Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә.
план-конспект урока (6 класс)
Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә. Дәрес конспекты (сыйныфтан тыш уку өчен)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kanatly_atlar_sren_analiz.docx | 32.26 КБ |
Предварительный просмотр:
Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә.
( 6 нчы сыйныф )
Татарстан Республикасының Лениногорск муниципаль районы, В.П.Чкалов исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Халимова Ләйсән Фәрит кызы
Максат:
- Әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясен, проблемасын ачыклау процессында эзләнү эшчәнлегенә өйрәтү.
- Гомумиләштерү, системага салу, иҗади фикер йөртү, нәтиҗә чыгара белү күнекмәләрен һәм сөйләм телен үстерү.
- Тугърылык, бердәмлек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, тәвәкәллек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрес тибы: фәнни-эзләнү күнекмәләрен формалаштыру, үстерү.
Дәреснең төре: сыйныфтан тыш уку.
Җиһазлау: Л.Ильясованың портреты, әсәрләре, балалар ясаган иллюстрацияләр, интерактив такта, презентация.
Файдаланылган әдәбият.
- А.Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.
- Л.Ильясова. “Чәчәкле сөт”. Балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр. Түбән Кама,2006.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.Казан, 2005
- Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан, 1987.
- Н.Савина. Организация исследовательской деятельности школьников. Елабуга, 2008.
Шөгер, 2014
Дәрес барышы
Укытучы куярга тиешле сораулар һәм биремнәр | Элек үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр. Көтелгән җаваплар. |
| |
|
|
| |
“Канатлы атлар” хикәясен барыгыз да укып килдеме? Төп эчтәлекне әйтеп бирә аласызмы? Бу нинди әсәр? Мондый әсәрләргә анализ ясаганыбыз бармы? Ә анализ ясау ул – нәрсә дигән сүз? Бүген безгә нинди белемнәр кирәк булыр? Димәк, дәресебезгә нинди максат куярбыз? Эшне нәрсәдән башлыйбыз? Композициянең өлешләрен искә төшерегез. . Хикәянең идеясе нидән гыйбарәт? Дәлилләгез. Бу ситуациядән сез тагы нинди чыгу юлларын тәкъдим итәр идегез? Ә ни өчен бу кечкенә малайлар җиңелрәк юлны сайламаганнар? Бу аларның кайсы сыйфатларын тасвирлый? Әсәрне укыганда, сез нинди мәсьәләләргә игътибар иттегез? Ә хәзер “канат” сүзенең мәгънәләрен табыйк. Нинди нәтиҗә чыгарып була? Ни өчен автор әсәрен “Канатлы атлар” дип атаган? Һәм, гомумән, автор әсәрнең атамасына нинди мәгънә салган? Әсәрдә символик образлар һәм детальләр таптыгызмы? Гомумиләштереп ни әйтеп була? Алымнарны барлап чыгыйк. Әсәрнең әһәмиятен нидә? Нәтиҗә чыгарыгыз. Хикәянең төп эчтәлеге нинди? | Төп эчтәлекне әйтү өчен, әсәргә анализ ясарга кирәк. Анализ ясарбыз. Бу - хикәя, чәчмә әсәр. Катнашучылар әз, вакыйгалар күп түгел. Хикәягә анализ ясый беләбез. Әсәрнең вакыйгаларын барлау, гомумиләштерү,темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау төп эчтәлекне табу дигән сүз. Язучы бу хикәясен нинди максат белән язган соң? “Канатлы атлар”да сүз нәрсә турында бара? Ни өчен автор әсәрен “Канатлы атлар” дип атаган? Һәм, гомумән, автор әсәрнең атамасына нинди мәгънә салган дигән сорауларга җавап табуны максат итеп куябыз. Сюжет-композициясен төзибез. Экспозиция Балалар авыл башындагы зур булмаган болынга уйнарга йөриләр. Аларның бер ваемсыз чаклары. Көн озынына туп тибеп, кичтән әти-әниләре янына кайтып, җылы аш ашап, йомшак түшәккә ятып, бар дөньяларын онытып йоклый торган чаклары. Төенләнеш. Көндәгечә, җыелышып, гөр килеп шул якка юл тоталар. Әңгәмәләре һаман да шул чыбыркы турында. Аларның тизрәк үсеп, чыбыркыны икеләп кенә түгел, уникеләп үрәселәре килә. Ләкин авылны чыгарга да өлгермиләр, җен чокыры ягыннан шомлы итеп ат кешнәгәнен ишетәләр. Әниләренең кисәтүләренә дә карамастан, алар шул якка йөгерәләр. Барып җиткәч күрәләр, упкын тирәли бер бик зур җирән ат чаба, ә упкын төбендә кашка тай ята. Вакыйгалар үстерелеше.
