Мубаракшина Ляйсан Гаптелхамитовна

Туган тел һәм әдәбият укытучысы сайты

“Гыйлем юлы-бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы –бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр” Риза Фәхреддин.

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: -Использование современных информационных технологий в учебном процессе; -внедрение в учебный процесс метода проектов; -создание презентаций к урокам; -создание электронной библиотеки и подбор учебных фильмов.

Увлечения: цветоводство, музыка, чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения» Вахитовского района г. Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mubarakshina-lyaysan-gaptelhamitovna-0
Ни белән үлчәнә гомер? Калган эзләр белән, кеше күңеленә орлык итеп салган сүзләр белән. (Саҗидә Сөләйманова)

«Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан”. (Т.Миңнуллин).

О себе

Туган ягым - данлы Казан Арты – Арча ягы. Бөек Тукай якташы булгангамы, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайладым. Бүгенге көндә, беренче категорияле укытучы буларак, туган тел һәм әдәбияты дәресләре укытам. Менә 22 ел буе укучыларны дөрес язарга, культуралы сөйләм күнекмәләренә өйрәтергә, әсәрләрне аңлап үзләштерүдән тыш, эчке матурлыкка омтылырга, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә,тормышны аңларга, көрәшергә, үз юлыңны табарга, әдәпле һәм кешелекле булырга өйрәтәм. Татар теле дәресләрендә аларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү – минем төп бурычым. Соңгы елларда компьютер техникасы һәм аны куллану күзгә күренеп алга китте. Татар телен укытуда компьютер белән эшләү укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм белем алу белән бергә кызыксындыру чарасы булып тора. Укытучылар заман белән бергә атлап, яңа компьютер программаларын тиз арада үзләштерәләр һәм кулланалар. Бүгенге көндә интернет челтәрендә татар теле дәресләрендә куллану өчен электрон белем бирү ресурслары шактый. Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. Белем бирү өлкәсендә югары сыйфатка ирешү, өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә булышу максатыннан, мәгълүмати-компьютер, коммуникатив, иҗади үсеш, уен эшчәнлеге, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләрне, системалы-эшлекле якын килү алымнарын кулланам. Шуңа күрә дә мин шәхес үстерүгә, укыту-тәрбия процессында укытучы һәм укучының хезмәттәшлегенә зур игътибар бирергә тырышам, һәрдаим иҗади эзләнәм. Үземнең белемемне арттыру өстендә эшлим, чөнки укытучы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта, алай гына да түгел, ә бер адым алда барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Шуңа күрә дә мин гел эзләнү юлында, чөнки үзенең җылысы, ышанычы һәм таланты белән иҗат итүче укытучы гына укучыларны мавыктыра, телебезгә карата кызыксыну, мәхәббәт хисләре тәрбияли ала. Ирешелгәннәр белән генә канәгать булып яшәү кешенең алга таба үсешен туктата, ә укытучының бер урында таптанып торырга, ярты юлда туктап калырга хакы юк.

Хезмәтемне яратып башкару үзенең нәтиҗәләрен бирми калмый.Укучыларым район, республика конкурсларында, олимпиадаларда, иҗади конкурсларда призлы урыннар яулый. Алар белән беррәттән үзем дә, төрле конкурсларда катнашып, көчемне сыныйм.

Мои достижения

1.Диплом за работу в качестве эксперта в Международном познавательно-интеллектуальном конкурсе "Тамчы-шоу", Институт психологии и образования Казанского (Приволжского) федерального университета и Телерадиокомпании "Новый век", 2017 год.

2.Диплом за победу в передаче "Тамчы-шоу" ОАО "ТРК "Новый век", 2017 год.

3.Диплом за активное участие и выступление с НИР в XII межрегиональной научно-практической конференции учащихся общеобразовательных школ, гимназий, лицеев и студентов младших курсов высших учебных заведений, посвящённой Году экологии и общественных пространств в России и Республике Татарстан и Году Н.И. Лобачевского в Казанском федеральном университете, 2017 год.

4.Благодарственное письмо , Институт психологии и образования КФУ, 2018 год.

5.Диплом Всероссийского творческого конкурса

I степени,Образовательный центр "Магариф", 2018 год.

6.«Милли мәгариф: заманча татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә танып белү эшчәнлеген оештыру» республикакүләм дәрес эшкәртмәләре бәйгесенең икенче этабында катнашуын раслаучы сертификат, 2017 ел.

6.Почётная грамота УОИК г.Казани , 2019 год.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: