Роза Хафизова "Күгәрчен һәм малай".
план-конспект по теме
Рус мәктәбенең 4нче сыйныфлары өчен укдан дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
plan.doc | 807.5 КБ |
prezentaciya.ppt | 2.54 МБ |
Предварительный просмотр:
Эшне башкарды:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вильданова Ләйсән Марс кызы
Әлмәт районы
Түбән Мактама№2 урта мәктәбе
Тема: Роза Хафизова «Күгәрчен һәм малай”.
Максат: 1. Язучыбыз Р.Хафизованың “Малай белән күгәрчен” хикәясе белән таныштыру.
2. Дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен тагын да камилләштерү; Габдулла Тукай турында белемнәрен арттыру, ныгыту.
3.Укучылырда мәрхәмәтлелек, изгелеклелек хисе, кошларга карата мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.
Җиһазлау: кош рәсемнәре, презентация, Р.Хафизова портреты, китаплары, дәреслек.
Дәрес барышы.
I.Оештыру моменты.
- Хәерле иртә, укучылар!
- Хәерле иртә, алсу таңнарга!
- Хәерле иртә, зифа талларга!
- Хәерле иртә, зәңгәр суларга!
- Хәерле иртә, назлы җилемә!
- Хәерле иртә, туган җиремә!
II. Өй эшен тикшерү.
-Укучылар сезгә нинди өй эше бирелгән иде?(Г.Тукайның “Фатыйма белән сандугач шигырен сәнгатьле укырга иде).
-Берничә укучы шигырьне сәнгатьле итеп укып чыга.
III. Яңа тема өстендә эш.
1нче слайд. Кош рәсемнәре.
1.- Үткән дәрестә без кошлар турында сөйләшеп үткән идек инде. Бүген без шул теманы дәвам итәрбез. Мин сезгә бер табышмак әйтәм , җавабын табыгыз әле.
Гөлдер-гөлдер гөлдер бу,
Кызыл тәпи – кемдер бу ?
- Дөрес, күгәрчен. Сез бу кош турында нәрсәләр беләсез.
(Күгәрченне тынычлык кошы дип йөртәләр. Алар кешеләр янында, паркларда, өй түбәләрендә яшиләр. )
- Димәк, бүген без уку дәресендә нәрсә турында хикәя укырбыз ? (күгәрчен турында).
2нче слайд. Роза Хафизова «Малай белән күгәрчен”.
- Без бүген дәрестә Роза Хафизованың «Малай белән күгәрчен” хикәясен укып танышырбыз.
3нче слайд. Р.Хафизованың портреты.
2. Р.Хафизованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтү.
- Хәзер укучылар мин сезне Роза Хафизованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтәрмен.
- Балалар язучы Р.Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан республикасы Бөгелмә шәһәрендә туа. Гаиләдә икенче бала була ул. Әтиләре Мирсәет абый сугыш башлангач фронтка китә. Ул Розага сугыштан ике тапкыр хат җибәрә. Әтисе яудан әйләнеп кайта алмый. Сугыш башланганда Розага 11 яшь була. Ул еллардагы ачлык, хәерчелек аларны да урап үтми. Әниләре, олы балалар эштән кайтып керми. Роза апага да сынау арты сынау килеп кенә тора. Бик суык көнне күрше мәктәптән укудан кайтканда салкыннан аяклары атламас була, аңын югалтып егыла. Бәхетенә каршы үтеп баручы кеше, аны күреп, өенә алып кайта. Икенче тапкыр язгы ташу вакытында боздан тиз генә чыгармын дип елга өстенә кереп китә. Бозлар шартлап ярыла. Шулчак милиционер күреп ала, аны тартып чыгара.
