«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)
план-конспект урока (11 класс) по теме

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Иҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьләребез Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдиновның тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру,шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан өйрәнү.

Укучылар 2төркемгә бүленеп иҗади эшләделәр.1нче төркем  К.Шафикова ,

Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча материал туплады,ә 2 нче төркем Ф.Яруллин иҗатларын өйрәнде.Мәрхүм Ф.Яруллин фатирына барып очрашу үткәргән идек.Иҗатлары турында фикер алышып,укучылар үзләре дә Ф.Яруллинга багышлап иҗат иткән шигырьләрен бүләк итеп, фотага төшеп кайткан идек.Укучыларда бу очрашудан соң зур горурлану хисе туган иде.Бу иҗади –эзләнү дәресенә Фәнис абыйның укытучысы Наилә апа Гарифулла кызы да килгән иде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Кешеләр һәм язмышлар”

(Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү  дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Иҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьләребез Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдиновның тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру,шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан өйрәнү.

Укучылар 2төркемгә бүленеп иҗади эшләделәр.1нче төркем  К.Шафикова ,

Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча материал туплады,ә 2 нче төркем Ф.Яруллин иҗатларын өйрәнде.Мәрхүм Ф.Яруллин фатирына барып очрашу үткәргән идек.Иҗатлары турында фикер алышып,укучылар үзләре дә Ф.Яруллинга багышлап иҗат иткән шигырьләрен бүләк итеп, фотага төшеп кайткан идек.Укучыларда бу очрашудан соң зур горурлану хисе туган иде.Бу иҗади –эзләнү дәресенә Фәнис абыйның укытучысы Наилә апа Гарифулла кызы да килгән иде.

Дәреснең максаты:                                                                                                                 1.Фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьләр белән танышу.

2.Укучыларда сәнгатьле уку осталыгын үстерү.

3.Укучыларда ата –анага хөрмәт,әйләнә –тирәдәге кешеләргә игътибар,шагыйрьләр иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:Шагыйрьләрнең китаплары,язучылар иҗатына багышланган стенд,аудио кассеталар,мультимедия технологиясен куллану.

Дәрес барышы:

Укытучы                                                                                                                                 Бүген без язмыш сынауларын җиңеп чыккан көчле рухлы шәхесләрнең җан авазларын тыңларбыз,шигырьләрен,җырларын йөрәгебез аша үткәрербез.                                                                                                                                   Һәркемнең яшәү дәверендә бәхетле буласы килә һәм моңа хакы да бар.Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый .Язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар.мәшәкатьләр ,хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр дә әзерләп куярга мөмкин.Безнең бүгенге дәресебез көчле рухлы кешеләр турында.Алар гадәти генә шагыйрьләр түгел ,ә гомерләрен урын өстендә ,яи-сә инвалид коляскасында үткәрүче шәхесләр.Шуңа карамастан ,без аларны көчле рухлылар дибез.Чөнки шундый хәлдә дә яшәүгә көч тапканнар.

Сүзне беренче төркемгә бирәбез.

-Укучылар, бу язучыларның  нинди шигырьләре белән таныштыгыз,тормыш юллары турында ниләр әйтә аласыз.Шигырьләре нинди хисләр тудырды?

1нче укучы К .Шафикованың” Моң –зарыңны тирән яшер “ шигырен сөйли.

2нче укучы Әйе, К.Шафикова хәзерге вакытта да иҗат итә.Аның шигырьләре газета-журналларда басылып тора.Ә бит бүгенге көндә К.Шафикова үз шигырьләрен дә кеше ярдәменнән башка яза алмый,хәтта алдына куйган газетаның беренче ягын укып бетергәч , икенче битен ачар өчен аңа ярдәмче кирәк.

К.Шафикова 1948 елда Яңавыл  районының Исәнбәй авылында Тәзкирә апа белән Фидан абыйның беренче куанычы ,өмет ышанычы булып дөньяга килә.Тик тәпи басып китәргә , җир җылысын, бәбкә үләненең йомшаклыгын тоярга өлгерми , аяусыз чир –полиомиелит кызны аяктан ега.Күрсәтмәгән табиб,күрәзәче калмый,тик нәтиҗәсе генә булмый.

