Табышмаклар кичәсе.
материал по краеведению (6 класс) по теме

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

   Табышмаклар кичәсе

 

1нче алып баручы.

Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!

2нче алып баручы.

Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.

1нче алып баручы.

Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.

2нче алып баручы.

Бу атамаларның нинди фигыль тамырыннан ясалуын күререгә мөмкин.

Укучылар:”Тап” фигыленнән ясалганнар!

1нче алып баручы.

Төрки халыклар табышмакны “йомак” дип тә атаганнар.

Табышмаклар,йомаклар ничек барлыкка килгән соң?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabyshmaklar_kichse.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

   Табышмаклар кичәсе

1нче алып баручы.

Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!

2нче алып баручы.

Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.

1нче алып баручы.

Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамырсак” дип йөртәләр.

2нче алып баручы.

Бу атамаларның нинди фигыль тамырыннан ясалуын күререгә мөмкин.

Укучылар:”Тап” фигыленнән ясалганнар!

1нче алып баручы.

Төрки халыклар табышмакны “йомак” дип тә атаганнар.

Табышмаклар,йомаклар ничек барлыкка килгән соң?

2нче алып баручы.

Алар борынгы яшерен телгә барып тоташалар.Әле хәзер дә алардан шул яшерен тел калдыкларын табарга була.Мәсәлән,еланны “камчы” дип атыйлар.

1нче алып баручы.

Бәрәннәр янында “куян” сүзен әйтергә ярамый, “озын колак” яки “бүки” дип әйтергә кирәк.

Аюны “олы ата” дип йөрткәннәр.

2нче алып баручы.

Бүген без “Табышмаклар кичәсе”н уздырабыз.Табышмакның җавабын таба алмаган кешегә җәза бирербез.

Уенны нинди тәртиптә алып барырбыз? Хәтерлисезме, Пушкин яшәгән заманда перчатка ыргыту нәрсәне аңлаткан?

Укучылар:”Дуэльга чакыру”ны аңлаткан.

Ә безнең  татар яшьләре кич утырганда бияләй атышып уйнаганнар.

(Шул чакта ишеккә шакылтап, укучылар янына “Табышмаклар” дип язылган сумкасын тотып, таякка таянып Тапкырҗан абзый килеп керә.)

Укучылар:

Рәхим ит, Тапкырҗан абзый,

Күптән көтәбез Сезне,

Табышмак таба белергә.

Өйрәтерсез дип безне.

1нче алып баручы.

Илләр гизеп,безнең янга

Тапкыр абзый килгән икән.

“Табышмаклар” сумкасында

Ниләр барын белсәң икән.

2нче алып баручы.

Кем зирәк, кем тапкыр икән- сынап карагыз әле.

Тапкырҗан:

Сумкада әйберләр

Гади түгелләр алар:

Кызык –кызык табышмаклар,

Төрле – төрле җаваплар.

1нче алып баручы.

Әйтсәгез иде табышмак,без җавабын эзли торыр идек,  Тапкырҗан абзый.

Тапкырҗан:

  1.   “На!” – дисәң бармый,

  “Тр-р-р!” – дисәң туктамый.(чана)

  1.    Кар түгел – ак,

         Боз түгел – каты,

         Тоз түгел – эри.(шикәр)

  1. Суда туды,җирдә үлде.(балык)
  2.     Ак сандыгы ачылды,эченнән ефәк чәчелде.(кояш)
  3. Кечкенә сары карт, кигән туның тугыз кат(суган).
  4.   Брорынсыз чыпчык ,боз тишә(тамчы).
  5. Җәен киенә,кышын чишенә(агач).
  6.  Сакалы бар,акылы юк(кәҗә).
  7. Соска борын – бакылдык, күп сөйләшә – такылдык(үрдәк).

2 нче алып баручы.

Зирәк тә, оста да безнең Тапкырҗан абзый!

Укучылар:-Рәхмәт,Тапкырҗан абзый!Рәхмәт!

Аннары балалар кунакларга табышмак әйтеп,җавап әйттерәләр (үзләренең өйдән пешереп алып килгән милли ризыкларына).

1 нче алып баручы.

Менә безнең кичә шуның белән тәмамлана!

                                                                        Хәбибуллина Резеда Алик кызы,

                                                             Әлмәт шәһәре,2 нче лицей.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

табышмаклар кичәсе.

Табышмаклар кичәсенең план- конспекты...

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"...

“Табышмаклар иленә сәяхәт”

                               “Табышмаклар иленә сәяхәт”...

Табышмаклар кичәсе

Татар теле атналыгында үткәрү өчен...

торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р

торле темага табышмаклар ,автор Гарипова Р.Р...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...