Р. Хафизованың "Күгәрчен һәм малай" хикәясе
методическая разработка на тему
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
r._hafiz._kugrchen_hm_malay.doc | 61 КБ |
Предварительный просмотр:
Әгерҗе шәһәре №4 гомуми урта белем бирү мәктәбе
IV сыйныфның татар төркемендә укудан ачык дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Р. Хафизова. “Күгәрчен һәм малай”.
Эшкәртмәне әзерләде: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Заһретдинова Әлфия Назиф кызы.
Максат: 1.Р. Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе белән танышу, яңа сүзләрне кулланылышка кертү.
2.Әсәрне анлизлау, логик фикерләү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.
3. Мәрхәмәтлелек хисе һәм кошларга карата сак караш тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, кош рәсемнәре, кроссворд; “ирексезлек”, “ирек”,
“истәлек”, “яхшылык” сүзләре язылган карточкалар.
I.Оештыру моменты.
II.Өй эшен тикшерү.
- Г Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигырен сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку.
- Сорауларга җавап бирү.
-Шигырь ничәнче елда язылган?
-Фатыйма нинди кыз? Ни өчен шулай уйлыйсың?
-Сандугач кайда яшәргә тиеш?
-Фатыйманың киләчәк тормышы нинди булыр?
3. Иҗади эшләрне тикшерү.
-Субаев Р. сандугач турында сөйли, үзе иҗат иткән шигырен укый, иптәшләре белән “Ай былбылым” җырын башкара.
-Галиева Э. Кошлар һәм аларның әһәмияте турында сөйли.
-Зарипов Р. кошлар турында үзе иҗат иткән шигырен укый.
4. Укучыларның эшенә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.
III. Яңа тема.
- Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә.
Бүгенге дәрестә без Р. Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе белән танышырбыз, яңа сүзләрне кулланылышка кертербез, кошлар турында белемнәребезне тагын да тулыландырырбыз.
- Сүзлек өстендә эш.
Тактадагы сүзләр өстендә эшләү (фон. зарядка, җөмләләр төзү) һәм дәфтәрләргә язып кую.
ярсып – разъяренно
мәшәкать – хлопоты
битараф – равнодушный
кайма – кайма, обвод
- Хикәяне кычкырып уку.
Укытучы укый.
- Хикәя буенча сорауларга җавап бирү.
- Хикәядә катнашучыларны әйтегез.
- Күгәрченгә нәрсә булган?
- Капрон җеп нинди?
- Урамда йөрүче кешеләр турында нәрсә әйтелә?
- Күгәрченгә кем игътибар итә?
- Малай кая бара?
- Үзенә ярдәм итә башлагач, күгәрчен нишли?
- Малай күгәрченне җептән ничек ычкындыра?
- Күккә ничек очыра?
- Күгәрчен ничек очып китә?
- Күгәрченнән нәрсә төшеп кала?
- Малай каурыйны нишләтә?
- Малай турында ни әйтерсез? Ул нинди?
- Малай кайсы заманда яши?
- Малайны Фатыйма белән чагыштырыгыз. Алар нинди?
(Нәтиҗә ясау: Бу ике әсәрдә без җан ияләрен кызгана һәм яклый белүче геройларны күрдек).
- Өй эше бирү.
а) 30 биттәге сорауларга җавап бирергә;
б) Хикәянең эчтәлеген сөйләргә;
в) бер иҗади эш: хикәяне дәвам итәргә, күгәрчен турында шигырь яки әкият уйлап чыгарырга һ. б.
6. Физминут.
Кошлар турында кроссворд чишү.
с | |||||||
а | п | б | |||||
| н | е | ч | ө | т | ||
т | д | с | к | ы | р | о | |
у | к | у | н | а | п | к | р |
к | ү | г | ә | р | ч | е | н |
р | к | а | к | л | ы | т | а |
а | е | ч | ы | к | |||
н | г | ||||||
а | |||||||
ч |
- Иң күп тукылдаучы кош.
- Утырып бала чыгармый торган кош.
- Җырчы кош.
- Сары түшле кош.
- Чатлы койрыклы кош.
- Кешеләр тирәсендә яшәүче кош.
- Кошлар патшасы.
- Озын аяклы кош.
(Укучылар табышмакларны чишеп, кош исемнәрен язалар, кошларның рәсемнәрен тактага беркетәләр.)
- Күгәрчен турында сөйләү.
-Баһавиев Р. укучыларны өйдә әзерләп килгән иҗади эше белән таныштыра. Күгәрченнәр, аларның төрләре, яшәү рәвешләре турында сөйли. Ак күгәрченнең тынычлык символы икәнен искәртә.
- Хикәядән символларны табу.
Хикәяне укучылар өлешләп укып чыгалар һәм символларны эзлиләр.
Капрон җеп – ирексезлек символы.
Зәңгәр күк йөзе – ирек символы.
Каурый – истәлек.
(Тактага “ирексезлек” һәм “ирек” сүзләре язылган карточкалар беркетелә).
- Хисләрне табу.
-Күгәрчен тоткынлыкта нинди хис кичерә? (курку)
-Иректә? (шатлык)
-Малай күгәрчен тоткынлыкта булганда нинди хис кичерә? (кызгану)
-Күгәрченне иреккә очыргач? (шатлык)
(хисләр тактага языла)
-Ни өчен курку һәм кызгану хисләре шатлык хисе белән алышынды? (малай яхшылык әшләде: күгәрченне коткарды)
(Нәтиҗә ясау: яхшылык эшләү шатландыра һ. б.)
-Кош очып китә. Аннан нәрсә кала? (каурый)
-Каурый малай өчен нәрсә булыр? (истәлек)
-Истәлек каурыйның әһәмияте нәрсәдә? (ул малайны яхшылык эшләргә дәртләндереп торыр).
Сорау-җавап барышында тактада шундый схема барлыкка килә:
Күгәрчен Малай Яхшылык
Ирексезлек курку кызгану
Ирек шатлык
Истәлек
-Ә урамда йөрүче кешеләр бу вакытта нинди хисләр кичерә? (алар битараф)
-Бу дөресме?
-Кешеләргә киңәш бирегез.(Төркемнәрдә фикерләшеп, укучылар үз киңәшләрен әйтәләр).
IV. Йомгаклау.
-Дәрес буенча нәтиҗә ясагыз. (Һәр җан иясенә ирек кирәк, ә бездән ярдәм көтүчеләргә булышырга кирәк. Яхшылык эшләсәк, күңелләребез дә һәрвакыт шат булыр).
V. Билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Каршылык төшенчәсен аңлату. Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәре буенча
4 нче сыйныфта( татар төркеме) дәрес эшкәртмәсе...
“Алты түбәтәй” алымы белән Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен анализлау
Критик фикерләү технологиясе...