3нче укучы”Елмаюны бүләк итә дуслар”шигырен сөйли.

Укучылар ,бу шигырь сездә нинди хисләр уятты?                                                                          -Сабыр булырга,авырлыкка бирешмәскә,дусларга таянырга,аларның барлыгына шатланырга.                                                                                                                                      4нче укучы                                                                                                                                        7яше тулгач,Кәүсәриянең яшьтәшләре ,ә ул боларның барысыннан да мәхрүм була.Сабыр холыклы укытучылар Кәүсәрияне өендә хәреф танырга өйрәтәләр.Тәзкирә апа үзе дә баласына мәктәпнең нәрсә икәнен күрсәтергә, парта артында утырып   дәрес тыңлауларның рәхәт мизгелләрен төшендерергә теләп , кызын укырга күтәреп йөртә.Ләкин кызның авыруы тагын да көчәя һәм ул айлар буе хастаханәләрдә ятарга мәҗбүр була.Шулай итеп ,ул 3нче сыйныфны тәмамлау белән генә чикләнә.                               5нче укучы М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрен “укыгач кына Кәүсәрия шигырьнең нәрсә икәнен аңлый башлый.13 яшендә җыентыкны ятлап бетерә.18 яшендә үзе  дә шигырьләр яза башлый.                                                                                                                                6нчы укучыСынмамын шигырен” укый.Бу шигырьне Кәүсәрия апаның тормыш иптәше Рәфис абый яза .Аның әтисе белән әнисе совхоз умарталыгында эшләгән.Шул елларда алар Рәфисне дә атка яки мотоциклга утыртып ,үзләре белән эшкә йөртәләр.Ул умарталыктагы гүзәл урында китаплар укый ,бәләкәй генә бал кортларының тырышып бал җыйганын күзәтә.

Укытучы

Рәфис Кәүсәриянең шигырьләрен күптән укып барган.Үзе дә кулына каләм алгач,аңа мөрәҗәгать итә.Дуслык,татулык шулай башлана.Туганнары ярдәмендә очраша башлый.Хакимият башлыгы аларның икесенә дә барлык уңайлыклары булган яңа йорттан икешәр бүлмәле фатирлар бирә.Бергә яшәү мөмкинлекләре  булмау сәбәпле алар күрше булып яши.

(мультимедиядән рәсемнәре ,җырлары күрсәтелә)

Ә хәзер Илсаф башкаруында К.Шафикова сүзләренә язылган “Китәсездәмени Кыр казлары “ җырын тыңлап үтәрбез.                                                                                            Тагын нинди шигырьләрен  укыдыгыз?

7нче укучы “Аккош”шигырен сөйли.

Яхшы,беренче төркемнең иҗади эшләре уңышлы килеп чыккан.Сүзне 2нче төркемгә тапшырабыз.

(Мультимедиядә Ф.Яруллин белән очрашудагы рәсемнәр)

1нче укучы Ф.Яруллин белщн очрашу турында сөйли һәм Ф.Яруллинга багышлап язылган шигырен укый.”Фәнис абый Яруллинга.”

2нче укучы           Мин туганмын февраль аенда

                                Бәлки тышта буран булгандыр

                                Шул тынгысыз февраль җилләре

                                Күкрәгемә кереп тулгандыр

                                Әйе,тышта буран булгандыр.

                                Ә язмышымны каргамыйм,

                                Әйтәм моны хәйләсез

                                Юанам:мин бит Алланың

                                Иң яраткан бәндәсе.(дип күңелен юата.)

3нче укучы Ф.Яруллинның тормыш юлы белән таныштыра

Ф.Яруллин 1938 нче елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туа.7 еллык белемне туган авылында ала,8 нче сыйныфны баулы урта мәктәбендә тәмамлый.1954 нче елда “Татнефть берләшмәсенең Баулы элемтә конторында монтер булып эшли.1957 елда Совет Армиясе сафларына алына.Армиядә укчы радистлар мәктәбендә укый,спорт белән мавыга.Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып,имгәнеп,гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.Ике-өч  көннән аякка басармын дигән Фәнис-гомерлеккә гарип кала.Язмыш канатларын каерса да,яшәүгә өметен өзми,сынауларын җиңеп чыга алырдай куәт таба.