Кульминацион нокта.
Чишелеш.
Хикәянең идеясе – ананың балага булган мәхәббәтнең бөеклеге һәм көче. Атның баласын коткару өчен өзгәләнүләре, гаҗиз калуы балаларны тәвәккәл адымнарга этәрә. Алар чокырга тәгәрәп төшәләр. Балаларның кыюлыгы атка да көч өсти, таяныч бирә – “канат” үстерә. Ат та куркуын җиңеп, чокырга сикерә. ( ...Ат оча! Чалт аяз зәп-зәңгәр күктә бердәнбер шәүлә. Ат оча.” ( “Чәчәкле сөт”, 61 бит) ) Кешенең сайлау хокукы бар. Малайларга да, тәвәкәлләмичә, авылга ярдәм сорап йөгерергә яисә, борылып китеп, уеннарын дәвам итәргә була иде. Ләкин алар, курку хисен онытып, тәвәккәл эш башкаралар. Шул вакытта алар йөрәкләре белән бер-берсен тоеп, бердәмлекнең көчен аңлыйлар. Бу хикәядә автор кузгаткан мәсьәлә – дуслык, бердәмлек. Шулай ук кешеләрнең бер-беренә карата миһербанлыгы, мәрхәмәтлеге турында. Кечкенә малайлар куркуларын җиңеп, җирән кашка тайга ярдәмгә ташланалар. Тайны коткаргач, аларның чын күңелдән куанулары, шатлыклы күз яшьләре – аларның хайваннарга карата ихтирамын, чын күңелдән кызгана белүен чагылдыра. Канат сүзенең мәгънәләре (татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 242 бит) :
Канатландыру фигыль – дәртләндерү, рухландыру, илһамландыру. Канатлану фигыль– 1) канат чыгу, канат үсү; оча башлау ( кош турында); 2) күчерелмә мәгънәсе – дәртләндерү, рухлану, илһамлану, күңел үсү. Канатлы I. сыйфат Канаттан эшләнгән, канат буйлап йөри торган. Канатланы II.сыйфат1)Канаты булган, оча торган (кошлар). 2) күчерелмә мәгънәсе - ашкынучан, омтылучан. (Канатлы сүз – үткен, тапкыр сүз.)
