XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу
план-конспект занятия (11 класс) на тему
XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.
Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –
А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, М.Цветаева, В.Брюсов тормышлары һәм иҗатлары белән тирәнрәк танышу.
Рус һәм татар поэзиясе белән кызыксыну тәрбияләү. Яхшы кешеләрдән үрнәк алу теләге уяту.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gasyrlardan-gasyrlarga_kilgn_mkhbbt_koche.doc | 79 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат. XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.
Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –
А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, М.Цветаева, В.Брюсов тормышлары һәм иҗатлары белән тирәнрәк танышу.
Рус һәм татар поэзиясе белән кызыксыну тәрбияләү. Яхшы кешеләрдән үрнәк алу теләге уяту.
Җиһазлау. Татар һәм рус әдипләренең портретлары, әсәрләренә иллюстрацияләр, китапларыннан күргәзмә.
Кичә барышы
1 нче алып баручы. Мы хотим вас поприветствовать в нашем литературно-музыкальном салоне. Сегодня мы собрались для того, чтобы поговорить о любви.
Музыканты и поэты, художники и писатели из года в год, из столетия в столетие обращаются к вечной теме любви, потому что это чувство связывает всё живое на Земле, помогает в трудные минуты, согревает душу. Романтичная и нежная, робкая и страстная, преданная и безответная…- какой разной бывает любовь...
2 нче алып баручы. Безнең кичәбез “Гасырлардан-гасырларга килгән мәхәббәт көче...” дип атала. Бүгенге чарада без барлык милләт халыкларының борынгыдан алып бүгенгәчә ил авазы булган – “мәхәббәт телендә” сөйләшербез. “Җаным” – дип өзгәләнгән яшь йөрәкләргә дә, җаннар җылысын гомер буе саклап килгән сабыр күңелләргә дә аңлаешлы уртак хис бит ул – мәхәббәт.
Нигә соң кеше аны шунда – үз җанында гына яшереп сакламый? Нигә ул аны кәгазьгә төшерергә, кешегә ишеттерергә, китаплар итеп дөньяга чыгарырга һәм хәтта сәхнәләргә чыгарып укырга җөрьәт итә соң?
1нче алып баручы. Она может дарить радость и причинять боль. А ещё наполняет нашу жизнь смыслом. Без неё пусто даже самому благополучному и преуспевающему человеку. Любовь – это то, с чего начинается человек.
Шигырь укучы. Роберт Рождественский «Всё начинается с любви”
Всё начинается с любви…
Твердят:
«В начале
было
слово…»
А я провозглашаю снова:
Всё начинается с любви!..
Всё начинается с любви:
И озаренье,
и работа,
глаза цветов,
глаза ребёнка –
всё начинается с любви.
Всё начинается с любви.
С любви!
Я это точно знаю.
Всё,
даже ненависть –
родная
и вечная
сестра любви.
Всё начинается с любви:
мечта и страх,
вино и порох.
Трагедия,
тоска
и подвиг –
всё начинается с любви.
Весна шепнет тебе: «Живи…»
И ты от шепота качнешься.
И выпрямишься.
И начнешься.
Всё начинается с любви!
Нәҗип Җиһановның скрипка өчен музыкаль әсәре яңгырый.
1 нче алып баручы. Поэтами всех времён и народов написаны десятки тысяч стихотворных строк, продиктованных чистым, глубоким, нежным чувством – любовью. И они будут писать об этом удивительном прекрасном чувстве всегда, пока жив человек на земле и пока бьётся его сердце.
Как-то раз А.С. Пушкину предложили в дружественной семье Ушаковых перечислить свои увлечения. В альбом вносится известный полузашифрованный «донжуанский список» из 37 персон: 630 раз в стихах, прозе и письмах поэта встречается слово «любовь», сотни раз «любить», «любимый», «любовник», «влюбиться»...
Как легко и быстро окружающие находили в поэте легкомысленного ветреника, пылкого волокиту, равнодушного «искателя наслаждений». Как часто и лукаво Пушкин подыгрывал этим мнениям, слухам.