4нче укучы            Укытучы,Китап һәрчак бергә,

                                 Пар канаты кебек бер кошның

                                 Белем, акыл баш булганда гына,

                                 Нигезе нык була тормышның.

Хөрмәтле укытучыларыбыз сезгә саулык –сәламәтлек гаилә бәхете телибез.Зур хөрмәт белән моң-җырыбыз булсын сезгә безнең бүлзгебез.Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез “җырын 2 укучы кыз башкара.

5нче укучы (тын гына музыка яңгырый)

60нчы елларның башы Мин яңа бистәнең мехкомбинат кичке мәктәбендә укыйм.Укытучы ниндидер гарип шагыйрьнең өенә барып укыту кирәклеге турында сөйли.Укытучыга ияреп,без дә киттек.Аннан без аның янына үзебез генә йөри башладык.Үзем татарча укымаган булсам да,фәнисне укыту һәм шигырьләрен күчереп язу өчен укырга –язарга өйрәндем.Ышанасызмы,мин аны бөтен бәхетсезлеге һәм таланты белән яраттым.Мин Мари республикасының Әлмәмәт авылында туып-үскән кыз,ниндидер мәхрүмлекләргә дучар ителеп булса да,шундый ук татар егетен мәхрүм итә алмый идем.Көтеп-көтеп Фәнис аякка баса алмагач,без 1965 елдан бергә яши башладык,1967 елда язылыштык.Загс хезмәткәрләре өйгә килделәр.Өйләнешкәч , тәсез телләр имеш ,фатиры,акчасы һәм даны өчен кияүгә чыккан дип сөйләделәр.Аллага шөкер ,мин үземне бәхетсез дип исәпләмим.

6нчы укучы “Мәрхәмәт” шигырен сөйли.

Әйе,кешеләргә без һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиешбез.

7 нче укучы”Әни- синең хәер фатихаң”шигырен сөйли

Әйе,без кайда гына булсак та,нинди генә гамәлләр кылсак та,кадерле әниләребезнең хәер -фатихасы белән яшибез.Чыннан да, туган көннән алып соңгы сулышка кадәр әниләрнең хәер-фатихасы кирәк.Әниләрдән кала,тормышта терәк булырдай,синең уй- фикереңне дә аңлый белердәй тормыш иптәше дә кирәк.Ф.Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым әнә шундыйлардан.Аның сөйләве Җаннарны тетрәндерә,уйланырга мәҗбүр итә.

Укучылар Фәнис абыйның сатирик шигырьләре дә бар,кем таныштыра?

8нче укучы”Телефонный мәхәббәт “шигырен сөйли.

9нчы укучы “Өйдә калам “шигырен сөйли.

Укучылар.ике төркем дә уңышлы эшләгән.Ә хәзер сүзебезне кадерле кунагыбыз-Фәнис абыйның укытучысы Наилә апа Гарифулловнага бирәбез.(Н.Гарифулловна сөйли)

Без бүген “Кешеләр һәм язмышлар”дигән темага иҗади –эзләнү дәресен тикшердек.Нинди нәтиҗәгә килдегез?

Көчле рухлы,нык ихтыярлы булырга,үзебездә кешеләргә карата кешелеклелек шәфкатьлелек ,киң күңеллелек сыйфатлары кирәк дигән нәтәҗәгә килдек.

Дәрескә йомгак ясала ,билгеләр куела.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...

ФДББС буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ өчен.

Аңлатма:   Бу дәрес нинди теманың ничәнче дәресе. Моңарчы нинди махсус күнекмәләр үзләштерелде. Бүгенге дәресттә нинди махсус күнекмәләр үзләштерелергә тиеш иде. Дәрес темасын һәм дидактик м...

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта...

Без - булышчылар.Сингапур методикасына нигезләнеп,6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

"Без - булышчылар" темасына 6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе шул ук исемдәге бүлекнең ахырында сөйләм үстерү дәресе үткәрүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә...