Мөнәҗәтләр- рухи мирасыбыз
методическая разработка

Мубаракшина Ляйсан Гаптелхамитовна

Фәнни-эзләнү эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл monzhtlrfnni-ezlnu_eshe.docx32.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Казан  шәһәре Авиатөзелеш   районының

 «26 нчы лицей» гомуми белем  муниципаль  бюджет  учреждениесе

«Мөнәҗәтләр- рухи мирасыбыз»

                                            Башкарды:

                                                      26 нчы лицейның

                                                                   10 нчы сыйныф укучысы

                                                                                    Абзалова Адилә

                                                                                    Марсель кызы

                                                                                    Фәнни җитәкче:

                                                                                    Мөбарәкшина Ләйсән

                                                                                    Гаптелхәмит  кызы                          

                                                             

   

                                                           Казан,2017

Эчтәлек

I.Кереш.Мөнәҗәтләр- борынгыдан килгән кыйммәтле рухи мирасыбыз.           3

II.Төп өлеш.                                                                                                              4-7

   1.Мөнәҗәтләрне өйрәнү тарихыннан.                                                                4-5

   2.Мөнәҗәтләрне тематик төркемләү.                                                                   5    

   3.Җирле халык арасында киң таралган мөнәҗәтләр.                                       5-  7

   4.Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара?                                                                      7  

III.Йомгаклау.                                                                                                            7

IV.Кулланылган әдәбият.                                                                                         8

V.Кушымта.

I.Кереш.

Мөнәҗәтләр-борынгыдан килгән кыйммәтле мирасыбыз.

 Балачак-кеше гомеренең кабатланмас, иң гүзәл бер мизгеледер. Үземнең балачагымны искә алуга ,ирексездән ,дәү әнием күз алдыма килә.Әнә ул  иңнәренә ак шәлен салган да, бәйләү энәләрен тибрәтә-тибрәтә , әкрен генә нидер көйли.Җәйләрен ,яшел чирәмдә йөгереп йөрүче каз бәбкәләрен саклаганда да, тагын шул моңлы көй яңгырый.

-Дәү әнием, син нәрсә җырлыйсың?-дип сорыйм мин аннан.

-Мөнәҗәт ул, балам,  мөнәҗәт.Сез белмисез шул инде аларны.Сез түгел, әти-әниләрегез дә белми мөнәҗәтләрне,-дип уфтана дәү әнием.

     Мин уйга чумам. Нәрсә икән ул мөнәҗәт? Дәү әнием бу турыда нигә шулай  уфтанып сөйли? Ә шулай да аның күңелгә ятыш бу моңнарын  тыңлау рәхәт...

     Еллар үткән саен ,бу сораулар мине ешрак борчый башлады. Фәнни-эзләнү эшемне дә шуңа күрә мөнәҗәтләрне өйрәнүгә багышладым.Шуның өстенә, бу тема бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм,чөнки мин беренче тапкыр дәү әниемнән ишеткән мөнәҗәт сүзе соңгы елларда радио-телевидение аша күп яңгырый һәм газета-җурналларда да еш очрый башлады.Бу жанр безнең көннәрдә бик активлашып китте.

        Фәнни –тикшеренү эшен башкарыр алдыннан мин түбәндәге максатларны куйдым:

    1.Төрле чыганаклар аша мөнәҗәтләрне өйрәнү тарихын тикшерү, материаллар җыю, халкыбыз иҗатын өйрәнү һәм нәтиҗәләр чыгару;

2. Милли гореф-гадәтләрне саклау;

3.Мөнәҗәтләр аша туган телебезгә, динебезгә, мәхәббәт хисләре , әхлак тәрбияләү.

        Бу максатларны тормышка ашырыр өчен куелган бурычлар:

1.Мөнәҗәтләрне төркемнәргә бүлү.

2.Мөнәҗәт жанрының бүгенге көндәге торышын билгеләү.

     Фәнни-тикшеренү эшемне мин түбәндәге алымнарны кулланып башкардым:

  1. Галим-тикшерүчеләрнең китапларын уку:
  2. Җирле халык белән әңгәмәләр кору;
  3. Аудио һәм видеоязмалардан мөнәҗәтләр тыңлау.

   Югарыда әйтелгән максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне түбәндәге планда  төзедем.Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән тора. Төп өлеш түбәндәге бүлекләрне тәшкил итә:

    1.Мөнәҗәтләрне өйрәнү тарихыннан.

    2.Мөнәҗәтләрне тематик төркемләү.

    3.Җирле халык арасында киң таралган мөнәҗәтләр.

    4.Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара?

II.Төп өлеш.

1.Мөнәҗәтләрне өйрәнү тарихыннан.

