Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле
методическая разработка на тему
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле
Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.
Шул максаттан укучыларда китап укуга, гомумән, аңлап һәм сәнгатьле укуга ихтыяҗ булдыру укытучы алдында беренче таләп булып тора.
... Синең алдыңда – китап. Ул әле өр-яңа, бик матур, шундый серле. Аның битләрен ачкач, ниндидер серле дөньяга эләгерсең төсле. Сакланып кына битен ачасың... һәм сихри тирәлеккә кереп китәсең. Ул синең дустыңа, ярдәмчеңә, киңәшчеңә әйләнә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vyrazitelnoe_chtenie_tat_lit.docx | 29.02 КБ |
Предварительный просмотр:
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле
Фән һәм мәдәният өлкәсендә кешеләр ирешкән барлык уңышлар иң кыйммәтле хәзинә булып китапта саклана һәм буыннан-буынга түкми-чәчми җиткерелә. Барлык яшьтәге кешеләр өчен дә китап белем чишмәсе хезмәтен үти, тормышны таный һәм бәяли белергә, иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм табигать күренешләре законнарын аңларга өйрәтә. Кешенең иҗтимагый һәм әхлакый идеалларын формалаштыруда һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерүдә матур әдәбиятның роле аеруча зур.
Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла. Фәнни-популяр һәм матур әдәбият китаплары укучылар өчен табигать турында, үткән заманда яшәгән һәм хәзерге кешеләр тормышы, төрле илләрдә кешеләрнең иҗтимагый яшәешләре һәм тормыш-көнкүрешләрендәге аерма һәм төрлелекләр турында мәгълүмат бирә. Безнең әби-бабайларыбыз китапны ипигә тиң күреп кадерләгәннәр, хөрмәт иткәннәр. Китап сүзе – иң хак сүз булып саналган. Ул иң кадерле урында сакланган, тузан бөртеге дә кунмаган. Ә бүген китапның хәле ничек?
Бүгенге глобализм, интернетизм чорында китапка хөрмәт юк дәрәҗәсендә, ул теләсә кайда аунап ятарга да, пычранып, буялып, ертылып беткән булырга да мөмкин. Китап – белем иленә, бәхет дөньясына алып керүче. ”Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә”, дигән халык. Үз-үзеңне тәрбияләү, индивидуаль рухи тормыш та китаптан башлана.
Китап кешенең дусты, тәрбиячесе, укытучысы булырга тиеш. Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның рухи ихтыяҗына әйләнмәсә, үсмерлек елларында аның күңеле буш була, уйламасаң да, ул каяндыр килеп чыккан начарлык белән тула.
М.Горький да бит: “... китапны яратыгыз, ул тормышыгызны җиңеләйтә, уйларның, хисләрнең, вакыйгаларның чуар һәм ярсу буталчыгыннан чыгарга ярдәм итә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә...” дигән.
Шул максаттан укучыларда китап укуга, гомумән, аңлап һәм сәнгатьле укуга ихтыяҗ булдыру укытучы алдында беренче таләп булып тора.
Фәнни һәм матур әдәбият әсәрләре укучыларның танып белү сәләтләрен үстерә, укучыларны табигать күренешләренең үзенчәлекләрен, иҗтимагый тормышның типик күренешләрен аерып күрә һәм аларга нигезле бәя бирә белергә өйрәтә. Китапка анализ ясау процессында укучы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен билгели, укылган әсәргә карата үз фикерен әйтә, аңа үз аңлатмасын бирә, укудан туган нәтиҗәләрне үзен әйләндереп алган тормыш практикасына күчерә. Аңлы уку аша баланың сөйләм культурасы үсә, байый, эчтәлеклерәк, логик яктан бәйләнешлерәк була бара. Димәк, укучыларга аң-белем, мәгърифәтле һәм мәдәниятле тәрбия бирүдә, аларның гомуми үсешен арттыруда уку дәресләре аеруча әһәмиятле урын тота.
