Тема: Каршылык төшенчәсен аңлату. Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәре буенча
план-конспект урока (5 класс)
Предварительный просмотр:
4 сыйныф (рус мәктәбенең татар төркеме)
Тема: Каршылык төшенчәсен аңлату.
(Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәре буенча
Предмет исеме: Уку.
Дәрес темасы: Каршылык төшенчәсен аңлату.(Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай әсәре буенча.)
Сыйныф: 4
Дәрес эшкәртмәсенең авторы: Утяганова Нина Иван кызы.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе.
Дәреснең максаты:
1) әсәрне өлешләргә бүлеп гомумиләштерү, әсәрне ике өлешкә бүлүче каршылык төшенчәсен аңлау.
2) сөйләм телен үстерү.
3)укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү; җәмәгать урыннарында әдәпле булу теләге уяту.
Шәхескә кагылышлы УУГ
Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.
Регулятив УУГ
Укытучы белән бергә уку максаты кую;
Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;
Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
Танып белү УУГ
Логик гамәлләр башкару( анализ, синтез);
Проблема кую һәм аны чишү.
Коммуникатив УУГ
Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
Партнер гамәлләре белән идарә итү.
Укыту методлары:
- хәбәр итү;
- гамәли күрсәтмә бирү;
- өлешчә эзләнү.
Эш алымнары: сүзлек эше, пышылдап уку, сорау- җавап, өлешләргә бүлү, өлешләрне гомумиләштерү, каршылыкны табу.
Җиһазлау:
- Проектор
- Компьютер
Фәнара бәйләнеш:
-рус теле;
-табигать белеме.
Кулланылган структуралар:
ТАЙМД РАУНД РОБИН
МИКС ПЭА ШЭА
Дәрес планы:
1)Эшчәнлеккә мотивлаштыру:
а) укучылар белән исәнләшү;
ә) укучыларның дәрескә әзерлеген барлау.
2)Белемнәрне актуальләштерү :
а) алда алынган белем белән бүгенге дәрес темасы арасында бәйләнеш булдыру.
ә) күгәрченнәр турында белешмә бирү.
3)Уку проблемасын кую:
а) укучыларны бүгенге дәрес максаты белән таныштыру;
ә) ТАЙМД РАУНД РОБИН структурасын кулланып сүзлек эшеүткәрү;
б) пышылдап уку;
в) физкультминут.
4) “Яңа” белемне ачу
а) сорау- җавап алымын кулланып эчтәлекне ачыклау;
ә) әсәрдә катнашучыларны табу;
б) әсәрне өлешләргә бүлү, һәрберсенә исем кушу, план төзү;
в) охшаш өлешләрне кушу,ни өчен кушканны ачыклау;
г) каршылык төшенчәсен китереп чыгару.
5) Нәтиҗә ясау:
а) каршылыкның нәрсә икәнен укучылырдан әйттерүгә ирешү;
ә) ике өлешне кушып әсәрнең ни турында икәнен ачыклау;
б) Г.Тукайның “Фатыйма белән Сандугач “әсәреннән Фатыйма образын малай образы белән чагыштыру.
в) язучыларның әйтергә теләгән төп фикерен ачыклау;
6)Парларда эш: карточкалар белән эш.
д) МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланып мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату.
7) Рефлексия:
а) дәрестә өйрәнгән төшенчәләрне, белгәннәрне санап чыгу;
ә) өй эше:
- “Күгәрчен һәм малай” әсәрен укырга;
- план буенча эчтәлек.
Дәрес барышы:
- Эшчәнлеккә мотивлаштыру:
У: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз.
У: Укучылар, искә төшерегез әле, үткән дәрестә без Габдулла Тукайның нинди шигырен өйрәндек?
Б: “Фатыйма белән Сандугач”.
У: Өйгә нинди эш бирелгән иде ?
Б: Шигырьне ятларга.(берничә укучыдан шигырьне яттан сөйләтү.)
У:Укучылар, үткән дәрестә без сандугач дигән кош белән таныштык. Ә бүгенге дәрестә нинди кош белән танышырбыз икән, табышмакны укыгыз әле.
( 4 нче слайд)
Гөрли-гөрли җырлый ул,
Кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул.
Б: Күгәрчен.
У: Күгәрчен нинди кош ул, сез аның турында нәрсәләр беләсез?
Б: Күгәрчен- тынычлык, татулык символы.
Б: Күгәрченне телефон, почта булмаганда хат тапшыру өчен кулланганнар.