Мәктәптә укыган елларында шигырьләр яза башлый. Аларны район газетасына җибәреп тора. Тик бервакыт аның әнисенә:”Хафизова, туйдык инде кызыңның шигырьләреннән”- диләр. Әнисе кайтып әйткәч, Роза хурланып башка язмаска сүз бирә.Менә шундый авыр юллар узып ул әдәбиятка килә .1947нче елда Казан университетына керә. Университетны тәмамлагач Төмән өлкәсенә Тобол шәһәренең урта мәктәбендә татар теле фәнен укыта. Аның шуннан соң хезмәт юлы журналистика белән бәйле була. “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Пенсия яшенә җиткәнче Р.Хафизова республика татар балалар журналы “Ялкынның” баш редакторы хезмәтендә була.
Р.Хафизованың нәниләр өчен әкиятләре, тәрбияви хикәяләре тупланган “Кыңгыраулар җыры” беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул дистәдән артык китап авторы. Аның “Кирлемән”, “Әкиятләр”, “Сак-сок тавышы”, “Актәпи нигә моңая” кебек китаплары укучылар арасында бик популяр.
Р.Хафизова турында каләмдәшләре болай дип яза.
4нче слайд. “Кирлемән” язучының иң матур әкияте” – ди Җәвад Тәрҗеманов.
“Астрид Линдгренның – Карлсоны, Алексей Толстойның – Буратиносы, Джим Барриның – Питер Пэны булган кебек , Р.Хафизованың да Кирлемәне бар”- журналист Эльмира Закирова.
3. Сүзлек өстендә эш.
4нче слайд. Сүзлек эше.
Җай- возможность
Гамьнәре юк- дела нет
Битараф – равнодушный
Бәлага тарган – попавший в беду.
- Балалар әйдәгез шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез әле.
4. Укытучының хикәяне үрнәк укуы.
- Хикәядә аңлашылмаган сүзләр очрамадымы?
- Бу хикәя сезгә ошадымы?
- Хикәядә сүз кемнәр турында бара?
- Сез ул малайга ошарга теләр идегезме?
5. Хикәяне эчтән укырга кушу.
6. Ял минуты.
Туп белән уен. Укытучы кешенең уңай сыйфатларын тасвирлаган сүзләр әйтеп тупны укучыга ата, ә укучы икенче сүз әйтеп укытучыга тупны бирә. Мәсәлән: кешелекле-акыллы, яхшы-әдәпле, мәрхәмәтле-тырыш һ.б.
IV. Үткәннәрне ныгыту.
1. Хикәяне чылбыр буенча кычкырып уку.
2. Хикәя өстендә эш, сорауларга җавап бирү.
- Күгәрчен нинди бәлага юлыккан?
- Ни өчен кешеләр күгәрчен баласына игътабар итми? Кешеләр нинди?
- Кошка кем ярдәм итә?
- Ни өчен күгәрчен башта малайдан курка?
- Малай күгәрченне җибәргәч нинди хисләр кичерә? Шул өлешне табып укыгыз әле.
- Малай кайда ашыга иде әле? Шулай булуга карамастан да ул күгәрченгә ярдәм итте. Димәк малай нинди?
- Ә хәзер узган дәрестә укыган Габдулла Тукайның “Фатыйма белән сандугач” шигырен искә төшерик әле. Шигырь нәрсә турында иде?(Фатыйма читлектәге сандугачны иреккә җибәрде). Әйтегез әле Малай белән Фатыйма бер-берсенә ошаганмы? Ошаса кайсы яклары белән?( алар икесе дә кошларга ярдәм иттеләр, мәрхәмәтлеләр, игелеклеләр).
- Әйтегез әле балалар Г.Тукай туган елы кайчан? Менә аның “Фатыйма белән сандугач” шигыре моннан бик күп еллар элек язылган.
- Шулай булса да Г.Тукай яшәгән замандагы балалар да, Р.Хафизова яшәгән вакыттагы балалар да бер-берсенә ошаганнар. Ә сез, хәзерге заман балалары аларга ошаганмы? Ошасагыз кайсы якларыгыз белән, ә сез андый түгел икән, ни өчен? ( Без Фатыйма белән малайга ошаганбыз, чөнки кошларга ярдәм итәбез, мәктәптә дә кош оялары ясап элеп куябыз. Һәр кыш саен “Кошлар ашханәсе” ясыйбыз, анда катнашабыз.).