Укучыны китап эчтәлеген дөрес аңлаучы, китапны үзенең дусты, остазы төсендә яратучы, китапка олы хөрмәт белән караучы итеп тәрбияләү мәктәпкә килгән көннән үк башлана. Башлангыч уку күнекмәләре, укыганны дөрес аңлый һәм бәяли белүләр уку дәресләрендә укытучы җитәкчелендә тәрбияләнә. Балада китап белән киңәш итү, әңгәмә кора һәм бәхәсләшә белү яралгысы башлангыч сыйныфларда ук булырга тиеш. [1: 54-55 бит] Уку дәресләренең максаты – баланы аңлап укый белергә өйрәтү; җәмгыять һәм табигать турында башлангыч белем, гуманистик әдәп-әхлак, эстетик тәрбия бирү һәм дөньяга хакыйкый-фәнни караш формалаштыру; дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләренең нигезен салу; проблемалы уку яралгыларын формалаштыру.
Сәнгатьле уку – кычкырып укуның бер сыйфаты. Укыганда интонация, пауза, басым һәм башка чаралар ярдәмендә текст эчтәлегенә автор тарафыннан салынган фикерләр һәм хисләрне аерып күрсәтә алу, әсәр идеясен аңлавыңны уку процессында тавышың белән белдерә белү сәнгатьле уку була. Сәнгатьле уку аңлап укуның күрсәткече итеп санала һәм дөрес, йөгерек укыганда гына була.
Сәнгатьле укырга өйрәтү, беренчедән, укучының үзен, икенчедән, тыңлаучыны эстетик яктан – нәфис зәвыклы, тормышка, әдәбиятка һәм сәнгатькә матурлык күзлегеннән дөрес карашлы итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Өйрәнүче кешенең үзе өчен файда аеруча зур. Чөнки сәнгатьле уку – ул, барыннан да элек, художество әсәренең җилегенә, тамырына үтеп керү, аның турыдан-туры әйтелгән фикерләрен генә түгел, ә кинаяле мәгънә һәм төсмерләрен дә матур яңгырашлы һәм ачык итеп, калкулата төшеп тапшыра белү дигән сүз. Бу – образга кереп, образ дөньясын күз алдына бастырырлык рәвештә сурәтле итеп уку, шул юл белән тыңлаучыга көчле йогынты ясау, аны тәэсирләндерү, дулкынландыру. Сәнгатьле уку интонация ярдәмендә ачыклыкны, табигыйлекне, сурәтлелекне һәм матурлыкны берьюлы эченә ала һәм барысын берләштерә, гармонияләштерә. Боларга ирешү өчен, барыннан да элек, әсәрдә чагылганнарны яки шуларга охшаш күренешләрне якыннан тоя, үз йөрәгең аша үткәреп кичерә, геройлар тормышы белән яши, дулкынлана, интонация белән җиңел һәм дөрес җитәкчелек итә алу кирәк. Шушылар булмадымы – укылган сүзләр тыңлаучыларга әсәр героеның яки ул геройларны якыннан күреп-ишетеп белгән кешенең (авторның) фикере һәм кичереше булып барып җитми, уйлап чыгарылган нәрсә булып аңлашыла.
Укучыларга, тормыш тәҗрибәләре аз булганлыктан, әсәрдә чагылганнарны йөрәге аша үткәреп, үз хисләрең кебек итеп кичерүе кыен. Әгәр алар әсәрдә чагылган картиналарның тормышта очрап торганлыгын яки булырга мөмкинлеген әти-әниләреннән, укытучылардан сорашып белсәләр, үзләре күргәннәрдән әсәрдәгегә охшашларын күз алларына китерсәләр һәм шул белем байлыгы белән әсәрне тагын берничә кат укысалар, бу вакытта, һичшиксез, әсәрдә чагылганны күпмедер дәрәҗәдә йөрәкләре аша кичерә алачаклар. Мәсәлән, Һ.Такташның “Иптәшләр” шигыре башка милләт кешеләреннән иң якын бер дусны күз алдына китереп, сүзләрне шуңа сөйләгән кебек итеп укылса, укуның сәнгатьлелеге, тәэсир көче, һичшиксез, зур булачак.
Сәнгатьле укырга өйрәнүнең сөйләү теле культурасын үстерүдә дә роле кечкенә түгел. Художество әсәрен тиешле эмоция белән матур итеп укый белгән кеше башкалар белән сөйләшкәндә фикерләрен интонацион яктан җиренә җиткереп бәян итә ала.
