Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, М. Маликова, М. Әгъләмов, С. Сөләйманова, С. Гәрәева, Л.Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары
материал по теме
Материал - Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Мәдинә Маликова, Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова, Салисә Гәрәева, Ленар Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышлап чыгарылган буклет өчен
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yazuchylar_turynda_buklet.doc | 67.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Нәҗибә Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк – Каен авылында туа. Сигезьеллек белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. 1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлый. Аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, 1973 елның башында ук ул Чистай шәһәренә күченә.
Краснокама районы үзәгендә - Нефтекамск шәһәрендә нәшер ителүче «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсендә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булып эшли.
1979-1983 елларда Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәттәге үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) «Кама таңнары» исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә, бу газета редакциясе каршында «Акчарлак» дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплый, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета- журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шигырь бәйләмнәре 1982 елда Уфада башкорт телендә чыккан «Яшь көчләр» һәм 1984 елда Казанда чыккан «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.
1990 елдан башлап Н.Сафина Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшли, аннары 1993-1996 елларда «Сөембикә» журналы редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкли. 1997 елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Н.Сафинаның шигърияте – заманның көрәш ялкыны белән сугарылган милли рухлы, гамьле шигърият. Шагыйрәнең лирик, лирик- публицистик шигырьләре соңгы елларда басылап чыккан җыентыкларында («Таң кошы»,1997; «Әгәр дә уйлаганда…»,2002; «Без – шигырь, тормыш – проза», 2004) урын алды. Нәни укучылары арасында исә ул маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары белән мәгълүм.
Н.Сафина – 1997 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстан Җөмһүриятенең Мөслим районы Симәк районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбен, 1966 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый.
1970 елдан башлап 1997 елга кадәр Казанда әүвәл телевидение һәм радио тапшырулары комитетында редактор, аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» һәм «Мәгариф» журналлары редакцияләрендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1968-1973 елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, КДУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Э. Шәрифуллинаның исеме көндәлек матбугатта үткән гасырның 60 нчы елларында күренә башлый. Минзәлә педагогия училищесында укыганда, шигырьләре, әдәби язмалары Минзәлә, Актаныш, Мөслим район газеталарында еш басыла, соңга таба республика матбугатында – «Татарстан яшьләре» газетасы, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» журналларында, күмәк җыентыкларда («Шигырь бәйләме»,1968; «Беренче карлыгачлар»,1970; «Кызлар җыры»,1977) бәйләм- бәйләм шигъри әсәрләре дөнья күрә. 1984 елда лирик шигырьләре тупланган «Яңгыр җиле» исемле беренче мөстәкыйль китабы басыла.
Ул иҗат эшчәнлегенең башыннан ук ике юнәлештә - лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив эшләүче шагыйрьләрдән. Лирикада ул, Зөлфәт сүзләре белән әйткәндә, «хатын- кызларга гына хас тыйнак күңел, сизгер моң, серле уйчанлык» белән өретелгән хисле шигърият тарафдары. Бу сыйфатлар «Гөлләр елы»(1988), «Зәңгәр эңгер»(1991), «Таң чыгы»(1998) исемле чираттагы җыентыкларында урын алган шигырьләрендә ачык күренә. Бүгенге заман сулышы белән сугарылган, лирик-публицистик аһәңле «Тәмуг кисәве», «Шагыйрь чишмәсе», «Без – Тукайлы», «Каюм коесы» исемле поэмалар авторы буларак та билгеле.
Нәниләр өчен язылган «Безнең зоопарк», «Җитәкләшеп җил белән», «Иң матур әни», «Алтын балык» китаплары яратып укыла. Язучының «Асрамага бала бирәм»(1994) исемле китабы педагогик язмалар җыентыгы булып тора.
Э.Шәрифуллинаның «Җанлыдан җан яралгач» һәм «Мизгел» дигән проза әсәрләре дә бар.
1993 елда ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды, 1985 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Хикәяче, романчы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликова 1935 елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында туа. 1950-1959 елларда башта Минзәлә шәһәрендәге педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтының тарих- филология факультетында укый. 1959-1964 елларда «Чаян» журналында корректор, 1964 елдан «Азаи хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында эшли. Аның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары да журналистик язмалар язудан башлана. М.Маликованың очерклары, сәнгатькә, әхлак темаларына багышланган язмалары җәмәгатьчелекктә киң караш тапты, журналда басылган беренче хикәяләре, повестьлары да укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. 1967 елда басылып чыккан «Юлдашлар» исемле беренче хикәяләр җыентыгында ук автор укучы алдында тирән әхлакый мәсьләләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән игътибарны җәлеп итте. Табигатькә мөнәсәбәт яктылыгында яшүсмер кызның самими образын гәүдәләндергән «Кар сулары» лирик хикәясе, «Сары тюльпаннар», «Көндәшләр», «Ай сүрелгән чак иде», «Узма гомер!», «Берәгәйле бәрәңге» һ.б. хикәяләре моңа ачык мисал.
«Казан каласы - таш кала», «Кояш күпере», «Янар таулар яктысында», «Алтын ятьмә», «Мендем биек тауларга» повестьлары, «Шәфкать», «Басып сайрар талы бар», «Фидая» романнары интеллигенция вәкилләре тормышына багышланган.
М.Маликова- иҗат эшчәнлегенең буеннан - буена каләмен детектив әсәрләр жанрында да чарлаган әдибә. Аның «Хөкем», «Августның беренче кичендә», «Адашканга юл кайда», «Югалган якутлар», «Чәчкә балы» исемле маҗаралы повестьлары, «Өермә» исемле детектив романы, «Кыргый дивизия» кебек хикәяләре киеренке агышлы сюжетка корылганнар.
Ул драматургия өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. «Оҗмах балалары» исемле драмасы Г.Камал театры сәхнәсендә куелды. «Йөрәк ничек түзсен», «Моңнар төште башыма», «Синең өчен үзем үләрмен» исемле драма әсәрләре Минзәлә һәм Әлмәт театры сәхнәләләрендә уңыш белән барды.
Аңа 1976 елда Татарстанның, ә 1985 елда Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге республика бүләге лауреаты да (1980).
Мәдинә Маликова 1972 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 15 октябрендә Татарстанның хәзерге Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1965 елда түбән Биш авылының 11 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин 2 курсны бетергәч, укуын өзәргә мәҗбүр булып, 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллыдагы Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли.
М.Әгъләмовта шигъри иҗатка омтылыш мәктәп елларыннан ук бөреләнә. Ул Г.Тукай, Ш.Бабич, Х.Туфан, С.Хәким шигырьләре тәэсирендә беренче өйрәнчек шигырьләрен яза. 1959 елдан исә әүвәл район газетасы битләрендә, аннары Татарстан һәм Башкортстанның балалар матбугатында яшь каләм даими авторларның берсенә әверелә. 1969 елда «Казан утлары» журналының 11 санында басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр бәйләме, Х.Туфан, С.Хәким кебек абруйлы шагыйрьләрнең ихлас мактавына лаек була. Шуннан соң «Беренче карлыгачлар», «Шигырь бәйрәме», «Идел» альманахы исемле күмәк җыентыкларда басыла. 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
Хәзер М.Әгъләмов – татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баетты. Х.Туфан, С.Хәким традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрьләрнең берсе булып танылды. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке бер моң хас.
«Киләчәккә кайту»(1987) һәм «Мин әйттем…»(1992) шигъри китаплары өчен М.Әгъләмов 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй»(элек «Яшь ленинчы») һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшләде. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллыгына әзерлек көннәрендә(1994) ул әлеге газета һәм журналларның үткәндәге бөтен саннарын күздән кичереп чыкты, балалар матбугатының тарихына багышлап язмалар бастырды. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) аңа Ф.Кәрим һәм А.Алиш исемендәге әдәби премияләр бирелә.
М.Әгъләмов 1991 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем йөртә, 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстанның хәзерге Яңавыл авылында туа. Саҗидәнең балалык һәм үсмер еллары ул чакта Яңавыл районына караган Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза.1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, 2 ел авылда укытучы булып эшли. 1946-1950 елларда Уфада Башкорт педагогия институтының тарих факультетында югары белем ала.
С.Сөләйманованың исеме әдәбият мәйданына 50нче елларның урталарында күренә башлый. Шуннан соң, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын үстергәннән - үстерә барып, 60–70 нче еллар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак таныла.
С.Сөләйманова - нигездә лирик шагыйрә. Аның шигырьләрендә заман темалары авторның шәхси биографиясе, кичерешләре һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бөтен бер буынның – авылда туып үскән кызлар һәм егетләрнең олы да, катлаулы да язмышлары тасвирлана. Шагыйрә иҗатында зур урын тоткан мәхәббәт лирикасы да хис- тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы һәм халык җырларына хас интонацияләре белән күңелне җәлеп итә. Тормышның, яшәешнең әхлакый- фәлсәфи мәсьәләләрен күтәргән «Җир-су», «Фал китабы», «Мәңгелек ут», «Ак чәчәкле болын», «Сузган ике кулым» кебек үзенчәлекле поэмалар һәм «Гүзәлия җыры», «Күңелем язлар көтә», «Саубуллашу вальсы» кебек популяр җыр текстлары авторы буларак та билгеле. Ул шулай ук проза әсәрләре дә язды. («Гөлбадран» повесте һәм «Мәхәббәт сынавы» исемле хикәяләр җыентыгы)
С.Сөләйманованың үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә 3 җыентыгы басылып чыкты. Аерым шигырьләрен украин, үзбәк, әзәрбайҗан һ.б. милли телләргә тәрҗемә ителде.
«Азат хатын» журналы редколлегиясе әгъзасы һәм Әлмәт әдәбият берләшмәсе җитәкчесе буларак, С.Сөләйманова яшь авторларны, бигрәк тә хатын- кыз язучыларны эзләп табу һәм тәрбияләүгә күп көч салды. Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1980 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
С.Сөләйманова озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. Ул 1963 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.
Салисә Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1956 елда Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, 2 ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда КДУның тарих- филология факультетына укыргы керә, икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, аны 1968 елда тәмамлый.
1962 елдан бирле, С. Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта балалар бакчасында тәрбияче, Н.В.Гоголь исемендәге шәһәр китапхәнәсендә бүлек мөдире, аннары , 1969 елдан алып 1980 елга кадәр, Чиләбе производство берләшмәсендә радиотапшырулар редакторы булып эшли. 1980 елдан бирле Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор хезмәтендә.
С. Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла. 1959 елдан аның исеме республика көндәлек матбугатларында да («Татарстан яшьләре», «Азат хатын», «Казан утлары») күренә. Кайбер шигъри әсәрләре( татарча һәм рус теленә тәрҗемәдә) Татарстан һәм Көньяк Урал китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда , альманахларда («Яз күрке», Казан,1961; Җиңелмәс Вьетнам», Казан,1966; Беренче карлыгачлар», Казан,1968; «Солнце на ладони»,Чиләбе,1981; «Урал синекрылый», Чиләбе,71; «Монолог», Чиләбе,1981; «Каменный пояс», Чиләбе,1982;1983) дөнья күрә. 1979 елда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
С.Гәрәева – үз шигъри биографиясе, җирлеге, алымнары булган шагыйрә. Аның бигрәк тә Урал тематикасына бәйле лирик шигырьләре тормышчан аһәңе, җанлы образлары белән истә кала. Мәхәббәт лирикасында да ул хис – тойгыларның , кичерешләрнең табигыйлегенә омтыла.
С.Гәрәева Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: завод цехларында, культура сарайларында, өлкә районнарында әдәби кичәләр оештыра, телевидение, радио тапшыруларында һәм көндәлек матбугатта мәкаләләре, очерклары белән катнаша. Ул – 1963 елда Чиләбе шәһәрендә М.Җәлил исемендәге өлкә татар- башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.
С.Гәрәева – 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Соңгы елларда әдәбиятыбызга ныгытып аяк баскан Ленар Шәех шагыйрьләрнең иң яше.
Шагыйрь, журналист Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә ТР Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килгән. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда ук каләмен тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. 199 елда Минзәлә шәһәренә килә һәм педагогия көллиятенә укырга керә.
Педагогия көллиятендә укыган вакытта «Сабантуй» газетасында иң беренче шигыре дөнья күрә. Бу вакытта анда Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев эшли. Ленар аңа үзенең яңа әсәрләрен җибәрә, фикерләре белән уртаклаша. И.Юзеевның бер-бер артлы килеп торган җылы хатлары, төпле киңәшләре, үзенең «Сабантуй» газетасында дөнья күргән шигырьләре, язмалары яшь егетне, бөтерчектәй бөтереп, балалар әдәбияты дөньясына алып кереп китә.
2002 елның җәендә Л. Шәех педагогия көллиятен кызыл дипломга тәмамлый. Аннары КДУ ның татар филологиясе һәм тарих факультетына укырга керә.
Университетта белем алу белән беррәттән, ул 2004-2005 елларда «Шәһри Казан», 2005-2007 елларда - «Татарстан яшьләре» газеталары журналисты була. Ул һәр вакыйганы аңлап эш итә, аңа карата үз фикерен, үз мөнәсәбәтен белдерә. Аның бер - бер артлы проблемалы, көн кадагына сугардай язмалары дөнья күрә.
2006 елда ул Германиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта. Аның әсәрләре студентларның «KieineweItzeitung» газетасында немец телендә дөнья күрә.
Ленар Шәех балалар өчен «Авылдан килгән мендәр» 2005, «Керпе ничек энәле булган?» 2007 исемле китаплар авторы. Республикакүләм яшь иҗатчылар бәйгеләренең («Иделем акчарлагы» , «Каурый каләм» һ.б. ) җиңүчесе. «Татмедиа», ТР Фәннәр академиясе стипендияләре, С. Сөләйманова, Флорид Әгъзәмов исемендәге стипендияләр лауреаты.
Ленар Шәех бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. КДУ ның татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада укый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу
XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, ...
Кебек, шикелле бәйлекләре
Әлеге ачык дәрес материалында 4 сыйныфларда кебек , шикелле бәйлекләрен үтү буенча әзер дәрес планы бирелде....
Җирдә тудырылган һәрбер китап, бер могҗиза кебек укылсын!
Язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов белән булган очрашуның эшкәртмәсе....
«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)
Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...
Саҗидә Сөләйманова Тормыш юлы һәм иҗаты
2015 ел -Әдәбият елы буларак , мәктәптә һәм сыйныфларда бик күп чаралар үткәрелде. Халкыбызның сөекле кызы турында материал да шул вакытта тупланылды....
Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә.
Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә. Дәрес конспекты (сыйныфтан тыш уку өчен)...
Э.Шәрифуллинаның “Дуслык,чын дуслык”шигыре
6 нчы рус сыйныфының татар телен өйрәнүче укучылары өчен әдәбият дәресе...