      Борынгы чорларда бик киң таралган бу жанр ,кызганычка каршы, совет чорында бөтенләй онытылып торган.Мөнәҗәтләрне тыю турында бернинди махсус карар кабул ителмәсә дә, күп еллар буе, бигрәк тә  Октябрь революциясеннән соң, мөнәҗәтләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелгән. Аларда ислам дине белән бәйле хис-фикерләр өстенлек алганлыктан, бу әсәрләр юкка чыгарылырга тиеш дип саналган. Шуңа күрә мөнәҗәтләр халык иҗаты җыентыкларына кертелмәгәннәр, китап- журналларда басылмаганнар, алар хакында фәнни сүз әйтелмәгән.

       Ләкин халыкны үз әсәрләреннән мәхрүм итү юнәлешендә нинди генә куркыныч адымнар, җинаятьләр ясалса да, ул үзенең байлыгыннан беркайчан да баш тартмаячак.Халык күңелендә һәм язма чыганакларда күп санлы мөнәҗәтләр сакланып калган. Шулай итеп, мөнәҗәт үрнәкләрен фольклор  җыентыкларында бастыру, рухи мирасыбыз итеп тану яңа заман таләбенә әйләнә. Чөнки мөнәҗәтләр халыкның узган тарихи чорлардагы милли аңын, иҗтимагый-эстетик һәм әхлакый идеалын , этник психологиясен , хәтта характерын аңларга

ярдәм итәләр,аларда  бабаларыбызның  дөньяга карашлары , омтылышлары, рухи дөньясы чагылыш тапкан.

       «Мөнәҗәт»-гарәп сүзе, Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә.

        Мөнәҗәтләр суфичылык шигъриятендә дә еш очрый. Гомумтөрки шагыйрьләреннән Хәрәзми,  Өмми Камал, Мәүлә Колый, Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни ,Акмулла, Тукай тһәм башка шагыйрьләр дә бу жанрны киң кулланганнар.

         Мөнәҗәтләрнең татар  дөньясында таралуы X-XI гасырларга туры килә.Аларның иң борынгылары  безнең көннәргә кадәр килеп җитә алмаган.

         Кайчандыр тыелган бу әсәрләрне фәнни-теоретик яктан өйрәнә башлау-  музыка һәм әдәбият белгечләренең  зур казанышы.Әлеге жанрны иң беренче өйрәнә башлаучылардан –музыка белгече Р.Исхакова-Вамба.[1]

 Шуннан  соң М.Нигъмәтҗанов тарафыннан дөнья күргән  җыентыкның[2]  кереш мәкаләсендә һәм Казан дәүләт университетының татар факультеты укытучылары тарафыннан язылган «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә[3]  урнаштырылган  Хатип Миңнегулов мәкаләсендә мөнәҗәтләр турында әйтелә.

  XX гасыр ахырында җәмгыятьтә кешенең рухи халәтенә игътибар көчәю сәбәпле, мөнәҗәт жанрының чәчәк ату чоры башланды.Бу жанрга галим-тикшерүчеләрдә дә  зур кызыксыну  уянды. 1994 елда Җ.Зәйнуллин тарафыннан «Хан кызы» исемле җыентык дөнья күрә. Берничә төрле жанрны үз эченә алган бу җыентыкта ноталары белән бергә мөнәҗәтләр дә бар.[4]

          Шулай ук башка галимнәрнең дә фәнни хезмәтләре басылып чыкты.Мәсәлән, 2000 елда төзүчесе Ф.И.Урманче булган «Бәетләр,мөнәҗәтләр»җыентыгы[5] һәм 2001 елда К.Хөснуллин тарафыннан  «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр»[6]  исемле күләмле китабы  бастырылды.Бу исемлеккә 2005 елда А.Х.Садыйкова төзегән  «Мөнәҗәтләр»[7] җыентыгын да кертергә кирәк.

2.Мөнәҗәтләрне тематик төркемләү.

        Югарыда әйтелгән җыентыкларда мөнәҗәтләр фәнни принциплар нигезендә классификацияләнә,җентекле анализ ясала.Әлеге китапларда  жанр үрнәкләре берничә төрле тематик төркемгә бүлеп тикшерелә.А.Х.Садыйкова һәм Ф.И.Урманче җыентыкларында 4 тематик төркем булса,К.Хөснуллин , аларны тагын да ваклап, 10 төркемгә бүлә.Ә мин төзүчесе М.Х.Бакиров булган «Татар фольклоры»[8] җыентыгындагы 7 төркемгә бүленешне әйтеп китәм.Бу китапта алар түбәндәге төркемнәргә бүленә:

          1)Дини мөнәҗәтләр;

          2)Мөэмин-мөселманның тормыштагы урыны һәм яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи мөнәҗәтләр;

          3)туган җирдән, якыннарыңнан аерылу сагышын тасвирлаган мөнәҗәтләр;

          4)ялгыз аналар моңын гәүдәләндергән мөнәҗәтләр;

          5)ятим бала зарын һәм халәтен чагылдыручы мөнәҗәтләр;

          6)картлык-карыйлык турындагы мөнәҗәтләр;

          7)үлем хәлләре һәм үлемсезлек идеалы хакындагы мөнәҗәтләр.