Сәнгатьле уку кагыйдәләрен һәм нормаларын үзләштергәндә, сәнгатьле уку буенча тиешле күнегү булдырганда, диалектализмнардан да котылырга мөмкин. Чөнки сәнгатьле уку – фикерне, вакыйганы сурәтле-тойгылы итеп бирә белү белән бергә, сүзләрне һәм авазларны да дөрес итеп әйтү дигән сүз ул. Моңа ирешүдә дәресләрдә укытучының укуы гына түгел, ә аудио һәм видео язмаларда теге яки бу артистның укуларын тыңлауны отышлы кулланырга мөмкин.
Сәнгатьле укуга өйрәнүдә аның теоретик-методик нигезләрен белүнең һәм практик яктан бик еш һәм кат-кат күнегүләр үткәрүнең роле бик зур. Ләкин боларны укучылар мөстәкыйль рәвештә генә эшли алмый. Аларга практик ярдәм, үрнәк күрсәтү кирәк. Шуңа күрә сәнгатьле укуның гомуми теоретик һәм методик нигезләрен үзләштереп, практик күнегүләрнең алымнарын өйрәнеп бетергәнче сәнгатьле уку дәресләрен ешрак үткәрү максатка ярашлы булачак.
Һәр дәрес текст өстендә эшләүнең бер төре формасында сәнгатьле укуның бер-бер мәсьәләсен үзләштерүгә багышлана. Ләкин һәр очракта сәнгатьле уку мәсьәләсе текстка анализ ясау җирлегендә аңлатыла. Чөнки текстта фикернең нәрсә турында булуын, ничек, нинди төсмерләр белән бирелүен белмичә торып, интонация чараларыннан кайсысының нинди сүзгә төшүен тулысынча билгеләве кыен.
Текстка анализ ясау, бер яктан, әсәрне өйрәнү, идея-эстетик багажны баету ысулы булса, икенче яктан, сәнгатьле уку өчен хәзерләнү чарасы да булып тора. Анализ вакытында текстның (әсәрнең) төп фикерен, геройлары характерын, тойгысын, теле үзенчәлеген, геройларына авторның мөнәсәбәтен ачыклауга игътибар ителергә тиеш.
Димәк, сәнгатьле уку матур әдәбиятның, эстетиканың бер органик өлеше булып тора. Ул дикция һәм интонациянең үзара эшчәнлеге турындагы тәгълимат та. Дикция сөйләү органнарының эшчәнлеген, авазларның дөрес әйтелешен, ә интонация сүзләрнең, җөмләләрнең, текстның ачык, матур, тәэсирле яңгырашын тәэмин итә.
Кызганыч, программа буенча мәктәп дәресләрендә дикция өстендә эшләү каралмаган. Ә шулай да индивидуаль эшкә игътибар итәргә кирәк.
Сәнгатьле укуның иң авыр, иң мөһим теоретик нигезе – интонация.
Укучыларга иң элек интонациянең әһәмияте турында аңлату зарур. Кеше үзе теләгәнен яки иҗтимагый мәнфәгатьләрне яклап нәрсәнедер аңлатырга яки күрсәтергә, үтенергә яки боерырга омтылганда, каршы якның нинди позиция алуына һәм объектның нинди булуына карап, я төрле тойгылар белдерә, я сөйләгән җиреннән тукталып ала, яки сөйләвен һәм укуын кызулата төшә, яисә моңлы аваз чыгарып куя. Болар барысы да аның тавышының төрле характерда һәм формада, төрле югарылыкта һәм тизлектә хәрәкәтләнүе аша белдерелә. Ничек, нинди тыныш билгеләренә тәмамлануы буенча сөйләмне интонацион яктан дүрт төргә бүлеп карарга мөмкин: сорау интонациясе, хикәя-җавап интонациясе, өндәү интонациясе, тәмамланган интонация. Яхшырак аңлашылсын өчен, бер үк сүзләрдән төзелгән сөйләмне шундый ук интонацияле дүрт төркемгә куеп укып күрсәтү, аңлату оештырыла. Аннан соң укучылар үзләре интонацион яктан дүрт төрле җөмләгә мисаллар уйлап табалар, дөрес итеп әйтеп күрсәтәләр.
Сәнгатьле укуда тон зур әһәмияткә ия. Ул – әсәрдәге объектка карата автор тарафыннан чагылдырылган мөнәсәбәтнең, фикер логикасының характеры. Тон, гадәттә, шатлану-кайгыру, ярату-күралмау, хөрмәт-нәфрәт, соклану-җирәнү кебек мөнәсәбәт һәм тойгылар булып яңгырый. Художество әдәбиятында ул әсәрнең фикер һәм тойгылар логикасыннан, әдипнең үзе сурәтләгән объектына мөнәсәбәтеннән чыгып билгеләнә. Димәк, укучыга художество әсәрләренең төп идея-эстетик үзенчәлекләре, төп эмоциональ бизәкләре тон аша чагылганын аңлату мөһим.
