Татар халкы бәйрәмнәре
статья по теме

Фаттахова Лениза Динависовна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_khalkynyn_milli_byrmnre.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

                               Буыннардан – буыннарга күчерик без,

Халкыбызның затлы мирасын  

(Халкыбызның милли уен-йолалары)

Һәр милләтнең  үзенең борынгыдан сакланып килгән, буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре була. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү,  бәйрәмнәр үткәрү – моның ачык мисалы. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен өлкәннәрдән кечкенәдән үк өйрәнеп үсә.
      Милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре. 
Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.   Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру,  милләт булып яшәвебезне дәвам итү ул.

        Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рихи мирасыбыз, байлыгыбыз, алар халык күңелендә, китап битләрендә саклана.  Китапханәче буларак әлеге традицияне  түкми-чәчми балалар күңеленә сеңдерә баруны максатым дип саныйм мин.

 

Әбием сандыгы серләре

Конкурс

Алып баручы. Хәзер булачак конкурс “Әбием сандыгы серләре” дип атала. Һәр өйдә буыннардан буыннарга тапшырылып, кадерләп саклана торган әйберләр бар: берәүләрдә ул киҗеле башлы сөлге, икенчеләрдә чиккән түбәтәй яки калфак, өченчеләрдә-көмеш тәңкә, алка, беләзек. Бу конкурста катнашучы кызлар үзләре өчен шундый бик кадерле булган әйберләр турында сөйләрләр.

1 бәйге. Кызлар чыгышы (Үзләре өчен шундый бик кадерле, истәлекле әйберләр турында сөйлиләр)

Алып баручы. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, тәмле-тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татарлар элек-электән иген иккән, шуңа күрә күбрәк оннан, ярмадан ашлар әзерләгән. Арыш, бодай, карабодай, арпа, солы оны, тары, дөге киң кулланылган.

            Ит, бигрәк тә сыер, сарык, ат ите татарларның яраткан ашы булган. Хәзер кызлар аш-суга осталыкларын күрсәтерләр.

2 бәйге. Кызлар өйдә берәр төрле милли ризык әзерләп киләләр, аны әзерләү, табынга бирү серләрен аңлаталар.

Алып баручы. Тапкырларга, зирәкләргә

                         Бездә урын түрдән.

                         Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

                         Әйтсен шуны белгән.

3 бәйге. Тапкырлар бәйгесе (Кызларга табышмаклар, кызыклы сораулар бирелә)

Алып баручы. Күп сораулар, күп җаваплар

                           Күп сынаулар сез үттегез.

                           Инде бу зур эшләрдән соң

                           Әйдә, бераз ял итегез.

Бәйгебезнең башында кызларыбыз җыр-биюгә дә оста дигән идек. Хәзер алар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, сезгә ял минутларыбүләк итәрләре.

Алып баручы.

Татар җыры... ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул-

Үзе салмак, үзе әкрен.

Шул җыр белән сәфәр чыгып,

Тарих үрләреннән килгәнбез,

Татар җырын җырлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез.

Мин хәзер дә үзәк өзелгәндә,

Җырлар кантында җирбәләм.

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.

Конкурс җырлар, биюләр белән дәвам итә.

Ак калфак

Әдәби-иҗади конкурс

Зал милли рухта бизәлә. Конкурста катнашучы кызларның кул эшләреннән күргәзмә дә оештырырга мөмкин. Конкурс 9-11 нче сыйныф кызлары өчен оештырыла.

Алып баручы.

Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу?- Мн беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Язга табан көннәр матур тора,

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир-табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Карлар каплый әле кыр юлларын,

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызлар,

Котлы булсын кызлар бәйрәме!

Күңелегездә сезнең кояш яна,

Нурлы йөзегездә- яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Хөрмәтле хатын-кызлар, бәйрәмебез кунаклары! Без бүген бу залга “Ак калфак” дигән әдәби-иҗади конкурска җыйналдык. Хәзер сезнең алга бу конкурста катнашучы кызларыбызны чакырабыз.

(музыка, кул чабулар, кызлар керә)

Алып баручы. Әле яз башланырга да берничә көн бар.Кырларда суык җил, тыкрыкларда кар көртләре, елгаларда боз тәңкәләре. Яз! Яз кешене яшәртә, яз канатландыра, яз кешеләргә көч өсти. Язгы алсу таңнар күңелләрне әллә ничек алгысытып, яңа матурлыкларга омтылдыра, өметләндерә, тып-тып иткән тамчылар үткәннәрне искә төшереп, киләчәк турында хыялландыра.

