"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.
план-конспект урока

Кәлимуллина Эльмира Фәритовна

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_gail_1_nche_syynyf.docx31.27 КБ

Предварительный просмотр:

 

Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча

үткәрелгән дәреснең технологик картасы

Дата: 28.02.2018

Укытучы: Кәлимуллина Э.Ф.

1в сыйныфы

Туган тел һәм әдәби уку дәресе

Тема:   Г.Тукай «Безнең гаилә» шигырен үзләштерү.

Дәрес тибы:  ЛГКК  

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): 

-  Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сәнгатьле  укырга өйрәнү; эчтәлеге белән танышу;

- «Безнең гаилә» темасы буенча өйрәнгән лексиканы камилләштерү, аларны сөйләмдә куллану.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе (танып-белү, регулятив, коммуникатив): 

  • Алдан алган белемнәрне төрле ситуатив күнегүләрдә куллана белү; үзбәя куя белү; төркемнәрдә киңәшләшеп эшли белү, парларда бер-берсен тикшерә белү, укылган текстта ориентлашу, ишетеп аңлау.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): 

- Г.Тукайны зурлау хисе, әти-әниләргә, олыларга хөрмәт тәрбияләү.

- Татар теленә карата кызыксыну, игътибарлылык, мөстәкыйльлек, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Төп төшенчәләр:

Белем алу процессын оештыру: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә, мөстәкыйль 

Предметара бәйләнеш: әдәплелек дәресе, рус теле

Укыту- методик комплекс: ноутбук, проектор, экран,  дәреслек: Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Күңелле татар теле китабы: Дүртъеллык  башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен – Казан: “Татармультфильм” нәшнияты, 2013. укучыларның сүзлек дәфтәрләре, биремнәр белән карточкалар,  презентация.

 

 

Дәрес барышы:

Дәреснең дидактик этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗә

Метапредмет нәтиҗәсе

Танып белү, коммуникатив, регулятив (универсаль уку гамәлләрен формалаштыру)

Предмет нәтиҗәсе

I.Мотивлаштыру-ориентлашу этабы.

1. Уңай халәт тудыру

   Исәнләшү, хәлләр сорашу, уңышлар теләү, дежур белән әңгәмә.

Исәнләшәләр, хәлләр сорашалар, дежур укучының рапорты.

 

Дәрескә карата уңай мөнәсәбәт  

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту.  

Авазларны дөрес әйтеп сөйләшү

2. Белемнәрне тигезләү

1. Ишетеп аңлау биреме.

Сүзләр әйтә:

1.[ә]авазы кергән сүзләрне санагыз һәм әйтегез.

2. артык сүзне табыгыз.

  Телдән җавап бирәләр, дөрес булган сүзләрне парларда кабатлап чыгалар:

1.әби, бәби, әти, әни

2. сабын

Ярдәмләшеп эшләү.

Иптәшең фикерен тыңлау.

Үз фикереңне яклый белү.

Парларда бер-берсен тикшерә белү,  коммуникациягә керә белү.  

Синтез-анализ алымнарын кулланып эш итә белү.

 

 Ишетеп аңлау

3.Ял итү

Физкультминутка

Туп ыргытып, “Гаилә” темасына караган сүзләрне  әйтә

Русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итәләр

Игътибарлылы булу

Ишетеп тәрҗемә итү

4. Уку максатын кую.

Иҗекләр язылган карточкалар  тарата.

-Әнием, әтием, әбием сүзләре нәрсәне аңлата?

- Яратып,иркәләп тагын ничек итеп әйтеп була?

Иҗекләрдән сүзләр төзиләр.

(эне, сеңел, апа, әнием, әтием, әбием)

Тәрҗемә итәләр

???

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну

Төркемнәрдә эшли белү.

Максат куя белү. Аңлап эш итү.

Алдан өйрәнелгән объектларны  яңа объектлар белән чагыштыру.

II.        Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.

Бирем 1.

 Дәреслек, 61нче бит.

Г.Тукайның дәреслектәге портреты һәм текст буенча әңгәмә кору.

- Г.Тукай кем ул?

- Нинди танылган әсәрләрен беләсез?

 Көтелгән җавап:

-шагыйрь, язучы

-“Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”

 

 

Ишетеп аңлау

Бирем 2.

Дәреслек, 61нче бит.

Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре белән танышу.

-укытучы укый

- укучылар укытучы артыннан кабатлап укыйлар

-укучылар укыйлар

-укучылар мөстәкыйль укыйлар

 

 

Иптәшеңнең укуын тыңлый белү

Дөрес  уку күнекмәләре формалаштыру.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру.

Бирем 3.

“Безнең гаилә” шигыре буенча әңгәмә.

-Шигырь нәрсә турында?

-Гаиләдә ничә кеше?

-Алар кемнәр?

-Ни өчен автор гаиләдә без җидәү ди?

-апай, әткәй, әнкәй сүзләре нәрсәне аңлата?

 Көтелгән җавап:

-Гаилә турында

-6

-әби, бабай, мин, апай, әткәй, әнкәй

-гаиләдә песи бар

- иркәләп, яратып әйтүне

Татар телендә аралашуга омтылыш

Үз фикереңне яклый белү.

Укылган текстта ориентлашу.

Синтез-анализ алымнарын кулланып эш итә белү.

Лексиканы үзләштерү

Текстта ориентлаша белү. Укыганны аңлау.

Нәтиҗә 1.

- гаиләдәге кешеләрне яратып, иркәләп ничек әйтәбез?

- ым/-ем,/-м (әтием, әбием, апам, бабам)

-кай/-кәй (әнкәй, әбекәй, бабакай, апай)

Гаилә әгъзалары исемнәренең кечерәйтү –иркәләү формаларын әйтә белү.

Физкультминутка

Бармак уены

Бирем 4.

Карточкалар тарата. Карточкада гаилә турында текст.

Укучылар текстта күпнокталар урынына кирәкле сүзләрне язалар, текстны укыйлар.

Алдан өйрәнелгән лексик-грамматик формаларны сөйләмдә куллану.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп уку

III.Рефлексия.

1.Рефлексив синтез-анализ.

-Без бүген нәрсәләр өйрәндек?

- Нинди яңалык белдек?

-Нәрсә авыр булды?

Көтелгән нәтиҗә:

-гаилә темасы буенча сүзләрне өйрәндек

-иркәләү-кечерәйтү кушымчаларын өйрәндек

Синтез-анализ алымнарын кулланып эш итә белү.

Белешмә төзи белү.

Темага караган белемнәрен берләштерү һәм ныгыту

2. Дәрескә үзбәя.

1.Рефлексия өлешенә билге куярга куша

“сары” смайлик – дәрестә актив катнашса, җаваплары дөрес булса

“яшел” смайлик– дәрестә актив катнашса, ләкин җавапларда хаталар ясалса

 берсендә хата булса

“кызыл” смайлик – дәрестә бер тапкыр да җавап бирмәсә

Критерийларга таянып үз эшләрен бәялиләр, смайлик сайлыйлар.

Объектив үзбәя куя белү

 Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

3. Өй эше.

1 в.  Сүзлектә гаилә темасы буенча сүзләрне ятларга. (мәҗбури)

2. Үз гаиләңне сурәтләп рәсем ясарга.(ярым иҗади)

3. Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен ятларга.

Көндәлеккә язалар.

Татар телендә сөйләшергә омтылыш

Үрнәк буенча, чагыштуру, синтез-анализ алымнарын кулланып эш итә белү.

Өйрәнгән конструкцияләрне куллана белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы

5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы...

Көндәлек нигә елый?тексты буенча ЛГКК дәресенең технологик картасы.6сыйныф рус төркеме.

Көндәлек нигә елый?тексты буенча ЛГКК дәресенең технологик картасы....

6 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә “Күп укыган – күп белер” темасы буенча әдәби уку дәресенең технологик картасы

Яңача белем бирү шартларында технологик картаның төп максатларының берсе - укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлешне чагылдыру....

Дәреснең технологик картасы “Татлы ашамлыклар, десертлар, татлы эчемлекләр әзерләү технологиясе”

Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әз...