Табышмаклар
учебно-методический материал
Предварительный просмотр:
Табышмаклар
1. Синдә бар, миндә бар — кешедә юк, Казанда бар, өйдә юк; Урманда бар — бер генә, Җирдә-суда бер дә юк.
2. Мәскәү илә Казанда юк, Питербур илә Оренбурда бар; Ташкент илә Уфада юк, Әстерхан илә Самарда бар.
3. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
4. Әбидә бер, бабайда ике.
5. Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк.
6. Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк.
7. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
8. Казанның уртасында ни бар?
9. Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.
10. Тыкрык башында ни бар?
11. Чигәдә бар, кашта юк, Чирәмдә бар, ташта юк.
12. Кое төбендә нәрсә бар?
13. Җирнең уртасында ни бар?
14. Кәҗәнең башында нәрсә бар?
15. Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк.
16. Барда юк, юкта бар.
17. Балда бар, нанда юк, Алмада бар, ханда юк.
18. Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
19. Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап.
20. Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
21. Күлдә бар, елгада юк, Үрдәктә бар, казда юк.
22. Беренче кисәге — җирнең иярчене; Икенче кисәге — җәзалау урыны; Кушып укыганда — кеше исеме.
23. Бер иҗегем — төс минем; Икенчесе — сыеклык; Өченчесе бөл ай ди: — Безнең авыл бик бай,- ди.
24. Нинди шәһәр суда йөзә?
25. Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
26. Чарлак кайчан кош була?
27. Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге — әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге — йорт хайванының исеме.
28. Нинди сүздә алты «н» бар?
29. Беренче иҗеге — боерык фигыль; Икенче иҗеге — атау җөмлә; Икесе бергә — кыйммәтле металл исеме.
30. Ансыз миңа бу киң дөнья булды тар, Насыйп микән миңа аны күрергә? Аның хәрефе бу язылган җирдә бар, Миңа кирәк шул кемлеген белергә.
31. Һәр хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек?
32. «Б» белән башласаң — бик тәмле әйбер; «С» белән башласаң — бүрәнәләр бәйләме; «К» белән башласаң — боерык фигыль.
33. Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? — Уйлап кара: мин ярам, кисәм.
34. Бабай урманга барган, Бабай балтасын алган. Бабай урманда бал тапкан, Аны кая салып кайткан?
35. Берсе иген игүчеләргә, икенчесе печән җыючыларга кирәкле ике нәрсәнең исемен бергә кушсак, җиңгиләргә кирәкле бер нәрсәнең исеме килеп чыгар.
36. Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң — татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе — Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә — суда яшәүче, бик тиз йөзүче.
37. Без безгә без дибез, Сез безгә ни дисез?
38. «Й» белән башласаң — әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң — җәнлек ауларга ярый.
39. Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый.
40. Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә тезеп языгыз да, җәй көне күп була торган бер җимеш: исеме чыксын.
41. «К»дан башлап укысагыз, Җир ашларга китә, «Г»дан башлап укысагыз, Чәчәк атып үсә.
42. Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга?
43. Минем белән ул адаш: Мин — яз ае, ә ул — аш.
44. Урман белән тау арасында нәрсә бар?
45. Ат бер елга өч таз суны эчеп бетерә аламы?
46. «3» белән башлап — Татарстандагы елга; «X» белән башлап — кеше исеме; «Ч» белән башлап — үсемлек; «Җ» белән башлап — елның бер вакыты.
47. Бөтен татар өендә бар, Үзе дөньяда бер генә.
48. Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач.
49. Беренче кисәге — сыеклык, икенче кисәге — Татарстандагы елга, кушып укыганда — табигать күренеше.
50. Беренче иҗеге — хайван, Икенче иҗеге — боерык фигыль, Икесе бергә — кош исеме.
51. Беренче кисәге — боерык фигыль, икенче кисәге — иген үсә торган җир, кушып укыганда — зирәк кеше.
52. Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе — җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе — кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын.
53. Тугай кайчан сайрый?
54. Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына «к» хәрефен кушсаң, адәмнең киссәң дә авыртмый торган бер әгъзасының исеме чыгар. Ул нәрсә?
55. Башы — «т», койрыгы — «н», дошманы — «м». Ул нәрсә?
56. Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
57. «У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була.
58. Өч дигәндә — ике була, «Ике» дигәндә — өч була.
59. Түтәлдә нинди ике нота үсә?
60. Ике көн рәттән яңгыр явамы?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табышмаклар кичәсе.
Табышмаклар кичәсе 1нче алып баручы.Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!2нче алып баручы.Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.1нче алып баручы.Себер татар...
табышмаклар кичәсе.
Табышмаклар кичәсенең план- конспекты...
мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"
мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"...
“Табышмаклар иленә сәяхәт”
“Табышмаклар иленә сәяхәт”...
Табышмаклар кичәсе
Татар теле атналыгында үткәрү өчен...
торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р
торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р...