У: Әйе, укучылар. Күгәрчен бик файдалы кош. Аның күп төрләре бар.(5-9 нчы слайдларны карарга)
2)Белемнәрне актуальләштерү :
У: Укучылар, “Фатыйма белән Сандугач” шигырендә нәрсә турында сүз бара? Без Фатыйманың нинди сыйфатларын ачыкладык?
Б: “Кеше”һәм “кешелеклелек” төшенчәләрен ачыкладык.
У: Дөрес, бу тема безнең бүгенге дәресебездә дә дәвам итә. Дәрескә эпиграф итеп, мин түбәндәге юлларны сайладым:
“...Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!”
(10 нчы слайдны карарга)
У: Кешелек, кешелекле булу төшенчәләрен без ничек аңлаттык?
Б: Кешелекле кеше- шәфкатьле, мәрхәмәтле, мөлаем; кешеләргә, җан ияләренә ярдәм итүчән.(укучыларның җавабы)
3)Уку проблемасын кую:
У:Әдәби әсәрләрне укыганнан соң, без нинди алымнар куллана идек?
Б: Катнашучыларны табу, әсәрне өлешләргә бүлеп план төзү.
У: Без, бүгенге дәрестә, вакыйгаларны ике өлешкә берләштереп, аларны бүлүче каршылык төшенчәсе белән танышырбыз. Без бүген өйрәнәчәк әсәр- Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәре. Роза Хафизованың иҗаты белән без 3 нче сыйныфта ук таныштык. Нинди әсәрен укыдык без аның?
Б: “Песнәк” әсәрен.
У: Хәзер слайдтагы сүзләрне укыгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.(11 нче слайд)
Б: җай,әмәл- возможность
гамьнәре юк- дела нету
битараф- равнодушный
бәлагә тарган- попавший в беду
үрсәләнә башлады-сильно забеспокоился
күгелҗем- синеватый
( Сингапур методикасы буенча ТАЙМД РАУНД РОБИНны куллам. 1 минутта сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзеп, бер-берсенә җөмләләрне әйтү,1 минуттан соң һәр өстәлдән берәр укучы җөмләне басып әйтә.)
У: Ә хәзер һәрберегез мөстәкыйль рәвештә әсәрне пышылдап укып чыгыгыз.
(укучыларның укуы)
Физкультминутка.
4) “Яңа” белемне ачу.
Сорау-җавап.
У: Әсәр нинди җөмлә белән башланып китә?
Б: Урам чатындагы чүп савытыннан асылынып торган капрон җепкә күгәрченнең тәпиләре эләккән.
У: Күгәрчен ни өчен ычкына алмый, бу сорауга җавап бармы әсәрдә? Табып укыгыз.
Б: Бичара кошның ычкыныр җае да, савыт өстенә менеп кунар әмәле дә юк- капрон җеп кыска.
У: Димәк,кош үзенең тырышлыгы белән генә ычкына алырмы?
Б: Юк, чөнки күгәрчен бәргәләнгән саен, җеп аның тәпиен ныграк авырттыра.
У: Узып баручы кешеләр кошка игътибар итәләрме?
Б: Юк, һәркемнең үз мәшәкате,үз шатлыгы,үз кайгысы.
У: Күгәрченгә ярдәм итүче буламы?
Б: Кулына футбол тубы тоткан малай күгәрченгә ярдәмгә ашыга.
У: Күгәрчен кешеләрдән куркамы? Шул җөмләне табып укыгыз. Ни өчен ул кешеләрдән курка?
Б: “Тегесе исә , аннан куркып,тагын да ныграк талпына, үрсәләнә башлады. Канаты белән малайның битенә, кулларына бәргәләде. Кешеләрдән куркып өйрәнгән кош малайның үзенә ярдәм итәргә теләвен белми иде, билгеле.”
У: Әсәрдә күк йөзе елмая иде диелгән. Ни өчен елмая ул?
Б: Малайның яхшылык эшләвен күреп елмая.
У: Бу әсәрдә кемнәр катнаша?
Б: Малай һәм күгәрчен.
У: Ә хәзер, укучылар, әсәрне өлешләргә бүләрбез.(Вакыйгалар эзлеклелеген барлап укучылар әсәрне өлешләргә бүләләр, исем кушалар, укытучы язып бара.(12 нче слайдны карарга)
У: Охшаш өлешләрне кушыгыз.Ни өчен шушы өлешләрне бергә куштыгыз? Җавапларны дәлилләгез.