Кошлар балаларына куркыныч янаганда, аларны канатлары белән каплап калырга тырышалар. Ат та баласына ярдәм итәргә тели. Атның һәм балаларның тырышлыгы кечкенә тайга да канатлар үстергән кебек була. Карап торышка төпсез һәм куркыныч упкын төбеннән менеп җитәргә бер-ике адым калгач, ул кош баласыдай талпына һәм яр читенә чыгып баса. Канат ул - таяныч, терәк; Канат бирү – көч бирү, илһам бирү. Канат үсү – 1) рух күтәрелү, дәртләнү; 2) көч арту, көчләнү. Хикәя атамасына автор салган мәгънә. Дөньяда иң бөек хис – ата-ана мәхәббәте. Бу мәхәббәт ышанычлы канатлар сыман, гомер буе балаларны куркынычтан, хәвеф-хәтәрдән саклап, яклап тора. Бу “канатлар” баланың күңелен рухландырып, кыюлык өстәп торучы да. Хикәянең төп герое Ильяска әсәр ахырында үз әти-әнисе дә пар канатлы күренә бит. Минемчә, малай көндезге вакыйгадан гомергә җитәрлек сабак алган: әти-әниләр балалары өчен иң ышанычлы канатлар, әти-әнинең кадерен белергә кирәк. Әсәрдәге символик образлар һәм детальләр. Образларны ачыклауда автор символик образлар һәм детальләр куллана. Җирән ат - авторның күзенә “Дон” комбайны хәтле зур булып күренсә дә, ялгызы - ул көчсез. Кашка тай - көчсез, кечкенә, ярдәмчә мохтаҗ. Чыбыркы - бердәмлек билгесе, көч күрсәткече, сабак бирүче. Хикәядәге малайлар бәлагә тарган атка ярдәмгә киләләр. Юкка гына “Атсыз ир – канатсыз кош” димәгәннәр шул (татар халык авыз иҗаты, 105 бит). Балалар атларны чын күңелдән яраталар, кызганалар, алар кечкенә булсалар да үзләрен чын ир-егетләрчә тоталар. Бар көчләрен куеп, колынны тирән чокырдан чыгару өчен тырышалар. Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендәге Закир кебек бу малайлар һәм атлар арасында сүзсез аңлашу, бер-беренә карата ышаныч туа. Кеше һәм хайван арасындагы тугрылыкның ачык мисалы бу. Ат та малайларга үзенең баласының язмышын ышандыра, ул нәни ярдәмчеләренең ихласлыгын аңлый. Татар халык авыз иҗатында атларга багышланган бик күп мәкальләр, әйтемнәр, җырлар һ.б. тупланган. Әсәрдә түбәндәге параллелизмнарны күрәбез: кан тамырлары // чыбыркы // бердәмлек. яшел алан // тынычлык // балачак упкын // җен чокыры // куркыныч канатлы ат // илһам // батырлык. Хикәядәге каршылыклар: Ямь-яшел йомшак чирәм ↔ җен чокыры. Кечкенә малайлар ↔ зур җирән ат. Дуслык ↔ ялгызлык. Хикәя безне тугъры, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тәвәкәл, бердәм булырга булырга өйрәтә. Автор кешеләргә чын көчнең бердәмлектә икәнлеген күрсәтә. Ялгыз гына бу дөньяда бик авыр, ә чыбыркы кебек үрелсәң – чыдам, нык һәм көчле буласың. “... Үзем тай этәрешәм, үземнең атның күкрәгеннән башланып, корсак асларыннан, кабыргалары буйлап сузылган чыбыркыга охшаган киеренке кан тамырлары күз алдымда тора... Шул вакытта үникеләп үргән каеш чыбыркы нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйладым. Хәзер чыбыркы үрү серләрен аңладым кебек.” |
| |
Дәрескә нинди максат куйган идек? Бу максатка нинди ысуллар белән ирештек? Үзебез өчен нинди нәтиҗәләр ясадык? | Үзбәя. |
| |
| |
| Мәҗбүри Ихтыяри Ихтыяри, төркемнәрдә эшләү мөмкин Ихтыяри |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә
Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...
Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, М. Маликова, М. Әгъләмов, С. Сөләйманова, С. Гәрәева, Л.Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары
Материал - Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Мәдинә Маликова, Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова, Салисә Гәрәева, Ленар Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышлап чыгарылган ...
XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу
XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, ...
Канатлы дусларыбыз- кошлар
Кошлар –безнеӊ канатлы дусларыбыз. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Шуӊа күрә кышын кошларга өстәмә азык бирергә кирәк....
«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)
Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...
Канатлы дусларыбызга кышкы ярдәм
Суыклар җитү белән кошларга азык табу кыенлаша. Кыска гына көн- песнәк үзенә туенырлык азык та таба алмады, һәм ул таңга кадәр яши дә алмаска мөмкин.Күңелсез статистика – кышын 10 ...
"Кошлар-канатлы дуслар"
Безнең якта яшәүче һәм чит җирләрдәге кошлар турында мәгълумат бирү....