"Кошлар-канатлы дуслар"
план-конспект урока по теме

Шарифуллина Айгуль Флюсовна

Безнең якта яшәүче һәм чит җирләрдәге кошлар турында мәгълумат бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_-kanatly_duslar.docx31.62 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121 нче Лицей укытучысы Шәрифуллина Айгөл Флүс кызы төзегән дәрес планы.

Тема: Кошлар –канатлы  дуслар!

Максат:

Белем бирү максаты:  Безнең якта яшәүче һәм чит җирләрдәге кошлар турында мәгълумат бирү.

Фикер сәләтен үстерү максаты: Кошларны танып белү, аларның яшәү рәвеше белән танышу.

Тәрбияви максат: Тирә-якка игътибарлы булу, ярдәмгә мохтаҗ кече дусларыбызны саклау, аларга яшәү шартлары тудыру өчен көрәш омтылышы тәрбияләү.

Җиһазлау: Проектор, кош рәсемнәре, Кызыл китап, карточкалар, Ала карга макеты, кош тавышы яздырган музыка.

         Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

 

1. − Исәнмесез укучылар! Хәлләрегез ничек? Рәхмәт, яхшы. Утырыгыз.

-Хәзер нинди ел фасылы?

-Көзен көннәр нинди була?

− Кәефләрегез яхшымы?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле Сәлам җырын җырлап кәефләребезне тагын да яхшыртыйк.

Сәлам, сәлам хәерле иртә!

Сәлам, сәлам хәерле иртә!

Хәлләр ничек? Бик шәп рәхмәт.

Саубул, дустым хәерле көн!

(җыр җырлау)

 -Хәзер нинди ел фасылы?

-Көзен көннәр нинди була?

II  Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: рәсем буенча кыргый һәм йорт хайваннарның атамаларын әйтү.

Алымнар:

Кыргый һәм йорт хайваннарның атамаларын дөрес әйтү. Хаталарны ачыклау, төзәтү.

2.Кереш әңгәмә:

-Балалар,без сезнең белән узган дәрестә нинди темага сөйләшкән идеек әле?

Әйе, укучылар, кыргый һәм йорт хайваннарның   атамалары белән танышкан идек,әйдәгез,искә төшерәбез.

- Бу нәрсә?(рәсемнәр күрсәтелә) 

III  Яңа теманы аңлату

Укытучы өчен максат:. Күчмә һәм кышлаучы кошлар өстендә эшләү.

Укучы өчен максат: Күчмә һәм кышлаучы кошларның аермасын ачыклап, сорауларга җавап бирүләренә ирешү.

3.- Укучылар, карагыз әле, без слайдта  нәрсәләр күрәбез?

(Слайдта  урман, агачта кош  рәсеме бирелгән. Кошлар сайравы ишетелә.)

  • Экранда  кыйсы җир сурәтләнгән ?
  • Урманда нәрсәләр яши?
  • Нинди тавыш ишетелә?
  • Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы: “Кошлар – канатлы дуслар”

Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: : Күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнэре белэн таныштыру; кошларның кайда яшәвен әйтергә өйрәтү.

 

Укучылар өчен максат: Күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнэре дөрес әйтү ; аларның  кайда яшәвен әйтү.

4. Яңа теманы аңлату

Без кошларны бик яратабыз. Алар табигатькә, кешеләргә зур файда китерәләр. Кошлар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш. Дәресебезне тагын да кызыклы итер өчен сыйныфны 2 командага бүленәбез дә исемнәр куябыз.

-Булдымы? Яхшы. Ә хәзер, укучылар үзебезнең илдәге кошлар турында сөйләшеп үтик. Сез өйдә кошлар турында мәкальләр, җырлар, табышмаклар ны искә төшереп килергә кушылган иде.

Әйдәгез, мин башлыйм, Сез дәвам итәрсез. Әйтеп үткәнемчә, без чит җирләрдәге кошлар турында күбрәк беләбез. Ә бит безнең кошларның да тормышлары бик кызыклы.

Укучылар, нинди кошларыбыз кышлый әле безнең? ( Ала карга, чыпчык, песнәк, чәүкә, тукран)

Әйе, бик дөрес. Кыш айлары алар өчен бик катлаулы икән.

Ни өчен дип уйлыйсыз?

Әйе, агачтагы орлыклар беткән, җирдәгесен кар каплап киткән була.

Күчмә кошларны яз айларында нинди күңелсезлек көтә дип уйлыйсыз?

Кинәт суыклар булса, алар ошеп, ачка үләләр икән.

Безнең кайсы кошларыбыз җылы яклардан кайта әле?

(балалар җавап бирәләр)

Кошлар безгә Африкадан, Кытай, Индия, Каспий диңгезенең көньягыннан кайталар.

Беренче булып нинди кошлар кайта?Әйе, сыерчыклар, аннан соң тургайлар кайта. Сыерчыклар кайда кайта?

Кеше ясаган ояларга, урманга. Тургайлар кырда яши.

Тамчылар тама башлагач кара бүрекләр кайта. Алар былтыргы ояларна кайталар.

Урман җанланып китә.

Тукраннарның да эше күп. Оя коры, үзенә иптәш табу. Алар эчрек агачларда оя коралар.

Майда кәккүк, тартар, кычыткан чыпчыгы, яр карлыгачы кайта. Сандугач әйләнә – тирәне үзенең үзенчәлекле тавышы белән ямьләндерә.

