Йолдыз "Ике җаваплы табышмак"-3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы
план-конспект урока (5 класс)
3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ачык дәреснең технологик картасы | 102 КБ |
Предварительный просмотр:
Альберт Яхин исемендәге II республикакүләм педагогик укулар – «Яхин укулары»
Йолдыз “Ике җаваплы табышмак” шигыре
(3 нче сыйныфта уку дәресенең технологик картасы)
Татарстан Республикасы Теләче районы
Теләче урта гомумбелем мәктәбе - МГБУ
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сабирова Мәдинә Рәфхат кызы
Аннотация
Тәкъдим ителгән дәрес 3 нче татар сыйныфының “Көлке серен эзлибез” бүлегенең 71 нче дәресе. Бу бүлектә укучы шигырьләрдә автор фикерен аерып ала белергә, шагыйрьнең кимчелекләрдән көлүе, көлкеле әсәрләрдә көлке китереп чыгарган сәбәпләрне таба белергә өйрәнә. Чагыштыру, капма-каршы кую алымнарын ныгыта. Алдагы бүлекләрдә укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:
- уртак фикерне таба белү;
- бер сюжетка караган әсәрләрне чагыштыра белү;
- әсәрләрне чагыштырып уку охшаш һәм аермалы якларын таба белү;
- әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүен билгеләү;
- геройлар характерына чагыштырма анализ ясау;
- предмет,сыйфат, бәйләнеш,каршылык, охшашлык,кушу, бүлү төшенчәләрен белү;
Бу дәрестә контраст, каршылык төшенчәләре , чагыштыру, капма-каршы кую алымнары ныгытыла.
Дәрес иҗади үсеш технологиясенә корылды.
Дәреснең технологик картасы
Тема | Йолдыз “Ике җаваплы табышмак” шигыре (3 нче сыйныфта уку дәресе) |
Максат | 1. Шигырьне анализлау барышында укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү. 2. Сөйләм телләрен баету,сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. 3. Компьютерны дөрес файдалана белергә өйрәтү, әби-бабайлардан калган хатирәләрнең безнең өчен кадерле байлык булуын анлату. |
Көтелгән нәтиҗә | Предмет – шигырьдә каршылыкны табу; Метапредмет - регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, геройларга бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу. - танып-белү: булган белемнәргә таянып, “табышмак” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару. - коммуникатив: төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру. Шәхескә кагылышлы - үз фикереңә ышандыра белү |
Төп төшенчәләр | Хатирә, хәтер |
Предметара бәйләнеш | Тарих, ИКТ |
Ресурслар -төп
| Әдәби уку: татар телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек. 2 нче кисәк / Г. М. Сафиуллина, ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова: рәссамы Ф. Ризаева .- Казан : “Мәгариф - Вакыт” нәшер., 2013.- 119б. Рәс.б-н., 8 репрод. Презентация |
Әдәбият исемлеге.
- Мозаффарова М. Г. Башлангыч,төп, урта гомуми белем программаларын гамәлгә куя торган белем оешмаларында укыту-тәрбия процессын оештыру үзенчәлекләре: гомуми белем оешмалары җитәкчеләре өчен тәкъдимнәр.-Казан.ТР Мәгарифне үстерү институты, 2014.
- Рахимов А. З. Принципы психодидактики.- Уфа, 2007.
- Трофимова С. М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2005.
4.Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге.-Казан: Татар.кит. нәшр.2013.-510 б.
5.Яхин А. Г. Әдәбият дәресләре.- Казан: Мәгариф, 2003.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәреснең технологик картасы. Тема: Резеда Вәлиева “Яңгыр белән Кояш” әкияте
Дәреснең технологик картасы....
"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы
"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...
4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)
Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...
6 нчы сыйныфларның рус төркеме өчен "Супермалай нәрсәләр эшли ала?" темасына эшләнгән дәреснең технологик картасы (Р. З. Хәйдәрова, Р.З.Назипова Күңелле татар теле, Казан “Татмультфильм” нәшрияты, 2014)
Технологическаяя карта урока татрского языка в рускоязычной группе 6 класса...
Дәреснең технологик картасы
6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...
"Җирнең эчке төзелеше" темасына уздырылган география дәресенең технологик картасы
Технологическая карта урока географии на тему " Внутреннее строение земли" для 6 класса на татарскоя языке...
"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.
Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы....