Табышмаклар кичәсе
методическая разработка (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Табышмаклар кичәсе
I .Оештыру өлеше.
Укучылар, без бүген табышмаклар кичәсенә җыелдык.Кичәдә хайваннар , үсемлекләр,әйләнә-тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйтелер. Барыгыз да игътибарлы, тапкыр,зирәк булырсыз дип ышанам.Кичә ахырына без сыйныфтагы иң тапкыр укучыны ачыкларбыз.
Бездә бүген бәйрәм була –
Табышмаклар кичәсе.
Белик әле ,бу сыйныфта
Кем икән иң зирәге?!
II. Төп өлеш.
1.”Кем күбрәк ? “ бәйгесе. Һәр укучыга да табышмаклар әйтелә. Укучы үзенә бирелгән табышмакның җавабын табалмаса, башка бала җавап бирә.
1) Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.(кыяр)
2) Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар.(суган)
3) Җир астында алтын казык,
Бик тәмле тамыразык.(кишер)
4) Утыра бер ак чүлмәк
Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)
5) Түгәрәк - ай түгел,
Сары- кояш түгел,
Тәмле- шикәр түгел,
Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)
6) Тышы яшел, эче кызыл,
Җылы якларда үсә.
Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-
Исемен әйт әле белсәң!(карбыз)
7) Җиргә күмәләр язын,
Көзен алалар казып.
Күмгәндә берәү була,
Алганда чиләк тула.(бәрәңге)
8) Келәте бар-малы юк,
Баласының саны юк (кабак)
Бер сорауга да җавап бирә алмаган укучы уеннан чыга.
2.”Уйлап тап!” уены. Балалар табышмакларның җавапларын язып баралар. Ахырдан җаваплар тактага куела,укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.Иң аз дөрес җавап биргән бала уеннан чыга.
1) Җәен соры ,кышын ак, 6) Кош түгел-оча,
Кылый күз, озын колак Ябалактан курка
2) Бернәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри Чикләвек ярата,
Сызгырса, урманны яңгыр
3) Үзе ул бал ярата,
Кыш буе йоклап ята.. 7) Башында үсә куак-
Шуны табып куандык.
4) Урманнан чыгар, Бу җәнлек безгә ошый:
Корсак асты чуар. Исеме аның-(поши) .
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле. 8) Үлән ашый-май ташый.(сыер)
5 ) Сорыдыр төсе.
Үткендер теше ,
Урманда йөри.
Бозаулар эзли.
3. “Тапкыр рәссам” уены. Һәр укучы табышмак язылган карточка ала һәм җавапның рәсемен ясый.Җавапны белмәгән укучы төшеп кала.
Карточкалардагы табышмаклар:
1. “Алма!” дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар?(алма)
2. Берсе көнне ярата,
Берсе төнне ярата.
Икесе дә дөньяга
Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)
3. Алмаш-тилмәш өч күз яна:
Яшел,сары һәм кызыл.
Урамда исән йөрергә
Булыша ул көнозын. (Светофор)
4. Агач түгел-яфраклы,
Тун түгел-тегелгән.(Китап)
5. Утырабыз урманда
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә ,кыздыра да
Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)
6. Ярты телем ипи
Бөтен дөньяга җиткән. (Ай)
7. Күктән килде, җиргә китте (Яңгыр)
8. Мич эчендә кара мәче (Төтен)
4. “Табышмак әйтәм, җавап тап” бәйгесе.Балалар үзара табышмак әйтешәләр.Белгәне кул күтәреп җавап бирә. Иң аз җавап биргән укучы уеннан чыга.
5. Табигать күренешләре, ел фасыллары турындагы табышмакларны чишү.
* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)
* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)
* Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)
Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)
* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)
* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)
* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)
Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)
Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)
* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)
* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)
* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)
* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)
6. “Нинди хайван яки кош?” бәйгесе.Һәр катнашучы икешәр хайван яки кошны хәрәкәтләр белән күрсәтә, калганнар исемен әйтә.
Финал.
1.Финалга чыккан 2 укучыга сүзләре киселгән табышмак бирелә.Алар аны төзергә һәм җавабын табарга тиеш.
1. Җәен соры,кышын ак, 2.Бернәрсә тегә белми-
Аңа шулай яхшырак. Энәләр тагып йөри.
2.Кем күбрәк?
Табышмаклар бер-бер артлы бирелә.бер уенчы белмәгәннең җавабын икенчесе әйтә ала.Иң күп дөрес җавап биргән уенчы -җиңүче .
Мәскәүдә бер дә юк,Казанда икәү.(а хәрефе)
Кое төбендә нәрсә бар?(Е хәрефе )
Кешедә бар-хайванда юк,
Күлдә бар- елгада юк.(к хәрефе)
Тыкрык башында нәрсә бар?(т хәрефе)
III. Йомгаклау өлеше.
Табышмаклар кичәбез ахырына якынлашты.Сыйныфыбыздагы иң тапкыр бала исеменә ... лаек булды.Әйдәгез әле, аны алкышлыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табышмаклар кичәсе.
Табышмаклар кичәсе 1нче алып баручы.Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!2нче алып баручы.Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.1нче алып баручы.Себер татар...
табышмаклар кичәсе.
Табышмаклар кичәсенең план- конспекты...
мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"
мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"...
“Табышмаклар иленә сәяхәт”
“Табышмаклар иленә сәяхәт”...
торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р
торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р...
Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)
Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...