Бик яхшы, афәрин, укучылар. Ә сез беләсезме, күп кенә кошлар: балан чыпчыгы, кызылтүш,соры каргалар бездә кышлагач тагын да салкын якларга китәләр. Алар безнең якны җылы як дип кабул итеп яшиләр.

,

IV Ныгыту

 Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән сүзләрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

 

 

5.Ныгыту.

Хәзер «Кайсы кош икәнен билгелә» уенын уйныйбыз.  1нче командага:

Кышын көне буе ашарга эзли. Бу кошның 1 пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындыра. Ул җәй көне ике тапкыр 8-10 бала чыгара. (Песнәк)

2нче командага:

Кошның корсак асты һәм арты кып-кызыл. Ул озынча кара койрыгын кәүсәләргә тери дә томшыгы белән агачтан корт эзли.(Тукран)

1нче командага:

Бу кошлар кешеләр янында яши. Алар төрле шартларда җайлашкан. Оялары – тәрәзә башларында, өй кыекларында. Җәенә 3 тапкыр бала чыгара Җиләк –җимеш агачларыннан бөҗәкләр,чүп үлән орлыкларын чүпли. (Чыпчык)

2нче командага:

Бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җеимелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус, тату яшиләр. Ул җәенә 10мең бөҗәк юк итә. Салкын көзге яңгыр сибәли башлагач җылы якка китәләр. (Сыерчык)

Бик дөрес җавп бирдегез.Афәрин!

Белгәнебезчә, күп кенә язучыларның язган шигырьләренә компазиторларыбыз көйләр язган. Әйдәгез тыңлап үтик әле.( Еошларга багышланган җыр өзекләре тыңланып үтелә. Балалар кош исемнәрен әйтеп үтә)

Кызыл китапка кертелгән кошлар турында әңгәмә алып барыла. Нинди кошлар икәнен әйтелеп үтелә.(Урман тавыгы, бөркет, тукран һ.б.

Ә хәзер табышмаклар уены. Һәр командага әзерләнеп килгән табышмаклар әйтелә. Мәсәлән:

  1. Кнатларын җәеп ул,

Ут кебек оча ул.

Үреп ясый оясын,

Кәрзиндер дип торасың! ( Карлыгач)

  1. Бакчаларда, урманнарда,

Болыннарда, кырларда

Берөзлексез җырлап тора

Җырлар җыры булганга ( сандугач)

  1. Килсә әгәр гомереңнең

Озынлыгын беләсең.

“Күпме яшисем калган?”- дип

Сорау гына бир син. (Күке)

  1. Курыкмый да, куркытмый да

Гөрләп яшәгән өчен

Тынычлык билгесе дип

Сайлаган аны кеше. (Күгәрчен) һ.б.

Укучылар, без сурәтләре, яшәешләре буенча кошларны аерырга өйрәндек. Ә менә тавышлары буенча таный белербез микән? Әйдәгез тыңлап карыйк. (кошлар тавышы( күке, сандугач, күгәрчен,көртлек һ.б.) белән музыка кушела. Җавап алыр өчен җыр туктатыла.)

Афәрин! Беләбез икән. Урманга, болынга баргач кайсы кош сайравын әйтә аласыз инде хәзер.

-Алар безгә нәрсәләр бирәләр?

-Без аларны нишләргә  тиешбез?

-Без аларны безнең дусларыбыз дип әйтә алабызмы? 

Укучылар, кошлар да бит безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? Командалар да эш. (Һәр команда кабатланмаслык итеп җавап бирергә тырышырга тиеш.)

Әйе укучылар бик дөрес. Кошлар безгә бик күп файда китерәләр. Табигатебез чиста булсын өчен без кошларны сакларга тиеш.

6.Рефлексия.

Плакат(Слайд, Рәсем). Плакатта кошлар читлектә ябылган. Бу рәсем турында нәрсә әйтә аласыз?

Без бу хәлне җинаять дип әйтә алабызмы?

Әйе, балалар, без бу хәлне җинаять дип әйтә алабыз, чөнки кошларны читлектә тату, читлеккә ябу – ул аларның ирекләрен, табигатьтә рәхәтләнеп яшәүләрен чикләү дигән сүз. Тиккә генә дә бит “ Кошлар -канатлы дуслар” дип әйтмәгәннәр.

(Балалар мин, сезгә бүген күчмә һәм кышлаучы кошларның өчен оясын алып килдем, тик бу ояга яхшы кәефлесе генә урнаша ала, әйдәгез аларга ярдәм итик.)

7. Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: Күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнәренең дөрес әйтелүен   ныгыту,Укучылар өчен максат: Күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнәрен дөрес әйтү.

 7. Өй эше бирү

 1.Күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнәрен кабатларга.

2. Күчмә һәм кышлаучы кошларның рәсемен ясап килергә.

3. Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында шигырь, хикәя, әкият язарга. (Һәр бала үзенә кайсы өй эшенең биреме ошый шуны үтәп килә)

8.Йомгаклау. 

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

 -Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.

              


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Кошлар-безнең дуслар.

Кошлар-безнең дуслар. 5нче сыйныф өчен(рус төркеме) әдәбият дәресе....

Сагыналар сине якын дуслар

Заманында популяр драма артисткасы,татар опера театрының күренекле солисты,татар халкын  берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкованың якты истәлегенә...

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"...