И вдруг – строки, лучшие из лучших, и вроде, откуда им взяться? Как мог такой ветреник так почувствовать?
Шигырь укучы . ( музыка астында )
Я вас любил: любовь ещё, быть может,
В душе моей угасла не совсем.
Но пусть она вас больше не тревожит;
Я не хочу печалить вас ничем.
Я вас любил безмолвно, безнадежно,
То робостью, то ревностью томим;
Я вас любил так искренно, так нежно,
Как дай вам бог любимой быть другим.
2нче алып баручы. Мәхәббәт – кешелекнең даими юлдашы, асыл сыйфатларыннан берсе. Шуңа да ул сүз сәнгатендә элек–электән җырланган һәм көйләнгән. Хәзер без сезгә XIX йөзнең беренче яртысында иҗатында мәхәббәт темасына шактый урын биргән Габделҗаббар Кандалый турында сөйләрбез.
Укучы. Габделҗаббар Кандалыйның әдәби мирасының бай тармагы булып мәхәббәт шигырьләре һәм поэмалары тора. Унтугызынчы гасырда, читен-кара заманда, Рәсәйнең бер кырые – татар тарафында яшәүче мишәр шәкерте, азак мулла булган Кандалый-шагыйрь әнә шул бөек шигъриятне үзенә сеңдергән, кабул иткән... һәм замана башка булу сәбәпле, шигырьнең тәэсир көченең нидә булуын чамалап, үзе үк халкында бер риваятькә - мәхәббәт каһарманына әверелгән. Ул мәхәббәт хисен үз күңеле, үз иҗади казаны аркылы уздырып, аңа шактый яңалык өсти. Аның лирик каһарманы, - авторның үзе кебек үк, тынгысыз, эзләнүчән, кайнар табигатьле һәм олы хисле зат. Шагыйрь гадәти татар хатын-кызларының мәхәббәтен һәм матурлыгын патша кызларыннан ким булмавын романтик югарылыкта куеп тасвирлый. Татар кавеменең алдынгы вәкиле булган Г.Кандалый хатын-кызларны олы, бөек, әхлаклы шәхес, инициативалы зат рәвешендә күрергә тели.
Шигырь укучы. «Сәхибҗамал» поэмасыннан өзек.
Кемне генә табыйм икән, күреп
Сәхибҗамалымны
Гыйшыкымны бәян итеп сөйләп бирердәй
хәлемне.
И матурым, гүзәлем лә, ничек кенә түзәрем лә,
Өзеләдер үзәгем лә, ишеткел бу мәкалемне.
Сәгать тормый китәр идем, Парауга һәм
җитәр идем,
Туянча ләп итәр идем, кысып
Сәхибҗамалымны.
Исәнме, җанкаем, диеп, матурым,
чибәрем, диеп,
Күрешермен микән сөеп, кочып
Сәхибҗамалымны.
Гашыйк мәгъшукка җитешеп, кочып лепкә
ләп итешеп,
Агызларны мәй итешеп, сөям микән
җәмалемне.
Болай торганча мән буш тик, сагышың берлә
тотыш тик,
Барып күрер идем кош тик, очып
Сәхибҗамалымны.
Сагынышып та ирешеп, ки, түшне түшкә
тиерешеп,
Исәнме, ди-ди күрешеп, кочып
Сәхибҗамалымны.
1 нче алып баручы. Уже многие столетия умнейшие умы человечества пытаются разгадать и объяснить это загадочное чувство – любовь.
Мы предлагаем вашему вниманию историю любви известного поэта XIX века Афанасия Фета.
Укучы. Любовь Афанасия Фета настигла внезапно. То было непростое увлечение, а настоящее чувство. Её звали Мария Лазич. Она была дочерью обедневшего дворянина. Отец сумел несмотря ни на что дать ей блестящее образование. Она была умна, начитанна и к тому же прекрасно. Фет был очарован ею. Мария ответила ему взаимностью.
Встречи при луне, цветы, музыка, стихи… У них было много общего. Сказалось, что это будет длиться вечно.
