыз егәр
Көләч җанны, саф намусны үтерә.
Әле аны халык йөз ел сүгәр,
Кан төкерә-төкерә, -

“Шәхес культы заманы” дип аталган шигырендә Гамил Афзал ул чорга, куркытылган халыкның психологиясенә дә бик дөрес бәя бирә:

Китапларны утка якты,
Һәр кешегә яла якты.
Кояшта да кара тап бар,
Эзләде шул кара тапны.

Сөекле яр ярын сатты,
Кадерле дус дусын сатты.
Һәр күңелдә йомарланып,
“Шөбһә” дигән елан ятты.

Әйе, канлы репрессия еллары кешеләрдә булган иң яман сыйфатларны өскә чыгарды, шагыйрь язганча, “җилкеләргә үткән курку хисе ихтыярсыз итте”...

       Хаким идеология уз көченде булган 1960 нчы еллар ахырында ук Г.Афзал поэзиядә татар халкының ерак уткәненә, ижтимагый-сәяси, рухи тормышына, күренекле тарихи шәхесләренә бәя бирергә, бугенге белән үткәннең тыгыз бәйләнешен иҗади гәүдәләндерергә омтылды. Тоталитар режим шартларында милли дәүләтчелек тамырлары турындагы мәсьәләне кыю рәвештә сәнгать югарылыгына күтәрү шагыйрьнең тәвәккәллеген, милләтпәрвәрлеген дәлилли, аның тарихи бушлыкны әдәби-эстетик чаралар белән торгызуы әдәбият үсешенә керткән зур өлеше дип каралырга хаклы. Г.Афзал татар тарихына багышланган "Сөембикә сылу" (легенда), (1968), "Болгар бәете" (1968), "Болгар төне" (1970), "Алтын бөртек" (1974), "Китаплар язмышы" (1974), "Сарматлар" (1976), "Тарих мең дә..." (1976), "Болгарлар" (1977), "Идел башы" (1982), "Бату хан" (1993) һәм 2000 нче елда басылып чыккан "Гомер кичүләре" дип исемләнгән жыентыгында урын алган "Төркиләр моңы" циклы, "Болгар ташлары", "Алтын Урда", "Биләр", "Дәште Кыпчак", "Сармат жиле","Хәтер көнендә", "Курганнар төш күрә", "Казан күкләрендә ак болыт", "Тарих сабаклары", "Чичәннәр" h.6. шигъри әсәрләрендә халык язмышында әһәмиятле урын тоткан тарихи борылыш елларын үзәккә ала, борынгы һуннар, сарматлар, скифлар дәверенә, Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына мөрәҗәгать итә. Төрки халыклар төзегән дәүләтләрнең тарихи сәхифәләрен актарып, аларның мохитен сәнгатьчә алымнар белен күз алдына бастыра. Г.Афзал XX йөз башы шагыйрьләре  күтәргән халыкның үз язмышына карата битарафлыгы, милли-колониаль изүгә түзеп, ирексез кол рәвешендә яшәвенә нәфрәт һем милли аңны уяту, милләтне хәрәкәткә китерү, көрәшкә күтәрелү идеяләрен үстерә, шигырьләрнең һәммәсе олы максатка - татар халкының милли яңарышын булдыруга юнәлдерелгән. Шигырьләрдә Г.Афзалның милли мәсьәләләргә үзенчәлекле карашы, милли позициясе, милли концепциясе ярылып ята. Тарихи әсәрләрнең нигезендә хәзерге яшәешнең караңгылык-өметсезлек сәбәпләрен эзләү омтылышы ята.

        "Болгар төне" (1970) шигыре авторның бүгенге буынга эндәше, мөрәжәгать  кебек язылган.

Ташлар арасыннан бер өн килде:

- Кадерләгез һербер гөлчәчәкне;

Үткәннәрне таптадылар инде,

Таптамагыз киләчәкне!

Лирик герой шул өнне башкаларга ишеттерүче, киләчәк хакында уйланучы шәхес булып күз алдына баса. Кешенең максаты, яшәү мәгьнәсе - җир, галәм һәм милләт язмышы өчен җаваплылык тою дип аңлата. Г.Афзалның "Болгар ташлары", "Алтын Урда", "Биләр", "Дәште Кыпчак" кебек шигырьләрендә дә шәһәр урыны - чорларны янәшә куярга ярдәм итә, таш, жил, өн образлары үткәннәр хакында искәртеп, киләчәкне күз уңында тоталар.

         "Биләр" шигырендә лирик герой куңелендәге ачыну халыкның үз тарихын белмәве, көтү кебек битараф булуына бәйле, бу - авторның халкына биргән бәясе.

Тарихын белмәгән халык -

Халык түгел – көтү, диләр.

       "Болгар бәете"ндә (1968) автор шул чордагы халыкның тормышы, көнкүреше, илгә килгән авырлыклар, аларны җиңеп чыгулар сурәтләнгән.

"Ватан терәге - ир, ир терәге - Ватан", "Илен якламаган ир ир буламыни!", "Халык җаны -чакма, халык рухы - алмаз" кебек мәкаль-әйтемнәр уңышлы кулланылган.

       “Алтын бөртек” шигыре Алтын Бөртек исемле хатын – кызга  багышланган.  Аның кабере Казан зиратында. 1297 елда анда таш куелган. Шигырьдә лирик герой Алтын Бөртеккә мөрәҗәгать итә. Аның матурлыгы сурәтли. Шигырьдән Алтын Бөртекнең татар тарихы өчен мөһим хатын-кыз булганлыгын күрәбез.

  1. Йомгаклау.

       Гамил Афзал олы тарихны халык хыяллары югарылыгыннан килеп бәяли, туган иле аңа фаҗигале һәм бөек үткәне белән газиз.

Ераклардан килде ул, гасырлар түреннән,

Риваятьләр, җырлар аһәңенә төренгән.

Елаган – көлгән,

Җиңгән – җиңелгән,

Алтын өмет дигән рухым минем.

Г.Афзал− чорыбызның халыкка иң якын, күп укыла торган әдибенә әйләнде. Ул − халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы. Әдип  Г. Тукай исемендәге премия лауреаты.

Язмыштан узмыш юк, диләр. Безнең ислам дине кешене нинди язмышта да сабыр, түземле булырга, үзенә бирелгән талантны югалтмыйча, армый-талмый иҗат итәргә өйрәтә. Дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар таза тәнле кешеләрне дә юкка чыгарганда, шушы афәтләргә каршы чын каһарманнарча көрәшүче, халыкка көч бирергә тырышучы, гүзәл иҗат җимешләре белән начарлыкка, явызлыкка каршы шигъри сүз белән армый-талмый көрәшүче Корчагин токымыннан булган шәхесләребез бар.

Файдаланылган әдәбият исемлеге:

  1. Афзал Г. Гомер кичүләре : шигырьләр / Гамил Афзал; [Г. Гыйльмановның кереш сүзе б-н]. – Казан : Рухият, 2000. – 559 б.:
  2. Афзал Г. Кояшка карап : сайл. лирика / Гамил Афзал. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1989. – 272 б.
  3. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 11нче сыйныфы өчен д-лек/ А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә.- Тулыл. 2нче басма.-Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004. 
  5.  Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009. 
  6. Фәүзия Бәйрәмова. Кырык сырт. – Казан, 2005. 
  7. Фәүзия Бәйрәмова. ГУЛАГ – яралы язмышлар. – Казан, 2010. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал фәнни эш

Шигырьләр  аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар Г. Афзал шигырьләрендә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан   Г.Афза...

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, милли мәсьәләне ачыклап күрсәтү....