Б: Уңай һәм тискәре күренешләрне берләштереп, өлешләрне бергә куштык.
- Күгәрчен тәпиенең капрон җепкә эләгүе.-
- Кешеләрнең битарафлылыгы.-
- Малайның ярдәмгә ашыгуы.+
- Күгәрченне коткару.+
- Малайның шатлыгы.+
У: Димәк, бездә нинди фикер туды? Алар бер- берсенә нинди фикерләр?
Б: Каршылыклы . Капма-каршы.
Б: Берсе- битарафлылык, икенчесендә- яхшылык.(укучыларның җаваплары)
У: Димәк, әсәрне ике өлешкә бүлүче алым нәрсә булыр?
Б: Каршылык.
5) Нәтиҗә ясау.
У: Нәрсә каршылык була?
Б: Әсәрне ике өлешкә бүлүче алым.
У:Ә хәзер ике өлешне кушып, әсәрнең ни турында икәнен әйтегез.
Б: Әсәр кешелекле, мәрхәмәтле,шәфкатьле булу турында.(укучыларның җаваплары)
У: Бу әсәр Габдулла Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигыренә охшаганмы?
Б: Әйе,икесе дә яхшылык, кошларны коткару турында.
У: Ә хәзер Фатыйма белән малай образларын чагыштырыгыз.
Б: Алар икесе дә яхшы күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле балалар.
6)Парларда эш:
У: Укучылар, сезнең алдыгызда, слайдта ике вариантта мәкальләр бирелгән.(13 нче слайд) Бирелгән мәкальләрдән, әсәргә туры килгәннәрен дәфтәрләргә күчереп языгыз.
1 нче вариант.
1)Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.
2)Кешенең сүзен өзмә.
3) Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.
4) Яхшы сүз җанга рәхәт.
2 нче вариант.
- Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
- Агач беленә җимешеннән, кеше эшеннән.
- Табигатьне саклаган ,үз яшәвен аклаган.
- Китап- кешенең дусты.
(Сингапур методикасы буенча МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланам. Укучылар басалар, музыка куям, бииләр. Музыка туктагач, үзләренә пар табалар. Әсәргә туры килгән мәкальне укыйм, һәр парда да бер укучы икенче укучыга мәкальнең мәгънәсен аңлата. Аннары һәр пардан берәр укучы мәкальнең мәгънәсен сыйныфка ишетелерлек итеп әйтә.)
У: Бу мәкальләр нинди кешеләр турында? (яхшы, ярдәмчел, табигатьне саклый торган)
У: Дөрес, укучылар, әлеге мәкальләр безнең әсәргә туры киләме? (Әңгәмә кору)
6)Рефлексия.
У: Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәне аңладык?
Б: Каршылык төшенчәсен аңладык.
У: Без аны аңлауга ничек ирештек?
Б: Өлешләргә бүлдек, охшашларын кушып, ике өлешкә калдырдык, ике өлеш арасындагы бәйләнешне ачыкладык.
Өйгә эш:
-“Күгәрчен һәм малай” әсәрен укырга.
- план буенча эчтәлек.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Роза Хафизова "Күгәрчен һәм малай".
Рус мәктәбенең 4нче сыйныфлары өчен укдан дәрес эшкәртмәсе...
Л.Ю. Лату. Рекомендации по подбору музыкального материала к урокам хореографии (классический танец)
Содержание:Введение Цель и задачи хореографического образованияРекомендации по подбору музыкального материала к урокам по классическому танцуЗаключение Особенности работы концертмейстера хореографичес...
Л.Ю. Лату. Навык игры с листа и принципы его формирования
1. Чтение с листа как средства становления и развития музыкального сознания.2. Основные компоненты успешного овладения навыком чтения с листаа) зрительное ознакомлениеб) внутренний слухв) звуковысотно...
Л.Ю. Лату. О свойствах педали и о роли ее как художественного фактора
Педаль – душа рояляФункция и действие правой педалиО педальной и беспедальной звучностиОсновные правила применения правой педалиФакторы, влияющие на применение педали, ее воздействие на игруОпасность ...
Р. Хафизованың "Күгәрчен һәм малай" хикәясе
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе....
Роза Хафизованың "Кирлемән" әсәре буенча китап укучылар конференциясе сценарие.
Конференция рус төркемендә укучы балалар өчен үткәрелде....
“Алты түбәтәй” алымы белән Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен анализлау
Критик фикерләү технологиясе...