Бүгенге әдәби-иҗади конкурска да кызларыбыз матур өмет-хыяллар белән килделәр. Ярышларны башлар алдыннан кызларыбыз белән танышып үтик. Таныштыру өчен сүзен кызларның үзләренә бирәбез.

1 конкурс Исемең ничек, чибәр кыз,

Яле, танышыйк әле.

(Кызлар һәркайсы үзе белән таныштыра, юмористик формада булса, бигрәк тә яхшы)

Алып баручы.

Без бүгенге әдәби-иҗади конкурсыбызны “Ак калфак” дип юкка гына атамадык. Калфак ул- татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче нурлы таҗ! Бүгенге кичәбездә катнашучы кызлар күп төрле ярышлар барышында халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатлары югалмаганлыгын тагын бер раслаячаклар. Уңган да, җитез дә, кыю да, тапкыр да, юморга да бай безнең кызларыбыз. Җырга-биюгә дә сәләтле алар! Минем бу сүзләрнең хаклыгына кичәбез барышында сезне ышандыра алырбыз дип уйлыйбыз. Без иң уңган, иң булган кызыбызга Ак калфак бүләк итәчәкбез.  Хөкемдарлар белән таныш булыгыз.

2 конкурс

“Бу өзек кайсы әсәрдән?” Әдәби әсәрләрдән хатын-кыз образларын чагылдырган өзекләр укыла. Кызлар әсәрне, авторын атарга тиешләр.

3 конкурс

              Бирелгән сүзләрдән шигырь язарга: яз, кызлар, мәхәббәт, хисләр, өмет, киләчәк, күңел.

4 конкурс

“Көйне таны”. Татарча җыр башкарыла. Бу нинди җыр, кем башкара, авторлары кемнәр?- кызлар җавап бирергә тиеш.

5 конкурс.

Күбәләктәй оча яшьлек,

Талпына, кабатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми-

Алар җиргә тимиләр.

Кыз һәм егет әнә ничек

Очып кына бииләр.

“Кызларның 70 һөнәре”. Конкурста катнашучы кызлар үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтәләр.

Алып баручы.

Бәйгебез ахырына якынлашты. Без зур тырышлык куеп әзерләнгән кызларга, аларга чын күңелдән теләктәшлек белдереп утырган җанатарларга, хөрмәтле хөкемдарларга, сезгә, кадерле кунакларыбыз, зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Сүзне хөкемдарларга бирәбез.

(Бүләкләүләр)

Алып баручы.

Күзләреңнең яктысында кояш нуры,

Энҗе-мәрҗән чылтыравы әйткән сүзең.

Чулпы җыры, озын толым бизәр буең.

Хыялларда яшисең син, Татар кызы!

Ай нурында су коенган Зөһрәме син,

Мәҗнүннәрнең- гашыйкларның Ләйләсеме?

Еллар аша төбәлсәк тә, юк сиңа тиң...

Күзләреңнәнә шатлык чәчеп елмаясың...

Гомерләрен чорлар аша ялгап барган,

Кешелекнең мәңге сулмас гөл-бизәге;

Синең исем-гасырларны җырга салган,

Мәңге гүзәл, ак калфаклы Татар кызы...

                                                    Нәүрүз

    Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Бу бәйрәм турында сорашкач  Разыя әби түбәндәгеләрне сөйләде.

  “Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән - өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп, кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак  әйләнәсендә кызлар, егетләр әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән.

Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең гимназиябездә дә бу бәйрәм ел саен уздырыла (бәйрәм барышы бирелә)

Нәүрүз такмаклары Ш. Мәрҗани, К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар. Фольклорчылар язып алган төрле вариантлар бастырып та чыгарылды (“Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары”. – Казан, 1980.)

Нәүрүз бәйрәме турындагы материаллар татарлар яши торган байтак төбәкләрдә табыла тора. Этнограф Р. Уразманова хезмәтләреннән күренгәнчә, ул мишәр татарларында да киң таралган йола бәйрәме булган. Фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов җыйган материаллар буенча, бу йола Башкортстанның Ык буе татарларында да бик популяр булганлыгын беләбез. Телче – галимә Ф. Баязитова да әлеге бәйрәм турында кызыклы материал туплаган. Нәүрүз бәйрәменең гасыр башларында бик популяр булуы турында бөек рәссамыбыз Б. Урманче да әйтә, ул өйрәтеп калдырган Нәүрүз көен хәзер бәйрәмне уздыру вакытында һәркайда да башкаралар.