Гомум тоннан башка сәнгатьле уку өчен беренче чиратта кирәкле чаралар – пауза һәм басым. Үзара сөйләшкәндә яки текстларны укыганда, паузалар тиешле урыннарда ясалмаса яки кирәкмәгән урыннарда ясалса, фикер һәм тойгы мәгънәсез төс ала. Паузалар – кешенең сөйләү, тын алу органнарына хәрәкәт көче, ял бирүдән тыш та бик күп төрле функцияләр башкара. Аерым текст өстендә, укучылар белән паузаларның шартлы билгеләрен куеп, уку күнекмәләре оештырыла.
Басым исә аерым сүзләрне, җөмләнең шул сүзләргә төбәлгән мәгънәсен һәм тойгысын көчлерәк яңгырашлы, үзенчә төсмерле итүче интонацион чара. Ул сөйләмдәге, әдәби тексттагы фикер, тойгы логикасының һәм системасының нигезендә яткан сүзләргә куела. Фикерне һәм тойгыны матур итеп тапшыруга ярдәм итә. Аны санга сукмау яки урынсыз файдалану фикер системасына һәм логикасына зарар китерә, тойгы төсмерен боза, сөйләмнең һәм әдәби текстның тәэсир көчен, матурлыгын киметә яки бөтенләй җуя. Укучыларга шулай ук кечкенәрәк күләмле әсәргә пауза һәм басым куярга, укып күрсәтергә тәкъдим ителә. [2: 147 -160]
Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул – әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.
Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә, тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.
Уку — график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне (эчтән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы – уку техникасының күрсәткече , ә аңлауның күрсәткече сәнгатьле уку санала.
Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телнең лексик байлыгыннан дөрес файдаланырга өйрәтү, сүзлек запасын арттыру – иң төп мәсьәләләрнең берсе.
Сөйләм уй-фикерләреңне җиткерү чарасы гына түгел, ул фикерләүне дә үстерә, ягъни сөйләмнән башка фикерләү, фикерләүдән башка сөйләм була алмый. Үз фикереңне төгәл, эзлекле, аңлаешлы, аһәңле, дөрес итеп формалаштырырга өйрәнү процессында без фикерләргә дә өйрәнәбез. Нинди генә өлкәдә эшләсәк тә, безнең сөйләмебезнең үскән булуы, телнең лексик байлыгы белән иркен эш итә алуыбыз бик мөһим.
Сөйләм – кешенең гомумкультура дәрәҗәсен күрсәтүче билге дә. Бүгенге базар икътисады һәм конкурентлык шартларында үз һөнәреңне яхшы белүдән тыш, аралаша белү мөмкинлегеңнең зур булуы, төрле проектлар төзи һәм аларны башкаларга үтемле итеп җиткерә белү, гади генә әйткәндә, матур итеп сөйли һәм ышандыра белү зур әһәмияткә ия.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.
“Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр.” В.А. Сухомлинский
... Синең алдыңда – китап. Ул әле өр-яңа, бик матур, шундый серле. Аның битләрен ачкач, ниндидер серле дөньяга эләгерсең төсле. Сакланып кына битен ачасың... һәм сихри тирәлеккә кереп китәсең. Ул синең дустыңа, ярдәмчеңә, киңәшчеңә әйләнә. Син аны яратасың, кадерләп саклыйсың... Их, һәрвакыт шулай булсачы. Ничек күңелле булыр иде.
Файдаланылган әдәбият:
- Башлангыч сыйныфларда татар телен укыту методикасы, С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова, Казан, Мәгариф, 2001.
- Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре, Ә.З.Нигъмәтуллин, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1983
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле
укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....
Балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүдә фән тугәрәкләренен роле
Выступление с призентацией на родительском собрании о роли предметных кружков при развитии интеллектуальных способностей....
ФДБС ШАРТЛАРЫНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ
Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга ...
Дәресләрдә сүзлек байлыгын үстерү
Укыту-тәрбия процессында бала шәхесен формалаштыруга йогынты ясаучы чараларның берсе – сүзлек запасын формалаштыру, баету...