Но в один из вечеров Фет решительно заявил Марии, что их отношения должны быть прерваны. Что могла дать поэту это бедная девушка, кроме высоких чувств? Ведь он не оставлял мечты снова стать Шеншиным.
Жизнь Марии оборвалась трагически. На ней вспыхнуло платье, она выбежало в сад как горящий факел. Через три дня она умерла. А Фет? Он прожил долгую жизнь, женился на дочери богатого чаеторговца. Но так и не смог вычеркнуть из своего сердца первую любовь. Когда его спрашивали, как он может в его годы так по-юношески писать о любви, он отвечал: «По памяти»
Шигырь укучы.
О, называй меня безумным! Назови
Чем хочешь; в этот миг я разумом слабею
И в сердце чувствую такой прилив любви,
Что не могу молчать, не стану, не умею!
Я болен, я влюблен; но мучаюсь и любя,-
О, слушай! О, пойми – я страсти не скрываю.
И я хочу сказать, что я люблю тебя –
Тебя, одну тебя люблю и желаю.
2 нче алып баручы.. Мәхәббәт шигырьләре... Яшерен хисләр, яшерен өмет, яшерен яну... Болар барысы - халкыбызның күренекле улы, XX гасыр башының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатында илһамчылары. Үзе әйтмешли: “Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.” Габдулла Тукайның “мәхәббәт тарихы” соңгы бер-ике елда аеруча игътибар үзәгендә тора. Сәбәп – шагыйрьнең сөю хисләре белән бәйле яңа кыйммәтле ядкарьләр табылуда. Тукай иҗатында гүзәл татар кызына багышланган шигырьләр шактый, ләкин аларда шагыйрь йөрәген әсир итүче илһам фәрештәсенең исеме сер булып кала.
Укучы. Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдова исемле кызны яратып йөргәнлеге мәгълүм. Кем ул Зәйтүнә?
1907 нче елда Чистай пыялачысы Хәйдәр гаиләсе Казанга күчә. Кызлары Зәйтүнә, апасы Бәдриҗиһан белән бергә, рус-татар мәктәбендә укый. Зәйтүнәгә 14 яшь. Чордашлары кебек ул да милли хәрәкәттән читтә тормый, төрле кичәләргә йөри, беренче татар газет-журналларын йотлыгып укып бара. Тукай иҗатын ярата. Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре Рәйсә Адеева сөйләгәнчә, “Зәйтүнә Фатыйх Әмирханнан аны Тукай белән таныштыруын күптәннән сорап йөри. Кызның үтенечен үтәп, язучы аны “Әл-Ислах” газеты редакциясенә чакыра. Бер көнне иптәш кызын ияртеп Зәйтүнә редакциягә килә. Әмма әле Габдулла Тукай анда юк икән, Зәйтүнә: “Бераздан керербез”, - дип, якында яшәүче туганнарына чәй эчәргә китә. Бераздан алар янә редакциягә әйләнеп килә. Фатыйх Әмирхан тәрәзә янында утыра, ул кызларны күреп, Тукайның редакциядә булуын аңлатып, тәрәзәдән кулын селки. Зәйтүнә эш бүлмәсенә кергәндә Габдулла Тукай өстәл артында газетлар карап утыра торган була. Яшьләрне Фатыйх Әмирхан таныштыра. Тукайның битләре “ут яна”, ул басып исәнләшә дә, күзләрен идәнгә төшерә. Шагыйрь авызыннан башка артык сүз ишетмәгәч, кыз үзе аның белән сөйләшә башлый. “Мин сезне шундый яратам! Бөтен язган мәкаләләрегезне, шигырьләрегезне укып барам!” – ди, ул хисләнеп. Иҗатына карата әйтелгән булса да, “яратам” сүзе Габдулла Тукайның йөрәгенә ук булып кадала. Зәйтүнә киткәч, ул Фатыйхка: “Хәзерге татар кызлары шундый кыю, укымышлы, алар шагыйрь, язучыларның әсәрләрен укып бару гына түгел, хәтта алар янына килеп, фикерләре белән дә уртаклашырга кыенсынмыйлар”, - дип гаҗәпләнеп сөйли”. Бу очрашу шагыйрь күңелендә җуелмас эз калдыра.
Шигырь укучы. Габдулла Тукай “Мәхәббәт”шигыре.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр
тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса
илһамчысы.
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез ,
рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы –
кайсысы?
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбәрәттер
йөрәк, -
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы.
Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, - әйтсәңез лә, энҗедән ким
кай төше?
Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы.
Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмаса мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.
Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап,
яшьрен яну! –
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән
аңлаучысы?
Барча әхрары мәхәббәт миннән унда, зан итәм, -
Кайда Фәрһад берле Мәҗнүн! – мин аларның
таңчысы!
1нче алып баручы. Настоящая любовь всегда бескорыстна и самоотверженна. «Любить, - писал Л.Н. Толстой, - значит жить жизнью того, кого любишь».
Ахматова, пожалуй, впервые после Пушкина заговорила в русской поэзии о любви не только как о высоком, но и как о естественном, неотъемлемом от человеческого существования чувстве. Лирическая героиня её стихов – не пастушка, не королевна, не Прекрасная Дама, а обычная женщина в «сером, будничном платье на стоптанных каблуках», которая умеет страстно и нежно любить, горестно и глубоко страдать, гордо сохраняя при этом своё человеческое достоинство.
Чтец (на фоне музыки “Воспоминания”( музыка Микаэл Таривердиев)).
А. Ахматова «Улыбаюсь, а сердце плачет…»
Улыбаюсь, а сердце плачет
В одинокие вечера.
Я люблю тебя, это значит-
Я желаю тебе добра.
Это значит, моя отрада,
Слов не надо и встреч не надо,
И не надо моей тревоги,
И не надо моей печали,
И не надо, чтобы в дороге
Мы рассветы с тобой встречали.
Значит, как мне тебя покинуть,
Как мне память из сердца вынуть,
Как не греть твоих рук озябших,
Непослушную ношу взявших.
Кто же скажет, моя отрада,
Что нам надо и что не надо,
Посоветует, как же быть?
Нам никто об этом не скажет,
И никто пути не укажет,
И никто узла не развяжет…
Кто сказал, что легко любить?!
1нче алып баручы. Говоря об Ахматовой, нельзя не вспомнить и Марину Цветаеву, поэтический дар которой необычайно многолик. Невозможно представить её поэзию без темы любви. В её стихах невероятная открытость, откровенность сочетаются с драматизмом.
Звучит песня “Мне нравится, что вы больны не мною”(музыка Микаэл Таривердиев) в исполнении А.Пугачевой
2нче алып баручы. Мәхәббәт хисе... Барлык халыкларның нәфис, затлы теле сагыну сагышын, кавышу куанычын, тыйнак һәм шашкын тойгылар якынлыгын чагылдыра. Кайсы гына гасыр шагыйре булмасын, барсы да самими-ихлас һәм фәлсәфи тирән кичерешләр аша халыкларыбызның саф чишмәдәй күңел матурлыгына мәдхия укыйлар. Моның өчен, Хәсән Туфан әйткәнчә, шигъриятнең ике канаты да ныклы булырга тиеш – мәхәббәт һәм нәфрәт канатлары...
Укучы. Ил өстенә килгән авыр еллар ачысы Туфанны да читләтеп узмый, ул уналты ел буе Сталин лагерьларында газап чигә. Шагыйрьнең төрмә-лагерьлардагы михнәт-газапларын уртаклашучы кеше – хатыны була. Хатынының батырлыгы, олы йөрәклелеге турында Нурихан һәм Руфина ханым Фәттахлар болай дип искә алалар: “Үзләре ачлы-туклы торсалар да, Луиза ханым, кызы белән ятим калган кеше, донор буларак, канын тапшыра, чөнки шул кан тапшырганга ризык алыр өчен талоннар бирелә икән. Шул талоннарга алынган икмәкне ул төрмәгә, иренә илтә торган була. Шулай итеп, ул ирен төрмәдәге ач үлемннән коткарып кала. Иреккә чыккач шагыйрь барын да белә. Аның хатынын халык дошманы диярәк эштән. Театрдан куалар һәм Хәсән абый Туфан иҗатында сөеклесе, газизәсе Луизага багышланган шигырь пәйда була.”
Кайт!.. – дип, хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...
Кайттым.
- Бусы алкалары,
Бусы кабере... – диделәр.
......................................................
Посылкалар белән ярдәм иттең:
- Без бит илдә...өйдә бит... – дидең.
Ә ул ярдәм –
Каныңа алыштырган
Паекларың икән бит синең...
Алдарсың дип уйлый идеммени? –
Ә син мине алдагансың ич:
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син
Җаның белән ялгагансың ич!
Укучылар дуэты башкаруында «Әйткән идең» җыры ( Хәсән Туфан сүзләре, Әнвәр Бакиров көе ) яңгырый.
1нче алып баручы. Женщина – самое прекрасное творение природы. Она олицетворяет собой начало жизни, любви, счастья на Земле. Валерий Брюсов посвящает этой теме стихотворение, которое звучит как гимн самому прекрасному творению на Земле.
Чтец (на фоне музыки «Sorry, To Leave You» (музыка Frank Duval))
Валерий Брюсов «Ты женщина»
Ты - женщина, ты - книга между книг,
Ты свернутый запечатленный свиток;
В его строках и дум, и слов избыток,
В его листах безумен каждый миг.
Ты – женщина, ты – ведьмовский напиток!
Он жжет огнём, едва в уста проник:
Но пьющий пламя подавляет крик
И славословит, бешено средь пыток.
Ты – женщина, и этим ты права.
От века убрана короной звездной,
Ты – в наших безднах образ божества!
Мы для тебя влечем ярем железный,
Тебе мы служим, тверди гор дробя,
И молимся – от века – на тебя!
1нче алып баручы. Верь в великую силу любви!..
Свято верь в её крест побеждающий,
В её свет, лучезарно спасающий
Мир, погрязший в грязи и крови…
Верь в великую силу любви!..
Кичә ахырында укучыларга үзләренең яраткан мәхәббәт шигырьләрен укырга тәкъдим ителә.
2нче алып баручы. Бүгенге кичәбездә без шигъриятнең күңелләрне кузгатырлык мәхәббәт лирикасы белән таныштык. Кичәбезне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәркемнең мәхәббәт канатлары ныклы, саф булсын иде.
Кулланылган әдәбият.
- Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М.,Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. - К., 2004.
- Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – К., 2002.
- Мәхәббәтнамә: Поэмалар, дастаннар,шигырьләр. – К., 2005.
- Гаташ Р. Шигърият, синең хакка!.. – К., 2003.
- Туфан: Истәлекләр, шигырьләр. – К., 2000.
- Алымова Н.А. Литература. 5-11 классы. Тематические недели. – Волгоград:Учитель, 2007.
Казан шәһәре Совет районы 79 нчы урта мәктәбе
“Гасырлардан-гасырларга килгән
мәхәббәт көче...”
9-11 нче сыйныфлар өчен XIX-XX гасыр татар һәм рус
поэзиясе буенча әдәби-музыкаль кичә.
Укытучылар:
Ханнанова М.Х. татар теле һәм
әдәбияты укытучысы , I кв. категория;
Майорова Л.Ф. рус теле һәм әдәбияты
укытучысы, II кв. категория.
Казан, 2008 нче ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, М. Маликова, М. Әгъләмов, С. Сөләйманова, С. Гәрәева, Л.Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары
Материал - Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Мәдинә Маликова, Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова, Салисә Гәрәева, Ленар Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышлап чыгарылган ...
«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)
Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...
Д.Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе белән танышу. 5аб сыйныфы,татар төркеме.
Татар теле атналыгында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты....
Габдулла Тукай "И туган тел" шигыре белән танышу.- 5нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең план- конспекты.
“Әгәр барлык кеше бертөрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый.”...
Габдулла Тукайның "И туган тел" шигыре белән танышу. 5 нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең презентациясе.
Дәрестә кулланылган презентация....
XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү
Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....
XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)
Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....