Зәрә боткасы

Язгы сабан чоры алдыннан  кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “зәрә боткасы” пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азык – төлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр:

Карга әйтә: кар,кар,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сый, маеңны салып бар.

Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Ул тауны “зәрә тау башы” дип йөрткәннәр. Олысы – кечесе зәрә боткасы белән сыйланган; сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар.

Ә күрше Мәмәшир авылында, Шәңгәрәй бабай сөйләве буенча, ботка пешермәгәннәр, ләкин сабантуй алдыннан балалар басуга чыга торган булганнар. Алар анда салам яндырып такмаза әйтә торган булганнар.

Дәр, дәр, дәрәгә

Иртә пешкән боткага,

Соңга калган шурпага...

Авыл халкы: “Дәрә кычкырдылар инде, сабантуй башлана”,- ди торган булган.

“Дәрә боткасы” йоласының иң беренче тасвирламасын И.М. Ляпидевский язып чыккан. Ул аны 1848 елда Мамадыш өязе Ядегәр волосте буенча (хәзер Кукмара районы Ядегәр авылы) керәшеннәрдә төзегән. Ляпидевский тәбәндәгеләрне яза: “Яз башында, чәчүгә чыгар алдыннан, һәр өйдән ярма, сөт, май җыеп йөриләр. Билгеләнгән көнне авылдан берәр чакрым ераклактагы җиргә казан алып баралар һәм җыйган ризыклардан ботка пешерәләр. Кичкә бөтен халык гаилә-гаилә булып җыела, үзләре белән сыра һәм ачы бал алып киләләр. Ботканы коштабакларга бүлеп салгач һәм дога укыгач, түгәрәк-түгәрәк булып утыралар да ашый башлыйлар, аннары алып килгән эчемлекләре белән сыйлыйлар, тәмамлагач кайталар һәм авыл тирәсендә җыелып ат чабышы карыйлар, анысы озакка сузылмый, шуннан өйләренә таралышалар. Бу-сабантуйга хәзерлек сыманрак була”.

Мин әбиемнән: “Ни өчен  “зәрә боткасы” дип атаганнар?” – дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: “ Имеш, күрше Түбән Шөн авылында бер мари кешесенең Дәрә (Зәрә) исемле кызы язгы ташу вакытында суга батып үлгән. Әтисе, яраткан кызын оныта алмыйча, зар елаган. Озак еллар буена якын – тирә авылларда халыкка ярма өләшеп, ботка пешереп үзенең сөекле кызын искә алуларын сораган. Тора – бара бу әйләнә - тирә татар авылларында йолага әйләнгән, имеш”.

Ә менә татарлар яшәгән көнчыгыш төбәкләрдә - Алабуга, Минзәлә, һ.б. өязләрдә аны “карга боткасы” дип, ә кайбер керәшен авылларында “бәрмәнчек боткасы” дип йөрткәннәр. (Р. Уразмән. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре).

Каз өмәсе

  Минем әбием көз көне, көннәр суыткач,  авылларда уздырыла торган каз өмәсе турында  сөйләргә ярата. Бигрәк тә күңелле итеп уздырганнар шул алар каз өмәсен! Каз өмәсендә катнашу кызлар өчен дан һәм дәрәҗә саналган. Чөнки бу өмәгә иң уңган, иң җитез кызларны гына чакырганнар. Әбием кечкенәдән эшләп үскәнгә, һәр эшнең рәтен белгән, җитмәсә өлгер һәм  үткен дә булган. Шуңа күрә аны өмә башлыгы итеп сайлый торган булганнар. “Бөтен кешедән алдан килеп, эшкә кирәкле савыт – сабаларны, каз йонын тутыру өчен мендәр тышларын, җәймәләрне барлап куя идем. Аннары кызлар белән җырлый – җырлый, уен – көлке сөйләшеп, казларны йолкып, эчен – башын чистартып бетергәч, каз түшкәләрен парлап – парлап көянтә башына элеп, Рәҗәп чишмәсенә юл тотабыз. Чишмәгә барганда, гармуннарын алып, безгә егетләр дә иярә иде. Казларны салкын чишмә суында чайкый – чайкый юабыз. Такмак әйтү, җыр, биюләр китә... Чишмә буе шау – гөр килеп торыр иде. Ә инде казларны юып кайтышка безне кайнар чәй, каз маенда пешкән кабартмалар, коймаклар көтә. Шулкадәр күңелле була иде! Ә инде кич белән каз бәлеше, аш салып каз ашына кунакка чакыралар иде. Монда без иң матур киемнәребезне киеп, бизәнеп – ясанып киләбез инде, чөнки анда егетләр, башка кунаклар да чакырыла иде. Ә инде кунак кызлары каз өмәсенең иң түрендә булыр иде”.