3.Җирле халык арасында киң таралган мөнәҗәтләр.

         1990 нчы елларда дин күтәрелү белән бергә дини мәҗлесләр ачыктан-ачык һәм бик еш үткәрелә башлады.Мәсәлән, Ифтар мәҗлесләре,бәби чәе, Корбан ашлары, никях мәҗлесләре.Бу мәҗлесләрдә ,догалар укыганнан соң,көйләп мөнәҗәт әйтү гадәткә кереп бара.Минем үземә дә мондый күренешнең шаһиты булырга еш туры килә.Югарыда саналып кителгән 7 төркем мөнәҗәтләрнең иң еш яңгырый торганнары , мөгаен,дини мөнәҗәтләрдер.Мәсәлән, «Бу мөбарәк җомга көн», «Диде Муса», «Лә илләһә илләллаһ», «Бисмиллаһи дип башлыймын», «Шөкер ,аллам»,  «Мөхәммәт пәйгамбәр», «Инандым бер аллаһка», «Укы Коръән». Башка төркемгә караган мөнәҗәтләрне дә ишетергә мөмкин. «Ана илә бала», «Әҗәлләргә дәвалар юк», «Болгар иле», «Изге әнием», «Никях көне» һәм башкалар.  Еш кына бу төркемнәргә кермәгән мөнәҗәтләрне дә ишетергә туры килә. Бу  мөнәҗәтләр аша  дини мәҗлес үткәргән, өенә кунаклар чакырган, аларга кунакчыллык һәм олы хөрмәт күрсәткән хуҗага рәхмәт белдерәләр.Мәсәлән, «Йорт хуҗасына мөнәҗәт”.

        Бу фәнни-тикшерү эшен әзерләгәндә миңа хәтта үзебезнең җирлектә яшәп, мөнәҗәт иҗат иткән шәхесләр  белән танышырга туры килде. Казан шәһәре Северный бистәсендә яшәүче Мәгъсүмова Кафия Абдуллаҗан кызы улының никяхына багышлап  «Никях көне»мөнәҗәтен язган.

«Балаларым,бер  мөнәҗәт

Укыйм никях көнегезгә.

Иман нуры һич китмәсен

Сезнең изге күңелегездән.

Газиз улым, Ходай кушып,

Зур тормышка аяк бастың.

Безнең фатиханы алып,

Гаилә ишекләрен ачтың.

Алла боерса, үз кызыбыз

Булыр безгә киленебез.

Дога белән, намаз белән

Бәхетләргә тиенегез.

Шәфкатьле һәм миһербанлы

Кызлар,уллар бирсен Ходай.

Кайгыларсыз көн күрегез

Әти-әни догасында».

Шуңа охшаган мөнәҗәтләрне  тагын  да очратырга мөмкин.

Мәсәлән, Казан шәһәре Чуйкова урамында яшәүче Гөлфинур апа Шакирова дини мәҗлесләрдән соң хуҗаларга рәхмәт әйтү турында мөнәҗәт иҗат иткән булган. Ул миңа шуны бәян итте.

                               «И хуҗалар, бик зур кунак итеп,

                                 Утырттыгыз өйнең түренә.

                                 Ирештерсен шуңа Аллаһ сезне

                                 Ике дөньяның да рәхәтенә.

                                 Иман нуры бүген өегездә,

                                 Зур рәхмәтләр килә әйтәсе.

                                 Бәхет,сәламәтлек, игелекләр

                                 Ходай сезгә насыйп әйләсен».

             Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин төрле буын вәкилләре арасында сораштырулар үткәрдем; өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, яшьләр һәм мәктәп укучылары белән әңгәмәләр кордым. «Мөнәҗәтләр беләсезме?» -дигән сораугакүбрәк өлкән буын вәкилләре уңай җавап бирде.Ә менә  «Мөнәҗәтләр җырлаучы кайсы җырчыларны беләсез?»-дигән сорауга урта яшьтәгеләр төгәлрәк җаваплар бирделәр. «Ни өчен мөнәҗәтләр бик күп еллар  югалып тордылар?» -дигән сорауга төрле сәбәпләр әйттеләр:халыкның диннән читләшкән булуы (18), мөнәҗәтләрнең эчтәлеге шактый катлаулы, аңлашылып бетми (13), мөнәҗәтләр язылган китапларның бастырылмавы (11).

                         4.Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара ?  

          Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара соң ? Бу сорауга җавапны мин төрле җыентык һәм чыганаклардан эзләдем.Җ.Зәйнуллин үзенең «Хан кызы» җыентыгында мөнәҗәт-мәкамнәрне ир-атлар да, хатын-кызлар да башкаруы турында әйтә. Шулай да мөселманнарда  хатын-кыз җенесе аларны беркайчан да ир-ат булган урында башкармавын кисәтә.

            Тикшеренүләрдән соң мин , халык башкаручыларыннан тыш, профессиональ  артистлар һәм музыкантлар да мөнәҗәт җанрына битараф түгел икән дигән нәтиҗәгә килдем .Чөнки төрле яшьтәге профессиональ татар һәм башкорт  җырчылары башкаруында бик күп  мөнәҗәтләр тыңладым. Мәсәлән, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзада Сафиуллина, Радик Динәхмәтов, Ильяс Халиков, «Раян» төркеме, Казанда  Алсу Еникеева җитәкчелегендә оештырылган  «Ак калфак» төркеме. Яшь буын җырчылар да бу жанрны үз итә.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында яңгыраган мөнәҗәтләр, һәркемнең дә күңел түренә үтеп кереп,  иң нечкә кылларын тибрәтерлек.Яшь булуына да карамастан , ул аларны бик зур осталык белән башкара.

           Бүгенге көндә мөнәҗәтләргә концертлар багышлана, алар радио һәм телеэкраннар аша яңгырый,махсус кичәләр үткәрелә.

     IV.Йомгаклау.

      Бу фәнни-тикшеренү эшен башкарганда мин бик күп яңа белемнәр тупладым.

Мөнәҗәтләр- тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы елларында да бабаларыбызга йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Шул сагыш тулы моң чишмәләрен ишетүдән мәхрүм булмасак иде дигән теләктә калам.

        Бу хезмәтне башкаруда  ярдәм иткән  фәнни җитәкчем-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмит кызына рәхмәтемне белдерәм.

 

           

Кулланылган әдәбият.

1. Әдәбият белеме сүзлеге.Төзүче-редакторы А.Әхмәдуллин.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1990

2. Җ.Г.Зәйнуллин.Хан кызы.- Казан: «Мәгариф» нәшр.,1994

3. Бәетләр.Мөнәҗәтләр.Төзүчесе Ф.И.Урманче.-Казан: «Мәгариф»нәшр,2000

4. К.М.Хөснуллин.Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.-Казан: «Раннур» нәшр.,2001

5. Мөнәҗәтләр.Төзүчесе А.Х.Садыйкова.-Казан: Татарстан китап нәшр.,2005

6. Татар фольклоры.Төзүчесе М.Х.Бакиров.-Казан: «Мәгариф» нәшр.,2008

       

 


[1] Исхакова-Вамба Р.А.О некоторых связях народной музыки казанских татар с арабской кулҗтурой/музыкальная фольклористика.-Вып.2-М.:Музгиз,1978

[2] Нигъмәтҗанов М.Татар халык җырлары.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1976

[3] Әдәбият белеме сүзлеге.Төзүче-редакторы А.Әхмәдуллин.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1990

[4] Җ.Г.Зәйнуллин.Хан кызы.- Казан: «Мәгариф» нәшр.,1994

[5] Бәетләр.Мөнәҗәтләр.Төзүчесе Ф.И.Урманче.-Казан: «Мәгариф»нәшр,2000

[6] К.М.Хөснуллин.Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.-Казан: «Раннур» нәшр.,2001

[7] Мөнәҗәтләр.Төзүчесе А.Х.Садыйкова.-Казан: Татарстан китап нәшр.,2005

[8] Татар фольклоры.Төзүчесе М.Х.Бакиров.-Казан: «Мәгариф» нәшр.,2008


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....

АРҒАЯШ БАШҠОРТТАРЫНЫҢ РУХИ ДОНЪЯҺЫ.

Духовное наследие Аргаяшских башкир...

Тарихи-мәдәни мирасыбыз

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас, Дәвамында гомер юлының.Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,Иман шарты һәрбер буынның.(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.Мирас... Ул ...

"Бишек җырлары - халкым рухы"

әдәби-музыкаль кичә...

Презентация "Тел - рухи байлыгыбыз".

Презентация проводился в рамках недели татарского языка и литературы в школе....

Тел - рухи дөнья көзгесе

Внеклассное мероприятие...