3.- Ә мин сезгә сюрприз әзерләдем. Үткән дәресләрдә мин сезгә үзегезнең кошлар белән төшкән рәсемнәр алып килергә кушкан идем. Менә шул рәсемнәрегезне һәм башка сыйныф укучыларының ничек кошларга булышканлыгын мин хәзер күрсәтеп китәм.
Укучылырның фотоларыннан төзелгән слайд карау.
- Укучылар бәлки сезнең дә бәлага юлыккан кошка яки берәр хайванга ярдәм иткәнегез бардыр. Шул турыда сөйләп китегез әле.
4. Төркемнәр белән бәйге үткәру.
Беренче бирем: кошлар турында табышмаклар әйтү.
Икенче бирем: кош тавышларын тану.
Өченче бирем: кош рәсемнәре буенча исемнәрен атау.
V. Йомгаклау.
- Бүген дәрес нәрсә белән исегездә калды?
- Ни өчен кешеләр кошларга ярдәм итәргә тиеш?
- Сез үзегезгә нинди сабак алдыгыз? ( тирә - юньгә битараф булмаска, кошларга ярдәм итәргә).
VI. Өйгә эш бирү.
- Хикәяне укырга, ошаган өлешенә рәсем ясарга.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Роза Хафизова « Күгәрчен һәм малай »
Р.Хафизованың иҗаты турында каләмдәшләре “ Кирлемән” – язучының иң матур әкияте. Җәвад Тәрҗеманов, язучы. Астрид Линдгренның – Карлсоны, Алексей Толстойның – Буратиносы булган кебек Р.Хафизованың да Кирлемәне бар. Эл ьмира Закирова, журналист.
Сүзлек эше Җай- возможность Гамьнәре юк- дела нет Битараф – равнодушный Бәлага тарган – попавший в беду.
Роза Хафизова « Күгәрчен һәм малай »
Өй эше Хикәяне укырга, ошаган өлешенә рәсем ясарга
Т ө зеде: Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Ләйсән Марс кызы .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сочинения и художественные работы конкурса "Моя малая родина"в номинации «Живой символ малой родины».
В работе представлены описания "живых символов" , характерных и уникальных для родного края.Также прилагаются художественные работы (рисунки)....
Карачаево-Черкесия - моя малая Родина Классный час « Моя малая Родина» « Моя малая Родина» Цель: рассказать, показать, как люди разных национальностей воспевают родную землю в песнях, стихах, танцах; научить выразительно читать стихи; воспитывать л
Карачаево-Черкесия - моя малая РодинаКлассный час« Моя малая Родина» « Моя малая Родина»Цель: рассказать, показать, как люди разных национальностей воспевают родную землю в песнях, сти...
Презентация "История моей малой Родины. Краснореченке - 200 лет: много это или мало?
Краснореченка - небольшое отдаленное село от районного центра в Грибановском районе Воронежской области. В 2016 году селу исполняется 200 лет. Для человека это очень много. А для поколений? Что мы соз...
Тема: Каршылык төшенчәсен аңлату. Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәре буенча
4 нче сыйныфта( татар төркеме) дәрес эшкәртмәсе...
Эссе "Тот, кто мало знает, малому может и научить"
Зссе представляет размышления о роли самообразования в жизни учителя...
“Алты түбәтәй” алымы белән Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен анализлау
Критик фикерләү технологиясе...
Сценарии спортивных мероприятий "Малые зимние олимпийские игры", "Малые летние олимпийские игры"
Сценарии спортивных мероприятий "Малые зимние олимпийские игры", "Малые летние олимпийские игры"Данные сценарии с элементами театрализации....