Авыл халкы фикеренчә, каз өмәсе үткәрү – үзе бер дәрәҗә, ул кешенең юмартлыгын, ачык күңеллелеген күрсәтү дә булган. Кызлар үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр. Өмәгә килгән өлкәнрәк апалар кызларның кыланышларын, тотышларын күзәтеп, сынап фикер йөрткәннәр. Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашкан эш бик тиз барган.

“ Өмәдән таралганда мондый җыр җырлый идек:

  Ары ефәк сузаек,

   Бире ефәк сузаек,

   Хуҗаларга рәхмәт әйтеп,

   Өебезгә сызаек,”-

дип сагынып искә ала әбием.

Факия әби берничә ырым да әйтте: “Казны сатканда, аның башыннан 1 чеметем йонын йолкып алырга кирәк”, “Әгәр дә каз өмәсеннән канат урлап кайтсаң, үзеңнең казың уңар”, “Кыр казлары кайтканда никадәр каз күрсәң  (санасаң), шуның кадәр бибиең чыгар”, Казны усал, саран кешеләргә сатарга ярамый, кул арты авыр була, каз булмый”.

“Каз өмәсенең икенче көнендә кызлар, бала – чагалар җыелып каурый сыдыра идек. Бу сыдырган каурыйларны  сукмакка, су юлына чәчә идек. Имеш, шулай тезелеп кайта торган бәбкәләр чыксын киләсе елга, дип”.

Өлкәннәр белән аралашып  йөри торгач мин  шуны аңладым: безнең әби – бабаларыбыз рухи яктан бик бай булганнар икән.Нигә каз өмәсендә уздырыла торган йолаларны хәзер дә безнең тормышыбызга кире кайтармаска? Хәзер дә авылыбызда каз өмәсе йолаларын башкарсак, безнең тормыш-көнкүрешебез күпкә кызыклырак булыр иде.

Еллар уза. Милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф — гадәтләре, йолалары әкренләп онытыла бара. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә бер -берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер - беребез белән аз аралашабыз. Бәйрәм көннәрендә туйганчы җырлашып утырулар бары тик әби — бабаларыбызның хәтерендә генә саклана. Ә кайбер әби — бабаларыбыз борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләмиләр дә, чөнки аларның яшьлек еллары милли гореф -гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән. Ләкин шулай булса да, авылларда искиткеч зиһенле әби — бабаларыбыз бар әле. Безгә бу әби - бабаларны табып, татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар кебек пакь күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола - бәйрәмнәрен торгызу, яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк.

Файдаланылган әдәбият

  1. Балалар фольклоры. Төзүчесе Н.Исәнбәт.- Казан, 1984.
  2. Волков Г.Н. Этнопедагогика.- Чебоксары, 1974.
  3. Габдуллин Г.Г., Нигъмәтов Җ.Г., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәктәп педагогикасы.- Казан, 1993.
  4. Исмәгыйлова С.Г., Исмәгыйлова Ф.М. Тәрбия хәзинәләре.- Чаллы, 1992.
  5. Низамов р.А. педагогик уйланулар.- Казан, 1994.
  6. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.- Казан, 1992.
  7. Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы.-Казан, 2007


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бишек җырлары - халкым рухы"

әдәби-музыкаль кичә...

«Халкым җәүһәрләре» Радиотапшыру (Сценарий мәктәп радиосы өчен әзерләнде) http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,99802/Itemid,6/

Бүгенге көн  татар теле һәм әдәбияты укытучысына таләпләр үскәннән -үсә бара. Хәзер безнеӊ эш арсеналында акбур белән кара такта гына түгел. Без инде проектлар төзибез, аерым төркемнәрдә эшлибез,...

"Мәдрәсәләрдә мәгърифәтле халкым тарихы"

Г.Тукайның XX гасырда татар яңарышы тудырган бөек шәхес  булуын исбатлау....

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...