“Табышмаклар иленә сәяхәт”
методическая разработка на тему

Сагдиева Ильсеяр Шаукетовна

                                 “Табышмаклар иленә сәяхәт”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon meropr._tabyshmak.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                 “Табышмаклар иленә сәяхәт”

 Сәхнәдә әби  баласын кичәгә җыендырып йөри.

  • Әби, бүген безнең мәктәптә табышмаклар кичәсе була. (Шул вакыт иптәшләре килеп керә).
  • Әйдә, Алия, соңга калабыз.
  • Дусларыңны өйгә алып кер.
  • Сез кая ашыгасыз соң?  Табышмаклыр кичәсенә.
  • Ә шулай шул “Табышмаклыр кичәсе” була дигән иде Алия.

Ярый, балалар,туктагыз әле мин дә сезгә бер табышмак әзерләп куйдым. Минем табышмагым сый. Менә сез оныгым белән бишәү, барыгызга да берәр прәннек тия, ләкин савытта да бер прәннек калырга тиеш. Моның өчен нишләргә кирәк? (Берсен савыты белән ала).

  • Әби, сез безне сыйладыгыз бик зур рәхмәт. Без дә сезгә бер матур шигырь сөйләп калдырыйк әле.

“Безнең гаилә”

  1. Әткәй, әнкәй, мин,апай, әби, бабай һәм бер песи.

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

  1. Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

  • Кем шигыре бу? (Г. Тукай).
  • Быел Тукайның ничә еллыгы?

Озакламый аның туган көне җитә бит.

Менә рәхмәт,балалар, гаилә турында бик матур шигырь беләсез икән.

  • Әйе, балалар,әти –әниләр киң күңелле кешеләр. Алар сезнең өчен изге догада. Сез дә аларны тыңлагыз, хөрмәт итегез. Гаиләдә тату торсаң гына яшәүләре күңелле.
  • Ярый, әби, без киттек. Алайса кичәгә соңга калабыз. Ярар, балалар, хәерле юл сезгә исән – сау булыгыз. (Чишенә)

“Әссәләмәгаләйкүм” җырын тыңлыйм.

  • Апа, керергә мөмкинме?
  • Узыгыз, балалар, керегез.
  • Бөтенегез дә килеп җиттеме?
  • Хәзер без кичәбезне башлыйбыз.

Кичәбезнең исеме:  “Таныйм дисәң - табышмак”.

Безнең максатыбыз табышмаклар өйрәнү һәм җавапларын табу, сезнең сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.

  • Нәрсә соң ул табышмаклар? (сөйлим).
  • Укучылар, безнең табышмаклар кичәсе гади генә түгел. Без туган ягыбызның төрле почмакларына читтән торып сәяхәт ясарбыз.
  •  Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, нинди урын икәнен җавабын белгәч, әйтерсез.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә

Санап бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә?

                   (Урман)

“Могҗизалар кыры” уены. Биремгә табышмакларның җавабын әйтә баралар, маршрутны дәвам итәләр.

Укытучы: Дөрес, без урманның бер аланында. Урманда нәрсәләр яши? Шул турыдагы табышмакларны сезгә укучылар үзләре әйтерләр.

1 нче бала:            Җәен соры, кышын ак

                                 Аңа шулай яхшырак.

                                                                                (Куян)

2 нче бала:             Җәен урманда патша

                                  Кышын кардан да аста.  (Аю)

3  нче бала:            Бернәрсә тегә белми ,

                                 Энәләр тагып йөри.        (Керпе)

4 нче бала:             Нечкә билле,

                                  Көлтә койрыклы.              (Төлке)

5 нче бала:             Кош түгел -  оча,

                                 Ябалактан курка

                                 Чикләвекне ярата,

                                 Сызгырса, урманны яңгырата.   (Тиен)

6 нчы бала:              Сорыдыр төсе,

                                  Үткендер теше,

                                  Урманда йөри,

                                  Бозаулар эзли.                (Бүре)

                                Җыр җырларга

Укытучы: Зирәк балалар икәнсез никадәр табышмак җавапларын белдегез.

  (Шул вакыт, кулларына кәрзин тотып, Тапкыр бабай  һәм Гөлзирәк керә).

Тапкыр бабай :

  • Исәнмесез, балалар! Без, Тапкыр бабай һәм Гөлзирәк булабыз. Менә урманга җиләккә килгән идек. Йөри торгач, сезнең аланга килеп чыкканбыз.
  •  Күпме соң җиләк?
  • Әй, андагы  җиләк!Күз ачып йомганчы җыярлык бер чиләк.

Гөлзирәк: Бу җиләктән мин кыш көне варенье ясап куярмын.

Укытучы: Әле кышка кадәр ерак ич.

Тапкыр бабай : Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

Гөлзирәк: Җәй көне йоклама, кыш көне өлгерерсең. (Яшелчәләр түтәле).

1 нче бала:            Кечкенә генә йорт,

                                Эче тулы корт.             (Кыяр)

Укытучы: Тапкыр бабай, безнең бакча да кышка җәйдән үк әзерләнә әнә. Карагыз әле яшелчә бакчабызны. Без анда төрле – төрле яшелчәләр үстерәбез. Әгәр дә табышмакларга җавап бирсәгез, укучылар, без ул яшелчәләрне белербез.

2 нче бала:             Йөз кат кием – төймәсез.(Кәбестә)

3  нче бала:            Үскәндә яфрагын ашыйлар,

                                 Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.   (Суган)

Тапкыр бабай :

  • Ай –һай, бигрәк тә эш сөючән икәнсез,  никадәр яшелчә үстергәнсез.

           Укытучы: Алай гына түгел әле, менә бакчабыздагы бик зур шалкан безгә кунакка килгән. Ягез әле, аны тыңлыйк. (Сәхнәгә шалкан итеп киендерелгән бала керә дә сөйли башлый.

  • Сез бүген табышмаклар кичәсе үткәрәсез икән. Бик күңелле кичә бу. Тик сезне онытырга ярамый, чөнки без сезне витаминнар белән тәэмин итеп торабыз. Безне һәркөн ашасагыз, тизрәк үсәрсез,нык, көчле булырсыз, табышмакларны да тизрәк чишәрсез.
  1. Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.   (Кәбестә)

  1.  Кечкенә сары карт

Кигән туны тугыз кат.   (Суган )

  1. Җир астында алтын казык,

Көз җиткәч, алдык казып.  (Кишер)

  1. Җир астында зур бүкән,

Һәр  көн ашыйсың, иркәм.  (Бәрәңге)  

  1. Озын, яшел- түтәлдә

Сары тозлы кисмәктә.             (Кыяр)

  1.  Түгәрәк, тик ай түгел

Сары, тик кояш түгел.

Тәмле, тик шикәр түгел

Койрыклы – тычкан түгел.   (Шалкан)      

 

Булдырдыгыз, зирәк, акыллы икәнсез.

Тапкыр бабай : Ай  - һай, балалар, сез күп нәрсәгә өйрәнгәнсез, без бик канәгать сездән.

 Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.        

(Тапкыр бабай белән Гөлзирәк китә ).Сәяхәтне дәвам итәбез. (Шигырь)

“Уен аланы”на килеп җиттек.

Укытучы:  Ә хәзер, укучылар, “Кем зирәк” уенын уйнарбыз. Ромашка таҗларына табышмаклар язылган, җаваплары тактада эленеп тора. Табышмакны җавабы янына куярга.

Кышын ята таштай,

Язын чаба аттай.  (Боз)

Өе – ак, баганалары – кызыл.

Суга керә, коры чыга. (Күгәрчен)

Агач башы тукылдык,

Тукый – тукый тук булдык.  (Тукран)

Сакалы бар -  акылы юк (Кәҗә)

Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри (Чеби)

“Могҗизалар кыры” аланы

I тур. Яшел шәлен ураган,

           Үзе бөдрә - чәче юк.

           Үзе кигән ап – ак тун.   ( Каен)

II тур.  Су коена инештә,

           Ите яхшы бәлешкә.    (Үрдәк)

Карап утыручыларга:

Үсә койма буенда

Гел чагудыр уенда

Уты да юк – яндыра,

Корт чаккан эз калдыра. (Кычыткан)

    III тур.  Чакырдылар, дәштеләр,

                 Барган идем качтылар  (Яңгыр)

Финал.  Язын килә, көзен китә,

               Оя ясасаң, үз итә.  (Сыерчык)

Суперфинал : Урмый, чәчми, ил

                          Өстендә  көн итә. (Чыпчык)    

“Табышмаклар әлифбасы” уены.

Кыйгач-кыйгач колаклы,

Мөгез сыман тояклы.

Әллә белмисең? Оят!

Бу һәркемгә мәгълүмат,...                ат!

Борынымда “безем”, - ди,

Зурларга “энем”,- ди.

Кемдә бар андый борын?

Бумы, бу – озынборын.

Искиткеч озын буйлы,

Шундый озын муенлы.

Шуны капларлык шарф

Һич таба алмый жираф.

Борыны – кәкре – тармак,

Куллары – ботак – тармак.

Кем бу, кара, күр әле-

Бу – килешсез шүрәле.

Мыеклы, сакалы юк

Туны бар, чапаны юк.

Сыйпый аны һәммәсе-

Шуны ярата мәче.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табышмаклар кичәсе.

 Табышмаклар кичәсе 1нче алып баручы.Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!2нче алып баручы.Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.1нче алып баручы.Себер татар...

табышмаклар кичәсе.

Табышмаклар кичәсенең план- конспекты...

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"...

Табышмаклар кичәсе

Татар теле атналыгында үткәрү өчен...

торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р

торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...